Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Шәмәй ул кечкенә авыл.



Шәмәй ул кечкенә авыл...

Илдә колхозлашуның башлангыч бер чорында, Исергәп авылыннан бер төркем кеше яңа  авылга аерылып чыгарга дигән карарга килә. Бу 1925 елда була. Әлеге фикергә иллеләп гаилә кушыла. Күбесе Гайфулла җыенына кергән кешеләр иде дип сөйләде Гыйззәтуллина Гөлҗәннәт апа.

 Безнең авылдан дүрт чакырым көньяк-көнбатышта, сөзәк тау битеннән аккан кечкенә генә елга буенда,  хуҗалык итү өчен тиешле җир бүлеп бирелә һәм күченүчеләр яңа урында тормыш кору мәшәкатьләренә керешәләр. Яңа авыл Шәмәй исемле кеше җирләрендә була, авылга шул  исемне  бирәләр. Баштагы елда күченгән халык һәрберсенә бүленгән үз кишәрлеген эшкәртсә, 1931-32 елларда шәмәйлеләр колхоз булып оешалар, күмәк хуҗалык тотуның бөтен җәфа-мәшәкатен үз җилкәләрендә күтәрәләр. Кыска гына вакыт эчендә алар үз көчләре белән мәктәп бинасы, мал абзарлары, келәтләр, ындыр табагы, яшелчә саклар өчен подваллар төзеп куялар.

Гражданнар сугышы утыннан, 1921-22 елгы ачлыктан исән калганнарда кабынган яшәү дәрте, халыкны шулай тормышны яңачарак кору юлларын эзләргә этәргәндер инде. Авыл зур юллардан читтәрәк, җире иркенрәк – дөнья афәте таба алмыйча, адашып калырга да мөмкин бит. Һәр төбәктә бардыр ул аулактарак урнашкан кечкенә авыллар. Андый авылларда халкының холкы да зур авылдан үзгәрәк була. Хыялга бай, үтә тырыш, бердәм, ярдәмчел була кечкенә авыл халкы.

Безнең гаилә тарихына бу күченү фаҗига булып уелган. Ул болай була. Әниебезнең әтисе Сәлахетдин бабай 1921 елда аягы шешеп үлеп китә. Гөлбостан әби өч бала белән ялгыз кала. Ныклы тормышлы гаиләдән булган, җиткелекле йорт-җир белән калган әбиебезгә өйләнмәгән бер егет йортка керә. Шушы күченү шаукымында үги бабай да Шәмәйгә күчәргә карар кыла. Ул йортны күчереп, торырлык хәлгә китергәнче, әби балалар белән мунчада торырга була. Әмма үги бабайның уе башкада булган икән: ул Шәмәйдә икенче кешегә өйләнә ... һәм әбиләр мунчада утырып калалар. Йорт бит әбинеке, ләкин милекне тәлап итеп судка мөрәҗәгать иткәч, мондый карар чыгарганнар: “Бәлигъ булмаганнарга милек тиеш түгел, ә хатын-кызга мунча да бик җиткән”. Шушы хәлләрдән соң әбиебезне паралич суга. Йортсыз, авыру хәлендә ул унсигез ел яши әле.

“Кая качсаң да, кара сакалың үзеңнән алда барып утыра”,- дигән халык мәкале шәмәйлеләр язмышына да туры киләдер. Яңа оешкан колхоз тернәкләнеп кенә килгәндә, 1936 елда,  безнең төбәктә корылык була, ашлык уңмый, халык ачыга башлый. Шунда колхоз председателе Хәбиров Алтынгәрәй абзыйның тәрәзә төбенә килеп бер бала такмак җырлаган:

“Алтын абзый син мени,/Ипи бирмисең мени, /Эшчеләрең ачка үлә, /Шуны белмисең мени.”

Алтынгәрәй абзый бик катлаулы чорда, 1936-48 елларда җитәкләгән колхозны. Беренче бөтендөнья сугышында Германиядә әсирлектә булган, кырыс холыклы, төгәллекне ярата торган өлкән яшьтәге  кеше була ул. Заманы нинди бит. Гел үзгәрешләрдән генә торган сугыш алды һәм сугыш еллары. Райкомнан Сталин исеменнән приказларны яудырып кына торалар. Кая гына таратмыйлар Шәмәй халкын: Кемерово шахталарына ундүрт-унбиш яшьлек уналты егетне, Горькийга торф чыгарырга алты кешене, кызларны Белоретка сал агызырга, урман кисәргә һәм башка җирләргә авылдан суырып кына торалар. Фәлән хәтле кешене төрмәгә дигән күрсәтмәләр дә була. Билгеле инде, мондый күрсәтмәләрне арттырып үтәсәң ярый, үтәмәсәң, төрмәгә үзең китәсең. Колхозның  бар эшен калганнар эшләргә тиеш булганы да ташка басылган, приказга кертелгән. Үтәргә мәҗбүр һәм үтәгән боларның барсын да җитәкче кеше.

Әмма Алтынгәрәй аганы рәхмәт белән дә  искә ала Шәмәй халкы -  тәрәзә төбенә килеп ялварган сабый моңы күңеленә тынгылык бирмәгәнме, кешеләргә  ачыгырга юл куймаган ул. Бөтен җаваплылыкны үз өстенә  алып, яңа уңыштан халыкка бераз икмәк бирдертә  торган була председатель. Еллар үтеп, Миргазиян абый белән бу турыда сөйләшкәндә, үзенең Беренче бөтендөнья сугышында Германиядә пленда булганын, анда да ач булмаганын дәлил итеп: “Ач кешедән нинди эш, безне пленда да ашаттылар”,- дип әйтә торган булган. Яшәүне тирәнтен аңлаган, изге кеше булган исеме җисеменә туры килгән Алтынгәрәй ага.

Ә безнең авылның күпчелек халкы   сугыш вакытында һәм сугыштан соң да бик нык ачыккан. Әнкәйнең сөйләгәне истә: “Райком кушмый дип, халыкка икмәк бирмиләр иде. Кышка керәбез – бер уч оныбыз юк. Өчәр көн ач торган чаклар еш булды. Уразаны без шул заманда тотып бетердек инде.”  Әйе, халыкны ач тоту, буйсындыруның бер юлы буларак, заманында ныклап җайга салынган булган. Һәр авылда партия тарафыныннан билгеләнгән, үзләре шул хисапка бераз тук яшәгән, агентлар (әләкчеләр) системасы булдырылган бит. Агентлар һәр кешенең, шул исәптән җитәкчеләрнең дә, һәр адымын райкомга җиткереп торганнар. Ачтан үлмәскә яшереп төйнәгән бер уч бөртек өчен, әләк аркасында төрмәгә киткәннәр безнең авылдан да әз булмаган.  Бу турыда документлар да саклангандыр әле. Болар  турында киләчәк буын дөресен дә белер бәлки.

Шәмәй хәлләре  турында шул авылда яшәгән Гөлҗәннәт апа Гыйззәтуллина язмаларыннан беләм. Авылдагы тормыш вакыйгаларын да,  мәзәкләрен дә теркәп барган ул. Аның авыл мәзәкләре үз вакытында “Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасында даими басыла иде. Миңа авыл тарихына караган язмаларын биреп калдырды.  Язганнарын укыйм да, нинди дәрт һәм омтылыш белән яшәгәннәренә сокланам. Җир кешесенең эше авыр булса да кичке уеннарга, бәйрәмгә әверелгән өмәләргә дә вакыт тапканнар, ярыша-ярыша яулыклар, күлмәк-кофталар чиккәннәр.

Язмаларында 1939 елның 22 июнендә, сабан туе көнендә, төш вакытында бик сирәк күренеш булганы теркәлгән. Бу көнне авыл өстендә чалт аяз күктә сабын куыгы төсле сарылы-кызыллы төсләрдә ялтырап, яшен ташы шыртлый. Ул мич тирәсенә кайнашкан Канифә түтәйне суга. Аны тиз генә чокыр казып, җиргә күмәләр, өстенә күп итеп су сибәләр. Алты сәгатьләп шул хәлендә чокырда ятканнан соң, аңына килеп ямьсез тавыш белән бик каты кычкыра  башлый бу. Бала-чагаларны чокырга якын китермиләр, куалар. “Без инде ярты Исергәп юлына качтык, ә кычкырган тавыш һаман ишетелә иде”,- дип яза Гөлҗәннәт апа. Казаланучыны ат арбасына салып, Баулыга табибларга күрсәтергә алып китәләр. Терелә Канифә түтәй, шуннан соң унҗиде ел исән-сау яши әле.

Бу авылда бик тә талантлы Таҗетдиновлар гаиләсе турында сокланып яза Гөлҗәннәт апа. Гаилә башлыгы Сәлмән ага укытучы булган. Ул заманда укытучыларны гаскәриләр кебек бер урыннан икенче урынга гел күчереп йөрткәннәр. Сәлмән ага Әлмәт ягы авылларында укытучылык иткәннән соң килеп төпләнә Шәмәйгә. Гаиләләрендә дүрт кыз, ике малай үскән. Эшкә дисәң эшкә, рәсемгә, җыр-моңга, гармунда уйнарга һәрберсе оста булган. Сәлмән аганың олы кызы Нурҗәүһәр  апа безнең авыл килене иде. Күршебездә генә яшәделәр. Әнкәй белән бик дуслар иде. Без ятим калып, сыер асырый алмый башлагач, көн дә иртән сөт кертер иде.

Җәүһәр апа кызы, Сәлмән аганың оныгы Фәнзия белән без бер класста укыдык. Башта Исергәптә, аннан Баулы мәктәбендә. Фәнзия искиткеч яхшы хәтерле, Тукай шигырьләрен яттан барыбыздан да күп белә иде. Без класстан беребез дә аның белән ярыша алмый идек. Шулай шаяра торган гадәте дә бар иде: күмәк җыр башлыйбыз, Фәнзия тота да икенче җыр суза, без ялгышып бетәбез, ә ул үз җырын дөп-дөрес итеп башкарып чыга. Сәләт шулай үзенең таяныр җирен эзләп, буыннан-буынга дәвам итә кебек. Бүген менә Фәнзиянең кызы Гүзәл Баулыда криминалист булып эшли, фән белән шөгыльләнеп, диссертация якларга да өлгерде. Туганының улы Мәскәү университетында микробиология өйрәнә.

Бар язмышлар да уңышлы гына булсалар  иде дә бит, тормышта төрле хәлләр була шул. Без Баулы мәктәбенә тугызынчы класска килгәндә, Сәлмән аганың төпчек улы Сәгыйть унберенчедә укый иде. Авыл мәктәбеннән яңа килгән без чебешләргә унберенчеләр буй җитмәслек зур күренәләр иде әлбәттә. Ул аларның хуҗаларча эре генә атлап йөрүләре, үз-үзләрен тотышлары, җыелып нидер турында сөйләшүләре, көлүләре. Кая инде ул безгә аларга якын килергә, яки сүз катарга. Читтән генә күзәтәбез боларны. Сәгыйтт турында легендалар йөри – көн дә тренировкада, җәен-кышын ун километр йөгерә, тәнен чыныктырып суык су коена икән. Очучы булырга әзерләнә, космос белән җенләнгән заман бит.

Максатына иреште егет. Очучылар әзерли тораган хәрби училище тәмамлап, Запорожьега очучы-сынаучы булып урнашты. Шунда бер украин кызына өйләнеп тә куйган. Мин Казанда университетта укыйм. Безнең әни яклап бераз туганлык та бар аның белән, якташ та бит. Адресны алган, Бөгелмәгә гаиләләре белән Казан аша очалар болар. Казанга очкычлары төшкән саен хәбәр бирә, аэропортта каршылап, озатып калам үзләрен. Эшләре яхшы бара Сәгыйтьнең, ике кызлары үсә, Жуковский исемендәге академиягә керергә юллама биргәннәр.

Һәм көннәрдән-бер көнне үзе генә кайтты бу. Авырган. Хатыны, балалары кайтмаячаклар икән. Бөгелмә аэропортына механик булып эшкә урнашты, ул-бу сизелми. Апаны озатканда очрашып сөйләштем үзе белән. Әлекке бөркет караш, горур кыяфәт юк инде, бераз боек күренә, әмма авыру дип әйтеп булмый. Очуга яраксыз дип диагноз куйганнар икән. Кабат өйләнергә дә исәбе бар. Шуннан киткән дә инде. Өйләнү турындамы, үткән тормышын уйлапмы, ниндидер ярсу халәткә килгән  бу. Тиз генә сары йортка алып киткәннәр үзен. Анда ничек дәвалаганнары билгеле инде. Үз эченә бикләнгән, кеше белән аралашмый торган адәм ясап, авылга кайтарып куйдылар егетебезне. Менә шундый хәлләр.

 Шәмәйдә бүген утызлап йорт бар, шуларның берничәсе хуҗасыз, бикле тора. Авылга асфальт юл салынган, газ, су, ут үткәрелгән. Сәгыйть төп нигезләрендә дөньядан бикләнеп, ялгызы гына гомер кичерә. Туганнары хәлен белеп, ярдәм итеп торалар икән. Гөлҗәннәт апа мәрхүм. Аның  йортын Октябрьский шәһәреннән күченеп килгән бер урыс гаиләсе сатып алган. Мин сөйләшеп торган апа шәһәрдән авылга килгәннәрнең   (күбесе яшь пенсионерлар) унлап гаилә икәнен әйтте. “Хәзер, апаем, бездә кем генә юк : урыс, чуаш, мукшы, бар да бар” ,- дип көлде ул. “Кайберләре бәрәңге дә утыртмый”,- дип тә өстәде. Арада килгән кешеләрнең Сәгыйтьне рәнҗетеп, ашамлыкларын талаганнары да ишетелә икән. Әйе, Шәмәй дә бикләнгән, ялгызлыкка дучар булган кешегә охшап бара. Исән калу максатында нигезләнгән,   кечкенә  татар авылын бүгенге буталчык заман бөтенләй юкка чыгармасмы? Соравым җавапсыз ахыры.

 

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.