|
|||
Сәлмән бабай, Зәйнәп әби, гаилә хәлләреСәлмән бабай, Зәйнәп әби, гаилә хәлләре Кеше исемнәре гаҗәеп бер бакча дигән күренекле татар- башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич. Борынгы заманнардан ук яшь балага исем сайлаганда "Исеме җисеменә туры килсен" дип сайлаганнар, ягъни, хәзерге хәленә, яки киләчәктә булырга тиешлесен юраганнар. Мәсәлән, минем Сәлмән бабамның исеме гарәпчәдән “сәламәтләрдән" дигән мәгънәдә. Ул, чыннан да, сәламәт, матур, акыллы кеше була, тик Герман сугышы гына үзенчә төзәтмә кертә бабамның язмышына - бер аягын югалтып кайта ул сугыштан... Бу безнең әни яклап бабай- Таҗетдинов Сәлмән Таҗетдин улы, 1896 нчы елда Исергәп авылында туган. Әтисе Таҗетдин Мөхетдин улы (1864?-1941), әнисе Шәмсурый исемле була, туган-улгән еллары билгесез. Сәлмән бабай бик укымышлы - ул муллалыкка укыган була, әллә Уфада, әллә Оренбургта-төгәл генә белмим. Беренче Бөтендөнья сугышы инвалиды-сугыштан ул бер аягын югалтып кайта. Революциядән соң Сәлмән бабам Совет мәктәбендә укытучы була, Шәмәйдә, Исергәптә, Бишмунча авылында, Яна Баулы, Шарай мәктәпләрендә эшли. Исергәп авылында ачылган Кызлар мәктәбе Сәлмәннең бабасы Мөхетдин карт йортында урнашкан була. Анда балаларга тел, әдәбият фәннәре дә укыталар, укытучыларнын берсе безнең Сәлмән бабай була. Минем Зәйнәп әбекәй сенелесе Фатыйма белән шул мәктәптә укыйлар. 1903 елда туган Зәйнәп әби шадра битле, кара чәчле, яшел күзле, искиткеч яхшы хәтерле, нык холыклы, акыллы - минем өчен иң матур Әбекәем... 1921 нче елда Зәйнәп белән Сәлмән өйләнешеп тә куялар.Аларның сигез балалары булган : икесе-Рәис белән Фоат бәләкәй чакта ук авырып үлгән, алты балалары үскәннәр: Сафуан-1922, Нурҗәүhәр-1925, Рауза - 1930, Фануза-1939, Сиринә- 1942, Сәгыйть- 1946нчы елгылар. Сәлмән бабай бик кызыксынучан кеше була- ул үзенең нәселе тарихын өйрәнә башлый. Үзен хөрмәт иткән hәркем җиде бабасын белергә тиеш дип саный ул. Әтисе Таҗетдинның, бабасы Мөхетдиннең истәлекләрен, авылдагы башка картларнын истәлекләрен жыя, шактый гына документлар туплый. Сәлмән бабыкай үзенең нәсел шәжәрәсен яхшы белгән. Бабамнын яраткан бер әйтеме була: “Безнең нәселме? Безнең нәселнең күзе яшел!"-дигән. Яшел төс - яшәү төсе. Яшел күзле- тормышка гашыйк, гадел, ялганны сөймәүче, яңалыкка омтылучы дигән сүз булды микән? Бабам нигә алай әйткәнең анлатмаган, әмма, ул бу сүзләрне горурланып әйтә торган булган. Сугыш елларында (1941-45) бабам укытучы булып эшләү сәбәпле, аларнын гаиләсе ачлыкка бик бирешми, чөнки укытучыларга азмы-күпме хөкүмәт ярдәме була, колхозда эшләүче Әбекәй, Нурҗәүhәр, Рауза таякка гына эшләсәләр дә, мал асрыйлар, бәрәңге үстерәләр, әрәмәдән, кырдан жиләк-жимеш, ашарга яраклы үләннәр жыялар. Тозга, ипигә кытлык кичерәләр, әлбәттә. Инәки сөйли иде: "Эштән кайтабыз, тозсыз булса да итле яисә итсез шулпа пешкән, үлән, яисә кишер чәе дә бар - тик ипи юк. Их, бер туйганчы ипи ашыйсы иде, дип хыяллана идек",- дип. Сугышның азаккы елларында тормыш хәлләре тагын да авырлаша- бабай укытудан туктый, чөнки чирли башлый, колхоз хезмәт көненә бер нәрсә дә түләми. Гаилә ачтан интекмәсен өчен бабыкай яңа hөнәр үзләштерә - ул кызыл балчыктан мич салыр өчен кирпичләр суга, аларны яндыра. Әзер кирпичләрне азык-төлеккә, әйбергә алыштырган. Сугыш елларында кызлары Нурҗәүhәр һәм Рауза "Нариман" колхозында эшләгән. Әниемнең " За доблестный труд в ВОВ 1941-45 гг." медале дә бар иде. !949 нчы елда Сәлмән бабыкай үлгәч, Әбекәй өч бәләкәй баланы берүзе карап үстереп аякка бастыра - күпме авырлыкларны ирләр кебек эшләп жиңеп чыга... Әбекәй "Яшь имәннәр" дигән җырны бик яратып җырлый иде. Мин аны бик яратам, сагынам. Әбекәй 1989нчы елнын 10 мартында фани дөньядан китте, кабере Бәләкәй Томбарлыда. 1946 нчы елда Сафуан армиядән кайтып Баулыда социаль-тәәминәт бүлегендә эшли башлый, Нурҗәүhәр дә сугышны тәмамлап кайткан Сәхибә Мансурына кияүгә китә. Бабыкай 1948нче елны ак келәтен сүтеп, кызы Нурҗәүhәр гаиләсенә кечкенә генә йорт та салыша. Ул йорт Казан урамының мәктәп тыкырыгында нәкъ инеш буенда бик матур урында Фаерша Шәмсинуры йорты каршында иде. Авыр эшләр нәтиҗәсез узмый- бабыкай ныклап авырып китә hәм 1949нчы елның август аенда дөнья куя. Ерак бабай сөйләгән бер истәлекне язып үтәм. Таҗетдин бабыкай исән чакта оныгы Сафуанга элекке бабалары тарихын, үзе күргәннәрне сөйли- аңлата торган була. Таҗетдин бабай сөйләгәннәрне Сафуан абый яхшы хәтерләп калган.
|
|||
|