Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Исергәп һәм Шәмәй турында Шәмсетдинова Фәнзия истәлекләре



Исергәп һәм Шәмәй турында Шәмсетдинова Фәнзия истәлекләре

Ерак бабайлар

Исергәп авылына нигез салынган заманнарга барып тоташа безнең бабайларның ачыкланган нәсел җепләре. Мостай бабай безгә билгеле иң борынгы бабабыз санала. Мостай "Мостафа" исеменнән кыскартылып ясалган исем, гарәпчәдән мәгънәсе "сайлап алынган, иң саф, башкалардан өстен" дигәнне анлата. Димәк, бабай кадерле бала булып, бәхетле гаиләдә туган дип фаразларга була. Ата-анасы аңа матур киләчәк юраганнардыр.

Исергәп авылына беренче килеп урнашучылардан булырга тиеш ул, чөнки авыл тарихында Мостай исеме теркәлеп калган, "Мостай чокыры" дигән атама да безнең бабайның жир биләмәләренә бәйледер дип уйлыйбыз. Уфа архивларындагы тарихи документлар нигезендә язылган "Минзәлә башкортлары авыллары” дигән китапның Исергәп авылы тарихына багышланган бүлегендә 1761нче ел 17нче июнь көнне Уфа өязе Казан юлы Илан волосте Исергәп авылына чит яклардан яшәргә килүче кешеләргә авылда яшәргә кертергә ризалык бирүне теркәгән актта төп Исергәп кешесе Мостай Йосыф улының да тамгасы куелган дип язылган. Мостай бабай ХVIII гасыр башында туган, икенче яртысында да яшәгән, кызганыч, туу-улу турында мәгълүмат юк.

Әхтәм Сәгыйть улы - бу бабай дин юлыннан киткән. Мәдрәсә тәмамлаган булырга тиеш. Исеме гарәп теленнән кергән, "юмартларның да юмарты" мәгънәсендә. 1850нче елгы Оренбург губернасы, Бөгелмә өязе Исергәп авылы ( Башкорт кантоны Юрта 620) буенча җан исәбе алу турындагы "Ревизская сказка" дигән архив документында күренгәнчә, 1850нче елның 1 сентябренә  Әхтәм Сәгыйт улы Указлы мулла дип язылган. Ул вакытта  Исергәптә 356 ир-ат, 361 хатын-кыз заты яшәгән. Әхтәм мулланың ике улы, бер кызы булган. Улы Фәхретдин hәм кызы Маhитап- беренче хатыны Хәбибямал Исламгуловадан, улы Мөхетдин - икенче хатыныннан, хатыныныңң исеме язылмаган. Фәхретдиннең дүрт улы, дүрт кызы булган- Гиззатулла, Насибулла, Халимулла, Хайрулла, Миннегаян, Нурлыгаян, Бибигайшә, Гилмизадә. Бабайның оныгы Гиззатулланың хатыны Хадичә Ахмарова да бар әле. Бер гаилә булып 15 кеше яшәгән - чыннан да бик юмарт, оныкларга бай булган Әхтәм бабай!



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.