|
|||
Калай түбәле йорт тарихыКалай түбәле йорт тарихы Таҗетдин бабыкай, әле колхозлар чыкканчы ук, зур, иркен, калай түбәле матур йорт салып, каралты-куралар җиткереп Исергәптән Шәмәй посёлыгына күченә. Бу зур эшләрне башкарып чыгарга, җир эшләрендә дә булышыр өчен Шәйхетдин исемле берәүне яллый. Аның гаиләсенә дә матур гына йорт салып куялар. Ике гаилә бик дус яшиләр, бергәләшеп эшлиләр. 1930нчы елда Сәлмән бабыкай да гаиләсе белән әтисе йортына- иркенгә күчә. Инәки искә ала иде, әткәй без балаларны арбага төяп Шәмәйгә китеп барабыз, юлда танышлар: "Әй, Сәлмән, бу чүлмәкләрне кая алып барасың, базаргамыни?",- дип шаярталар дип. Сәлмән бабыкай ул чакта Бишмунча авылында укыткан. Сафуан абыйга 9 яшьләр була. Кара янгырлы көз көнне капка төбенә кара айгыр җигелгән кап-кара тарантас килеп туктый. Тарантастан күн тужурка, күн фуражка кигән ике кеше төшеп, өйгә керәләр. Кичке якта була бу хәл. Алар Таҗетдин бабыкай белән эчке бүлмәгә кереп бикләнәләр. Төн урталарына кадәр ни турындадыр сөйләшәләр hәм китәләр. Таҗетдин бабыкай ашыгыч төстә Сәлмәнгә хәбәр сала, ул тиз кайтып җитә. Карт бабай, Сәлмән бабай һәм Шәйхетдин төн эчендә калайны түбәдән куптарып алалар да урманга илтеп күмәләр. Түбәнең такталарын, су бик үтмәслек итеп, рәтләп куялар. Берничә көннән авыл советы комиссиясе килеп җитә, нидер эзлиләр, карыйлар. Гаеп таба алмыйча кире китәләр. Соңнан гына Сафуан абый дөреслекне ачыклый. Кемдер Таҗетдиннар кулак, аларның йорт түбәсе калай дип әләк хаты язган икән. Сәлмән бабайның дуслары бу хат турында белеп, алдан килеп кисәтеп, киңәш биреп киткәннәр. Такта түбәдән, аннары саламга әйләнгән түбәдән янгыр сулары үткән инде, еллар узгач, матчалар череп 2-3 тапкыр түшәм дә ишелгән. Шулай да безнең бабайлар яхшы кешеләр ярдәме белән кулак булып читкә сөрелүдән котылып калган.
|
|||
|