Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Бәйрәмнәр. Хәзерге тормыш



Бәйрәмнәр

Бәйрәмнәрне инде төрлечә уткәрә идек. Яшьлек вакытында инде минем алда сөйләгәнчә гулянкаларда йөрергә бик вакытым булмады ,ләкин зурырак үскәч дус кызларым белән авыл клубларына чыга идем.Шулай ук бер беребезнең туган көннәренә йори идек,җәендә пикникларга йөри идек.

Дин бәйрәмнәрен туганнар белән җыелышып үткәрәбез,мәчеткә садака бирергә барабыз,комак пешерәбез.Туган көннәрне,туй көннәрен,бала туу бәйрәмнәрен бар туганнарны чакырып өстәл эзерләп үткәрәбез.

Назыйф бабаң никах көнен яисә берәр икебез арасында бәйрәм булганда свиданияга чакыра иде:киногда ,Сарман кафесына ,пикникка.

Элек инде бар туганнар җыела идек хәтта туганның туганы да килә иде хәзер инде бар туганнар җыелу бик сирәк була,туганнык хисе үлеп бара.

 

Хәзерге тормыш

Әйдәгез, хәзер  яңа заман анализ ясыйк һәм минем тормышымны әби тормышы белән чагыштырыйк.

 Мин, Ибраһимова Алсу Радик кызы Сарман районында туып үстем,бәләкәй чактан ук сәнгать мәктәбенә йөрдем анда бию,рәсем ясау,җырлау,гитара түгәрәкләренә йөрдем,спорт белән шөгыльләндем. Мин мәктәптә яхшы укыдым, ударница идем,мине өчен уку бик кызык түгел мин сәхнәне ,миңа игътибар иткәннәрен бәләкәйдән үк яратып үстем.Авылда үскәч бакча эше бик күп булды,бәрәңе бакасы әниемнең коштан чирләүе белән бәйле миңа эләгә иде,шулай ук ике сыер бар иде ,айга бер тапкыр безгә көтү эләгә иде,гаиләмә һәм үземә ашарга пешерә идем.Мин өйдә генә яшәми идем,ничәдер ай әти ягыннан әбиләрдә,ничәдер ай әни ягыннан ,ничәдер ай үземнең өемдә яши идем..Мин бер авылдан икенче авылга җәяү йөорергә ярата идем,мин дусларыма да бу яратуны бер үземә күңелсез булмасын өчен керттем,без Сарман районын бар якын авылында да җәяуләп йөреп чыкканбыздыр. Мине әниләр “кочевник” диеп йөртәләр иде һәм бу хис миндә хаман да яши,мин өч айга бер сәяхәткә чыгып кайтмасам күңелем тынычланмый.

   Казанга укырга кергәч тә,уку күп булуга бәйле карамастан мин шулай ук сәнгать белән шөгыльләнәм: интитутымдага “Яшьлек” бию коллективына йорим,гитарада уйныйм, Сәләт оешмасында аланнар җитәкчесе булып эшлим,шулай ук репетитор булып эшлим.

Минем көнем: мин озак йокларга яратуга карамастан ,үземне көч белән иртәнге зарядкага торгызам,чөнки иртә продуктив башланырга тиеш,анна яраткан китабымны укыйк һәи институтка укырга китәм,укудан соң мин Сәләт белән бәйле җыелышлар башлана,аннан дуслар белән урамга чыгам , яисә укытырга эшкә барам яисә инде тулай торакка кайтып өй эшләрен эшлим. Тормышымны үсешкә һәм яңаны ачуга юнәлдерәсем килә.

Ризыкларга килгәндә,мин ашарга бик яратам,ләкин күп ашарга тырышмыйм фигурамны саклыйм.Үз-үземә ашарга пешерергә бик тә яратам һәм шулай ук дусларыма һәм гаиләмә пешерергә каршы түгел.Дөрес ризыклар белән тукланырга тырышам.

Киемгә килгәндә инде,мин гади һәм мода белән бер адымда киенергә яратам,кәефем бик яхшы булса якты төсләрдән киенәм, күлмәкләргә карата күбрә спортв киенәм,ләкин укытучы булгач үземнең стильны алмаштырыга телим.

 

 

Йогаклау

Хәзерге заманда яшәргә күбкә җайлырак, тормыш шартлары бик гади һәм җайлы.Хэзер инде хәлне белер өчен без туганнарга кунакка бармыйбыз,ә телефон аша видеосвязьга чыгабыз,хәзер инде туган көн белән котлар өчен кибеттән открыткалар алып почта аша ерак туганнарга җибәрмибез,ә бары тик ватсаптан картинкалар җибәрәбез,киемнәрне базардан алу урынына интернеттан гына заказ ясыйбыз,горыф-гадәтләрне, йолаларны ,милли киемнәрне, милли бизәкләрне,туган туфракларны онытабыз.

Милләтне һәм үз –үзеңне саклау гаиләдән башлана,без әби бабаларбызны тыңлый белергә,алар белән ешрак күрешергә тиеш.Алар турында,горыф-гадәтләре, ничек яшәеше турында үзебезн баларыбызга җиткерергә тиешбез. Әйе,заманлар үзгәрә,ләкин хис-тойгылар безнең элекеге тарих үзгәрми, без үз буыннарыбызны, туганнырны,туган туфракларны, йолаларны онытмаска һәм белеп үсәргә тиешбез.

Бу тикшеренү эше барышында без әби белән күпкә якынайдык, миңа аның үткәне турында, аның әти-әнисе турында тыңлау һәм моны үз тормышым белән үз-эчемнән чагыштырп утыру бик кызык иде. Миңа һәрвакыт алар бер хис-тойгы сизмичә эшләп һәм ашап кына яшәгәгннәр кебек тоела иде,ләкин хәзер аңлыйм аларның да яшьлеге булган, аларның да үз кичерешләре ,хис-тойгылары ,мәхәббәт тарихы , омтылышлары булган.

Миңа бү темагы тикшерү эшен башкару бик ошады,бу эш яңа белем һәм уйлар тудырды.

 

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.