Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Галялиева Флюра Кияметдин кызының тормышы.



Галялиева Флюра Кияметдин кызының тормышы.

   Галялиева Флюра Киямотдинована минем дәү әнием.Минем сезгә аның тормыш юлы турында сөйләп китәсем килә.

Флюра әби 1958нче елның 24 мартында Зәй районы Сармашбаш авылында, гади крестьян гаиләсендә туа. Әтисе-Зиятдинов Кыям Зятди улы 1932 елның 2 декабрьендә туа,гөмер буе эшләп усә,көтүче гаиләсеннән була,аңа 9 яшь булганда сугыш башлана.Бәләкәй булуга карамастан авыллында эшчеләр бригадасы белән агач кисәргә,колхозга эшлзргә йөри.Әнисе- Зиядитнова Җәнәтласма Шәмседин кызы була,ул 1932 14 февралендә Сарман районында туа.Сугыш башланган вакытта әбиемнең әнисенә-9 яшь була.Флюра әби узенең әнисенең кечкенә елларын ничек үткәргәнен бик белми,чөнки аларның өендә сөйләшкән вакытта сугыш темасына керергә ярамаган,чөнки әбиемнең әтисе , әнисе ягыннан бик күп туганы сугыш кырында вафат булган.Шулай ук  Җәнәтласма әбинең кечкенә апае ачлыктан күбенеп сугыш вакытында вафат булган. Флюра әбигә әнисе,ул табында канәгатьсез булганда  гел әйтә торган булган- “Булганына шөкер итеп яшә мин синең кебек булган вакытта көнгә бер “кальҗимә”(киптерелгән бәрәңгене безнең районда шулай атыйлар) ашап елдан артык яшәдем”- диеп әйтә торган булган. Әбиемнең әнисе бәләкәй яшеннән үк әшчеләргә ашарга пешерүче булып эшлзгән. Сугыш вакытында ашарга пешергәндә, дәүләткә файда китерүчеләр күбрәк ашасын диеп,пешергән ризыгын кабып карарга да оялган. Шунда инде эш процессында ул Киям бабай белән танышып,никах укыганнар. Аларның 6 баласы була, Флюра әби икенче бала булып туа.

Флюра әбигә 15 яшь булганда аның әнисе Җәнәтласма авыр күтәргәннән эче төшеп вафат була (ул салкын көннәр вакытында йори алмаган тана сыерны , төннә бер үзе күтәреп алып керә). Әбием бәләкәй апалары өчен җаваплы булып кала,чөнки Әтисе Кыям бабай галәне ашатыр өчен көне төне әшли,зур апасы укуда була,Флюрә әби остендә 4 бала кала, иң кечесенә 2 яшь була.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.