Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Флюра әбинең мәктәп һәм институтта уку  елларындагы көндәлек тормышы.



Флюра әбинең мәктәп һәм институтта уку  елларындагы көндәлек тормышы.

  Флюра әби укуны бик ярата ,мәктәп вакытында гел бишлеләргә генә укый,төрле конкурсларда һәм чараларда катнаша.

1965 елда 8 яшендә Зәй районының Сармашбаш авылындагы татар мәктәбенә укырга керә, ул районда бердәнбер мәктәп була.Автобуслар яисә машиналар булмый шуңа күрә һәр иртә алар тәп-тәп 8 километор мәктәпкә, 8 километор өйгә атлаганнар.Әтисенең әше трактор белән бәйле булсада,ул аны мәктәпкә илтеп куя алмаган чөнки ,ул иртәнге өчкә инде эштә икенче авылда булырга тиеш булган.

Мәктә елларыннан бер көн:“Без әни һәм апам белән   иртәнге бишенче яртыда торып,юынуыбызны да кайчак онытып маллар карарга чыгып китә идек,малларны көтүгә озатып,аннан көтүгә озатылмаган малларга ашарга калдырып ,өйгә инде артан арып керә идек.Аннан мәктәпкә минем белән баручы бәләкәй апайларымны уятып,ашатып,бер яки ике сәгать алдан без мәктәпкә чыгып китә идек,барганда шулай ук дусларны чакыра идек ,бергә барганда вакыт тизрәк үтә бит.Шулай сөйләшеп без 8 километорны тиз үтә идек.Беренче класстан алып өченче класска хәтле апам белән йөрсәм 4 класска инде үзем юлны ятлап , хәрбер агачны һәм үләнне белә идем.Мәктәпне мин бик ярата идем,анда укытучылар белән һәм дусларым белән күрешер өчен ,мин 8 километорны авырсынмыйча узарга әзер идем.Мин 7 яртыда чыгып китсәм, тугынзынчы яртыларга, юлларны кыскартып барып,мәктәпкә барып җитә идем.Мәктәпкә соңга калган вакытлар еш иде,көз һәм яз вакытында,сазлык булганда юлларны кисеп булмый иде,шуңа кайбер чакта соңга калына иде.Кыш көне инде без интернатта,яисә мәктәпкә якын дусларда ,туганнарда яши идек.Чонки бураннар вакытында,бик күп кар булганда гел өйдән мәктәпкә йөреп булмый иде.

Мәктәптә тугыздан алып икеләргә өчләргә хәтле була идем,икенче өченче курста мин мәктәпнең активистлар түгәрәгенә йори башладым,без анда төрле чараларга әзерләнә идек,бию һәм җырлар ятлый идек,шул сәбәпле мин мәктәптән өйгә кайтырга дүртләрдә генә чыга идем.Өйгә каткач тагын эш,маллар карау ,бакча карау,ашарга пешерү,өй эшләрен эшәргә бик соң утыра идем,кайбер чакта утырганда йоклап китә идем. Мин 8-9 яшьлек бала,көнгә зурларча эш башкара идем. Уйнарга чыгасым бик килә иде чөнки минем күп кенә классташларым ,гаиләләрендә эшләүче зур апалары абыйлары булу белән сәбәпле укудан соң уйнарга чыгалар иде, минем бу тавышларны ишеткәч йорәгем әрни иде,ләкин мин әниемә булышуны беренче урынга куя идем, ялларын уйнарга чыга идем.

Кыш көннәре без атнага бер яки ике көнгә минем яисә берәрсенең әтисе килеп алса кайткалый идек.Үзебез белән килгән ашарга йортә идек,чөнки интернатта да ,дусларда яисә туганнарда яшәсәк тә ашау үзебездән иде. Берсендә шулай килгәндә бер куркыныч хәл булды: шактый буранлы көн иде ,безнең тракторны җир тегендә монда ыргытты,һәм шулай барганда без батып калдык ,туңып беткән идек,чыгып маташканда ,җил тракторны борып атты ,кулларда банкаларга салынган сөтләр ,каймак иде.Борып аткач , банкалар ватылып ,кулларны кисеп бетергәне хәтердә,аннан дус кызымның әтисе килеп булышып ,безне хастаханәгә алып барганнар иде.Безгә 10 яшьлшр тирәсе иде,ләкин беребездә бу авыр вакытта күз яшен чыгармады,ә тракторны батудан канлы куллары белән чыгарырга булышты.Без бик авыр замананың ,бик көчле балалары идек!

 Мин 7 класста булганда апам укырга Яр Чаллы шәһәренә киткә,әнием бер ничә айдан соң вафат була.Минем өстемә бар иш килеп каплана.Бу иң авр вакыларның берсе булып истә калган...

Мин иртәнге дүрттә тора башладым ,чөнки әтине эшкә озатырга кирәк иде,әни үлгәч әтинең каефе тәмам кырылды,гаиләгә бу хәлен күрсәтергә тырышмасада ,мин иртән аның кайбер чакты күз яшьләрен күрә идем,чөнки ул аны әни уңышлар теләп эшенә озатуына ияләнгән иде һәм миңа бар әйберне дә эшләргә авырлыгын аңлый иде.Аннан мин маллар карарга чыгып китә идем үсеп килә торган апаем-Мунир дә иртән миңа булышырга уяна башлады,ашарга пешереп барысын да уятып ашатып ашык-пошык мәктәпкә чыгып китә идем.Актив түгәрәгеннән инде киткән идем,чөнки ойдә 2 яшьлек бәләкәй апаем,маллар һәм бүтән эшләр көтә иде.Уен,урамга йөрергә чыгу,бәйрәмнәр ,егетләр темасына башымда гел дә урын юк иде. Күршеләр,туганнар кайбер чакты булышкалыйлар иде,апайларым үз яшеннән өлкәнрәк характерлы булып үстеләр,миңа тора бара бик яхшы булышчылар булдылар.

Тугызынчы сыйныфка хәтле мин Сармашбаш мәктәбендә укыдым,анда унынчы-унберенче сыйныфлар булмавы сәбәпле,бүтән мәктәпкә йори башладым,анысы тагын да ераграк иде Зәй районнының Федоровка авылында иде.Бүтән укымыйм ,өйдә булышырга кирәк,ерак йөрергә кирәк,уку хәзер минем тормышымыда мөһим түгел дигән уйлар башыма килде,ләкин әти: “киләчәктә яхшы яшәр өчен укуыңны дәвам итәргә кирәк,син хыялларыңа ирешергә лаеклы”-диде.Өйгә әни үлгәннән соң биш елдан артык үткәннән соң яңа хатын-Мәмдүдә апаны алып катты,ул безгә һәм миңа бу тормыш юлымда бик булышты,өйне һәм апайларымны карарага булышты.

Мин Федоровка авылының мәктәбендә укуымны дәвам иттем.Мәмдүдә апаның бу авылда туганнары бар иде мин шуларга яшәргә күчтем,мәктәбем ерак булу сәбәпле атнага бер генә,кышларын инед айга бер өйгә кайта идем.Шулай итеп 10-11 сыйныфны бик уңышлы һәм актив укучы булып тәмамладым.Миңа мәктәптән яхшы рекомендацияләр белән мине Алабуга культура инстутына алдылар, шулай ук мин бухгалстерлык исәбе курсларын үттем.Дүрт ел укыганнан соң кире авылыма кайттым,Сарман районы Игәнәбаш клубында сәнгать җитәкче вазыйфасында эшли башладым,шунда инде бу 1968 еллар иде,синең бабаң-Назыйф белән таныштым,ул Игәнәбаш авылыннан иде,клубка еш кына техника белән,әйберләрне күчерешергә булышырга килә иде. Ике еладан соң никах укыдык,апаңны һәм әниеңне алып кайттык.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.