Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Ризык. Кием-салым.



                                   Ризык

Мин кечкенә чакта иттән ясалган ашамлыклар бик әз иде ,күбесенчә яшелчәләрдән,ярмалардан пешерелгән ашамлыклар ашый идек.Әнием исән вакытта иртән гел тәмле комак исенә уяна идем,без гаиләдә күбәү булганга бер коймак , ә инде берәр бәйрәм яисә ял көннәре булса икешәр коймак эләгә иде.Шулай ук иртән мин үзем ,апайларыма һәм әниемә ботка пешерә идем,манный боткасы,чеби боткасы,карабодай боткасы иртән ашый идек.

Әтинең эше уңышлы булса ул безгә тәм том алып кайбырга мөмкин иде, минем исемдә калганы ул шикәр һәм кечкенә суыра торган кәнфитләр.Шулай ук атнага бер иттән пешерелгән ашый яисә камырдан пичтә төрле кабартмалар ясап ашый идек.

Җәен инде гел бакчада,шул җәй көне җыйган уңышларны көзен,кызшын,җәен ашый идек. Безнең алма һәм җиләк бакчасы бар иде,без апайларым белән аларның баллы сезоны җиткәч аннан чыкмый да идек.

1960-75 елларда инде талон системасы белән туклыкландык.Мин инде синең Назыйф бабаң һәм әниең белән Сарманда бабаеңа эшеннән биргән квартиркада яши идек.Мин сатучы булып эшли идем,шушы талоннар буенча товарлар һәм продукөияләр тарата идем.Кайбер чакта безгә бу эштә уңыш елмая иде,районга күбрәк талон җибәрелгән булса,безгә талоннарны күберәк биргәлиләр иде,без инде аларны коллегалар белән бүлешә идек.Бу хәд ике яисә өч тапкыр булгалады һәм хәтеремдә бик яхшы калган.

Талоннарга шампунь,он, шикәр комы, ярмалар, сабыннар, чәй, сөт, шырпы, кондитер әйберләре һәм башка өйгә кирәк ярак алып була иде.Талоннарны гаиләдә ничә кеше шуның белән бәйле бирәләр иде.Без ике зур кеше һәм бер бала идек. Алдамасам безгә атнага бер шампунь,3 сабын, бер килограмм ярма, ярты килограмм май,шикәр һәм башка кирәк ярак эләгә иде,кышларын инде мандарин бирүләре исемдә.Ач яшәмәдек,ләкин ашарга кайбыр чакта җитеп бетмәүе исемдә.

Кием-салым.

  Бәләкәй чакымда ападан калган киемнәрне киеп ййори идем,апам формалары буенча бәләкәй чактан ук миннән зурырак иде,мин үзем бәләкәй һәм ябык идем.Апамның кайбер киемнәре миңа капчык кебек иде,ләкин нишлисең инде киеп йори идем. Әни үзе кием салымнарны теккәли иде,миңа апамның кайбер әйберләрен бәләкәйләтеп тегеп бирә иде,миңа үземә дә кием тегер иде ләкин тукыма сатып алырга акча булмаган,шуна өйдә нинди тукыма бар шуны берләтереп юбка, футболка тегә иде,ләкин алар бик матур һәм ныклы иде.Әни теккән киемнәрне без ике-өч ел киеп йөрдек.Минем кайсыдыр туган көнгә әни шәмәхә тукымадан миңа үземнең беренче күлмәкне тегеп бүләк иткәнен хәтерлим.

Беренче сыйныфка инде миңа әни форма теккән иде,башта апаңныкын гына киерсең тукыма юк диеп әйтте,мин бу сүзләрне ишеткәч елый башлаганны күргәч ике көн эчендә ак фартук белән форма теккән иде.

Институтта укый башлагач инде,ул вакытларда мин төрле эшләрдә эшләп тә йори идем,савыт-саба юучыдан башлап,бухгалтерия белән бәйле эшләр эшләп карадым.Акча эшләгәч үз-үземә төрле киемнәр ала идем,вакыттан артта калмыйча модный киенергә тырыша идем.

Кияүгә чыкканда туй күлмәген  Гөлфия апаң тегеп биргән иде,хәзердә исемдә тукымасын Мәскәүдән барып алган идек.Шулай ук Назыйф бабаң белән Сарман районында кием-салым белән бәйле бизнес ачып җибәрәсе идек.Без еш Мәскәүгә бара идек,шулай ук Болгарияга барып туганнарга күп кенә кием салым сатып алып тарата идек, шуннан киемнәр алып Сарманда бәясен әзрәк күтәреп сатасы идек.Менә шундый бизнес планнар иде, ләкин инде һәрберебез үз эше белән мәшгуль булганга бу эш килеп чыкмады. 

 Өй җиһазлары

Минем бала чак йортым агачтан салынган иде,ул өй ул вакытлар өчен бик зур иде,шуның белән бәйле бер пич бөтен йортны җылытып бетерә алмый иде,без кышларын пич булган бүлмәдә,идәндә җыелышып йоклый идек.Өйдә инде барысыда агачтан ясалган иде, күбесен әти үз куллары белән өстәлен дә ,урындыгын да, кер юа торган улакны да ясый иде.Безнең кечкенә мунча бар иде,аның кырында бәдрәф тора иде,төннәрен кечкенә вакытта мин анда йөрергә бик курка идем,шуның белән бәйле миңа әти узе, төннәрен өйдә бәдрәфкә йөрергә кечкенә горшок ясап биргән иде.

Минем яшьлек өйемнең хуҗалары инде башка,ул өй артыннан берседә карамагач ,ул җимерелә башлады шул сәбәпле без аны туганнар белән сатырга булдык. Әле һаман да исемдә, яңа хуҗаларга ачкычны бирер алдыннан мин өй буенча йөреп ,яшьлегемне искә төшереп, яшелчәләр бакчасына кереп соңгы тапкыр яраткан кура җиләген ашап чыкканым хәтеремдә.

Аннан соң инде Назыйф бабаң белән Сарман районының узендә кирпечтән йорт салдык. Бабаң үзе төзүчелеккә укыгач бар өй салу этапларын үзе эшләде,агачтан мунча салды.Теливизордар,техника юк иде,газныда 1970 еллардан соң гына керттеләр. Сарман районының кинотеатрына күңел ачырга йөри идек,анда атнага ике тапкыр чәршәмбе һәм шимбә хинд киноларын күрсәтәләр иде.Без акча булганда гел шунда йори идек,кино 3 сумм тора иде. Аннан инде телевизор алгач без касеталар сатып алып карый башладык.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.