Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Россия Федерациясе фән һәм югары белем бирү министрлыгы



Россия Федерациясе фән һәм югары белем бирү министрлыгы

Федераль дәүләт югары белем бирү автоном учреждениесе

«КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ»

ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР

ИНСТИТУТЫ

Г.ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ МИЛЛИ МӘДӘНИЯТ ҺӘМ МӘГАРИФ ЮГАРЫ МӘКТӘБЕ

ТАТАР ТЕЛ ГЫЙЛЕМЕ КАФЕДРАСЫ

 

 

Юнәлеш: 44.03.05 – Педагогик белем бирү (ике профильле әзерлек )

Профиль: Ике телле мохиттә тарих һәм җәмгыять белеме

 

 

Тикшеренү эше

 

ХХНЧЕ ЙӨЗНЕҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА ГАИЛӘМНЕҢ КӨНКҮРЕШ ТАРИХЫ

 

 

Эшне башкарды:

10.2-821 төркемнән                                                                                                                         3 курс студенты                                                                                                       Ибраһимова Алсу Радиковна.

 

Тикшерде:

Тарих фәннәр кандидаты, доцент

Гатин А. А.

Казан - 2021

 

 

ЭЧТӘЛЕК

 

1.Кереш..............................................................................................................3

2.Галялиева Флюра Кияметдинованың тормышы...............................................5

3.Хәзерге тормыш белән чакыштыру.................................................................13

4.Йогаклау..............................................................................................................15

 

 

Кереш

Тикшеренүнең актуальлеге.Җәмгыятьнең тиз үсеше, глобальләшүе сәбәпле, без күп кенә әйберләргә игътибар итүдән туктадык һәм бик күпкә инде башкача карыйбыз. Безнең әби-бабайларыбыз өчен кадерле булган әйберләр, аларның балалары өчен кадерен югалта , башка мәшәкатьләр һәм кызыксынулар белән каплана,шулай ук безнең әниләребез һәм әтиләребез өчен зур әһәмияткә ия булган әйберләр безнең өчен бернинди мәгънәгә ия булмаска мөмкин.Традицияләр бәйсезләнә,тарих онытыла.

  Әгәр дә  элек туганнар нинди дә булса бәйрәмнәрдә,туган көнме ул яисә бүтән кечкенә бәйрәмме, алты буынга кадәр җыелсалар, хәзер инде туй көнендә дә, ике буын туган килүен күзәтергә мөмкин. Туган җепләр өзелә һәм кешеләр инде үзләренең тамырларын һәм үз гаиләләренең традицияләрен белмиләр һәм белергә теләмиләр. Ә үз халкыңның гореф-гадәтләрен, үз телеңне, үз тамырларыңны белмичә лаеклы кеше итеп ничек үстеп була? Үз тамырларыңны һәм гореф-гадәтләреңне белмәү ул үз- үзеңне белмәү!

Югарыда әйтелгән сүзләр һәм сораулар минем тикшеренү эшенең актуальлеген тәшкил итә.

 Гаилә-ул кеше тормышында мөһим социаль институтларның берсе, анда аның киләчәк тормышының нигезе салына.Авыр заманнарга карамастан,әби-бабайларыбызның да ,әти-әниләребезнең дә яшьлек вакыты булган һәм мин аларның ничек яшәгәннәрен , яшьлекләрен ничек кичерүләрен,нинди хисләр тойганын үз тарихыма һәм тамырларыма якынрак булу өчен беләсе килде.Бу тикшерү эшен башкарып, киләчәктә бу турыда үз балаларыма һәм укучыларыма , алар үз гореф-гадәтләре турында онытмасыннар киң дөньяга карашын үстерсеннәр  өчен  сөйләргә телим.

Тикшеренүнеңмаксаты:ХХ нче йөзнең икенче яртысында гаиләмнең гореф-гадәтләр, йолалар һәм тарихы үзенчәлекләрен тикшерергә.        

Тикшеренүнеңбурычлары:

-  көнкүреш тарихын күзәтү.

- Хәзерге заман  тормышы белән чагыштыру һәм бәя бирү.

Тикшерүобъекты:көнкүреш тарихы үзенчәлекләре.

Тикшерүпредметы:дәү әби һәм дәү бабаманың тормыш этаплары турында сөйләү, сакланган көндәлек һәм хәтирәләре.

 Тикшеренүнең хронологик кысалары:1950-2000.

Тикшеренүнең территориаль кысалары: үз эченә Татарстан Республикасының Сарман районын алып тора

  Тикшеренүнең методологик нигезе.Әлеге тикшеренү алып барганда мин тарихилык һәм объективлыкның фәнни принципларына нигезләндем.

Хезмәтне алып барганда проблеманы система рәвешендә карарга тырыштым,шулай ук сорау һәм чагыштырма анализ методын кулландым.

        

 

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.