Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





И К Е Н Ч Е П Ә Р Д Ә. 4 страница



К и р а м. Ә син сагышланма, мин сине гармун белән, иң кадерле кунак итеп озатырмын!

Кирам дәртле көй уйный-уйный чыгып китә. Ул киткән якка карый-карый Гөлсинә керә.

Г ө л с и н ә. Хәмзәт...

Х ә м з ә т. Миңа эндәштеңме, сылу кыз?

Г ө л с и н ә. Әйе...

Х ә м з ә т. Тыңлыйм.

Г ө л с и н ә. Сагышланасыңмы?

Х ә м з ә т. Аптырашта калдым әле...

Г ө л с и н ә. Алинә кинәт кенә юкка чыкты бит, әйеме?

Х ә м з ә т. Әти-әнисенә дә әйтми китүе аптырашта калдырды.

Г ө л с и н ә. Дөресен әйтимме?

Х ә м з ә т. Алинәнең кайда икәнен беләсеңме?

Г ө л с и н ә. Беләм...

Х ә м з ә т. Кайда соң ул?

Г ө л с и н ә. Аны урлап киткәннәр.

Х ә м з ә т. Кем урлаган?

Г ө л с и н ә. Әле генә сиңа гармунда уйнап торган егет.

Х ә м з ә т. Кирам?

Г ө л с и н ә. Әйе, ул да Алинәгә гашик булып йөргән иде. Кыз урлангач сине тиз генә кайтып китәр дип уйлаганнар алар.

Х ә м з ә т. Әле кайда Алинә?

Г ө л с и н ә. Әнә теге кырый йортны күрәсеңме? Анда озак вакыт читтә йөргән егет тора. Кайтып өй салды да шунда яшәп ята. Әнә шуның келәтендә ябып тоталар Алинәне.

Х ә м з ә т. Ә ник әти-әнисенә әйтмәдең соң бу турыда?

Г ө л с и н ә. Үзем дә бая гына белдем. Әйтмәвеңнең сәбәбе шунда... Алар сине моннан тизрәк җибәрер өчен  урлаганнар аны. Ә син бар да аны үзең урла.

Х ә м з ә т. Киттек тизрәк!

Г ө л с и н ә. Бакча артлап кына керербез, берәү дә күрмәсен.

Х ә м з ә т. Ә өй хуҗасы?

Г ө л с и н ә. Өй хуҗасы кибет янында Кирамның кайтканын көтеп тора. Анда синең белән кыз кайгысы түгел, кызны үзенең келәтендә тоткан өчен мәгәрич эчү кайгысы.

Х ә м з ә т. Әйдә, әйдә тизрәк!

Ашыгып чыгып китәләр. Ут сүнә. Ут кабынганда ашыгып Хәмзәт, Алинә, Гөлсинә керәләр.

А л и н ә. Сулышым капты, туктагыз...

Г ө л с и н ә. Хәзер котылдың инде, иркен тын ал.

А л и н ә. Хәзер, милициягә барып тын юлларын биклим мин аларның!

Г ө л с и н ә. Ничек итеп?

А л и н ә.Элекке замана түгел, кеше урлап, келәттә бикләп тоталар!

Г ө л с и н ә. Кеше көлдерергә уйлама. Сине урлаганны кем исбат итә ала?

А л и н ә. Син, менә Хәмзәт тә...

Г ө л с и н ә. Урлап нәрсә эшләделәр? Син  исән-сау бит әле. Үзеңнән генә көләчәкләр.

А л и н ә. Миннән хәзер Хәмзәт тә көләдер инде...

Х ә м з ә т. Мин нигә көләргә тиеш? Киресенчә, мин сөенәм.

А л и н ә. Нәрсәгә сөенәсең?

Х ә м з ә т. Алар мине синнән аерыр өчен урлаганнар бит. Мине тиз генә кайтып китәр дип уйлаганнар. Ә мин сине алардан тартып алдым.

А л и н ә. Синең ачуың юкмени, Хәмзәт?

Х ә м з ә т. Киресенчә, синең исән-сау икәнеңне күргәнгә күңелем җырлый.

А л и н ә. Чын сүзме бу, Хәмзәт?

Х ә м з ә т. Чын, Алинә, чын.

А л и н ә. Әгәр ул юньсез булып, аның хатынына әйләнгән булсам?

Х ә м з ә т. Яратмасаң, барыбер аның белән яшәмәс идең, аз гына булса да күңел түреңдә урын алган булсам, миңа кайтыр идең.

А л и н ә. Ничек...әллә кабул итәр идеңме?

Х ә м з ә т. Нигә андый артык сорау бирәсең, Алинә? Кабул итәсемне белеп торасың бит...

Алинә үзе дә сизмәстән Хәмзәт янына бара, алар кулларын кулга салып,

күзгә-күз карашып торалар.

Г ө л с и н ә. Бер акыллы сүз әйтимме, Алинә?

А л и н ә (сискәнеп). Әйт, минем башым әйләнеп китте... Хәзер ни эшләргә дә белмим...

Г ө л с и н ә. Синең төн буена өйдә кунмыйча, кинәт юкка чыкканыңны бөтен авыл белә.

А л и н ә. Шуңа оялам бит инде.

Г ө л с и н ә. Аларның авызын бик тиз томалап була.

А л и н ә. Чүпрәк тыгыпмы?

Г ө л с и н ә. Хәзер сезгә район үзәгенә барырга кирәк. Туй күлмәге ал, шуны ки дә, кире авылга кайтып авыл урамы буйлап култыклашып үтегез. Мин сезнең янда булырмын.

А л и н ә. Ничек... туй күлмәге?

Х ә м з ә т. Ул дөрес әйтә, әйдә шулай авызларын томалыйбыз, Алинә. Минем белән гомер итсәң, үкенмәссең.

А л и н ә (аңа сынап карап торгач). Син үкенечкә калдыра торган егеткә ошамагансың, тик...анда ничек барырга тиз генә?..

Г ө л с и н ә. Аптырамагыз, барыгыз, олы юлга чыга торыгыз. Мин хәзер абыйны машинасына утыртам да, ярты сәгатьтән районда булабыз.

А л и н ә. Абыең риза булырмы?

Г ө л с и н ә. Белә бит ул минем ике ел буена Кирамга хат язып ятуым турында.

Х ә м з ә т. Йә, нишлибез, Алинә?

А л и н ә. Урлап түгел, туй күлмәге кидереп алырга риза булгач...

Киттек, Хәмзәт!

Хәмзәт белән Алинә кулга-кул тотынып бер якка, Гөлсинә икенче якка китә.

 

ҖИДЕНЧЕ КҮРЕНЕШ.

Зарифның бакчасында. Зариф өстәл артында утыра, Ганҗия аңа карап тора.

Г а н җ и я. Башыңны күтәр инде, Зариф...

З а р и ф. Башны күтәреп ни эш кылам соң мин?..Аңа төшкән кайгы юкка чыгар дип уйлыйсыңмы әллә?

Г а н җ и я. Кайгы басарлык эш юктыр әле...

З а р и ф. Ничек булмасын? Теге гарәп тә юкка чыкты бит...

Г а н җ и я. Әллә алар сүз берләшеп качып китәргә уйладылар микән?

З а р и ф. Кемнән качып?

Г а н җ и я. Бездән.

З а р и ф. Ә бездән нигә качарга?

Г а н җ и я. Кызларын бирмәсләр дип курыккандыр теге егет...

З а р и ф. Кара, анысы башыма да килмәгән... Соң, никах укытып  биргән булыр идек. Алай дисәң, төнлә кая булган соң Алинә?

Г а н җ и я. Акча биргәндер дә, бара тор дип алдан җибәргәндер...

Полиция киемендә Бахман керә.

Б а х м а н. Барыгызга да физкультпривет!

З а р и ф. Привет, привет! Ни эш бетереп йөрисез бу тирәдә?

Б а х м а н. Эшне әле башларга кирәк, аннан бетерү ягын карарбыз.Яхшы, утырып тын алыйк та, башларбыз.

З а р и ф. Нәрсә башларбыз?

Б а х м а н. Төшке ашны ашамый да китеп бардым... Тамак кипте...

Г а н җ и я. Хәзер чыгарам... (Ашыгып китә.)

Б а х м а н. Син хуҗа кеше, димәк?

З а р и ф. Шушы йортның хуҗасы булам.

Б а х м а н. Тормышлар ничек, әйбәт барамы?

З а р и ф. Зарланган юк әлегә...

Б а х м а н. Зарланган юк... Шулай дип теркәп куярбыз.

З а р и ф. Нәрсә теркәп куярсыз? Гомумән, ни йомыш белән йөрисез?

Шул вакытта Ганҗия чыга. Тарелкада кабымлыклар тоткан. Тарелканы өстәлгә куя .Халатының бер кесәсеннән стакан ала, икенчесеннән бер шешә чыгарып куя.

Г а н җ и я. Юлдан килгәч, тамак ялгап җибәргез башта.

Б а х м а н (шешәне алып карый). Бу нәрсә? Сөт дисәң сөт түгел, чәй дисәң-сыек күренә.

Г а н җ и я.Бу теге... ни...

Б а х м а н. Ни?

Г а н җ и я. Үзебез ясый торган, бик тамак кипкәндә генә эчә торган әйрән!

Б а х м а н. Һе...кызык... (Стаканга сала да эчә.Пауза.) Кара, шәп әйрән икән бит бу! Юкса, кичәгедән соң... Кхм!

Г а н җ и я. Капкалап җибәр артыннан.

Б а х м а н. Капкалармын... Тамак кибүе басылсын әле...(стаканга тагын сала.)

Г а н җ и я. Басылсын, басылсын! Күңелең булганча күтәр!

Б а х м а н (эчеп куя). Ну шәп ясыйсыз икән әйрәнне!

Г а н җ и я. Тырышабыз инде, кирәге чыгып тора бит. Менә Зарифның да тамагы кипкәләп ала кайвакыт... Тик син закон кешесе, бу әйрәнне чамалап кап...

Б а х м а н. Нигә?

Г а н җ и я. Көн авыр уза дигәч, узган атнада чират җитеп көтүгә чыкканда, абзаңа ике литр гына биреп җибәргән идем, сыерларны иртәнгә чаклы, абзаңны икенче көнне кичкә кадәр эзләделәр...

З а р и ф. Арттырма, төшкә кадәр генә...

Б а х м а н (кабымлык алып ашый башлый).Бакчагыз да бик матур күренә... Протоколга тотынганчы бераз сөйләшеп кенә утырырбыз...

Г а н җ и я. Капкаларга тагын берәр нәрсә чыгарыйм әллә?

Б а х м а н. Ашыкма, сеңсен әле...(Пауза.) Кызыгыз кая булды соң сезнең?

Г а н җ и я. Кызыбыз? Ни... күрше авылга китте.

Б а х м а н. Безгә сезнең кызыгыз югалуы турында шалтыраттылар бит.

З а р и ф. Берәрсе юри шалтыраткандыр.

Б а х м а н. Ну, шул хайваннарны тотып ярырга! Эш кешесен эшеннән бүлеп! (Агачлар арасына кереп китә.)

Шул вакытта култыгына гармун кыстырган Кирам керә.

К и р а м. Алинә табылмадымы?

Г а н җ и я. Ул сиңа нигә кирәк?

К и р а м. Болай гына сорыйм. Ә гарәп егете өйдәме, әллә кайтып киттеме инде?

Г а н җ и я. Ул синең белән чишмә буена төшеп киткән. Син кайткансың, ә гарәп юк иде.

Б а х м а н (агачлар арасыннан кулына алма тотып чыга). Гарәп кайда? (Пауза.) Мин сиңа сорау бирдем, чибәр егет!

К и р а м. Ә нигә миңа сорау бирәсең? Мин сорап торганны көтмим, кайда бәйрәм булса шунда гармунны күтәрәм дә китәм.

Б а х м а н. Шулаймы? Минем кебек икәнсең. Кайда җинаять булса, пистолетны тыгам да китәм!(Кирам янына барып аның гармунын сыйпап куя.) Нинди көйләр беләсең?

К и р а м. Мин белмәгән көй юктыр ул...

Б а х м а н. Ә менә мондыйны беләсеңме?

             Дөньяда тәртип ярата,

             Безнең кебек егетләр.

             Безнең кебекләр булмаса,

             Арбаны кем дегетләр?

 

Менә шулай ул! Әле менә сезнең эшне дә күз-ачып йомган арада ачтым! Мин бит ул!

К и р а м. Нинди эшне ачтыгыз?

Б а х м а н. Боларның кызы югалган,  шулаймы?

К и р а м. Шулай?

Б а х м а н. Шуның өстенә гарәп югалган, шулаймы?

К и р а м. Шулай.

Б а х м а н. Ә сиңа-бәйрәм.(Пауза.) Бу дөньяда кызлар бетмәс. Син миңа шунысын әйт, гарәп кайда?

К и р а м. Кызык кеше икән син. Гарәп туган иленә кайтып киткәндер. Мин менә үз илемдә, гармуным иңемдә. (Уйнап-җырлап җибәрә.)          

                       Бөтен җирдән дә кадерле

                       Миңа Башкортостаным.

                       Гарәп тә кайтып киткәндер,

                       Сагынып Гарәбстанын!

                       Шул вакытта Сибат килеп керә.

Б а х м а н. Һо! Кемне күрәм! Сәлам!

С и б а т. Мә бишне!

Б а х м а н. Нишләп килеп чыкмыйсың?

С и б а т. Сәбәп юк бит әле, кызу печән өсте. Син нигә мине сорап кермәдең?

Б а х м а н. Синдә әйрән бармы?

С и б а т. Сыер тотмагач нинди әйрән булсын миндә? Вәт өйләнгәч сыерын да алып җибәрермен...

Б а х м а н. Алай булса, кил әле, бер стакан әйрән җибәр!

(Стаканга эчемлек салып Сибатка бирә.) Мә...

С и б а т (эчә.) Оһ-һо! Ничево гына икән бу!Тукта, син монда нинди эш бедән килдең соң әле?

Б а х м а н (үзенә эчемлек салып). Мин монда нигә килдем соң әле?..

Бахман утырып, эчеп, азык чәйнәп, уйланып утырган арада Сибат ым кагып Кирамны читкә чакырып ала.

К и р а м. Нәрсә?

С и б а т. Келәттә Алинә юк.

К и р а м.Ничек юк, күселәр ашап бетергән әллә?

С и б а т. Юк булгач юк инде.

К и р а м. Ачкычы синдә түгел мени?

С и б а т. Ишекне каерып ачканнар.

К и р а м. Саклап кына утырган булсаң ачмаган булырлар иде. Әһә, кемдер ачып чыгарган, районга барып җиткән... Димәк, бу милиционер сине алырга килгән.

С и б а т. Нигә мине алырга?

К и р а м. Ә нигә келәтеңдә кызлар бикләп ятасың?

С и б а т (чиксез гаҗәпләнеп). Соң...

 К и р а м. Соң шул инде хәзер, башта акыл белән уйларга кирәк иде. Хәер, ялгыз кеше булгач кыз да урларсың инде син...

             Шул вакытта Галимә белән Сәлия килеп керәләр.

Г а л и м ә (керә-керешкә). Менә бит, милиция дә килеп җиткән!

Б о р х а н (төзәтеп). Полиция!

С ә л и я. Кем булсаң да барыбер безгә! Тикшерергә дип килгәнсеңдер бит?

Б о р х а н. Нәрсә тикшерергә?

Г а л и м ә. Кызлар югала башлады бит...

С ә л и я. Аңа ияреп килгән егет тә югалган...

Г а л и м ә. Анысы ничек югалган?

Г а л и м ә. Кирам белән чишмә буена төшеп баралар иде, бераздан Кирам берүзе генә әйләнеп кайтты.

С ә л и я. Кызы белән гарәбе чурт с ним аның! Бенең абзардагы тавыклар югала башласа нишләрбез?

Б о р х а н. Сез шуларны гына күрдегезме?

Г а л и м ә. Нишләп шуларны гына булсын, балакаем, без белмәгән берни дә юк авылда!

Б о р х а н. Йә, алай булгач, күргәннәрегезне сөйләгез!

С ә л и я. Гарәп егете белән Алинә чишмә буенда бии-бии җырлар җырлап, кочаклашып йөрделәр!

Г а н җ и я. Нигә шулай яла ягасың әле безнең кызга?

Б о р х а н. Бүлдермәгез! Тагын нәрсә күрдегез?

Г а л и м ә. Шуннан соң гарәп егете белән Алинә чишмә буендагы әрәмәлеккә кереп качтылар!

Б о р х а н. Кайчан булды бу хәл?

С ә л и я. Кичә булды.

Б о р х а н. Димәк, гарәп егете сезнең кызны урлап алып киткән булып чыгамы?

Г а н җ и я. Алай булып чыкмый шул. Безнең кыз кичә кхрше авылга китте,

ә гарәп егете бүген генә югалды.

Б о р х а н. Күрше авылга барып тикшерербез анысы. Тәк, Кирам кирәк...

Г а л и м ә. Әнә бит, гармунчы Кирам....

Б о р х а н. Юк, сез дөрес фикерләмисез. Ул инде, гарәп белән Алинә югалганга бәйрәм итеп йөрүче була.

К и р а м. Киресенчә, мин кара кайгыга батып йөрим әле!

Б о р х а н. Әллә үзеңне бүтәннәргә караганда акыллырак дип уйлыйсыңмы?

К и р а м. Дөресен сөйлим мин.

Б о р х а н. Тагын бер ялганың ачылды, Кара кайгыга баткан кеше гармун күтәреп йөрми ул. Менә шулай фикерләсәң, безнеңчә була!

 

Шул вакытта койма артында Гарифның башы күренә һәм югала.

Тизрәк әйтеп кал, чибәр егет, гарәп кайда?

 Гариф  керә.

Г а р и ф. Кемнең кайда икәнен беләсегез киләме?

Б о р х а н (Зарифка). Бу кем?

З а р и ф. Бумы? Тере кәмит...

Г а р и ф. И, Зариф кордаш, мин беренче булып синнән сөенче алырга киләм, шунда да тату сөйләшмисең...

З а р и ф. Йә,нинди сөенче тагын?

Г а р и ф. Бик зур сөенче, кордаш. Күңелең булса, бер сарык бирәсеңме?

З а р и ф. Күңелем булса бирермен, крахабор!

Г а р и ф. Иптәш полиционер, бирәм диде, ишеттең. Түкми-чәчми теркәп куй.

Б о р х а н (уйланып). Бер сарык күбрәк булмас микән сиңа?

Г а р и ф. Яртысы сиңа булыр!

Б о р х а н. Әйт тизрәк!

Г а р и ф. Зариф кордаш, туй күлмәге кигән кызың белән гарәп егете култыклашып урам буйлап кайтып киләләр. Хәзер килеп җитәрләр...

Бу хәбәрне ишеткәч бар да өнсез калалар.Бары тик Гариф кына, зур эш майтарган кеше сыман  аларның йөзләренә карап йөри, ”Күрдегезме, мин кем?” янәсе. Шул вакытта үзара нидер сөйләшеп, көлә-көлә, туй күлмәге кигән Алинәне култыклап Хәмзәт, алар артыннан  Гөлсинә керә.

Г а н җ и я (Алинәнең кочагына еламсырап каплана). Балакаем!

З а р и ф (югалып кала). Һай җүләр яшьлек диген, ә...

Б о р х а н. Шыңшымаска! Туй буласы икәнен күрәсез. Чибәр егет, уйнап җибәр әле!

Г ө л с и н ә (Кирам янына бара). Әллә көйләреңне оныттыңмы, Кирам?

К и р а м. Минме?

Кирам әллә ачуыннан, әллә, күрсәтим әле мин сезгә, дигән шикелле дәртле

көй уйнап җибәрә. Барысы да бии башлыйлар.

С и б а т.   Безнең авыл бер генә шул,

                Чишмәле ул, бай авыл.

                Кызлары чәчәк кебекләр,

                Яратмаган кая ул!

Б е р г ә .  Уйнат, уйнат гармуныңны,

                Бар да моңлансын, диеп.

                Гомерләр ике килмәгән,

                  Без яшик җырлап-биеп!

Х ә м з ә т. Күңелемдәге хисләрем

                 Сиңа гына тартыла.

                 Яратам дидең, тугры кал,

                 Миңа биргән антыңа.

Б е р г ә.    Уйнат, уйнат гармуныңны,

                 Бар да моңлансын диеп.

                 Гомерләр ике килмәгән,

                 Без яшик җырлап-биеп.

Г а н җ и я. Күңелләрең бушандымы,

                  Сиңа әйтәм, әткәсе.

З а р и ф. Гомер буе шат яшәдек,

              Шат яшәрбез, әнкәсе!

Б е р г ә. Уйнат, уйнат гармуныңны,

              Бар да моңлансын диеп.

              Гомерләр ике килмәгән,

              Без яшик җырлап-биеп.

Г а н җ и я. Туктагыз әле! Мин өй ишеге янына каз мамыгыннан ясалган бирнә мендәре салам. Киявебез булгач, Алинәне башта шунда бастыр, Хәмзәт! Әйдәгез!

Ганҗия өй ягына йөгерә. Калганнар үз-ара: “Менә бу безнеңчә“, “Дөрес

әйтте”, дип сөйләнеп аның артыннан иярәләр. Иң азактан Гариф кына:”Миңа ярты сарык эләгә, анысы-безнеңчә” дип чыгып китә. Сәхнәдә Гөлсинә белән Кирам гына торып калалар. Кирам өй ягына карап, ушына килә алмаган кеше сыман карап тора.

Г ө л с и н ә. Кирам...

К и р а м (ушына килеп). Нәрсә дидең, Гөлсинә?

Г ө л с и н ә. Бер сорау бирмәкче идем, шушы көнгәчә, сорарга оялып йөрдем.

К и р а м. Нигә ояласың, сора.

Г ө л с и н ә. Мәктәптә укыганда сиңа берәр кыз ошый идеме?

К и р а м (көлемсерәп). Кызык вакытларны искә төшердең әле...

Г ө л с и н ә. Нәрсә кызык иде?

К и р а м. Мин сигезенче класста укыганда ук сирәк-мирәк , әйберләрем арасында йөрәк җылысы белән язылган кечкенә хат кисәкләре таба идем. Кем икәнен язмый, бары тик азакта:”Мин бит бу” дип кенә куя иде. Мин аның хисләренә гашыйк булдым. Ул вакытта минем тирәдә еш кына әнә теге гарәп кәләше бөтерелә иде, армияга киткәч тә бер хат язмады, сатлык җан!Авыл тормышы турында бәйнә-бәйнә син генә язып тора идең...(Озын пауза.) Син бит язган хатларыңда...

Г ө л с и н ә. Нәрсә, Кирам?..

К и р а м. Мин бит бу, дип куя идең... Әллә...

Г ө л с и н ә. Бин бит бу, Кирам, мин бит!..

К и р а м. Гөлсинә... Гөлсинә? Гөлсинә! (Кирам иң бәхетле кеше сыман, дәртле уйнап җибәрә.)

Г ө л с и н ә.
Су буена барган идем,
Шунда күз салган иде.
Шул карашы күңелемә,
Җыр булып тамган ине.
БЕРГӘ
Алларым аллария,
Гөлләрем гөлләрия,
Җанкисәгем җаннария,
Яратам, дия-дия.
К и р а м.
Чынбарлык итәр идем лә,
Хыялым күгендәсен.
Су буйындагы талларда,
Сандугач телендә син.
БЕРГӘ
Алларым аллария,
Гөлләрем гөлләрия,
Җанкисәгем җаннария,
Яратам, дия-дия.

 

ХАРИС.
Төшләремә керәсең дә,
Матур итеп көләсең.
Нишлим инде, күңелемә,
Гел җыр булып керәсең.
БЕРГӘ.
Алларым аллария,
Гөлләрем гөлләрия,
Җанкисәгем җаннария,
Яратам, дия-дия.

 

Хисләрен тыеп тора алмый, бер-беренә якынаеп башларын

башка териләр. Кинәт Гөлсинә ушына килеп, йөгереп чыгып китә.

 К и р а м (аның артыннан). Утларыңны сүндерми тор әле, барырмын да, сиңа шакырмын!

 

                                                 П Ә Р Д Ә.

  

           



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.