Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





И К Е Н Ч Е П Ә Р Д Ә. 3 страница



Г а л и м ә. Ничек дип... Капка төбендә инде, башта кулларымнан тотып торды, аннан кочаклап алды... Мин ычкынырга тырышкан булам, ычкынасы да килми... Күңел яраткач, ничек каршы киләсең инде... Әнә теге Алинәнең гарәбе бер дә кыю кыланмый...

С ә л и я. Үбә ул аны хәзер...

Г а л и м ә. Юк, үбә алмый!

С ә л и м ә. Әйдә бәхәсләшәбез, үбә!

Г а л и м ә. Нәрсәдән бәхәсләшәбез?

С ә л и я. Мин отсам, син миңа ун тавык күкәе бирәсең.

Г а л и м ә. Кара, Зариф кызын гарәп үбеп ятканга мин тавык күкәе өләшергә тиеш икән?

С ә л и я. Син отсаң, мин бирәм сиңа биш тавык күкәе.

Г а л и м ә. Мин унны, син бишне генә... Әллә теге “новый русски”лардан пример алып бозыла башладыңмы?

С ә л и я. Минем тавыклар синекенә караганда азырак. (Яшьләр ягына карап, үзалдына.) Кочаклап үп инде шуны, җебегән...

Г а л и м ә. Үпмә балам үпмә, көпә-көндез килешми ул...

Шул вакытта көянтәләр аскан авыл кызлары җырлап чишмәгә төшәләр.

Б е р е н ч е кыз.

Чишмә буйларына барып,

Суларга карыйм әле.

Сине көтеп йөрүләрне

Җырларга салыйм әле.

Б е р г ә.

Әйтче, иркәм, уйларыңда

Һаман да мин генәме.

Сагынсаң, чишмә янына,

Мине эзләп кил әле.

И к е н ч е кыз.

Чишмә буйлары әрәмә,

Җиләкле урман буе.

Ник сүз әйтергә оялып,

Йөрисең еллар буе.

Җ е р г ә.

Әйтче, иркәм, уйларыңда,

Һаман да мин генәме?

Сагынсаң, чишмә янына,

Мине эзләп кил әле.

Ө ч е н ч е кыз.

Чишмә дә җырлап ага күк,

Иркәм синең исемне.

Пар килгәннәр, дип сөйлиләр,

Син үзең сизмисеңме?

Б е р г ә.

Әйтче, иркәм, уйларыңда,

Һаман да мин генәме?

Сагынсаң, чишмә янына,

Мине эзләп кил әле.

А л и н ә (кызларны күреп). Кызлар суга төшәләр, әйдә, күренмик аларга! (Җитәкләшеп чыгып йөгерәләр.)

Г а л и м ә. Йә, ахирәт, биш тавык күкәе синнән!

С ә л и я. Н и бит әле, Галимә...

Г а л и м ә. Ни?

С ә л и я. Әтәчләре чирләп тора иде, менә ул терелеп, тавыклары күкәй сала башлагач, берәмләп булса да бирермен инде... (Китәләр, кызлар да чишмә буена төшеп югалалар.)

Сәхнәдә Гариф белән егетләр торып калалар, шул арада, кызлар тыңдап торалар.

 К и р а м. Тә-әк... Нишләргә соң әле....

Г а р и ф. Әйтимме нишләргә икәнен?

К и р а м. Әйтеп кара.

Г а р и ф. Гарәпнең борын төбеннән урлап алып кит син аны, вәт булырсың егет!

Ө ч е н ч е кыз. Харап икән!

К и р а м. Урлап?.. (Пауза.) Кызу печән өстендә унбиш суткага утыртып куярлар!

Е г е т л ә р:

-Печәнеңне үзебез чабып бетерербез!

-Җыеп алып кибәнгә дә коярбыз!

К и р а м.Урлау килешеп бетмәс...

Г а р и ф. Гарәп килештерер әнә... Көндез үзебезнең телдә телефоннан әти-әнисе белән сөйләшкәнен ишетеп калганнар.

К и р а м. Нәрсә турында сөйләшкән?

Г а р и ф. Кыз риза, әти-әнисе дә каршы түгел, тиз генә килеп җитегез, никах укытабыз, хатын белән кайтам өйгә дип хәбәр иткән.

К и р а м. Ай-яй өлгер икән! Тәк... Анысы да булды ди... Миңа алып кайтып булмый бит әле аны...

Г а р и ф. Нигә булмасын?

К и р а м. Әти-әни укытучы бит... Белмисез мени аларның кем икәнен? Болай итәргә кирәк... Урлыйбыз да бер тәүлеккә берәр җирдә бикләп тотабыз... Урланып, бер тәүлек югалып торган кызны гарәп көтеп утырмас. Шул чагында сарык та исән, бүре дә тук булыр.

Е г е т л ә р:

-Анысы да дөрес.

-Әнә, Сибатның келәте тәрәзәсез. Имән бүрәнәдән салынган, җимереп чыга торган гына түгел.

С и б а т. Аннан мине гаепләп унбиш суткага утыртып чыгарсыннармы?

К и р а м. Ничә тапкыр утырып чыктың бит инде, өйрәнгән кешегә бата ул. Йә, ничек?

С и б а т (паузадан соң). Кызны урлагач бер ярты белән бер тавык... әтәч булса да ярый. Ә гарәп кайтып киткәч-бер сарык...

Е г е т л ә р:

-Аны без дә урлашабыз түгелме соң?

С и б а т. Урлашасыз, нәрсә әйтмәкче буласыз?

Е г е т л ә р:

-Сарык-уртак!

С и б а т. Келәт-минеке, шулай булгач, сарыкның яртысы миңа, калганы-сезгә.

Е г е т л ә р:

-Килештек!

С и б а т. Гарәп күрмәгәндә ничек эләктерергә соң әле аны?

К и р а м. Анысы җиңел эш. Гөлсинә мине үлеп ярата.Бер  генә минутка чакыртып алабыз аны. Имеш мин аны яратмыйм, шуны әйтер өчен диярмен. Алинә чыгу белән мин Гөлсинәне чишмә буена алып төшеп китәм, ә сез Алинәнең аяк кулларын бәйләп...

С и б а т. Авызына чүпрәк тыгып...

К и р а м. Туп-туры келәткә!.. Шуны ишеткәч, гарәп туган иленә йөгерә-йөгерә кайтып китәчәк. Ә син, Гариф абый, ләм-мим!

Г а р и ф. Һей, егетләр! Сез бу Зарифның кызын урласагызмы? Үземнән тагын бер сарык өстәрдәй булып торам.

С и б а т. Чынлап өстисең мени, Гариф абый?

Г а р и ф. Әле анысы ныклап уйланып бетмәгән. Башта урлагыз, аннан күз күрер!

С и б а т. Алай булгач, бу кызны кояш-күрде, ай-алды!

К и р а м. Киттек бу урыннан, алырга шик салырга ярамый. (Китәләр.)

Кызлар яшеренгән урыннарыннан чыгалар.

Б е р е н ч е к ы з. Кара син бу егетләрне! Куркып та тормыйлар!

И к е н ч е к ы з. Аларның кайчан куркып йөргәннәре бар?

Ө ч е н ч е к ы з. Тизрәк Алинәгә әйтеп куярга кирәк бу турыда.

И к е н ч е к ы з. Ә ни өчен әйтергә әле аңа? Адвокат булдың әллә?

Б е р е н ч е к ы з. Урларга җыеналар бит!

И к е н ч е к ы з. Урласынна-а-ар, урласыннар! Гарәп табып кайт, дип әти-әнисе кушып җибәргәнме әллә?

Ө ч е н ч е к ы з. Дөрес сөйлисең! Үзебезнең егетләр ярамаган, гарәп кирәк булган!

Б е р е н ч е к ы з. Оятка кала бит Алинә...

И к е н ч е к ы з. Калсы-ы-н, калсын! Мәскәүгә йөгергәндә синең белән киңәшеп торды әллә?

Ө ч е н ч е к ы з. Киңәшеп йөри торган булмады инде ул.

И к е н ч е к ы з. Гел борынын чөеп йөрде, кикриген шиңдерсеннәр әле.

Б е р е н ч е к ы з. Чынлап та, азагы ни белән бетәсе кызык бит әле аның!

Ө ч е н ч е к ы з. Вәт, синең башка да акыллы фикер кереп оялады. Әйдәгез, киттек моннан!

Җырлап китеп баралар.

К ы з л а р хоры.

Сер итеп кенә әйтәбез,

Озын сүзнең кыскасы:

Безнең егетләр мировой,

Кыз урлауның остасы.

 

Сөям, дип әйтми йөрергә,

Түземнәре җитәрлек.

Дәрт итсәң, хәтта үзләрен,

Урлап алып китәрлек.

 

 

                                 П ә р д ә.

 

              

И К Е Н Ч Е П Ә Р Д Ә.

БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ.

Зарифның өй каршындагы кечкенә җимеш бакчасында җәйге өстәл.Зариф өстәл артында башына таянып утыра. Ганҗия чыга.

З а р и ф (үзалдына). Балалы булам, дисәң дә,

                                     Акылсыз кызлы булма.

                                   Лә илаһи, илллаллаһи,

                                   Мөхәммәдрәсулла!

  

Г а н җ и я.Нәрсә уйланып утырасың һаман?

З а р и ф. Нишләргә тиеш инде мин синеңчә?

Г а н җ и я. Йөрәгем ярыла бит инде...

З а р и ф. Ярылмас... Безнең хәл кабатлана шикелле...

Г а н җ и я. Нинди хәл?

З а р и ф. Яшь чагында кич урманга кереп киткән идек... Адашып иртәнгә чаклы йөрдек түгелме?

Г а н җ и я. Ә ул кем белән адашып йөрергә тиеш? Ияртеп кайткан егете үзенә урын таба алмый.

З а р и ф. Табар, аны берәү дә чакырып китермәгән монда. Үзе ияреп килгән.

Г а н җ и я. Кирамның эше бу... Нигә аны эзләп китмисең?

З а р и ф. Үзен чакырттым, хәзер килеп җитәргә тиеш.

Урам коймасы аша Гарифның башы күренә.

Г а р и ф. Кәефләр ничек, Зариф кордаш?

З а р и ф. Сиңа нәрсә кирәк?

Г а р и ф. Нигә, әллә килеп хәл белешеп китәргә дә ярамый хәзер?

З а р и ф. Анысын белешеп йөрмәсәң дә була, әле бервакытта да хәлсез ятканым юк!

Г а р и ф. Кәефең шәп түгел икәне күренеп тора.

З а р и ф. Анысында эшең булмасын.

Г а р и ф. Бер дә борчылып утырма әле, хәзер милиция килеп җитәргә тиеш.

З а р и ф. Монда милициягә нәрсә калган?

Г а р и ф. Кеше югалгач милиция чакыртмый, мулла чакыртмассың бит инде.

Г а н җ и я. Безнең берәүне дә чакыртканыбыз юк әле.

Г а р и ф. Чакыручы кешесе табылган инде аның, хәзер барып җитәм дигән участковый.

Г а н җ и я. Барыбер хәбәр итәргә туры килер иде инде...

Г а р и ф. Чит илдән килгән кеше алдында бик кыендыр инде сиңа, Зариф яшьти, бик кыендыр.

З а р и ф. Син китәсеңме-юкмы?

Г а р и ф. Менә минем бер кызым да, Мәскәүдән гарәп ияртеп кайтып, бүтән егет белән төнозын кайтмый югалып йөрмәде.

З а р и ф (торып чыгарга бара). Хәзер югалтам мин сине!

Г а р и ф. Кызыңны югалткан да бик җиткән сиңа! (Югала.)

Зариф ашыгып чыгып барганда кереп килгән Кирам белән Гөлсинәгә бәрелә яза.

Г ө л с и н ә. Урамда Гариф абый йөгерә, монда Зариф абый йөгерә. Нәрсә булган боларга?

К и р а м. Алар яшь чакта ук бер-бере белән сугышып йөргәннәр бит. Картайгач кына акыл керми торгандыр инде ул. (Ганҗияне күреп.) Исәнмесез, Ганҗия апа!

Г а н җ и я.Алия кая булды, Кирам?

Г ө л с и н ә. Әле һаман кайтмады мени әле ул?

Г а н җ и я.Мин сиңа сорау бирдем түгелме, Кирам?

К и р а м. Бирүен бирдең дә бит, Ганҗия апа...

Г а н җ и я. Нигә җавап бирмисең?

К и р а м. Әле менә, мине чакыралар дигәч гармунны күтәреп килдем. Алия гарәп егете ияртеп кайткан бит. Туйларында уйнарга кирәктер, дигән идем... Җырлап торырга Гөлсинәне дә иярттем менә...

Зариф керә.

З а р и ф (Кирамга усал карап тора). Килдеңме, бандит?

 Г а н җ и я. Тукта, син ипләп, картым. Кирамның бер катнашы да юк бу буталчыкта.

Шул вакытта койма артында Гарифның башы күренә.

Г а р и ф. Печән чабарга оста булсаң да, минем арттан чабып йөрмә инде син, Зариф кордаш. Барыбер куып тота алмассың!

З а р и ф. Ах анаңны гына орган икән! (Тышка ашыга.)

Г а н җ и я. Тагын кая чабасың?

З а р и ф (борылып). Оясын туздырып кайтам!

Г а н җ и я. Кеше көлдереп йөрмә инде!

З а р и ф. Көлсеннәр! Юкса, дөнья тулган елак адәм белән! (Чыгып китә.)

Г ө л с и н ә. Ни булган аңа?

Г а н җ и я. Әгәр син төнлә юкка чыксаң синекеләр нишләр иде дип уйлыйсың?

Г ө л с и н ә. Андый хәлне башыма да китерә алмыйм. Мин бит Мәскәүләргә китеп бозылып йөрмәгән...

Г а н җ и я. Ул бозылганмы?

Г ө л с и н ә. Белмим шул, миңа сөйләмәде.

Г а н җ и я. Кичә син чакырып чыгардың бит урамга. Нәрсә турында сөйләштегез?

Г ө л с и н ә. Хәл белештек тә...

К и р а м. Без Гөлсинә белән икәү идек. Мин Алинәгә, туегызга бүтән гармунчы чакыртмаң дидем дә, Гөлсинәне чишмә буена алып төшеп киттем.

Г а н җ и я. Синең Алинә артыннан чапканыңны бөтен халык белә.

К и р а м. Юри генә бит ул, Гөлсинәне көнләштерер өчен генә.

(Уйнап, җырлап җибәрә.)

 Чишмә буена барасың,

                                   Су аласың Гөлсинә.

Күңелемдә җыр уяна,

                                   Ятка түгел, гел сиңа.

Г ө л с и н ә.

  Сине көтеп, сине сагынып,

                                  Су буйларын урадым.

                                  Бер генә тапкыр чакырды,

                                  Ярата дип юрадым.

   

Г а н җ и я. Тапкансың икән уен! Барыйм әле, ул чынлап та тегендә барып дөнья туздырып ятмасын тагын... Яшь чагында да акыллары юк, картайгач бөтенләй юк бу ирләрнең!

 

Ганҗия чыгып китә, Хәмзәт күренә.

Х ә м з ә т. Шулай матур уйнап була,  дип уйлап та караганым юк иде.

К и р а м. Уйнаштырабыз инде аны... Алинә кайда соң әле, сез бергә түгел мени?

Х ә м з ә т. Миңа йортт Самат дигән туганнары йортында урын бирделәр бит. Ә егет белән кыз, никах укытканчы, бер түбә астында яшәргә тиеш түгелләр.

Г ө л с и н ә. Кичәдән бирле Алигәне таба алмыйлар.

Х ә м з ш т. Шуңа мин дә иртәдән бирле борчылып йөрим.  Күрше авылда да туганнар бар, дип сөйләнгән иде ул, шунда киткәндер.

К и р а м. Сиңа әйтми торыпмы? 

Х ә м з ә т. Ә нигә миңа әйтеп йөрергә тиеш ул?

К и р а м. Ә беләсеңме, гарәп дус, безнең татарда кыз урлау дигән төшенчә бар. Ул турыда ишеткәнең дә юктыр әле.

Х ә м з ә т. Ишеткәнем бар, чөнки халыкларның гореф-гадәтләре турында күп укырга туры килде миңа.

К и р а м. Әгәр Алияне берәр егет урлап алып киткән булса?

Х ә м з ә т. Кыз кешене, урлап кына яраттырып булмый. Әгәр ул аны ташлап яңадан минем янга кайтса, димәк мине өстенрәк күрә дип уйларга була.

К и р а м. Син аны шундый хәлдә дә кабул итәр идеңме?

Х ә м з ә т. Мин аны яратам икән, димәк кабул итеп үз мәхәббәтемнең чын икәнен исбатлыйм гына түгелме?

К и р а м. Әгәр ул хатын кеше булып чыкса?

Х ә м з ә т. Әйттем бит инде, мин чынлап яратам икән, аның хатынмы-кызмы икәне мине борчымый. Иң асылы шунда-ул да мине яратырга тиеш.

Г ө л с и н ә. Ә бездә көнчеллек дисәң, у-у-...

Х ә м з ә т. Көнчеллек-чир бит ул, ир кешегә хас нәрсә түгел.

Г ө л с и н ә. Ә бездә... Егетләр яраткан кешеләрен генә чишмә буена алып төшәләр... ( Кирамга сынаулы карап.) Ә син, Кирам, көнчел түгелме?

К и р а м. Юк, кәнишне...

Г ө л с и н ә. Бервакытта да көнләшмәс идеңме?

К и р а м. Бервакытта да! Менә Алинәне урлап киткәннәр, әйеме? Аның урынына сине гарәп дуска биреп җибәримме? Алып китәсеңме шушы гүзәлне, гарәп дус? Хәзер үк мулла чакыртып никах укытам!

Х ә м з ә т. Алинәне кемдер урлап киткән дип берәү дә исбат итмәгән әле.

К и р а м. Исбат ителгән очракта? Авылдан ялгыз китмә инде...

Г ө л с и н ә. Анысын миннән сорарга кирәк әле башта.

К и р а м. Ник, син риза түгел мени?

Г ө л с и н ә. Риза түгел.

К и р а м. Нишләп? Хәзер кызлар чит җиргә китәргә ашкынып торалар бит?

Г ө л с и н ә. Ә мин кичләрен чишмә буена төшеп йөрергә яратам шул.

К и р а м. Мин синең белән бер генә тапкыр төштем бит анда.

Г ө л с и н ә. Ә мин күп тапкырлар төштем инде.

К и р а м. Кем белән?

Г ө л с и н ә. Берьялгызым, хыялым белән.

К и р а м. Син китаптагыча сөйлисең икән.

Г ө л с и н ә. Ә минем күңел иң серле китап ул, Кирам. Аның битләрендә язылган серләрне укырга насыйп булса, син үзеңне иң бәхетле кеше итеп санар идең. Аңладыңмы шуны, бәхетсез Кирам!

К и р а м. Син бәхетсез Кирамга кияүгә чыга алыр идеңме?

Г ө л с и н ә. Кыз кешенең шарты була, андый адым ясаганчы.

К и р а м. Нинди шарт тагын?

Г ө л с и н ә. Син алты сыер тотасыңмы әле?

К и р а м. Сигез булды, киләсе елга уннан арттырырга исәпләп торам.

Г ө л с и н ә. Ир белән хатынның бар да уртак булырга тиеш, шулаймы?

К и р а м. Әлбәттә! Уртак булмагач нинди тормыш инде ул?

Г ө л с и н ә. Мин дүрт сыер саусам, калган дүртесен ирем саварга тиеш. Па-па-лам! (Башын югары тотып чыгып китә.)

К и р а м (телсез калып аның артыннан карап тора, аннан үзенең кулларына карап тора.) Аңламадым! (Пауза.) Гармунчы Кираммы мин, сыер савучымы?

Гөлсинә башын югары тотып чыгып китә.

 Син берәр нәрсә аңлыйсыңмы, гарәп дус?

Х ә м з ә т. Аңлыйм...

К и р а м. Йә, нәрсә аңладың инде?

Х ә м з ә т. Беренчедән, ул сиңа җаны-тәне белән гашыйк. Икенчедән, күп сыер тотканда, саву машинасы да алып була. Өченчедән, син аны югалтмасаң, бу дөньяда иң бәхетле кеше булачаксың.

К и р а м. Без әлегә икебез дә бәхетсез димәк?

Х ә м з ә т. Әлегә шулайрак.

К и р а м.. Әйдә су буеннан урап менәбез, бәлки бераз бушанып алырбыз?

Х ә м з ә т. Киттек!

Кирам уйнап-җырлап җибәрә.

К и р а м.     Күңелем тулган чагында

                     Су буйларына барам.

                     Бәлки бер төзәлер әле,

                    Минем дә йөрәк ярам.

 

                     Су буйларында җиләк күп,

                      Су буйлары әрәмә.

                      Җырлыйк әле, безнең яшьлек

                      Үтмәсен дип әрәмгә.

Алар чыгарга барганда Сибат килеп керә.

С и б а т. Сине монда дигәч, тиз генә күрим дигән идем. Нәрсә, хуҗалар өйдә юк әллә?

К и р а м. Өйдә юклар шул.

С и б а т. Аерым гына сөйләшәсе бар иде.

К и р а м. Хәмзәт, син бара тор, мин хәзер куып җитәрмен.

Х ә м з ә т. Ярый, юлны беләм мин, ашыкмасаң да була.

Хәмзәт чыгып китә.

К и р а м. Йә, нәрсә әйтмәкче идең?

 

Шул вакыта Гөлсинә керә, егетләрнең сөйләшкәнен ишетеп туктап кала.

С и б а т. Син вәгьдәңне үтәмисең бит әле.

К и р а м. Ачыграк сөйлә.

С и б а т. Без ничек сөйләшкән идек? Алинәне урлагач син миңа бер ярты белән бер тавык бирергә тиеш идең, шулаймы?

 К и р а м. Шулай.

С и б а т. Алинә минем келәттә. Ә минем кесәдә тавык түгел, бер йомыркасы да юк әле.

К и р а м. Булыр әле, кая ашыгасың? Гарәп тә кайтып китәргә ашыкмый...

С и б а т. Гарәп кайтып киткәч син миңа бер сарык тиеш.

К и р а м. Ярты сарык...

С и б а т. Ярты булсын... Әле ярты сарык түгел, буш шешәне дә күрмим. Чыгарып җибәрәм Алинәне.

К и р а м. Ашыкма әле син.

С и б а т. Ашыгам!

К и р а м. Ярый ашыксаң, без хәзер гарәп белән су буеннан урап кайтабыз да шешәсен кибеттән алып бирермен.

С и б а т. Ә тавыгын?

К и р а м. Тавыгын да алып китәрсең!

С и б а т. Ә нигә син аның белән су буенда урап йөрергә булдың әле?

К и р а м. Минем гарәп белән дуслашып киткәнне бар да күреп калсыннар. Төшендеңме?

 Г ө л с и н ә (үзалдына). Менә эш нидә икән! (Чыгып китә.)

С и б а т. Ә-ә...

К и р а м. Юкәдәме чикләвек?

С и б а т. Юкәдә икән шул...

К и р а м. Киттек, сабыр гына көт.(Уйнап җибәрә.)

С и б а т. Безнең кызларны йотарлык

              Бер кашык суга салып.

              Кыз урлауның берние юк-

              Бер тавык та бер савыт.

Чыгып китәләр.

 

                     АЛТЫНЧЫ  КҮРЕНЕШ.

Чишмә янында. Хәмзәт белән Кирам. Кирам гармунда уйный. Хәмзәт җырлый.

Х ә м з ә т. Кил әле гүзәлем,

                 Өзелә үзәгем,

                 Беләсең үзең дә син моны.

                 Күзләрең очкыны,

                 Назыңның бер чыңы,-

                 Җырымның шифага тиң моңы.

 

                 Көттермә егетне,

                 Өздермә өметне,

                 Чакыргач кош булып оч кына.

                 Тавышым чыкмыймы,

                 Хисләрем йоклыймы?

                 Юк, җаным, күңелем кычкыра.

 

                 Җилләрнең җиләсен,

                 Хисләрнең иләсен,

                 Тагын бер, тагын бер алып кил.

                 Бу язның яктысын,

                 Саф хисләр чаткысын,

                 Мәхәббәт җырына манып кил.

 

                 Беркемнән оялма,

                 Чынбарлык-хыялда,

                 Без сөю пары бит бу чорда.

                 Туктатма юлыңны,

                 Мәхәббәт җырыңны,

                 Җиһанга ялгызын очырма.

 

                 Тилмереп көтүләр,

                 Үпкәләп китүләр,

                  Беләм мин, була ул күпләрдә.

                  Канатлар кайрылып,

                  Бу җирдә айрылып,

                  Очрашмыйк бары тик күкләрдә.

 

                  Кил әле, гүзәлем,

                  Өзелә үзәгем,

                  Төннән соң атмасын кара таң.

                  Ни генә булмасын,

                  Мин синең юлдашың,

                  “Юк”-димә, барыбер яратам.

 

К и р а м. Хәмзәт, озак йөрдек, әллә кайтабызмы?

Х ә м з ә т. Син кайта тор, Кирам...

К и р а м. Ә син?

Х ә м з ә т. Мин калам әле... Алинә төш вакытына да кайтмаса...

К и р а м. Кайтмаса... нәрсә?

Х ә м з ә т. Мин кайтып китәм.

К и р а м. Син башкача уйлап тора идең бит әле.

Х ә м з ә т. Күңел төшенкелеккә бирелде дә, башка фикергә килдем.

К и р а м. Бик дөрес эшлисең! Качып йөргән кызларны көтеп утырма, вокзал тулы алар, Мәскәүдә яңасын табарсың. Ә бәлки...

Х ә м з ә т. Нәрсә?

К и р а м. Гөлсинәне алып китәрсең димәкче идем... Бер килгәч инде...

Х ә м з ә т. Юк, Кирам, миңа хәзер беркем дә кирәкми...



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.