Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





И К Е Н Ч Е П Ә Р Д Ә. 2 страница



К и р а м. Сезнекенә сипсәләр күңелең булыр идеме?

Г ө л с и н ә. Андый сорау бирмә инде...

К и р а м. Нигә?

Г ө л с и н ә. Оялтасың...

К и р а м. Армияда чакта миңа хатлар язып ятарга оялмый идең бит.

Г ө л с и н ә. Бүтән язучы булмагач, күңелеңә ошар дип уйлаган идем....

К и р а м. Һе...

Г ө л с и н ә. Кирам абый...

К и р а м. Нәрсә тагын?

Г ө л с и н ә. Чишмә буена төшмисеңме?

К и р а м (пауза). Тамак кипмәде әле...

Г ө л с и н ә (үртәлеп). Кибәр әле... Менә боларның туенда озак итеп уйнап та йөрсәң...

И и р а м. Кемнәрнең туенда?

Г ө л с и н ә. Әле син ишетмәдең мени?

К и р а м. Нәрсә турында?

Г ө л с и н ә. Алия Мәскәүдән гарәп егете ияртеп кайта бит!

К и р а м. Кем әйтте аны?

Г ө л с и н ә. Бөтен авыл сөйли.

К и р а м. Чынмы бу сүз?

Г ө л с и н ә. Чын, Кирам, чын.

К и р а м. Ә нигә абый түгел?

Г ө л с и н ә. Ике яшь ара булган өченме?

К и р а м. Димәк, чын?

Г ө л с и н ә. Ышанмасаң, кайткач үзең күрерсең.

К и р а м (уйнап җырлый).Киттек чишмә буена!

Г ө л с и н ә. Тамагым кипмәде әле.

К и р а м. Бүген миңа алай димә,

               Каршы килмә, Гөлсинә.

               Бар дөньясына үч итеп,

               Мин уйнармын гел сиңа.

Г ө л с и н ә. Бергә булырбыз әле дип,

                    Хыяллар гына корам.

                    Яныңда йөргән бәхетне,

                    Күрмичә йөрдең Кирам.

К и р а м. Моннан ары бу тирәдә,

                    Безгә ятыш моң түгел.

                    Китик чишмә буйларына,

                    Чынлап, әле соң түгел.

Г ө л с и н ә. Чишмә буйларын моңланып,

                      Берьялгызым урадым.

                      Шушы көнгәчә тилмереп,

                      Көтеп йөрдем, Кирамым.

Зариф керә.

З а р и ф. Монда яшьләр нишләп торалар?

К и р а м. Шәһәр урамы түгел әле бу. Шушы урында туктарга ярамый дип знак куймаганнар.

Г ө л с и н ә. Мин Алинә кайтып җитмәдеме дип килгән идем. Кирам мине озатып йөри, аның гаебе юктыр бит?

З а р и ф. Нинди гаебе булсын инде аның? Алинә кайтып җитмәде шул әле.

Самат  ясаган хикмәтләрне карарга Алинә белән Мәскәүдән  зур белгеч тә килергә тиеш икән, шул турыда шалтыратып әйтте..

К и р а м. Ул Самат янына килә мени?

З а р и ф. Бүтән ни эше бар аның безнең авылда?

К и р а м (Гөлсинәгә, тавышын түбәнәйтеп). Чишмә буена үзең генә барырсың инде.

Ганҗия чыга.

Г а н җ и я. Әллә кайтып җиттеләрме?

З а р и ф.  Нәрсә дип безелдәп йөрисең әле?

Г а н җ и я. Пирәмәч әзреләп торам...  Кирам белән Гөлсинәне дә алып кер. Уйнап җибәрер...

З а р и ф. Алар чишмә буена төшәләр, вакытлары юк.

Г а н җ и я. Анда нигә төшәләр?

З а р и ф. Син нигә төшә идең соң? Әйдә... (Кереп китәләр.)

Г ө л с и н ә. Бөтен кеше безне чишмә буена төшәләр дип сөйли башлады... (Пауза.) Ишетәсеңме?.. Кая карап торасың, мин бу якта...

К и р а м. Бер такси килә...

Г ө л с и н ә. Килсә соң... Килер дә, китәр...

К и р а м. Тегеләр булырга тиеш... Җырлап җибәр әле... (Уйный.)

                         Агыйделнең арьягында

                          Печән чаба егетләр.

                          Уйныйлар да, җырлыйлар да,

                          Бар да безнең кебекләр.

Г ө л с и н ә. Чишмә буйлары ямьле шул,

                     Эчкән сулары тәмле.

                     Чәчләремнән сыйпар иде,

                     Аңласа минем хәлне.

Хәмзәт белән Алинә керәләр, тукталып тыңлап торалар.

К и р а м.      Бер җырлап-биеп алсанә,

                    Безнең авыл көенә.

                    Яратмаса кереп китәр,

                    Әтисенең өенә.

Г ө л с и н ә (биюгә күчеп.)

                   Йөрмә әле, йөрмә әле,

                   Төшләремдә яр булып.

                   Яшәп булыр микән, җаным,

                   Аерылмас пар булып?

Кинәт Хәмзәт биеп җибәрә.

Х ә м з ә т. Кулыңдагы гармуныңның

                 Телләре көмеш икән.

                 Бер генә тапкыр яраттым,

                 Ул минем өлеш икән.

А л и н ә (биюгә кушылып).

                 Әнә шулай матур итеп,

                 Безнең кебек бас әле.

                 Авылымның бу кичләре

                 Соңгысы булмас әле.

                           Шул вакытта җырлап кызлар керәләр.

К ы з л а р (бергә). Ерак араларны үтеп

                    Егет килгән авылга.

                  Андыйны күргән юк иде

                  Әле туган ягымда.

Б е р г ә.    Егет килгәч, ни хәл итмәк,

                  Кирәк кунак итәргә.

                  Егет килгән, сөйгән ярын

                  Бездән алып китәргә.

И к е н ч е кыз. Алинә, котлыйм сине!

Ө ч е н ч е кыз. Бәхетле була күр инде!

А л и н ә. Оялтмаң әле, кызлар!

Б е р е н ч е. Нинди оят булсын? Кияүгә чыгу гадәти хәл бит инде ул.

И к е н ч е кыз. Әйе, берәүнең дә, ялгыз яшисем килә, дип йөргәне юк әле.

Ө ч е н ч е кыз. Дөрес, барысы да, парлы буласым килә, диләр.

А л и н ә. Мин кияүгә чыкмадым әле!

Б е р е н ч е кыз. Чыгып бетә язды, дип әйтергә буладыр инде?

А л и н ә. Җитте сезгә! Ут кабызмый төтен чыгарырга тормагыз.

И к е н ч е кыз. Борчылма, уты да ягылыр, төтене дә чыгар, мунчаның да пары шәп булыр!

А л и н ә. Әллә ниләр уйлап чыгарасыз, аракы эчкән мужиклар да сөйләми мондый сүзне.

Ө ч е н ч е кыз (Кирамга). Әй, гармунчы мужик, син ни әйтерсең?

К и р а м (эре генә тамак кырып). Кеше сөйләргә вакыт юк минем... Әле менә, Гөлсинә белән, култыклашып чишмә буена төшәргә тора идек...

Г ө л с и н ә. Култыклап төшәргә рөхсәт биргәнем юк әле минем!

К и р а м. Рөхсәт тә сорап торырга кирәк мени әле?

Г ө л с и н ә. Рөхсәтсез генә, шәһәргә барып марҗалар култыклап йөрерсең, яме? Анда модага кергән ул.

К и р а м (сәерсенеп, кызларга). Карагыз әле, усал икән бит бу!

Б е р е н ч е кыз. Әллә безне юаш дип уйлаган идеңме?

И к е н ч е кыз. Без тудым-судым боргаланып йөргән кәнтәйләрдән үрнәк алып яшәмибез!

К и р а м. Кайда соң алар?

Ө ч е н ч е кыз. Кинода күргәнең юк әллә?

А л и н ә (Хәмзәткә). Әйдә, керик әле, безнең кызлар шаяннар инде ул... (Китәләр.)

Ө ч е н ч е кыз. Менә Алинә кинодагыча кылана. Җаны теләгәнне өенә алып кайта.

К и р а м. Беткән ди андыйлар! Безнең кызларның берсе дә аннан ким түгел!

Б е р е н ч е кыз. Бик дөрес әйттең, Кирам, уйнап җибәр әле, шуның өчен биеп күңелеңне ачабыз!

К и р а м . Көнозын эшләп бармаклар арыган иде, ял иткәч уйнармын... (Чыгарга бара.)

И к е н ч е кыз. Алайса нигә гармун күтәреп йөрисең?

К и р а м (борылып). Гармунчы икәнне белсеннәр өчен! (Чыгып китә.)

                                  Гөлсинә аның артыннан йөгерә.

И к е н ч е кыз. Чишмә ягына борылды, үпкәсе беткәч уйный ул, әйдәгез... (Алар чыккан якка китәләр.)

 

                             Өченче күренеш .

        Урам. Бер яктан Галимә, икенче яктан Сәлия керәләр.

Г а л и м ә. Сиңа бара идем, искиткеч хәбәр!

С ә л и я. Мин дә сиңа яңа хәбәр әйтим, дип бара идем.

Г а л и м ә. Гарәп ияртеп кайтып төште Алинә!

С ә л и я. Чынлап сөйлисеәме, уйлап чыгарасыңмы?

Г а л и м ә. Үз күзем белән күргәнне ничек уйлап чыгарыйм?

С ә л и я. Егете ярты юлга җиткәч, ташлап кайтып киткән, дип сөйлиләр бит безнең очта.

Г а л и м ә. Сезнең очта кайберәүләр гомер буена саташып яшәделәр. Борып җибәрерсең ярты юлдан, чибәр кызга күзе төшкән егетне! Менә минем Ихтияр, беренче әтәчләр кычкыра башлаганчы капка төбеннән китми иде. Мин генә ишетерлек итеп җырлап җибәрә иде...

Һай чибәрем, яннарыма,

Йөгереп кенә чык инде.

Күңелем бакчасына кер,

Сандугач булып сайрап йөр,

Бүтән моңым юк инде...

Һай гомерләр, гомерләр... Ә мин күтәрмәгә чыгып тыңлап тора идем бит... Әти-әни йокыга талгач кына чыгып, куенына сыена торган идем...

С ә л и я. Абау, кыз көеңә куенына сыенып тордыңмы?

Г а л и м ә. Сыенды-ы-ым, рәхәтләнеп сыендым! Курку да булгандыр инде... Тотса өзә торган кеше иде бит, мәрхүмкәем...

С ә л и я. Минеке дә шулай көчле иде бит. Печән алып кайтырга дип баргач, мине арбага бастырып куя.  Ярты кибәнне, каз мамыгы шикелле генә күтәреп алып, селтәп җибәрә торган иде, мин арбадан очып төшә торган идем, көлә-көлә күтәреп алып, тагын бастырып куя иде. Ул да шулай, күңеле булып, җырлап җибәрә иде.

Сандугачлар талларда ла,

Сөйгән ярым арбада.

Бит очлары  җиләктәй,

Матур итеп көлүләре,

Башкаларга эләкмәй.

Г а л и м ә. Алар башкаларга эләктерә торганнардан түгел иде шул... Менә хәзер, ятим башымны мендәргә салып, бәхетле минутларны уйлап, тилмереп ятам...

С ә л и я. Ни өчен ирләргә кыска итеп бирә икән бу гомер дигәннәрен? Балалар үсеп җитеп, ярдәмнәрен күрә башлагач, бераз рәхәттә яшәп тә кала алмады...

Г а л и м ә. Эшләп ватылдылар бит Сәлия, эшләп... Ял ит дигән чагында да, мин ял итеп ятсам, балаларның бәхете ким була, ди торган иде.

С ә л и я. Минеке дә шул, балалар, дип җан атып яшәде бит инде... Рәхмәт инде, урыннары җәннәттә булсын. Синеке генә...

Г а л и м ә. Нәрсә минеке?

С ә л и я. Шәһәрдә бер ак чәчле марҗа белән буталып алган, дип ишеткән идем... Дөрес булдымы ул хәл...

Г а л и м ә. Бик әйбәт иткән! Ир күрдем, дип җәелеп ятмасын иде, хәер булыр! Ләкин минем арысланым, кая гына эшкә бармасын, акчасын кесәсендә алып кайтты. Биргәндә дә, сиңа дип түгел, балаларга дип бирә иде. Шуннан мин эрим дә китәм инде...

С ә л и я. Хәзерге кызлар ничек курыкмыйлар диген син Мәскәүләргә барып егет ияртеп кайтырга!

Г а л и м ә. Кызларның ушлы булулары бик әйбәт, анысы. Безнең авыл бае ни кыланды әнә? Авыл кызына өйләнеп, бергә байлык тупладылар. Ике балалары үсеп бетә язгач кына, хатыныннан аерылып яшҗ кыз белән буталып китте. Ул кыз аны талап качкач, тәүбә итеп, тагын хатынына кайтып керде.

С ә л и я. Урыс баеса капка ясый, безнекеләр яшь хатын юллый диләрме?

Г а л и м ә. Олыгрехларның барысы да шулай бозык була, ди.

С ә л и я. Олыгрех түгел, а-ли-га-рых!

Г а л и м ә. Хәзер бар да шулайга әйләнеп бара. Ат менгән – атасын танымый.

С ә л и я. Нишләп коммунизм төзүдән туктадылар соң ул?

Г а л и м ә. Буыннары сыек булгач, ник төзеп ятсыннар, сату-итү белән буталу җиңел бит.

С ә л и я. Ләкин бар да алдарга тырыша...

Алар яныннан култык астына гармун кыстырган Кирам узып бара.

С ә л и я. Кирам!..

К и р а м (туктап борыла). Нәрсә?

С ә л и я. Безнең өчен дә бер уйнап җибәр әле, балакаем!

К и р а м (бераз аптырап карап торгач). Дәртегез кузгалды мени?

С ә л и я. Безнең дә дәртле чаклар бар иде, балакаем, хәзерге кызлар шикелле уйнап- көлеп йөрергә вакыт кына булмады.

К и р а м. Ха!.. Чынлап та, кызлар өчен уйнамадым, менә сезгә уйныйм!  Нинди көйгә?

Галимә. Җырчы авыл көенә!

                                         Кирам уйнап җибәрә.

С ә л и я (биеп җырлый).

              Бас әле безнең көйләргә,

              Бер сагынып сөйләргә.

              Безнең моңнар үтеп керсен,

              Җыр белмәгән өйләргә.

Б е р г ә. Барысы да уртак булсын,

             Серләреңне ач әле.

             Күңелләремне күтәреп,

             Безнең көйгә бас әле.

Г а л и м ә. Башкаларга үрелмә син,

             Йөрәгем түрендә син.

             Бердәнбер былбылым булдың,

             Күңелем күгендә син.

Б е р г ә. Бас әле безнең көйләргә,

             Серләреңне ач әле.

             Күңелләремне күтәреп,

             Безнең көйгә бас әле.

                         Җырлап китеп баралар.

  

                                         ДҮРТЕНЧЕ  КҮРЕНЕШ.

 

Икенче көнне кич белән. Эңгер-меңгер вакыт. Алияләрнең капка төбендә авыл егетләре гармун күтәргән Кирам белән сөйләшеп торалар.

 

К и р а м. Тагын кайларда булганнар?

С и б а т. Чишмә буендагы әрәмәлекне узгач җиләклек бармы?

Е г е т л ә р:

-Бар, бар!

-Барыбыз да шул тирәдә йөрергә тырышабыз инде кызлар белән.

К и р а м. Кыска гына сөйләгез...

С и б а т. Әнә шунда сәгать буе җиләк ашаганар...

Е г е т л ә р:

-Ашаганнар, ашаганнар!

К и р а м (ачуланып, кыска көй уйнап ала.). Шуннан?

С и б а т. Хатын-кызлар с у ала торган урында, шундагы савыт белән, мактый-мактый чишмә суы эчкәннәр.

Е г е т л ә р:

-Ах, тәмле сулары,

-Матур чишмә буйлары...

-Алинәдән күзне алмыйм,

-Кемдә икән уйлары?-дип җибәргән шунда безнең авыл гарәбе.

К и р а м (кыска  гына, ачулы сыман, гармун телләренә баскалап ала.) Шуннан?

С и б а т. Шул гына бугай...

К и р а м. Нишләп шул гына булсын?

С и б а т. Соң инде... Артларыннан үзең карап йөрсәң булмадымы? Менә миңа аларның бер кирәкләре юк.

К и р а м. Чаба торган печәнлекне ташлап, кеше көлдереп ничек алар артыннан карап йөрим мин?

С и б а т. Безнең эш юкмы әллә?

 Шул вакытта аларның сөйләшүен тыңлап торган Гариф якын килә.

Г а р и ф. Чишмә суы гына эчмәде шул алар...

К и р а м. Син каян беләсең аны?

Г а р и ф. Мин озак еллар шахтада эшләдем бит, егетләр.

К и р а м. Кыскарак итеп кенә әйт, Гариф абый.

Г а р и ф. Менә син дә, Кирам, Шахтада эшләсәң, сабыр булырга өйрәнер идең...

Кирам. Гариф абый...

Шул вакытта кызлар күренәләр, якын килмичә генә тыңлап торалар.

Г а р и ф. Җир астында күмер чабу, печән чабу гына түгел ул сиңа.

К и р а м.Тагын шахта, тагын күмер...

Г а р и ф (ачуы килеп). Яхшы, алай булгач! Чишмә буе-әрәмәлек!

Е г е т л ә р:

-Әйе, әйе, әрәмәлек!

-Җиләк ашап су эчкәч туп-туры әрәмәлеккәме?

Кирам ачуланган шикелле гармун телләренә баскалап ала.

Г а р и ф. Мин шахтада эшләгән елларым өчен дә шунда еш барып йөрим. Әллә гарәп егете генә анда чәчәк җыеп йөргән дисеңме?

К и р а м. Син күрдең мени?

Г а р и ф. Мин әрәмәлектә гөмбә карап йөри идем.

К и р а м. Анда гөмбә бар мени?

Г а р и ф. Табам дигән кеше өчен бөтен җирдә дә бар ул гөмбә. Алар мине күрмәделәр, ә мин күрдем...

К и р а м. Сөйлә инде күргәннәрең турында...

Г а р и ф. Аның ниен сөйләп торасың инде... Зариф кызы да булдымы кыз...

К и р а м. Авызыңны үлчәп ач, Гариф абый! Менә бу кул гармун гына тотмый, имән бүрәнәне култык астына кыстырып йөри! (Ачуын белдергән сыман гармун телләренә баскалап ала.)

Г а р и ф. Мин шахтада-җир астында да курыкмадым, энем...(Пауза.) Сөйләмәм дә әле...

Е г е т л ә р:

-Үпкәләмә инде,Гариф абый!

-Сөйлә инде, сөйлә!

Г а р и ф. Гарәп егете чәчәкләр өзеп бирә, Зариф кызы җыеп бара... Теге матур имән бар бит әле...

Б е р е н е кыз. Чәчәкләр җыеп биргән... Безнең егетләрдән булмады инде...

И к е н ч е кыз. Чәчәк ашамлык түгел...

Е г е т л ә р:

-Бар, бар!

Г а р и ф. Шунда барып утырдылар... (Пауза.) Иңне иңгә терәп...

Ө ч е н ч е кыз. Ах, иңне-иңгә терәп...

К и р а м. Шунна-ан!.. (Кыска көй уйнап ала.)

Г а р и ф. Шуннан Алинә такыя үрә башлады...

К и р а м. Уф... (Җиңел көй уйнап ала.) Соң, син, Гариф абый, гөмбә эзләп чыккач, нишләп аларны карап тордың?

Г а р и ф. Башыңны эшләт, энем! Аларны карап тормасам, менә хәзер шул турыда ничек сөйләп торыр идем?

Е г е т л ә р:

-Гариф абый дөрес әйтә!

-Чат дөрес!

К и р а м. Башка берни дә булмадымы?

Г а р и ф (ялындырган шикелле генә). Кәк булмасын...

                                         Пауза.

Е г е т л ә р:

-Булды мени?

-Сөйлә, Гариф абый, сөйлә!

К и р а м. Тагын нәрсә булды? (Кыска көй уйнап ала.)

Г а р и ф. Алинә такыясын үреп бетерде дә...

Е г е т л ә р:

-Шуннан, шуннан...

Г а р и ф. Шуннан башына киеп куйды... Ә гарәп егете фотоаппаратын бер агач ботагына элде дә, Алинә янына барып утырды һәм...сөйгән ярын уң кулы белән кочып алды...

Б е р е н ч е кыз (көнләшкән сыман). Кочаклап...

К и р а м (паузадан соң, исенә килеп.) Кочып алды?!.

Г а р и ф. Җиңелчә генә...Керпе үз баласын ялаган шикелле генә...

И к е н ч е кыз. Аһ, керпе баласын ялаган кебек...

К и р а м. Үптеме?

Г а р и ф. Минем дә үз эшем, үз юлым бар бит... Мин гөмбәгә иелеп, күрми калганда, бәлки...

К и р а м. Нишләргә болар белән, егетләр?

Е г е т л ә р:

-Үзләре шулай теләгәч...

-Күз күрмәгән, колак ишетмәгән хәл бит...

К и р а м. Мин әле аның кулын да тотып караганым юк, ә гарәп килеп аны кочаклап утырган!

Г а р и ф. Җиңелчә генә... Аннан авыл кызлары су алырга килделәр...  Менә шуны күз алдыгызгы китереп карагыз...

Егетләр Гариф сөйләгәннәрне күз алдына китереп катып калалар. Чишмә буенда Алинә белән Хәмзәт пәйда булалар. Алинә тәкыя үрә, Хәмзәт чәчәкләр биреп тора.

 Х ә м з ә т. Син оста үрәсең икән тәкыяны!

А л и н ә. Безнең авылда кызлар болынга төшкән саен ясап кияләр аны.(Пауза).) Нигә уйга калдың?

Х ә м з ә т. Әгәр бабам Гарәбстанга барып төпләнмәгән булса, нинди матур якта туып үскән булыр идем мин!

А л и н ә. Ул чагында Мәскәүгә килеп мине очратмаган булыр идең.

Х ә м з ә т. Менә анысы өчен бабама рәхмәт әйтергә кирәк.

А л и н ә. Самат абыйларда күңелсез булмадымы сиңа?

Х ә м з ә т. Киресенчә, ул бит тик торганнан да җырлап җибәрә.

А л и н ә. Бездә бар да шулай.

Х ә м з ә т. Ничек?

А л и н ә. Авылыбызның исеме Чишмәле булса да, халык телендә Җырчы авыл дип йөртәләр, чөнки бар да җырлыйлар.

Х ә м з ә т. Ничек... Әбиләр дә, бабайлар да җырлыймы?

А л и н ә. Аларга сәбәп кенә булсын! Хәтта сабыйлар да, әни дип әйтергә өйрәнгәнче нидер булса да көйләп маташа.

Х ә м з ә т. Әтиең белән әниең дә шулаймы?

А л и н ә. Шулай иде, хәзер генә тынып калдылар.

Х ә м з ә т. Ни өчен?

А л и н ә. Үзең чамалап кара инде, кызлары егет ияртеп кайткан ата-анага ни эшләргә кала? Шаяртып йөрер дә, ташлап китәр, дип курка торганнардыр.

Х ә м з ә т. Минем күңелдәген белмиләр шул. Мин сине өрмәгән җиргә дә утыртмам, дидем!

А л и н ә. Анысы дөньядагы барлык ир-атның шаблонный сүзе түгелме соң?

Х ә м з ә т. Яши башлагач ышанырсың...

   Язмыш кушып, синең янга гына,

   Алып килде мине юлларым.

   Йөрәгемдә ниләр бар икәнне,

   Сөйләп бирер сиңа җырларым.

Б е р г ә. Чишмә суы тәмле, җиләкләрен,

           Җыеп йөрүләре күңелле.

           Шул чагында, яратам, дип әйтү,

           Хыял көткән бәхет түгелме?

А л и н ә. Күкләрендә сайрар сандугачын,

           Көтеп йөри бит ул күңелләр.

           Язмыш үзе очраштырган сыман,

           Синсез үтмәсен, дип гомерләр.

Б е р г ә. Чишмә суы тәмле, җиләкләрен,

             Җыеп йөрүләре күңелле.

             Шул чагында яратам, дип әйтү,

             Хыял көткән бәхет түгелме?

           Җиләк җыеп йөрүче Галимә белән Сәлия күренәләр.

С ә л и я (ярымпышылдап). Әнә бит тегеләр...

Г а л и м ә. Шыпырт кына, бераз күзәтик әле...

Алинә белән хәмзәт бер агач төбенә утыралар. Алинә тәкыя үрүен дәвам итә, Хәмзәт чәчәкләр биреп тора.

С ә л и я. Үбәр микән...

Г а л и м ә. Сине Харисың ничек үпкән иде соң?

С ә л и я. Бер ай йөргәч кенә...

Г а л и м ә. Ничегрәк үпкән иде соң, хәтереңдәме?

С ә л и я. Хәтердә булмыйча... Бер кичне миңа берни дә әйтми озак кына карап торды. Нинди уйга баттың, дип сорыйм. Ә ул кырт кына: “Озак йөрдек инде, Сәлия, үбешергә вакыт җитте!”- диде дә, мин ушка килгәнче, кочаклады да беректе. Вакыт җиткәч ничек каршы киләсең... Сезнең ничегрәк булган иде соң?



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.