Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ДҮРТЕНЧЕ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫ



ДҮ РТЕНЧЕ ДӘ Ү ЛӘ Т ДУМАСЫ

(1912-1917, 15 (28) ноябрь)

Тө рле кысулар мохитендә уздырылган Дү ртенче Думага сайлауларында урыс шовинистлары кү пчелек булып катнашуга ирешә лә р. Бу Думага мө селманнарның бары тик җ иде депутаты гына уза ала. Уфадан Ә хмә тов, Байтирә ков һ ә м Тә фкилев – ө чә ү, Оренбургтан Еникеев, Бакудан Җ афә ров, Дагъстаннан Хаҗ ибә ков һ ә м Самарадан берә р депутат Дү ртенче Дә ү лә т Думасына мө селманнарның рә сми вә киллә ре булып керә лә р. Боларның беренче бишесе – тә рә къкайпә рвә р, Самара вә киле уң чы, Дагъстан вә киле “октябрист” буларак билгеле. 1912 елны IV Думага сайлауларда кү чемсез милке юк дигә н сылтау белә н С. Максуди кандидатурасы уздырылмый һ ә м шулай итеп III Думаның иң эшчә н депутаты булган С. Максуди кандидатлар исемлегенә кертелми. Ш Думага депутат булып сайланмаса да ул Россия хө кү мә тенең милли сә ясә тен татар миллә тенә аң лату, житкерү буенча зур эш алып бара. Россия Дә ү лә т думасында закон проектларын каралганда ә леге законның татар халкына, мө селман халыкларына файдасы барлыгын яки юклыгын жентеклә п аң латкан мә калә лә ре ул елларда “Йолдыз” гә зитендә һ ә рдаим басылып баралар.

 Узган Думадагы кебек, Дү ртенче Думада да “Мө селман фракциясе” корыла. Узганардагы сыман фракция рә исе итеп Котлымө хә ммә д Тә фкилев, секретаре итеп Ч. Ә хмә тов сайлана. И. Х. Еникеев бер ү к вакытта Дә ү лә т Думасы секретариатында да мө һ ә м бер вазифа башкара. “Мө селман фракциясе”, аз санлы буларак, Ө ченче Дә ү лә т Думасында депутат булган тагын тугыз кешене ү зенә кабул итә. Бераздан соң, матбугат басымы белә н Русия тө реклә ренең мә сьә лә лә рен хә л итү дә “Мө селман фракциясе”нең кө чен арттыру ө чен, тө рле ө лкә лә рдә ө стә мә сайлаулар уза һ ә м ул делегатлар “Мө селман фракциясе”нең бюросын тә шкил итә лә р. бу бары тик 1916 елда гына гамә лгә керсә дә, бюрога сайланган депутатлар кебек, болар да 350 сум хезмә т хакы ала башлыйлар. Табигый ки, аларның хезмә т хакы урыс дә ү лә те тарафыннан тү гел, Русия мө селманнарыннан, бигрә к тә байлар хисабына тупланган акча хисабына тү лә нә.

Дү ртенче Думадагы тө рек депутатларының мескенлеге, битарафлыгы, эш – эшлә мә с, дө рес эшлә мә с булулары һ ә м еш – еш озак ялга туктавы турында “Ил” газетасында чыккан бер мә калә дикъкатькә лаек. “Миллият вә сә ясә т” исемле мә калә дә (“Ил”, 1914, 29 март, 22 сан) шулай диелә: “... Дә ү лә т Думасында мө селман фракциясенең ү зенә махсус тактикасы булырга, ә лбә ттә, тиеш. Лә кин фракция дигә ндә дә нинди фракция? Алты кешелек бер тө ркемнең бер тактика тоткан булып, бү ген прогрессив карашлыларны, иртә гә уң нарны ачуланып, хә терлә рен калдыруда ни файда булыр? Ә гә р безнең фракция кырык – илле кешедә н тупланган бер кө ч булса, без курыкмас идек, буген уң нарга ү з фикеребезне белдерер идек, иртә гә суллар белә н кара – каршы утырып сө йлә шер, хә тта сатулашыр идек... ”.

Дү ртенче Дума да “Мө селман фракциясе” эшлә гә н эшлә рнең иң ә һ ә миятлесе, бә лки, 1914 елның 15 – 25 июнендә Петербургта “Русия мө селманнарының корылтае”н җ ыю булгандыр. Думадагы элекеге Министрлар Советы рә исе Столыпинның банк кредитларын миллилә штерү (дә ү лә тнеке итү ) проектының яң адан кө н тә ртибенә куелачагы турындагы имеш – мимешлә р чыккач, “Мө селман фракциясе” моның кирә к тү геллеге турында Думада сү з кузгатмый. 1914 елда “Мө селман фракциясе” Русия империясен яклаучы бер игълан бастырып чыгарырга мә җ бү р була.

“Мө селман фракциясе”нең 1917 елның 1 – 11 май кө ннә рендә Мә скә ү дә “Бө тенрусия мө селманнарының корылтае”н җ ыюы иң уышлы бер эше булгандыр. Кыскасы, Русиядә парламент мохитеенең нормаль шартларда ү сә алмавына һ ә м мө селманнарга тө рле басым – кысу булуына карамастан, мө селманнарның Думадагы вә киллә ре аз гына булса да тавышларын ишеттереп, сә яси хә рә кә ткә катнашып, бер адым алга атлады.

 

Кулланылган ә дә бият.

1. Надир Дә ү лә т. Русия тө ркилә ренең милли кө рә ш тарихы (1905 - 1917). - Казан, 1998. - 420 б.

2. Усманова Д. М. Мусульманские представители в российском парламенте. 1906 – 1916. – Казань: Фә н АН РТ, 2005. – 584 с.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.