Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Икенче Дәүләт Думасы



Икенче Дә ү лә т Думасы

(1907, 20 февраль (5 март) – 3 (16) июнь)

Беренче Думаның таратылуы Русиядә хә тә р ризасызлыклар китереп чыгармады. Патша Думаны бө тенлә й бетерергә ниятлә ми иде, ул бары тик кү ндә м бер мә җ лес корылуын тели. Шуның аркасында яң а сайлаулар ихтыяҗ ы ө скә калыкты. “Кадет”лар партиясе бу юлы 50 проө ент кына булып, 98 депутат бирде. Консерватор “Октябрист”лар партиясе исә депутатлар санын 44тә н 80гә җ иткерде. Сайлауда Ленинга бә йле РСДРП (Русия социаль – демократ эшчелә р партиясе) дә катнашты һ ә м 65 депутат теркә телә. Тик ленинның группасы да азчылыкны тә шкил итә. “Трудовики” тө ркеме белә н эсерлар исә 157 депутатын теркә ү гә ирешә. 35 мө селман депутатының да урын алганы мә гълү м була. Икенче Думага сайлауларны урыс хө кү мә те ү зе планлаштырганга кү рә, татарларны ике абруйлы вә киле сайлауларда катнашу хокукыннан мә хрү м ителә. Боларның берсе Йосыф Акчура, эзә рлеклә ү лә ргә дучар булып, кырык кө н тө рмә дә тотыла. Икенчесе исә, Фатих Кә рими, ул да кайбер гайбә т, тө рле нахак ялалар аркасында сайланудан мә хрү м ителә. Кырым татарларыннан Икенче Думага кергә н иң абруйлы шә хес Габделрә шит Мә һ диев. Аның Думага сайлауларында “Яшь татарлар” зур роль уйный. Тө ркестан белә н Дала регионнарыннан исә 8 депутат сайлана. Ә зербайҗ аннан Галимә рдә н Тупчыбашев исә Выборг протестына кул куйганы ө чен сайланмый.

Икенче Дума 1907 елның 20 февраль (5 март) кө нне ачыла, соң ра “Мө селман фракцичсе ” корыла. Тупчыбашев депутат булмаса да, элеккеге ө ндә р буларак, җ ыенда катнаша. Тик бу җ ыенда мө селман депутатлары катнашмый. 6 кеше урысларның “Трудовики” группасына керде һ ә м алар ү збаш “Мө селманнарның хезмә т тайфә се” исемле бер оешма тө зилә р һ ә м Дума исеме белә н газета чыгара башлыйлар. Шуң а кү рә, аларны “Думачылар” дип йө ртә башлыйлар. Бу группаның рә исе мө галлим Кә лимулла Хә сә нов, беренче ө ч ә гъза имам Һ ади Атласи (бер ук вакытта ул нашир да, тарихчы да), ахун Хә бибрахман Мә суди, кавказлы Зә йналов, Габдулла Нә җ метдин һ ә м сә ү дә гә р Гариф Бадамшин була. “Мө селман хезмә т тайфә се” милли – мә дә ни мә сьә лә лә рдә “Мө селман иттифакы” партиясенең программасын кабул итү белә н бергә “Трудовиклар” кебек җ ирне алпавытлардан алып, авыл кешелә ренә таратуын телилә р. Галимә рдә н Тупчыбашевның “Мө селман фракциясе” исә “Кадет”ларның идеясен кабул итте, туфракның алпавытлар кулы белә н озак срокка игенчелә ргә сатылуын яклап чыкты.

Икенче Думадагы мө селман депутатлары җ ир реформасы мә сьә лә сенә аеруча телә ктә шлектә торалар. Кырымлы Мә һ диев (Таврида губернасыннан депутат) Думада ялкынлы рә вештә сө йлә гә н чыгышларында “җ ир вә хө ррият” дип реформалар талә п итә. Башкорт вә киле Хә сә нов 2 млн. дисә тинә мө селман җ прлә ренең басып алынуын белгертеп, бу җ ирлә рне чын хуҗ аларына кайтарырга тиешлеген талә п итә. Икенче Дума ә гъзасы Каратаев та казакъ – кыргызларның җ ирлә ре кү чеп килгә н урыс кешелә ре кулына бирелү е турында шикаять итә һ ә м бу басып алу гамә лен туктатырга кирә клеге турында ә йтә. Икенче Думада мө селманнар “җ ир” мә сә лә сеннә н тыш мә дә ни һ ә м сә яси ихтыяҗ ларын, урыслар белә н тигез хокукка ия булырга телә гә ннә рен игълан итә ргә мө мкинлек табалар.

Икенче Дума, Беренчесе белә н чагыштырганда, суллар ягына нык авышкан була. Беренче Дума сайлауларына байтак кына сул партиялә р бойкот игълан иткә ннә р иде; лә кин Икенчесенә социалистлар да катнаша һ ә м 187 депутатны Думага уздырырга ирешә. Социалистларның гамә ллә ре, мө селманнарны ү з кайгылары турында сө йлә ү лә ре, самодержавачыларны һ ә м хө кү мә тне борчуга сала. Социалистлар, кадетлар һ ә м мө селманнар берлә шкә н тә къдирдә, хө кү мә т мө шкел мохиттә калып, ташламалар ясарга мә җ бү р хә лдә була. Бу хә лне алдан кисә тер ө чен, ә ле генә хфкү мә т башына утыртылган Столыпин, Думаны куып таратырга кирә к, дип патшага тә къдим ясый. Нә тиҗ ә дә, Николай патша 3 (16) июль (1907) указы белә н Думаны куып тарата һ ә м шул кө нне ү к премьер – министр Столыпин сайлаулар ө чен яң а закон игълан итә. Шулай итеп, берникадә р милли, дини һ ә м мә дә ни хокуклар яуларга, басып алынган җ ирлә рне кире кайтарырга ө метлә нгә н мө селманнарга бу авыр дарә бә була.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.