Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





РОССИЯ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА МӨСЕЛМАН ДЕПУТАТЛАРЫ.



 

Казан (Идел буе) Федераль университеты

Филология һ ә м сә нгать институты

Татар филологиясе бү леге.

РЕФЕРАТ

РОССИЯ ДӘ Ү ЛӘ Т ДУМАСЫНДА МӨ СЕЛМАН ДЕПУТАТЛАРЫ.

                                             Эшлә де: Исмагилова Г. Р.

Тикшерде: Миннуллин Җ. С.

Казан

2011.

 

Эчтә лек.

 

1. Беренче Дә ү лә т Думасы (1906, 27 апрель (10 май) – 8 (21) июль).

2. Икенче Дә ү лә т Думасы (1907, 20 февраля (5 март) – 3 (16) июнь).

3. Ө ченче Дә ү лә т Думасы (1907, 1 (14) ноябрь – 1912, 9 (22) июнь).

4. Дү ртенче Дә ү лә т Думасы (1912-1917, 15 (28) ноябрь).

5. Кулланылган ә дә бият.

БЕРЕНЧЕ ДӘ Ү ЛӘ Т ДУМАСЫ

(1906, 27 апрель (10 май) – 8 (21) июль)

Русия мө селманнары бер яктан сә яси җ ыелышлар ясап, матбугат таратып халыкның ү заң ын уятырга тырышкан булса, икенче тарафтан патша Николай II булдырган Дә ү лә т Думасына да ү з вә киллә рен кертү гә кү п кө ч куялар. Тик " Иттифак" фиркасе тиешенчә оешмаганга кү рә, алар башта кадетлар белә н хезмә ттә шлек итә ргә мә җ бү р була. Беренче Думага шактый ук кү п мө селман депутатлары сайлана. Лә кин бу Дума, озак эшли алмыйча, патша тарафыннан таратыла. I Дә ү лә т Думасына барлыгы 524 депутат сайланган – шуларның 25-е мө селман, алар арасында исә 12-се татарлар була

1905 елның 11 (24) декабре кө нне министрлар кабинеты рә исе Витте тарафыннан ә зерлә нгә н сайлау турындагы закон игълан ителде. бу законга кү рә Дә ү лә т Думасына сайланачак депутатларның 43 проценты авыллырдан, 34 проценты җ ир билә ү челә рдә н һ ә м 23 проценты буржуазия (сә ү дә гә р, һ ө нә рче, эшче) вә киллә реннә н торырга тиеш иде. хә рбилә р, чиновниклар, хатыннар һ ә м студентлар сайлауда катнаша алмый иде. егерме яше тулганнарга сайлау хокукы бирелә. сайлау турындагы законга кү рә, һ ә р 90000 эшчегә, 30000 авыл кешесенә, 7000 шә һ ә рлегә һ ә м 2000 җ ирбилә ү чегә берә р депутат сайланырга тиеш була. “Мө селман иттфвкы” партиясе ә ле оешу баскычында гына булса да, Беренче һ ә м Икенче Дә ү лә т Думаларына сайлауларда байтак эш кү рсә тә, шул гамә ллә р нә тиҗ ә сендә Идел – Урал, Кавказ, Тө ркестан белә н Дала районнарында һ ә м Кырымнан байтак тө рек депутата Дә ү лә т Думасына сайлана.

Беренче Дума 1906 елның 27 апрель (10 май) кө нне Петербургтагы “Таврида сарае”нда ачыла. Бирегә 524 депутат килә. Иң кө чле партия 190 депутаты белә н катнашакан “Кадет”лар (конституцион демократлар) була. авылдан 204 депутат куелган булса да, мә гълү м бер сә яси фикер тарафында туплана алмаулары сә бә пле, гайрә тлә рен мә йданга чыгара белмилә р. Авыл вә киллә реннә н бер ө леше “эс - эр” (социаль - революционерлар) партиясе белә н бергә “Трудовики” исемле бер фракция оештыра. Консерватор “Октябрист” партиясе 44, социаль – демократлар 17 депутат бирә. Мө селманнар тө ркеме 25 депутаттан гыйбарә т була. Корылган Мө селман фракциясе”нең рә исе итеп Г. -М. Тупчыбашев билгелә нә.

Думаның беренче утырышы Мә скә ү депутаты профессор Сергей Муромцев рә ислегендә уза. Думаның эшендә хө кү мә т тарафыннан бернинди дә ярдә м кү ренми. Чынында патша бу мә җ лесне телә мичә генә җ ыйдырган була. Шул сә бә пле, хө кү мә т белә н Дума арасында кулга – кул тотынып эшлә ү мохите ясау мө мкин тугел була. Карашлар капма – каршы булып чыга. Авыл депутатлары “туфрак реформасы” белә н бә йле законнар чыгартырга телә ү дә н тыш һ ичбер сә яси мә сьә лә белә н кызыксынмый. Кадетлар исә либерал – демократлар сислемага таянган бер конституцион монархия ясап, җ ирнең алпавытлар кулыннан алынып, игенчелә ргә сатылуын, кайбер социаль реформалар кертелү ен телилә р. Консерваторларның башында торган “Октябрист” ларның бө тенесе дә монархия системасына зарар китерердә й бер генә адым да ясалырга тиеш тү гел дип саныйлар.

Дә ү лә т Думасының беренче утырышында Федор Родичевның (“Народная свобода” партиясе) сә яси тоткыннарга киң кү лә мле амнистия игълан итә ргә кирә к, дигә н тә къдиме кү пчелек тавыш белә н кабул ителә. Патша хө кү мә те тә къдим ителгә н бу законга һ ич тә риза булмый. Хө кү мә т “Трудовики” белә н “Кадет”лар тарафыннан тә къдим ителгә н “җ ир реформасы проектына”да бик каты каршы тора.

Шушы кискен каршылыклы мохит эчендә Беренче Думаның эше бары тик ун атна (72 кө н) дә вам итә. Ниһ аять, патша ү з полномочиялә рен кулланып, 1906 елның 8 (21) июль кө нендә Думаны куып тарата.

Беренче Думадагы урыс партиялә ре ү з группаларын – фракциялә рен корган булсалар да, 25 тө рек депутаты (чынында бары 12 се катнаша ала) бергә туплана алмыйлар. Шулар ө стенә, татар депутатларының кү бесе “Кадет” партиясе ә гъзалары икә нгеле мә гълү м була.

Думаның таратылуына кадетлар бер дә риза булмый. “Трудовики” һ ә м социалист депутатларының 180е Финляндиядә Выборг шә һ ә ренә китеп, бу гамә лгә каршы протест белдерә. Хө кү мә т яң а Дума тупларга рө хсә т бирмә сә, калыкны пассив протестка (ягъни, салым тү лә мә скә, солдат хезмә тенә бармаска) ө ндилә р. Выборг белдерү е имза куйганнар арасында 6 тө рек – мө селман депутаты да була. Шулай итеп, аларны эзә рлеклә ү башлана һ ә м имзалары булганнарның килә чә к сайлауларда катнашуы тыела.

Тө рек – мө селманнарның беренче тә җ рибә лә ре кыска булса да, алар арасында патшаның ү з кә ефенә кү рә генә идарә итү гамә ллә ренә каршы протест белдерергә җ ө рьә т итү челә р дә табыла.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.