Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ч малай әби булып киенеп чыкканнар.



Өч малай әби булып киенеп чыкканнар.

1 малай.Кара инде бу  заманны,

               Яшьләр турында, әйтәм.

           Ничек итеп киенәләр,

           Уф, җаным, үләм, үләм.

2 малай.Сөйләмә, ахирәткәем,

               Шул да булдымы күлмәк?

           Түше ачык, боты ачык,

           Башына кигән чүлмәк.

3 малай. Безнең заман түгел инде,

                Озыыын күлмәкләр кидек.

            Бөрмәле алъяпкыч бәйләп,

            Чәчләрне каплап йөрдек.

1 малай. Тьфү, адәм көлкесе бит,

                  Ертык чалбар кияләр.

2 малай. Ертык түгел, ул форточка,

                 Вентиляция, диләр.

3 малай. Юк белән башны катырмыйк,

                 Теләсә нишләсеннәр.

             Әйдә, телефоныңда ач әле,

             Татарча милли көйләр.

2 малай. Биисең килеп киттеме,

                 Йорәгең җилкенәме?

             “Әпипәгә” биисеңме,

              “Бишле” бию җитәме?

1 малай.  Яшьләрский   биик әле,

                 Селкетеп бар җирләрне,

             Без дә бит шушы заманның        

             Заманча әбиләре.

ӘБИЛӘР “СОВРЕМЕННЫЙ” БИЮ БАШКАРАЛАР.

Алып баручы.Илгизәр, кайчан реклама була инде. Уйнап алыр идек.

Илгизәр. Менә хәзер ясыйбыз. Хөрмәтле тамашачылар, безнең тапшырулардан аерылмагыз, рекламага тукталып алабыз. (Алып бар. янына килеп)Мин үзем дә уйнарга бик яратам.

УЕННАР 1). Бантик бәйләнгән себерке белән шарны тәгәрәтеп килү. Эстафета. Башта балалар,  аннан әниләр уйныйлар.

Илгизәр.Хөрмәтле, тамашачылар, бүген булачак “Күчтәнәч” тапшыруыннан бер өзек күрсәтик әле.  “Кояшкай” балалар бакчасында Әниләр бәйрәме үтә икән. Алар хәзер нәрсә эшлиләр, карап китик әле.

Алып бар. Балалар,  сезне кечкенә чагыгызда, әниләрегез ничек итеп киендерделәр икән?

Экранда балаларның кечкенә чаклары. Көзге, җәйге, кышкы киемнәрдән

Алып баручы.Ә менә сез ничек прогулкаларда йөргәнсез, монысын хәзер карап китәбез.

УЕН-ЭСТАФЕТА. “Коляскага курчак утыртып йөгерү”

Алып бар.Күрәм, әниләр бик җитезләр. Уңган, булган әниләр өчен рус телендә матур җырыбыз.

15 бала. 8 Марта – день торжественный, 

               День радости и красоты. 

           На всей земле он дарит женщинам 

           Свои улыбки и цветы. 

 16 бала..Мы здесь сегодня собрались, 

                Чтобы поздравить наших бабушек и мам, 

            Большого счастья и здоровья 

            Мы от души желаем Вам! 

17 бала. Пусть день чудесный этот, снежный, 

               Запомнится, как самый нежный! 

            Как самый радостный и милый, 

            Веселый, добрый и красивый!                                                                    

               П Е С Н Я О М А М Е.   

!8 бала. Матур сүзләр бик күп алар

           Әниләргә әйтергә.

           Иң яхшысы, әниләрне

           Чакырабыз биергә.

19 бала. Борчылырга һич урын юк,

               Яңгырый матур көебез.

           Өйгә кайткач бергәләшеп,

               Әле бергә биербез.

Илгизәр. Минем дә сезнең белән биисем килә. 

Алып бар. Илгизәр, без синең белән икәү биербез.

                 ЗАМАНЧА ПАРЛЫ БИЮ. 

Илгизәр. Ай, шундый матур биедек, Миңа телестудиядә эшләү бик ошады. Хөрмәтле тамашачылар, 8 март Бүләкләргә, сюрпризларга бай булсын, Саубулыгыз! (Балалар янына чыга).Дусларым, сезнең белән дә саубуллашам.Мин әле сезнең янга килермен, сезне вертолетыма утыртып йөртермен. Ә хәзергә хушыгыз. 

Алып бар.Илгизәр, синең үзеңә рәхмәт, безнең бәйрәмебезне матурладың. 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.