Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Кызлар музыкага керәләр, алар түгәрәк ясаганда, малайлар ике якка басалар, кызлар уртага басалар.



Кызлар музыкага керәләр, алар түгәрәк ясаганда, малайлар ике якка басалар, кызлар уртага басалар.

    Алып бар. Менә хәзер бөтенебез дә җыелдык, бәйрәмне дәвам итәргә була.

1 бала. Бәйрәмнәрнең дә бәйрәме,

             Ул әниләр бәйрәме.

          Әни җирдә иң бөек зат,

          Барыгыз да беләме?

2 бала. Әниләр янда булганда,

              Барыбызда бәхетле.

          Безнең белән әниләр дә

          Булсын өчен бәхетле...

Бергә.  Сүз бирәбез!

З бала. Сезне бер дә борчымаска,

              Сүзегезне тыңларга.

              Өй эшләрендә булышып

          Гел акыллы булырга.

Бергә.   Сүз бирәбез!

4 бала. Урын-җирне, уенчыкны,

              Без үзебез җыярбыз.

         Яхшы гамәлләр белән

          Шаккаттырып куярбыз.

5 бала.  Менә шушы җырыбызда,

          Безнең барлык теләкләр.

          Әни, әнкәй, әнием, дип

          Тибә нәни йөрәкләр.

ҖЫР: “СӨЕНЕЧ БҮЛӘК ИТӘМ”. (Фонограмма бар)).

6 малай.Кызлар, сез бүген шундый матурлар

           Чибәрләнеп килгәнсез.

           Тиккә соңга калмагансыз,

            Хәзер инде беләбез.

7 малай. Әйдәгез, биик бергәләп,

                Әниләр сөенсеннәр.

            Безнең төркем балалары,

            Бигрәк тату, дисеннәр.

   П А Р Л Ы Б И Ю, У Т Ы Р А Л А Р.

      Самолет төшкән тавыш ишетелә. 

Алып бар.Балалар, ишетәсезме, самолёт тавышын. Нәрсә булыр икән бу?

Елмаеп шаян егет Илгизәр керә.

Илгизәр. Исәнмесез, кызлар, малайлар! Хәерле көн барыгызга да Әллә мине танымыйсыз инде?

Алып бар. Таныш та кебек инде, Кем дип әйтергә генә белмим.

Илгизәр. Мин бит Илгизәр, Менә шулай вертолетыма утырам да, карап йөрим, кайда телим шунда төшәм, нәрсә телим шуны эшлим.

Алып бар. Без сиңа бик шат, Илгизәр, шулай бит, балалар. Әле безне вертолетыңа утыртып та йөртерсең.

Илгизәр. Әлбәттә, башта мультфильм карыйк әле. Сезнең телевизор бар бит. Шундый кызык мультфильм була хәзер.

Алып баручы. Тукта, Илгизәр, Бездә бит бүген бәйрәм, 8 март—Хатын-кызлар көне. 

Илгизәр. Ярар, мультфильмны башка вакытта карарбыз. Шулай да мин сезгә  телевизор карарга киңәш итәм. Бер “ләкин” бар. Мин сөйкемле, ягымлы егет буларак телетапшыруларны үзем алып барам, ә сезнең балалар артистлар булалар. Килештекме?

Алып баручы. Килештек! Әйдә, Илгизәр, урыныңны ал, һәм телетапшыруларны башла.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.