Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Г.Гәрәева, Яр Чаллы.



                                          Г.Гәрәева, Яр Чаллы.

   БҮГЕН ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ

       (Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)

      Залга Алып баручы үзе генә керә.

Алып бар.Исәнмесез, кадерле әниләр, әбиләр, гомүмән, сөекле хатын-кызлар! Менә быелның да язы килә. Салкын, суык көннәр артта калды. Табигать кышкы йокыдан уяна башлады. Безнең бакчабызга да язның беренче бәйрәме килде. Мин сезне бу матур, кояшлы, якты бәйрәм белән котлыйм. Һәм бәйрәмебезне башлап җибәрәм. Башлап җибәрәм дидем дә, балалар күренми.  (Тыңлый).Тавышлары килә.

Музыка астында малайлар керәләр, ярымтүгәрәккә  басалар.

1 малай. Таныдыгызмы безне,

                Тиктормас малайларны.

            Сәхнәне бик яратсак та

            Никтер бераз каушатты.

2 малай.  Тәрәзәгә күз салыгыз,

                  Язгы тамчылар тама.

              Иң күңелле, матур бәйрәм,

              Бүген бөтен дөньяда.

Малайлар.Әниләрне зурлыйбыз,

               Бәйрәм белән котлыйбыз!

Алып бар.Малайлар, туктагыз әле, сез нишлисез? Кызлардан башка бәйрәмне башлыйсыз мени? Кая соң безнең кызлар? Әллә үпкәләттегезме? Дөресен әйтегез әле, чәчләреннән тарттыгызмы? Үчекләп көлдегезме?

Малайлар, “Юк, апа, без аларга тимәдек. Үзебез дә аптырадык. Кайда икәннәрен белмибез”, диешәләр.

Өч малай телефоннар тотып, алга чыгып басалар.

Наил. Егетләр, әйдәгез, кызларны эзлибез, болай булмый.

Рамил (телефон тотып). Алло, бу магазинмы? Сезгә “Кояшкай” балалар бакчасыннан шалтыраталар. Сезгә кечкенә кызлар кермәдеме? Юк? Гафу итегез инде.

Нияз. Мин шалтыратып карыйм әле. Алло! Бу матурлык салонымы? Сезгә кызлар кермәделәрме? Керделәр? Чәчләрен ясаттылар? Ә хәзер кая киттеләр? “Ательега”?

Наил (телефон алып). Алло, “Ателье”. Сездә кечкенә кызлар булдылармы? Ә кая киттеләр?  Балалар бакчасына? Ниһаять, таптык! Рәхмәт сезгә.

Фәрит(малайлар янына килә). Тынычланыгыз, егетләр, әнә кызлар киләләр, барыгыз да елмаегыз.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.