Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Экранда тапшыруларның башлануы күрсәтелә.



 Экранда тапшыруларның башлануы күрсәтелә.

Илгизәр телетапшырулардагыча үз урынын ала. 

Илгизәр. Исәнмесез, хөрмәтле телевизор караучы тамашачылар. Әниләр, әбиләр, апалар, кызлар! Сезне барыгызны да Халыкара затын-кызлар көне белән!  “Кояшкай” балалар бакчасы, Хатын-кызлар көненә багышланган телетапшыруларны башлый. Эфирда “Манзара” тапшыруы. Бу сәхифәбез йокларга яратучылар өчен. Әйдәгез, безгә кушылып җырлагыз, йокыларыгыз ачылыр. Бер-беребезгә хәерле иртәләр телик.

      Җ Ы Р “Х Ә Е Р Л Е И Р Т Ә”

Илгизәр. Безнең программада һава торышына күзәтү. Синоптикларның фаразларын гүзәл кызлар җиткерәләр.

4 кыз чыгалар.

8 кыз.Яз килгәне күренеп тора,

           Карлар эреп баралар

       Сөңге бозлар тамчы булып,

       Гөрләвекләр агалар.

9 кыз. Кошлар килә җылы яктан,

            Гөр-гөр, чыр-чу киләләр,

        Язны китерәбез, диеп

        Хәбәр-сәлам бирәләр.

10 кыз.Яз тәрәзәләргә шакый,

           Юмарт кояш җылыта.

         Кар чәчәге-умырзая

         Татлы йокыдан тора.

11 кыз. Хатын-кызлар бәйрәм көнне.

          Һава торышы әйбәт.

          Табигать тә безнең яклы

           Әниләргә зур рәхмәт!

Илгизәр.Хөрмәтле, телетамашачылар, бәйрәм тапшыруларыбызны дәвам итәбез. Бу сәхифәне без әбиләребезгә багышлыйбыз. “Ел җыры” бәйгесендә җиңү яулаган җыр. Ул әбиләребезнең күңеленә хуш килер, дип ышанып каласы килә.

Балалар ярымтүгәрәккә басалар.

12 бала.Әниләрнең әниләре,

               Әтиләрнең әниләре,

           Алар безнең әбиләр.

           Безне һәрвакыт кайгыртып,

           Оныгым, диеп яратып,

            Бик шатланып йөриләр.

13 бала. Безне бакчага йөртәләр,

                Төрле түгәрәкләргә.

            Ул пенсия алган көнне,

            Күчтәнәчләр күп безгә.

14 бала.  Рәхмәт сезгә, әбиләр,

                Исән-имин торыгыз.

            Көзләр  җиткәч, безнең белән

            Мәктәпләргә барырсыз.

Ә Б И Л Ә Р Т У Р Ы Н Д А Җ Ы Р.

Алып баручы (Илгизәр янына барып, пышылдап).Илгизәр, безнең малайлар “Шаян сәхнә” күрсәтәбез, диләр.

Илгизәр. Хәзер җибәрәбез, (Алга чыгып, басып әйтә). Хөрмәтле тамашачылар, эфирга “Шаян сәхнә” тапшыруын чыгарабыз. (Карый, җилкә сикертә, алып баручы “Дөрес” дигән кебек баш селки). Рәхим итегез, әбиләр,



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.