Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Барысы да укыйлар. “БӘЙРӘМ БЕЛӘН!”.



                         Флешмоб.

Алып баручы. Бу чыгышлардан соң чәчәкләрне әбиләр ачсыннар әле. (12, 13). Менә барысын да ачып бетердек. Кемнәр укый белә?

Барысы да укыйлар. “БӘЙРӘМ БЕЛӘН!”.

Алып баручы. Балалар, әйдәгез залыбызның уртасына чыгыгыз, әниләргә бәйрәм сәламнәре җибәрик әле.

Балалар ярымтүгәрәккә чыгалар. Кулларын болгап “Бәйрәм белән Әниләр! Бәйрәм белән Әниләр!” –диләр.

11 бала.   Әни, әнкәй-ул зәңгәр күк.

                 Әни-әнкәй—яктылык.

             Әни, әнкәй- безнең бәхет,

             Аннан яхшы кеше юк.

12 бала.  Әни-әнкәй—безнең шатлык.

             Әни-әнкәй—күз нуры.

             Әни-әнкәй—мәрхәмәтле,

             Яхшыларның яхшысы.

13 бала.  Без кайгырсак, кайгыралар,

                 Сөенсәк, сөенәләр.

             Әниләр барысын да аңлый,

             Гафу итә беләләр.

Бергә. Кояш, һава һәм су кебек

          Кирәк безгә әниләр .

          Бәхет, шатлыкта яшәгез,

          Бәйрәм белән, ӘНИЛӘР.

ҖЫР “ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ”. Г.Гәрәева җыры. (Бүген сөенә-).

Алып баручы. Хөрмәтле, ӘНИЛӘР!. Бәйрәмебез тәмам, балаларыбыз сезгә бүләкләр әзерләделәр. Өйгә алып кайткач күрерсез. Сезгә сюрприз булсын!. Үөрмәтле, Әниләр, әбиләр, кызлар, сезне барыгызны да БӘЙРӘМ белән.

Балалар. Бәйрәм белән! (Кул болгыйлар).

               

 

            Сценарийны Г.Гәрәева язды. 

               

               

                

 


 

 

                  

                    

                     

              

             

 

         

         

         

                        



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.