Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





М О Г Җ И З А Л А Р К Ы Р Ы



  М О Г Җ И З А Л А Р К Ы Р Ы

  (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен)

Зал бәйрәм өчен кирәкле әйберләр белән бизәлгән. Төп стенада төрле төстән бер формада ясалган чәчәкләр эленеп тора. Ул чәчәкләр астына хәрефләр язылган. Балаларның кулы җитәрлек биеклектә булырга тиеш. Алар чыгып, чәчәкләрне әйләндереп куярга тиеш булалар. (Экранда эшләргә дә була).

Алып баручы, малайларлар чәчәкләр тотып (ясалган) музыка астында залга керәләр. Бер рәткә басалар.

Алып баручы. Хәерле көннәр, хәерле кичләр. Безнең бәйрәм чыгышларыбызны видеодан караучы Әниләр, әбиләр! Шулай ук Әтиләр!

Кәефләр яхшы, балалар әзер,

Әйбәт бара тормышлар.

Хатын-кызлар көне белән,

Котлый   сезне  балалар.

  Сез дә безнең кебек шулай,

  Гел елмаеп торыгыз.

  Бәхетегез тулы булсын,

  Якты булсын юлыгыз!

1 малай. Бәйрәмне башларга вакыт,

                Ә кызлар соңга кала.

            Бизәнәләр, ясаналар,

            Берәр сүз әйтеп кара.

2 малай.Тукта, (исеме) ачуланма,

                Бүген аның көне шул.

            Нишләсәләр дә килешә,

            Кызлар, кызлар инде ул!

3 малай. Тыңлагыз, тавышлар килә,

             Безнең кызлар биредә.

             Елмаегыз малайлар,

             Шатлык булсын күңелдә!

Кызлар музыкага керәләр, түгәрәк ясап, малайлар алдына килеп басалар. Малайлар, ике яктан кызлар каршысына чыгып чәчәкләрне кызларга тапшыралар. Аннан ике якка басалар.

1 бала. Нигә бүген иртә таңнан
                    Күңел шулай шатлана?

             Кояш та безгә кушыла
                    Җылы нурлар тарата.

2 бала. Язның беренче бәйрәме,

          Һәммә җиргә ямь өсти.

          Җилләре дә бүген йомшак,

          Биттән сыйпый, иркәли.

3 бала. Тыңлагыз, сез беләсезме,

              Бар бер бөек,  изге сүз,

          Гасырлардан-гасырларга күчеп,

              Борынгыдан килгән сүз.

4 бала. Бу сүздә тормыш байлыгы,

              Яшәүнең бар мәгънәсе,

          Беркайчан да ул югалмас,

          Мәңге яши, яшәсен!

5 бала. Бу сүз һәркем күңелендә,

          Йөрәкнең иң түрендә.

          Ягез әле, бергә әйтик,

          Кабат-кабат бүген дә!

Бергә. Әни, әнкәй, әнием,

         Син минем иң кадерлем.

Җыр. “Әниемә багышлыйм”. Г Гәрәева сүз. Ф.Мортазин көе. Проигрышларда кызлар чәчәкләп белән хәрәкәт ясыйлар.

6 бала. Солнце радостно сияет,

          Дивной, чудной красоты!

          В женский день-8 Марта

          Распускаются цветы.

7 бала. От улыбок поздравлений,

          Хорошеет всё вокруг.

          Пусть удача улыбнётся,

          И замкнётся счастья круг!

8 бала. Мы долго думали, решали,

          Что нашим мамам подарить?

          Ведь подарок,- мы сказали,-

          Самым лучшим должен быть!

9 бала.  Подарить “Джакузи” мы не сможем,

           И билет на Кипр нам не купить,

           “Мерседесы” подарить нам сложно тоже,

           Что же нашим мамам подарить?

10 бала.И сам собой пришёл ответ,

           Подарим на концерт билет,

           Все номера исполним сами,

           Даём концерт в подарок маме!

       ПЕСНЯ ПРО МАМ. В конце песни  девочки собирают цветы и вставят в вазу. 

4 малай. Иң әйбәт кызлар кайдамы?

            Алар безнең төркемдә,

            Ягымлылар, сөйкемлеләр,

            Елмаю йөзләрендә.

5 малай. Кызлар, сезне яратабыз,

            Бик нык хөрмәт итәбез.

            Әниләргә бүләк булсын,

            Бергә биеп китәбез!

          ПАРЛЫ БИЮ. ВАЛЬС. УТЫРАЛАР.

Алып баручы. Хөрмәтле, Әниләр! Без балалар белән уйладык, уйладык та бүгенге бәйрәмебезне “Могҗизалар кыры” дип атадык. Менә бу чәчәкләр артында хәрефләр язылган. Алардан хикмәтле сүзләр килеп чыга. Әмма аларны ачар өчен без балалар белән нәрсә дә булса эшләргә тиешле. Шуннан соң гына без ул сүзне укый алабыз. Балалар, башладыкмы?

        Шигырь. (минем папкада да бар, ачып карагыз). Шигырь сөйләгән бала бер чәчәкне барып ача. (1 чәчәк)

Малай чыга. Әниләргә бүләк булсын,

                     Музыкантлар чыгышы.

                     Ә мин булам оркестрның,

                     Бер дигән дирижёры.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.