Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





КЕЧКЕНӘ СОЛДАТЛАР ҖЫРЫ”. Г.Гәрәева җыры.



“КЕЧКЕНӘ СОЛДАТЛАР ҖЫРЫ”. Г.Гәрәева җыры.

Алып баручы. Афәрин, малайлар, Бу бик истәлекле бүләк булды. Барыгыз да җырлаган өчен сезгә ике чәчәкне ачарга рөхсәт бирәм. (7, 8).

Алып баручы. Балалар, сезнең әниләрегез, нинди эшләрдә эшлиләр икән?. Минем бик беләсем килә. Мин аны сездән сорап тормыйм, миңа әниләрегез эшләгән урыннан фотоларын җибәрделәр. Әйдәгез, шуларны карап китик әле.

ПРЕЗЕНТАЦИЯ. “Әниләрнең һөнәрләре”. Балалар белән бергәләп сөйләшә-сөйләшә карыйлар. Экранда күрсәтү мөмкинлеге булмаса, әңгәмә рәвешендә эшләгез.

Алып баручы. Ә хәзер мин әниләр исеменнән үзем бер чәчәкне ачам (9). Балалар, безнең бит әле әниләр кебек үк безнең турыда кайгыртып, борчылып яшәүче бик якын кешеләребез бар. Алар кемнәр? Дөрес, ӘБИЛӘР. Әйдәгез, әбиләрне дә сөендерик әле. Алар бит безнең әниләребезнең, әтиләребезнең әниләре.

Кыз. Ярый әле әбиләр бар,

         Әниләргә зур ярдәм.

     Әти-әни эштә чакта

      Алар гел безнең белән.

            Уйныйлар да, көләләр дә,

            Шаяртып та сөйлиләр,

            Бергә урамда йөрибез,

            Ару-талу белмиләр.

       Рәхмәт сезгә, эбекәйләр,

       Исән-имин булыгыз.

        Һәрвакытта әниләргә,

        Шулай булышып торыгыз! (бер чәчәкне (10) ача.

“Әбиләр турында җыр”. Утыралар. Тагын бер чәчәкне ачалар. (11).

Алып баручы.  Мин күрәм, безгә кунакка ике әби килә бугай.

Әбиләр булып киенгән ике малай чыга.

Камилә. Сөйлә әле, Хәдичә,

  Кая булдың син кичә?

Хәдичә. Йордем шунда базарда,

           Калмады бер акчам да.

Камилә. Әллә инде ябыккансың,

           Бигрәк худой калгансың. 

Хәдичә. Оныклар белән көн буе,

            Үткәрәм сабан туе.

Камилә.  Авыр әби булулар,

            Тыңламыйлар оныклар.

Хәдичә.   Картлык та мишәйт итә.

             Йөргәндә дә хәл бетә.

Музыка астында берничә бала парлашып йөри. Әбиләр карап торалар.

Камилә. Кара, ничек йөриләр,

           Картлык килер, димиләр.

Хәдичә. Биергә чакыралар,

           Ай, матур музыкалар!

Камилә. Биеп тора аяклар,

           Нишләп булыйк без картлар.

Бер кыз. Әбиләр, әйдәгез безнең белән биергә!

Бергә. Биибез, биибез. Яшь безнең күңелебез.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.