Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Оркестр чыгышы. Уйнап туктагач, алып баручы “дирижёрга” бер чәчәкне ачарга куша. (2чәчәк). Алып баручы нинди хәреф чыкканын әйтеп бара.



Оркестр чыгышы. Уйнап туктагач, алып баручы “дирижёрга” бер чәчәкне ачарга куша. (2чәчәк). Алып баручы нинди хәреф чыкканын әйтеп бара.

Алып баручы. Балалар, әйдәгез, экранга карыйк әле. Әниләрегезнең дә сезнең кебек кечкенә чаклары булган  бит. Үз әниләрегезне танырсыз микән?

Балалар экранда фотолар карыйлар. “Бу минем әнием” дип әйтеп баралар.

Кыз. Кечкенә чакта әниләр,

         Шундый кызык, матурлар.

     Әниләр,

     Сезгә бүләк итәбез,

     Күңелле, моңлы җырлар.

Парлашып ярымтүгәрәккә чыгып басалар.

       ҖЫР “СӨЕНЕЧ БҮЛӘК ИТӘМ”. Утыралар.

Алып баручы шигырь сөйләгән кызга чәчәкне (3) ачарга куша.

Алып баручы. Балалар, мин сезнең җырыгыздан аңладым, сез өйдә әниләрегезгә нык булышасыз, әниләрегезне шатландырып торасыз икән. Әйдәгез, эшегез белән исбатлап күрсәтегез. Хәзер уйныйбыз.

УЕН-ЭСТАФЕТА. “Өстәлгә салфеткалар кую”. Кызлар уйный. Алдан һәр өстәлгә 6 кешегә чәй тәлинкәләре  куела. Ә салфетканы шул тәлинкә астына куярга кирәк. Кәгазь салфеткалар поднос белән ике төркемгә бирелә. (Коробка капкачы да ярый). Шул подностан бер салфетканы алып куялар. Подносны арттагы балага бирәләр. Кайсы команда җитезрәк? Җиңгән командадан бер кыз чәчәкне (4) ача.

Алып баручы. Малайлар өчен дә уеныбыз бар. Сез кул сөлге-ләрен матур итеп төреп берсе өстенә берсен өеп (полочкалап) куясыз. Кайсы команда эшне җиренә җиткереп башкарыр. 

МАЛАЙЛАР. УЕН-ЭСТАФЕТА. “Сөлгеләрне төреп куй. Өстәлдән тарелкалар җыеп алына. Сөлгеләр поднос белән бирелә. Өстәл янына йөгереп киләләр, бер сөлгене алып төреп куялар, Подносны илтеп бирәләр. Җиңгән командадан бер малай чәчәкне (5) ача.

Малай шигырь сөйли. Г.Гәрәева шигыре

Әниемә булышам.

Әниемә, кадерлемә

Мин гел булышып торам.

Үзем уйнаган бүлмәне

Тәртипләп җыеп куям.

         Машиналар тезелеп тора

         Уенчыклар урында.

         Ул леголар.., әйтеп тормыйм.

         Яталар инде шунда.

Әни күргәч, мактый мине,

Минем улым булдыра.

Көн дә шулай булсаң, улым,

Миңа эш тә калмый ла.

          Әй, әнием, син борчылма,

          Бер дә эшсез калмассың.

          Сигезенче март булганга,

          Мин шулай тырышамын.

Алып баручы. ...,шундый матур шигырь сөйләдең. Әйдә, син дә бер чәчәкне (6) ач әле. Менә нинди хәреф килеп чыкты. Малайлар, карап торам да карап куям, сез нишләргәдер җыенасыз, ахры. Әйдә, Рәмис чык монда, сөйлә әле сереңне.

Малай. Без, малайлар, үсеп җиткәч,

             Армиягә китәрбез.

         Илләр тыныч булсын, диеп,

         Тырышып хезмәт итәрбез.

              Әтиләр дә хезмәт иткән,

              Без дә махы бирмәбез

              Ә бүген без солдат җырын

              Сезгә бүләк итәбез.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.