|
|||
Ник көләсең?Ник көләсең? САРДАР. Ханым, миннән башка Таный алмый аны беркем дә! Кагилны ияртеп Вәзир керә. Кагил, башын иеп, Ханны сәламли. КАГИЛ. Ходай сезгә озын гомер бирсен, Түзем бирсен авыр чакларда! ХАН. Ерак юлдан килгәнсең шикелле, Ни ташлады безнең якларга? КАГИЛ. Илдән илгә күчеп йөрим мин Хан, Күрәзәлек минем бар эшем. Кешеләргә җиңеллек китерәм, Сөйләп бирәм гомер агышын. Хан җанланып китә. «Хәзер ачыклыйбыз синең кемлегеңне» дигән шикелле Сардарга карап ала да, Кагилга якын бара. ХАН. Күрәзәче дисең? Алай булса, Сөйлә әле минем үткәнне. КАГИЛ. Күреп торам Ханым, синең җирдә Озак еллар газап чиккәнне. Синең атаң бөек кеше булган, Үзе ханлык иткән дәвердә. Мәңге яши халык күңелендә, Булса да ул үзе кабердә. Ул васыятъ иткән үзеннән соң, Сезгә, даҺи, ханлык итәргә. Абыегыз ризалаша алмый Мәҗбүр булган илдән китәргә. Бик яратып өйләнгәнсез ханым, Бахыр үлгән бала тапканда. Кечкенә сабыйны явыз бер көч Урлап киткән йоклап ятканда. ХАН. Исәнме ул, шуны әйт син миңа, Бердәнберем, газиз баламны, Бу гөнаҺлы җирдә берәр вакыт, Исән чакта күрә аламмы? КАГИЛ. Кызың исән... ХАН. Исән?!. КАГИЛ. Әйе, исән. ХАН. Кайда соң ул, алтын—көмешкә Күмәм сине, калган гомерең дә Бәйрәм булыр, уен көлеш тә... КАГИЛ. Ләкин язмыш сынау куйган сезгә... ХАН. Нинди сынау, аңлат, әзер мин! КАГИЛ. Язмышка язылган күрәчәкне Сөйләп бирәм сезгә хәзер мин. ХАН. Тизрәк сөйлә, тизрәк, кызым өчен, Утка керергә дә курыкмам. КАГИЛ. Ә язмыш ул гел авырлык кына Әзерләми, шуны онытмаң! Ә бу исә сезгә шатлык булыр, Матур тормыш дәвам итәргә. Кайгы күлмәген салып ташларга Күп калмаган инде көтәргә. Бер урманда бер гүзәл кыз яши, Яшьли үлгән ата—анасы. Ул хайваннар, кошлар телен белә, Булса да бер кеше баласы. Аның атасын аю үтергән, Анасы да үлгән сагыштан. Күрәсең, алар фани дөньяда Аз вакытка гына кавышкан. Аны үстергән туганы бик карт, Гомеренең соңгы чигендә. Ялгыз яши алмас инде бахыр, Урман, кошлар, җәнлек илендә. Урман кызын хатынлыкка алып, Сүз бирсәгез гомер итәргә, Туй узгач та сөйгән кызыгызны Бер генә көн калыр көтәргә. Хан уйга кала. Башта сынап Кагилга карап тора. Аннан Сардар янына бара. Йөрәген шом басып Кагилгә борыла. ХАН. Бу егетнең гаебе юкмыни, Унсигез ел бит ул тоткында. КАГИЛ. Бер гаепсез кеше минем алда, Мәкер, ялган, үч тә юк монда. ХАН. Алай булса, минем кызым кайда, Ничек яши, кемнәр кулында? КАГИЛ. Мин бары тик шуны әйтә алам, Ул гүзәл кыз—кайтыр юлында. Язмышка язганны үтәсәгез, Ходай шәфкатеннән калдырмас. Йөрәгегез мәңге тыныч тибәр, Сагыш уты бүтән яндырмас. ХАН. Мин өйләнергә тиеш кыз кайда, Аны ничек итеп күрергә? КАГИЛ. Аны эзләп вакыт уздырмагыз, Кирәк түгел барып йөрергә. Ул иртәгә үзе килеп чыгар, Ышан ханым, шушы урынга. Күрәчәкне күрми үлеп булмый, Күпләр сөйли шуның турында. ХАН. Ә шулай да кызым табылганчы Сардар богавыннан арынмас. КАГИЛ. Борчылма, олуг хан, гүзәл кызың, Өйләнмәсәң генә табылмас. ХАН. Мин, ханбикә үлгәч, кыз югалгач Бер гүзәлгә дә күз салмадым. Яшьлегемдә шашып йөргән кебек, Сөю уты белән янмадым. Язмышымда шулай язган икән, Өйләнергә әзер бүгеннән! КАГИЛ. Шуның белән ханым, котылырсың, Тормышыңның авыр йөгеннән. Амин! ХАН. Амин! ВӘЗИР. Амин! САКЧЫЛАР. Амин! Амин!
2. Шул ук күренеш. Иртә белән. Мәйдан буш. Барак белән Айзара керәләр. БАРАК. Килеп җиттек, әнә хан сарае, Синең йортың хәзер шушында. Бүгенге көннән соң минем йөрәк Күкрәгемдә түгел, учымда. Төшеп китәр дә ватылыр сыман, Меңәр кисәкләргә бүленеп. Мин күрәсең, акылны югалтып, Буй җитмәскә йөрим үрелеп. АЙЗАРА. Нәрсә булды сиңа кинәт кенә, Сагыш галәмәте йөзеңдә. БАРАК. Гомерем белән хушлашкан сыман, Бер хис сизәм бүген үземдә. АЙЗАРА. Мин табиплык остасы, ничек тә Сиңа ярдәм итә аламмы? БАРАК. Хәтта Ходай үзе тотынса да Ямый алмас иде ярамны. Сөю уты минем йөрәгемдә, Булмый инде аны сүндереп. Минем белән бу яктан качарга Булса әгәр сине күндереп, Ия булыр идем мин мәңгегә, Күңелем көткән олы бәхеткә. Алыштырмас идем аны хәтта Сарай эчендәге тәхеткә. Мин ачарга батырчылык иттем, Ниләр йөргәнлеген уемда. Хәзер сайла, тик ашыкмый гына, Киләчәгем синең кулыңда. АЙЗАРА. Миңа катгый карар чыгарылды, Монда килергә Һәм калырга. Батырчылык итә алмыйм инде Үз сүземне кире алырга. БАРАК. Хуш алайса, миңа язылгандыр, Тормышның иң авыр газабы. Бәлки сине дә сагышка күмәр, Язмыш уенының азагы. Барак башын иеп чыгып китә. АЙЗАРА. Мин нишләргә тиеш инде хәзер, Кемгә барып нәрсә әйтергә? Хан янына бар, ул көтә дигән Сәер сүзләр генә хәтердә. Кемнәр килә анда? Нинди усал, Богау салган бахыр егеткә? Айзара куаклар арасына яшеренә. Сакчылар Сардарны алып керәләр. Калкулыкка алып менәләр дә бәйләп куялар. Сакчылар чыгып китәләр. Айзара урыныннан кузгалырга шикләнеп тора. Ана керә, кулында төенчек. Ана Сардарны күреп кулларын алга суза, урыныннан кузгала алмый тора. АНА. Балам минем, йокылардан калып, Очрашуны уйлап тилмердем. Күзләреңә тутырып карар өчен, Сизә идем бер көн килерен. САРДАР. Газиз анам! Күпме теләдем мин, Тик бер генә сине күрергә! Сабай чакларымда иркәләгән, Изге кулларыңны үбәргә. Язмыш безнең якка борыла ахыры, КаҺәрле бер чоры үтелде. Инде өмет сүнде дигән чакта, Очрашырга рөхсәт ителде. Ана әкерен генә калкулыкка менә, төенчеген куя да улын кочаклый. АНА. Насыйп булган икән бер күрергә Күзләремнең нуры беткәнче. Тормышымның соңгы сукмагында Кабер бусагасы җиткәнче. Төенчеген чишеп җимешләр ала. Мин җимешләр алып килдем сиңа, Аша, улым, минем күз нурым! Аңа җимещләр каптыра. Бу тормышта минем бер моңым бар, Күңелемдә яши үз җырым. Аның ҺҺәр юлында синең исем, Карашларың яши моңында. Ана күңеле бик сизгер була, Бер гаеп юк минем улымда. САРДАР. Газиз анам! Минем гаебем юк, Ышанганың өчен сөенәм. Коточкыч бер мәкер аркасында Ялгыз калганыңа көенәм. Минем атам исән түгелмени, Ник килмәде минем янга ул? АНА. Балам, йөгреп килгән булыр иде, Синең белән бер зинданда ул. САРДАР. Бу кадәрен үк көтмәгән идем, Күпме кайгы салды явызлык! Тормыш бозучыга озакламый, Кидерерләр, бәлки, авызлык. Күрәзәче булып китте монда, Киләчәкне әйтте ул ханга. Дөрес булса, без тик газап күреп Яшәргә килмәгән җиҺанга. Кош Һәм җәнлек телен белгән кызга Ул өйләнсә, кызы табыла. Кулым белән ярдәм итә алмыйм, Язмышка күңелем ялына. Күрәзәче дөрес әйткән булса, Якын миңа ирек мизгеле. Соңгы көнгә чаклы рәхмәт белән, Искә алыр идем изгене. АЙЗАРА(үзалдына). Минем турыда сөйли түгелме, Күңелем дә шуны сизенә. Менә нигә китергәннәр икән, Бүген мине ханның иленә. Ике сакчы керә. САКЧЫ. Озакламый монда Хан киләчәк, Сиңа инде вакыт китәргә. АНА (теләмичә генә баласының кочагыннан аерыла). Сау бул, улым, инде рөхсәт булгач, Мин килермен тагын иртәгә. САРДАР. Мин көтәрмен анам! Газиз анам! Сакчылар ананы алып чыгып китәләр. Яшеренгән урыныннан Айзара чыга. Ул Сардар каршына бара. АЙЗАРА. Нинди мәрхәмәтсез затлар сине Төшерделәр шундый хурлыкка? САРДАР. Кайберәүләр үз халәте өчен, Оста була ялган, бурлыкка. Ә андыйлар кеше өчен янмый, Оят, намус саклап тормыйлар. Башкаларның малын гына түгел, Бәхетен дә тотып урлыйлар. Минем язмышны белмәгәннәр юк, Син, гүзәл кыз, кайсы яклардан? АЙЗАРА. Нәрсә әйтим, берни сакланмаган, Күңелемдә бала чаклардан. Ата—анам яшьли дөнья куйган, Яшәдем гел урман эчендә. Җәнлек, кошлар телен үз телемдәй Яхшы беләм шуның өчен дә. САРДАР. Һай гүзәлем, шушы сүзең белән, Җылы өрдең каткан күңелгә. Күрәзәче әйтеп биргән иде, Синең килереңне бүгенгә. АЙЗАРА. Әйе, күңел өчен күп кирәкми, Җылы караш җитә җан өчен. Димәк, мине монда китергәннәр, Бары бер уй белән—Хан өчен? САРДАР. Әйе, гүзәл, синең язмышыңда, Өлешеңә тигән көмешең. АЙЗАРА. Ә нигә башкалар хәл итәләр, Минем яралганны кем өчен? САРДАР. Безнең гасыр шундый, ханнан узып, Гомер сайлый торган ызгыш юк. Кеше гомере язмышка бәйләнгән, Ә язмыштан инде узмыш юк. АЙЗАРА. Әгәр миңа ул хан ошамаса, Гел сагышта гомер итимме? Күңел якын итмәгән тормыштан Әллә качып кына китимме? САРДАР. Минем күңелемә җылы өргәч, Качып китсәң туган ягыңа, Аннан ханның кызы табылмаса, Минем генә башым чабыла. Унсигез ел зиндандагы атам, Гомер буе шунда калачак. Сагыш уты йотып кипкән анам, Көзге яфрак кебек яначак. Әй гүзәл кыз, син сайларга хаклы, Үз тиңеңне тормыш юлында. Шуны да бел, башка чарабыз юк, Безнең язмыш синең кулыңда. АЙЗАРА. Ә сезнең хан бик карт, бик ямьсезме? САРДАР. Хәзер аны үзең күрерсең. Ә хатыны булсаң, гомер буе Ләззәт диңгезендә йөзәрсең. АЙЗАРА. Яратмасам, ул диңгездә йөзү Минем өчен язмыш ачысы. Андый диңгезгә тиң булмас иде, Чын бәхетнең хәтта тамчысы. Сакчылары белән Хан Һәм Вәзир керәләр. ВӘЗИР. Күрәсезме, ханым, гүзәл бер кыз, Күрәзәче әйткән түгелме? ХАН. Күрәм, Вәзир, кинәт әллә нәрсә, Ымсындырды минем күңелне. Кинәт кенә, аның янына мин, Канатланып, килә очасым. Чәчләреннән иркәлисем килә, АҺ, бик килә назлап кочасым! Тетрәтмәгән иде бер гүзәл дә, Унсигез ел минем йөрәкне. ВӘЗИР. Ни эшләргә кирәклеген ханым, Күрәзәче безгә өйрәтте. Алар Айзарага якынлашалар. Аларны күреп, кыз куркып, читкә ашыга. ХАН. Тукта гүзәл, кая ашыгасың? Ханга сәлам бирмәү килешми! АЙЗАРА. Гафу итең, шулай килеп чыкты, Ялгыш үз—үземне белешми. Мин кешеләр белән аралашмый, Яшәп үстеп урман эчендә. Очар кошлар, җәнлекләрнең телен Яхшы беләм шуның өчен дә. Кешеләрнең кыргый икәнлеген Бүген менә белдем таң белән.
Күк астында ничек гомер итеп Була икән усал җан белән? ХАН. Күреп торам нинди икәнеңне, Син үскәнсең булыр иркәдә. Мондый сүзләр өчен бүтән башлар Күптән йөрмәс иде җилкәдә. Ләкин сиңа гына рөхсәт итәм, Ни теләсәң, шуны сөйләргә. Кайда теләсәң, шунда йөрергә, Күңелең яткан җырны көйләргә. Әгәр кирәк булса, бармак селкеп, Кыенсынып тормый бир әмер. Синең бар телгең шул мизгелдә Минем теләгемдәй үтәлер. АЙЗАРА. Зурлап каршы алган өчен рәхмәт, Ә сез усал түгел шикелле. Йөзегез дә миңа бик—бик ошый, Күзегез нурлы, бар да сөйкемле. Кирәге булмаса миңа әгәр, Ялынып сорауларның үгетнең. Салдырыгыз минем күз алдында Богауларын шушы егетнең! САРДАР. ЗинҺҺар өчен, зинҺар, кирәк түгел! АЙЗАРА. Сиңа ирек кирәк түгелме? САРДАР. Әгәр атамны азат итсәләр, Миңа булыр иде күңелле. Әгәр мөмкин булса үз иркемне, Аңа бүләк итәм, Олуг Хан. Инде шуннан үлгән чагында да, Тыныч булыр иде минем җан. ХАН. Ни хәл итим, минем карар шундый, Кабул итәм синең бу шартны. Сардар үз иреген бүләк итте, Алып килең монда ул картны! Ике сакчы аның боерыгын үтәргә ашыгып чыгып китәләр.
|
|||
|