|
|||
Ялгышмасам, Барак шикелле?Стр 1 из 4Следующая ⇒
ОЛУГ ХАННЫҢ ФӘРМАНЫ. (пьеса—әкият.)
КАТНАШАЛАР:
САРДАР АЙЗАРА БАРАК КАГИЛ ХАН ГӨЛҖИҺАН АТА АНА ВӘЗИР ЯЗМАЧЫ, сакчылар, кызлар.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ. 1. Хан сарае каршында халык җыены уздыра торган, яисә мөҺим дәүләт боерыклары игълан итә торган мәйдан. Ул түгәрәк, калку урында тора. Мәйданның бер кырыенда җәза урыны икәнне ачык сөйли торган дар агачы Һәм янәшәсендә бер түмәр. Арткы планда ханның мәҺәббәт сарае күренеп тора. Аңа алып барган юлның ике як кырыенда да куаклык. Дар агачы, баш чаба торган түмәр Һәм шул ук вакытта яшеллек күңелне актарып, аңлатып бетерә алмаслык сәер күренеш тәшкил итә. Әнә шул күренештә дөньяны мактап кошлар сайравы—яшәү белән үлем янәшә икәнне бәян итә сыман. Ике сакчы, кулларына Һәм аякларына богау салынган Сардарны алып керәләр. Аларга кәгазъ тоткан язмачы ияргән.Кечкенә баскычтан калкулыкка күтәрелеп, сакчылар Сардарны дар агачына бәйләп куялар. Язмачы кәгазьне сүтеп укый башлый. ЯЗМАЧЫ. Күгебездә якты кояш сыман, Төндә айга тиңдәш ханыбыз, Бүген менә шундый фәрман бирде, Барыгыз да колак салыгыз! Олуг ханның югалган кызына Унсигез яшь тулган чагында, Җиде көн буена бар кешеләр, Шул аз вакытның Һәр таңында, Гүзәл Айзәрә югалуына Сәбәп булган угры йөзенә, Төкереп узарга тиеш була, Савап алып шуннан үзенә. Кыз туган көн соңгы көн санала, Һәм явызның башы чабыла. Ә гәүдәсе, озын бауга бәйләп, Атның ияренә тагыла. Йөртәчәкләр аны шәҺәр буйлап, Күрсәтергә бөтен халыкка. Башы аның утыртып куелыр, Мәйдан уртасында—казыкка! Язмачы кәгазъне урап тота да Сардарның битенә төкереп китә. Аның артыннан ике сакчы да бер—бер артлы төкереп китәләр. САРДАР. Сез ник төкердегез минем биткә? ЯЗМАЧЫ. Фәрман шулай, аңламадың әллә? САРДАР. Куркуыгыз чиктән ашкан, ахыры… ЯЗМАЧЫ. Ә син нишләр идең шундый мәлдә?
САРДАР. Малай чакта яшел болыннарда, Урман эчләрендә бер булып. Уйнап йөргән көннәр күңлегездә, Торып калган икән кер булып. Үзебез генә белгән сукмакларда, Күңел ача идек куышып. Шул хатирә сезнең йөрәкләргә, Елан булып кергән шуышып. Язмачы башын иеп читкә китә. ЯЗМАЧЫ. Фәрман… фәрман… САРДАР. Сез. Сакчылар әллә Оныттыгыз малай чакларны? Сугыш уеннарын бергәләшеп, Өйрәндек бит менеп атларны. Сезнең кулда корал, миндә—богау, Тиздән ул салыныр, күрерсез… Ә сез менә үз намусыгызга, Мәңге әсир булып йөрерсез. Көн итәрсез ялган яшәү белән, Тик намусны алдап булмасын, Бер белерсез әле, Ходай сезгә Әсирлектә түзем юлласын. БЕРЕНЧЕ САКЧЫ. Фәрман… (Башын иеп читкә китә.) ИКЕНЧЕ САКЧЫ. Фәрман…( Башын иеп читкә китә.) ЯЗМАЧЫ. Фәрман… САРДАР. Фәрман!.. (Шашып көлә башлый.) Инде китә башлаган ике сакчы Һәм язмачы туктап борылалар да, әле генә үлемгә дучар итү турында фәрман ишеткән Сардарга гаҗәпләнеп карап торалар. ЯЗМАЧЫ. Акылыннан язган бугай инде… Ике сакчы Һәм язмачы чыгалар. Сардар, соңгы сүзне ишетеп, артларыннан ачынып кычкырып кала. САРДАР. Алай җиңел генә акылны Җуя торган нәселдән түгел мин. Язмыш җиңә алмый батырны! Сезнең шикелле бер өрәк булып, Йә күләгә булып йөргәнче… Мин курыкмыйм ханнан, ишетегез, Әйтеп калам шуны үлгәнче. Кайдадыр халык шаулавы ишетелеп ала: «Фәрман, фәрман!…», «Явызның Башы чабыла!..», «Җиде көн буена!..», «Башы-казыкка!..» Сардар куркудан түгел, үз исеменә яуган каҺәрләрдән шомланып тирә-ягына карана. Бераздан, үзенең көчсез икәнлегенә ачынудан да, гарьләнүдән дә башы салынып төшә. Кагил белән Барак керәләр. БАРАК. Әнә тора Сардар, димәк, фәрман, Дөрес булган, мондый язмышны Күрермен дип уйламаган идем, Мин ялгыштым, ахры, ялгыштым… КАГИЛ. Кылган эшләреңә бүген килеп, Үкенергә калды дисеңме? Бар да әйт соң, ялганладым диген, Шул мизгелдә синең исемне, КаҺәр белән телгә алачаклар, Мәрхәмәт юк җирдә языкка. Сардар богавыннан котылыр да, Синең башың торыр казыкта. БАРАК. Синең сүзне тыңлап эшләдем мин, ГөнаҺ алдым шулай үземә.
КАГИЛ. Инде бүген акыл керде әллә, Бәя бирәсеңме сүзеңә?
БАРАК. Әйе, бирәм, кылган эшемә дә, Сүземә дә беләм бәясен. Син өйрәттең миңа явызлыкның Бөтен нечкәлеген, хәйләсен. Мин явызлык кылдым, шул көннән соң, Кара янды эчем, йөрәгем… Синең теләкләрең эшкә аша, Аннан булмас минем кирәгем. КАГИЛ. Алай димә, мин сине ташламам, Гел минем тирәдә йөрерсең. БАРАК. Сизеп торам, син хан булып алгач, Мыскыл итем миннән көлерсең. Бир син миңа, Кагил, Айзараны, Тугры хезмәт өчен бүләккә. Бәлки шуннан җаным эрер иде, Шифа булыр иде йөрәккә. КАГИЛ. Синең йөрәккә дә сөю килгәч, Ни әйтерсең башка затларга? Кеше булыйм дисәң, миңа гына Тугрылыкны тырыш сакларга. Мин хан булып алу белән сине, Вәзир итеп куям үземә. Рәхәт гомер итим дип уйласаң, Каршы килмә минем сүземә. БАРАК. Айзараны миңа биргән чакта, Ханның башы булыр казыкта. КАГИЛ. Ул дөньядан югалырга тиеш, Мәсхәрә Һәм чиксез газапта. Әгәр бөеклеккә үрлим дисәң, Хатын итәгенә ябышма. Олы мәртәбәне яулап була, Аяу белми торган алышта. Килешәсеңме син шуның белән? БАРАК. Артка юл юк, намус сатылды. КАГИЛ. Намус белән дөнья көтеп булмый, Хәйлә белән кеше акыллы. Мин ханны күрергә тырышырмын, Ә син үзеңне бик танытма. БАРАК. Яшь чагында, истә калдырырлык, Таныш түгел идем халыкка. Кагил сарайга карап китә. Барак, чигенергә урын калсын, дигән шикелле куркып кына тирә—ягына каранып мәйдандагы калкулыкка якынлаша, әкрен генә менә. Аның аяк тавышын ишетеп, Сардар башын күтәрә. Алар беравык бер—беренә карашып торалар. Барак борылып китмәкче була. САРДАР. Тукта, йөзең таныш миңа! Барак аңа борыла. Ялгышмасам, Барак шикелле? БАРАК. Әйе, мин бу, язмыш мине бүген, Туган якларыма китерде. САРДАР. Ялган белән дучар иткән идең, Син мине зинданга ябарга. Фәрманны ишетеп килдең әллә, Башны чапканнарын карарга? БАРАК. Гомер буе шулай яшәдеңме? САРДАР. Яшәмәдем, зиндан эчендә, Ташта аунап, уйлап ятым гелән, Нәрсә сәбәп булды үчеңә? БАРАК. Исеңдәдер дип уйлаган идем, Мондый очрашуны көтмәдем. САРДАР. Нәрсә өчен күтәрдем мин моны, Нигә шуны әйтеп китмәдең? Унсигез ел кояш күрмәдем мин, Унсигез ел шулай тилмердем. Әйт син Барак, минем язмышымны, Нинди уйлар белән җимердең? Мин оныттым инде чәчәк исен, Ат кешнәвен, кызлар көлүен. Кылыч чыңнарын да, үлән дымын, Яхшы булды менә килүең. Тирә—якка карана. Беркем дә юк, курыкмыйча сөйлә, Кем урлады ханның гүзәлен? Мин сөйми дә калдым, сөелмәдем, Ә нахактан әрни йөрәгем. БАРАК. Бер сәүдәгәрнең бик чибәр кызын, Сөя идем мин ул чагында. Ә ул сине генә сөйли иде, Булган чакта минем янымда. Шул көнчелек тартты җинаятькә, Ул бит сине уйлап саташты. Сине үзенә карату өчен, Мине дә үгетләп маташты. Әгәр белсәм, синең өчен аның, Берни тормаганын ул чакта, Безнең тормышларга киртә булып, Килеп чыкмас иде бу хата. САРДАР. Шундый намус белән тыныч кына, Ничек яшәдең син, аңламыйм. БАРАК. Яшәмәдем, кара көйдем, яндым, Мин—күләгә сыман, алдамыйм. САРДАР. Кайда булдың, монда нигә килдең, Тагын нинди корбан юлыңда? БАРАК. Әйтә алмыйм, минем гомерем дә, Язмышым да хуҗам кулында. Барак чыгып китә. Сардар ул киткән якка карап тора. Бераздан сакчылар белән Хан Һәм вәзир керәләр. ХАН. Соңгы көне җитә бу явызның, Ләкин серен ачмый Һаман да. Моның кебек мәкер саклый торган, Бер кеше дә юктыр каламда. ВӘЗИР. Белеп тора башы чабыласын, Бәлки, әйтер соңгы минутта? Шул мизгелдә кеше түзми калмас, Никадәрле явыз булып та. Сардарга якын бара. Синең алда олуг ханың тора, Ник күргәч имисең башыңны? Аңа әйтәсе сүзләрең юкмы? Ишетәсе килә тавышыңны. САРДАР. Онытмагандыр хан, мин бик яшьли, Сугыш уенына керештем. Үз—үземне аямыйча, күпме Дошманнары белән көрәштем. Мин абруйлы идем хан алдында, Яралангач сугыш кырында. Мин булырга тиеш идем мени, Бүген менә шушы урында? Минем күңел нахак сүздәнсынган, Ярсу йөрәк инде гади таш. Син белеп тор, вәзир, ирексездән, Киселгәндә иелер минем баш. ВӘЗИР. Ишетәсезме, ни ди олуг ханым, Бу тәкәббер сезне санламый. Ахыры ул чынлап, озакламый, Башы киселәсен аңламый. ХАН. Кайчандыр син кыю егет идең, Атаң да гел данлы ир булды. Ләкин бер эшләгән явызлыгың Миңа бетми торган чир булды. Гомерең аз калып бара инде, Сөйләмичә китмә кабергә. Минем гүзәл кызым синең кулдан, Дучар булды нинди җәбергә? Мин хан булып түгел, бүген синнән Башны иеп сорыйм, үтенеп. Бәлки син акылга килгәнсеңдер, Кылган явызлыктан үкенеп? Нәрсә булды минем кызым белән? Аңла, зинҺар, ата күңелен. САРДАР. Мин моңача сөйләгәнне Һаман, Аңламыйсыз ялган түгелен. Биткә төкерерлек гаебем юк, Ә чынында мыскал чаклы да. Тук кешегә ач кеше дус түгел, Җәяүле дус түгел атлыга. Әгәр кулда минем малым булса, Атым булса менеп чабарга, Бар дөньяны айкап чыгар идем, Синең кызны эзләп табарга. ВӘЗИР. Күрәсез хан, гаебен танымый, Башын чапкач бетәр ялганы. Язмыш белән килешергә кала, Ходай эше инде калганы. САРДАР. Ялгышасың, вәзир, иртә әле, Тапшырырга Ходай кулына. Бар эшләрен эщләп бетерергә Кушкан Ходай җирдә колына. Үзең үлгәчтән дә шушы җирдә, Тагын да өч көнлек эш кала. Намуслы ир китә, явыз кала, Кара күңелендә үч кала. ХАН. Синең сүзләрдән соң күңелемдә, Икеләнү хисе уяна. Мин зинданда ялгыш тоттыммыни Сине, чыгармыйча дөньяга? САРДАР. Әйе, миңа богау салдың ханым, Сүзләренә карап Баракның. Бер халыкча уйлап баксаң әгәр— Бүреге яна, диләр каракның. Ялганлады Барак, үзе качты, Әнә шул хәл дәлил түгелме? Ул явызны әле генә күрдем... ВӘЗИР. Син баракны күрдең, бүгенме? САРДАР. Әйе, күрдем Һәм сөйләшеп тордым, ВӘЗИР. Ул ялганын сиңа ачтымы? САРДАР. Әйе, ачты үләсемне белгәч... ВӘЗИР. Аннан тагын чыгып качтымы? САРДАР. Унсигез ел ышанмаган кебек, Ышанмассыз миңа бүген дә. Минем акылым саф, уем дөрес, Кер дә, мәкер дә юк күңелдә. ХАН. Ни әйтерсең Вәзир, бу дәлилгә? ВӘЗИР. Исеме бар, тик юк җисеме. Олуг ханым, ул котылу эзләп, Хәйләгә тотынмас дисеңме? ХАН (куаклыкка күзе төшеп). Нинди сәер бер карт йөри анда? ВӘЗИР. Хәзер беләм ханым, баш өсте! Вәзир чыга. Хан Сардарга караштыргалап, йөреп тора. ХАН. Әллә нигә күңелем тыныч түгел, Сүзләреңдә хаклык бар төсле. САРДАР. Әйе ханым, мине азат итсәң, Барысы да ачыкланачак. Минем башны чапсаң, теге явыз Җәзасыннан качып калачак. ХАН. Синнән башка да таптыра алам, Әгәр телим икән—бер көндә! Сардар көлә.
|
|||
|