Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





БӘЙГЕНЕ YTKӘPY ТӘРТИБЕ



5. БӘЙГЕНЕ YTKӘPY ТӘРТИБЕ

5.1. Бәйгедә катнашу бушлай.

5.2. Бәйге номинацияләрендә яшь төркемнәре һәм категорияләре:

· 3 яшьтән 8 яшькә кадәр (кертеп);

· 9 яшьтән 13 яшькә кадәр (кертеп);

· 14 яшьтән 17 яшькә кадәр (кертеп);

· 18 яшьтән 25 яшькә кадәр (кертеп);

· 26 яшьтән һәм өлкәнрәк.

5.3. Бәйге hәp ел барлык катнашырга теләүчеләр өчен уткәрелә. Бәйгедә

катнашудан баш тарту, шулай ук бәйгедә катнашырга мәҗбүр итү тыела.

5.4. Катнашучы тарафыннан бәйге кагыйдәләре тиешенчә үтәлмәгән очракта,

Оештыручы aлгa таба аны Бәйгедә катнаштырмаска мөмкин.

5.5. Бәйге 4 этапта үткәрелә:

5.5.1. 1нче этап — сайлап алу турлары:

· Бәйгенең 1нче этабы Пермь краеның муниципаль районнары арасында 2020 елның 7 ноябреннән дә соңга калмыйча уткәрелә.

· Бәйге  онлайн форматта үткәрелә.

 

· Бәйгедә катнашырга теләк белдергән һәр коллектив яки башкаручы 

үзе яшәгән җирлектәге Оештыру комитетына тиешле үрнәктәге гаризаны тапшырырга тиеш;

Муниципаль  этап нәтиҗәләрен  бәйгенең Оештыру комитетына 8 нче ноябрьгә кадәр муниципаль этапны уңышлы узучылар исемлеген җибәрә, шулай ук  Оештыру комитеты почтасына (venera.ach@yandex.ru) сайлап алу турыннан кыскача мәгълүмат (үткәрелү урыны һәм вакыты, катнашучылар саны һ.б.) фото- видео материаллар юллый.

·  Барлык материалларны алгач жюри әгъзалары(кушымта №3) катнашында, онлайн-режимда (Бәйгедә катнашучылар чыгышын видеодан карау) йомгаклау үткәрелә.

5.5.2.Бәйгенең 1 нче этабы 2020 елның 10 ноябреннән дә соңга калмыйча үткәрелә. 1 нче этап нәтиҗәләрен җирле Оештыру комитетларына 20 нче ноябрьгә кадәр 1 нче этапны уңышлы узучылар исемлеген җибәрә, шулай ук Оештыру комитеты почтасына(jalil.uku@gmail.com) сайлап алу турында кыскача мәгълүмат (үткәрелү урыны һәм вакыты, катнашучылар саны һ.б.) фото-видеоматериаллар юллый.

Сораулар һәм тәгъдимнәр белән түбәндәге телефон буенча шалтыратырга мөмкин 9922259472 (Акашева Венера Басарий кызы)

5.5.3. 2нче этап — Зона турлары:

· Оештыру комитеты билгеләгән вакытка кадәр зона Оештыру комитетлары тарафыннан 1нче этапны узучылар (I,II,III урыннар) арасында уткәрелә. Биредә Оештыру комитеты раслаган Жюри әгъзаларының берсе катнашуы мәҗбүри;

· зона Оештыру комитетлары үз зоналарында әлеге Нигезләмәгә Бәйге үткәрү үзенчәлекләренә кагылышлы өстәмәләр кертергә  хокуклы (Оештыру комитеты белән килешу буенча);

· Бәйгенең 2нче этабын үткәрү өчен муниципаль берәмлекләрнең Башкарма комитетлары, мәдәният үзәкләре үз биналарын бушлай бирергә, Оештыру комитетына Бәйгене оештыруда ярдәм итәргә тиеш.

5.5.4. 3-8 яшьлекләр категориясендә катнашучылар Оештыру комитеты

почтасына (jalil.uku@gmail.com) видеоролик һәм анкета жибәрә. Алар

видеороликлар буенча гына бәяләнәчәк.

2нче этапны узган эшләр башка катнашучыларның эшләре белән берг Знче этапта каралачак.

5.5.5. 2нче этапны уткәру зоналары:

1. Россия Федерaциясе регионнары һәм чит илләр:

· Чиләбе зонасы (Көргән, Төмән өлкәләре);

· Ырынбур зонасы (Самара, Сарытау өлкәләре, Казахстан

Республикасы);

· Башкортостан зонасы (Башкортостан Республикасы);

· Ульян зонасы (Пенза өлкәсе, Мордовия һәм Чувашия Республикалары);

· Киров зонасы (Киров, Вологда өлкәләре, Мари Иле, Удмуртия

Республикалары).

· Свердловск зонасы (Пермь кpae, Коми Республикасы, XМAO);

· Иваново зонасы (Ярославль, Владимир, Кострома, Тубән Новгород

өлкәләре);

· Томск зонасы (Новосибирск, Омск, Кемерово өлкәләре, Красноярск

крае).

II. Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм м муниципаль районнары:

· Бөгелмә зонасы (Бөгелмә, ӘлмӘт, Азнакай, Ютазы, Баулы,

Лениногорск, Чирмешән муниципаль районнары);

· Тукай зонасы (Тубән Кама, Тукай, Минзәлә, Әгерҗе, Актаныш,

Мөслим, Сарман, Зәй муниципаль районнары, Яр Чаллы шәһәре);

· Алексеевск зонасы (Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Әлки, Спас муниципаль районнары);

· Тәтеш зонасы (Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы

муниципаль районнары);

· Кукмара зонасы (Кукмара, Менделеевск, Алабуга, Мамадыш, Саба,

Теләче, Арча, Әтнә, Балтач муниципаль районнары);

· КАЗАН — I зона (Биектау‚ Балык Бистәсе‚ Питрәч муниципаль

районнары, Казан шәһәренен Вахит, Идел буе, Совет административ районнары);

· КАЗАН — I зона (Югары Ослан, Яшел Yзән, Лаеш муниципаль

районнары, Казан шәһәренең Авиатөзелеш, Киров, Мәскәң, Яна Савин

административ районнары).

5.5.6. Һәp зонаның электрон адреслары һәм 2нче этапны үткәрү вакыты

Бәйгенең социаль челтәрләрдәге битләрендә (htt s://www.instagram.com/

jalil_uku/,https://vk.com/jaliluku) һәм БТКның  рәсми сайтында (www.tatar-

congress.org) урнаштырылачак. Барлык сораулар буенча Бәйгенең электрон

почтасына язарга мөмкин (jalil.uku@mail.com).



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.