Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





БӘЙГЕ НОМИНАЦИЯЛӘРЕ



4. БӘЙГЕ НОМИНАЦИЯЛӘРЕ

4.1 . Бәйге номинацияләре:

- «Җәлил татар телендә» номинациясе.

(барлык яшь төркемнәре)

Муса Җәлилнең бер әсәpe (тулысынча яки өзек) татар телендә тәкъдим ителергә тиеш. Башкару вакыты - 5 минутка кадәр.

- «Җәлил рус телендә» номинациясе.

(барлык яшь төркемнәре)

Муса Җәлилнеҗ бер әсәpe (тулысынча яки өзек) рус телендэ тәкъдим ителергә тиеш. Башкару вакыты - 5 минутка кадәр.

- «Җәлил дөнья халыклары телендә» номинациясе.

(барлык яшь төркемнәре)

Муса Җәлилнең бер әсәpe (тулысынча яки өзек) дөнья халыклары телендә

(татар һәм рус телләреннән тыш) тәкъдим ителергә тиеш. Башкару вакыты – 5 минутка кадәр.

- «Фронтовиклар татар телендә» номинациясе.

(барлык яшь төркемнәре)

Фронтовик язучының(бәйгедә катнашучының якташы булуы мөһим) бер әсәpe (тулысынча яки өзек) татар телендә тәкъдим ителергә тиеш. Башкару вакыты - 5 минутка кадәр.

- «Фронтовиклар рус телендә» номинациясе.

( барлык яшь төркемнәре)

Фронтовик язучының (бәйгедә катнашучының якташы булуы мөһим) 6ep әсәре (тулысынча яки өзек) рус телендә тәкъдим ителергә тиеш. Башкару вакыты - 5 минутка кадәр.

- «Фронтовик язучылар әсәрләрен коллектив белән башкару»

номинациясе.

Фронтовик язучының бер әсәpe (тулысынча яки өзек) татар яки рус телләрендә төрле яшьтәге коллектив (2 дән 10 кешегә кадәр) белән тәкъдим ителергә тиеш. Башкару вакыты -5 минутка кадәр.

- «Жәлилчеләр» номинациясе.

(14 яшьтән 17 яшькә кадәр (кертеп); 18 яшьтән 25 яшькә кадәр (кертеп); 26

яшьтән һәм өлкәнрәк)

Бөек Ватан сугышы (сугыш чоры вакыйгалары, фронтовиклар, тылдагы

тормыш h.6.) турында катнашучы татар яки рус телләрендә үзе иҗат иткән бер әсәр (шигырь, поэма, эссе, хикәя һ.б.) тәкъдим ителергә мөмкин. Башкару вакыты - 5 минутка кадәр.

4.2. Номинацияләрнең бәяләү  критерийлары: (“Җәлилчеләр”

номинацияләреннән тыш):

· башкару осталыгы;

· сайланган әсәрнең укучы яшенә туры килүе;

· текстның мәгънәви тирәнлегенә төшенү;

· чыгыш вакытында музыкаль бизәлеш, декорацияләр, костюмнар

файдаланырга мөмкин;

· чыгышны бәяләгәндә музыкаль бизәлеш, декорацияләр һәм костюмнар

куллану исәпкә алынмый;

· hәp катнашучы үзе генә чыгыш ясый һәм чыгыш барышында башка затларны катнаштыра алмый.

4.3. “Җәлилчеләр” номинациясенең бәяләү критерийлары:

· теманың тулысынча ачылуы; әсәрнең композициясе; стилистик

узенчәлекләре; тасвирлап бирү осталыгы; оригинальлек; әдәби жанр узенчәлекләрен куллана белү; шигырь язу кануннарын белү һәм куллану;

· башкару осталыгы;

· текстның мәгънәви тирәнлегенә төшенү;

· чыгыш вакытында музыкаль бизәлеш, декорацияләр, костюмнар

файдаланырга мөмкин;

· чыгышны бәяләгәндә музыкаль бизәлеш, декорацияләр һәм костюмнар

куллану исәпкә алынмый.

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.