Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘ. БӘЙГЕНЕН МАКСАТЛАРЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ. БЭЙГЕНЕ ОЕШТЫРУ КОМИТЕТЫ



 


 

1. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘ

 

1.1. Нигезләмә «Җәлил укулары» III Халыкара әдәби бәйгесенең (aлгa тa6a - Бәйге) максатларын һәм бурычларын, шартларын һәм үткәрү тәртибен билгели.

1.2. Бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган

шигърият сөючеләр арасында үткәрелә.

 

2. БӘЙГЕНЕН МАКСАТЛАРЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ

2.1. Бәйге сөйләм телен үстepү  һәм матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәнүне максат итеп куя.

2.2. Бәйгенең бурычлары:

· Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм

мәдәниятен саклауда‚ үстерудә ярдәм итү;

· М.Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, фронтовик язучылар

иҗатына кызыксынуны арттыру;

· яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү;

· иҗади үсеш өчен шартлар булдыру;

·  сәнгатьле уку-башкару осталыгын камилләштерүдә укучыларга шартлар тудыру;

· әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне барлау, таныту һәм сәләтләрен

үстерү;

· әдәби-шигъри әсәрләргә карата уңай эмоциональ мөнәсәбәт тәрбияләү.

 

3. БЭЙГЕНЕ ОЕШТЫРУ КОМИТЕТЫ

3. 1 . Бәйгене оештыручылар:

— «Бөтендөнья татар конгрессы» Регионара иҗтимагый оешмасы;

— Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы;

— Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы;

— «Татарстан - Яңа гасыр» Телерадиокомпаниясе;

— Татарстан Республикасы Милли китапханәсе;

— Татарстан Республикасы Язучылар берлеге;

— Татарстан Республикасы Милли музее.

3.2. Бәйгене «Бөтендөнья татар конгрессы» Регионара иҗтимагый оешмасы,

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, «Татарстан -Яңа гасыр» Телерадиокомпаниясе, ТР Милли китапханәсе, ТР Язучылар берлеге, ТР Милли музее вәкилләреннән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән, татар теле hәм әдәбият укытучыларыннан торган комитет оештыра (алга таба — Оештыру комитеты).

3.3. Оештыру комитеты Бәйгенең Жюри составын раслый. Жюрига язучылар, актерлар, режиссерлар, әдәбиятчылар, жәмәгать, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, татар теле hәм әдәбият укытучылары, «Бөтендөнья татар конгрессы» Регионара иҗтимагый оешмасы  вәкилләре керә.

3.4. РФ төбәкләрендә, чит иллэрдә Бәйге үткәрүне татар иҗтимагый оешмалары уз өстенә ала.

3.5.Бәйгенең Жюри составын РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар

иҗтимагый оешмалары кураторлары раслый. Жюрига язучылар, актерлар,

режиссерлар, әдәбиятчылар, жәмәгать, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, «Бөтендөнья татар конгрессы» Регионара иҗтимагый оешмасы вәкилләре керә.

3.6.Бәйгене оештыручы татар иҗтимагый оешмалары координаталарын рәсми сайтта (httр://tatar-congress.org) һәм Бәйгенең социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә (https://www.instagram.com/jaliluku/, https://vk.com/jaliluku) урнаштыра.

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.