Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!



Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!

Әби: Юк инде балалар, Су анасы Шүрәлеләр искеләрдән калган ул.

Регина-Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләк-ләр килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.

Камилә-Әйт әле, Күбәләк, Сөйләшик бергәләп: Бу кадәр куп очып Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең? Сөйләп бирче тезеп, Табаламсың ризык?

Адилә-Күбәләк:

Мин торам кырларда, Болында, урманда; Уйныймын, очамын Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя Кояшның яктысы; Аш буладыр миңа Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска: Бары бер көн генә,— Бул яхшы, рәнҗетмә Һәм тимә син миңа!

 Илдар- Әйдәгез әле табышмак әйтешик!\

Регина Боз һәм кар эрде, Сулар йөгерде; Егълап елгалар, Яшьләр түгелде. Көннәр озая, Төннәр кыскара. Бу кайсы вакыт? — Иә, әйтеп кара. (Яз көне)

Данил-Ш-Ашлыклар үсте, Башаклар пеште; Кояш пешерә, Тиргә төшерә. Халык ашыга, Китә басуга,Урагын ура,— Бу кайчак була? (Җәй көне)

Илдар-Кырлар буш кала, Яңгырлар ява; Җирләр дымлана,— Бу кайчак була? (Көз көне)

Рузана--Һәр җир карланган, Сулар бозланган;
Уйный җил-буран,— Бу кайчак, туган?

(Кыш көне)

Азилә: бер әкият сойлим әле!

Мәдрәсәдә бар иде бер таз малай, — Бик шаян, шуклык белән мөмтаз малай.

Бик тирән — башындагы каткан бүрек, Бер дә салмый, булмый һич башын күреп.

Кайсы чакта бүркен алып ташлыйлар: «Әй, кояш чыкты! Кояш чыкты!» — диләр.

Башчыбыз Таз, бер заман без уйнадык; Һичберәү күрмәс әле дип уйладык.

Аһ, бәла! Безне казый күргән имеш, Уйнаганны ул карап торган имеш.

Кәйфемезне бик тиз үк кыскартты ул, — Безне шул чактук хөкемгә тартты ул.

Куркытып казыйга тезләндек хәзер, Төрле юл котлырга эзләндек хәзер.

«Казый абзый! Безне син кызган», — димез; «Һәр усаллык башы шул Таздан», — димез.

«И кизү! Бар тиз китер, ул кайсы Таз?

Кушты казый: «Ят! Сузыл! И Таз пәри!
Тал чыбыктан сез котылмассыз әли!» —



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.