|
|||
Эш беткәч уйнарга ярый. Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый. Ян тәрәзә каршысында иртәнге дәрсен карый.. Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һ&Стр 1 из 4Следующая ⇒ Эш беткәч уйнарга ярый Автор: Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый Ян тәрәзә каршысында иртәнге дәрсен карый. Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен; Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен. Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш: Кояш: «И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач! Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман; Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!» Бала: «Тукта, сабрит, уйнамыйм, уйнасам, дәрсем кала. Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам, Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам». Автор: Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә, Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә. Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач, Ул да шул бер сүзне сайрый: Сандугач: «Әйдә тышка, күңлең ач! Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман, Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!» Бала: «Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала. Туктале, бетсен дәрес, әйтмәсәң дә уйнарым, Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!» Автор: Ул, шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә, Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә. Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач Чакыра тышка Сабыйны: Алмагач: «Әйдә тышка, күңлең ач! Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт, Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!» Бала: «Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала. Тукта, сабрит аз гына, и кадерле Алмагач, Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач». Автор: Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене, Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны. Чыкты йөгреп бакчага: Бала: «Йә, кем чакырды, мине? Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!» Автор: Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Көяш, Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач; Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач,
|
|||
|