Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.



Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.

Сагындыра су юлы...

(Башлангыч сыйныф укучылары өчен сценарий)

Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән. (Габдулла Тукай)

Менә килеп тә җиттек балалар, бигрәк сагындырган туган авыл, су буйлары.

Регина: Нинди ямьле урын, кошлар сайрый!

Дилэрэ: Чишмә суына күз салыгыз сез, шундый саф, чиста.

Әби: Әле сез аның тәмен белмисез!

Камилә- Әйдәгез чишмэ суын алыйк!

Барысы да- чишмә суы салкын, тәмле

Диләрә-Монда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава; Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява. Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк; Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

Данил: Бәлки су анасы да яшеренеп утырадыр әле.

Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;
Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.

Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,
Шунда яр буендагы куе агачларга посып.

Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;
Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.

 

Камил-— Бер дә шикләнмә, Җегет, син;
мин карак-угъры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугьры түгел. Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм; Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм. Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым; Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.

Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и Яшь Җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.

Риназ- Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр,

мин карышмый уйныймын, Тик сине шартыма күнмәссең диеп мин уйлыймын.

Камил- Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм? Тик тизүк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.

Риназ-Сөйлием шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә
Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.
Мин дә көч-ярдәм бирермен: әйдә, иптәш, кузгалыйк,
Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.
Бүрәнәнең бер очында бар эчелгән ярыгы,



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.