|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||
ТӨНЬЯК АМЕРИКАТӨНЬЯК АМЕРИКА
1.Атамага географик объектны тәңгәл китереп җавап
2.Аппалач таулары кайсы җыерчыклану чорында формалашкан? 1. Борынгы. 2. Урта. 3. Яңа. 3.Бу тигезлекнең күп өлеше елга китермәләреннән хасил булган. Бу — ... 1.Олы тигезлекләр. 2.Үзәк тигезлекләр. 3.Миссисипи түбәнлеге. 4.Төньяк Америка материгында кайсы климатик пояс юк? 1. Арктик климатик пояс. 2. Тропик климатик пояс. 3. Экваториаль климатик пояс. 5.Атлантика яр буе түбәнлеге климатының күп өлешенә түбәндә күрсәтелгән үзенчәлекләр хас: кыш көне УЬМ, җәй көне — ТҺМ, уртача t, = +8°С, tu = +24°С, еллык явым-төшем микъдары 1000—2000 мм, һәм ул ел буена тигез диярлек бүленә, сезонлы җилләрнең йогынтысы шактый сизелә: җил җәен — диңгездән материкка таба, ә кышын — материктан диңгезгә таба исә. Бу — ... 1. Муссонлы субтропик климат. 2. Субтропик континенталь климат. 3. Субтропик урта диңгез климаты. 6.Төньяк Америка материгының иң тулы сулы елгасы — ... 1. Маккензи. 2. Миссисипи. 3. Колорадо. 7.Төньяк Америка материгының мәйданы буенча иң зур күле (җир шарында икенче урында) — ... 1. Зур Аю күле. 2. Югары күл. 3. Мичиган күле. 8.Төньяк Американың яр буенда урнашкан табигый зонага түбәндәге үзенчәлекләр хас: субарктик климат, сазлыклы туң туфраклар, мүк лишайник лар һәм куакчыл үсемлекләр; сарык-үгезләр, ак төлке, төньяк боланы карибу, ак кыр тавыгы, ак ябалак яши, яр буенда моржлар һәм тюленьнар таралган. Бу— ... 1. Арктик чүлләр зонасы. 2. Тундра зонасы. 3. Тайга зонасы. 9.Калифорния ярымутравының күп өлешен кайсы табигый зона алып тора? 1. Ярымчүлләр һәм чүлләр. 2. Саванна. 3. Алмашынучан дымлы (муссонлы) урманнар. 10.Төньяк Америка материгының төньягында урнашкан илнең исеме Америка индеецлары телендә «авыл» дигәнне аңлата. Бу илнең башкаласы — Оттава шәһәре. Ул ил мәйданы буенча Россиядән кала икенче урында тора, бигрәк тә урманнарга, файдалы казылмаларга, кыйммәтле мех бирә торган җәнлекләргә бай. Илнең көньягында уңдырышлы җирләр күп. Бу ил — ... 1. Америка Кушма Штатлары. 2. Канада. 3. Мексика. 1. Атамага географик объектны тәңгәл китереп җавап бирегез:
2. Кордильер таулары нинди ике литосфера плиталары бер-берсенә орыну нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр? 1. Көньяк Америка һәм Тын океан плиталары. 2. Төньяк Америка һәм Тын океан плиталары. 3. Төньяк Америка һәм Евразия плиталары. 3. Бу тигезлекнең күп өлеше бозлык утырмалары белән капланган. Бу — ... 1.Олы тигезлекләр. 2.Үзәк тигезлекләр. 3.Миссисипи түбәнлеге. 4.Төньяк Америка материгының климатына иң зур йогынты ясаучы океаннар — ... 1. Тын һәм Төньяк Боз океаннары. 2. Атлантик һәм Төньяк Боз океаннары. 3. Атлантик һәм Тын океаннар. 5.Юкатан ярымутравы климатына түбәндәге үзенчәлекләр хас: ел буена ТЬМ өстенлек итә, уртача t = +24°С, tu = +24°С, еллык явым-төшем күләме 500— 2000 мм, ел буена пассат җилләре исә. Бу— ... 1. Тропик чүл климаты. 2. Тропик дымлы климат. 3. Субтропик муссонлы климат. 6.Миссисипи елгасының иң тулы сулы кушылдыгы — ... 1. Миссури елгасы. 2. Огайо елгасы. 3. Арканзас елгасы. 7.Континентның төньягында урнашкан бу елга елның күп өлешендә боз белән капланган. Суы җәй көне күтәрелә, ә кыш көне межень күзәтелә. Елга тамагын ачкан инглиз сәяхәтчесе исеме белән аталаган бу елга — ... 1. Миссисипи. 2. Маккензи. 3. Юкон. 8.Төньяк Америка материгының бу табигый зонасына түбәндәге үзенчәлекләр хас: континентның үзәк өлешен алып тора; уртача һәм субтропик поясның кара һәм каштан туфракларында үскән үлән үсемлекләре белән капланган урмансыз киңлекләр. Үсемлекләр арасында кыяклы үләннәр (тоз үләне, типчак, бизон үләне) өстенлек итә. Монда бизоннар, койотлар, төлкеләр, вак кимерүчеләр яшиләр. Бу — ... 1. Киң яфраклы урманнар зонасы. 2. Далалар (прерияләр) зонасы. 3. Алмашынучан дымлы (муссонлы) урманнар зонасы. 9.Төньяк Американың Олы күлләре кайсы табигый зонада урнашкан? 1. Тайга. 2. Катнаш һәм киң яфраклы урманнар. 3. Алмашынучан дымлы (муссонлы) урманнар. 10.Бу илнең исеме индеец кабиләләренең төп өлеше ацтеклар алласына бәйләнгән: ацтеклар, майя кабиләләре белән бергәләп, Колумб Америкасына кадәр иң югары цивилизацияле дәүләт төзегәннәр. Баш шәһәре — Мехико. Илнең табигате күптөрле. Монда яссы таулыклар, кактус куаклыклары, дымлы урманнар белән капланган сазлыклы түбәнлекләр, биек вулканнарның карлы түбәләре һәм эссе яр буйлары чиратлашып бара. Бу ил — ... 1. Америка Кушма Штатлары. 2. Мексика. 3. Гватемала. 1. Атамага географик урынын тәңгәл китереп җавап бирегез: Атама: Географик урыны: 1. Сент-Чарльз борыны. А. Төньяк Американың иң көньяк ноктасы. 2. Мерчисон борыны. Б. Төньяк Американың иң көнбатыш ноктасы. 3. Принц Уэльский борыны. В. Төньяк Американың иң көнчыгыш ноктасы. 4. Марьято борыны. Г. Төньяк Американың иң төньяк ноктасы. 2. Яр буе сыртлары белән якынча бер вакытта (бертөрле җыерчыклану чорында) барлыкка килгән тауларны атагыз: 1. Зур Субүләр сырты. 2. Анд таулары. 3. Кордильер таулары. 3. Төньяк Американың иң биек тау түбәсе — ... 1.Митчелл тавы. 2.Орисаба вулканы. 3.Мак-Кинли тавы. 4.Әгәр бу территориядә җәй һәм кыш температурасы +24°С булса, ул — ... 1. Лабрадор ярымутравы. 2. Флорида ярымутравы. 3. Юкатан ярымутравы. 5.Калифорния ярымутравы климатының күп өлешенә түбәндәге үзенчәлекләр хас: ел буена ТЬМ өстенлек итә, уртача tr=+16°C, tu=+24°C, еллык явым-төшем күләме 100 мм дан 500 мм га кадәр, ел буена пассат җилләре исә. Бу — ... 1. Тропик чүлләр климаты. 2. Дымлы тропик климат. 3. Субтропик урта диңгез климаты. 6.Бу елга агымы буйлап 320 километрга Зур Каньон сузылган, каньон «диварлары» төрле яшьтәге һәм төстәге токымнардан тора. Ул елга — ... 1. Миссисипи. 2. Колумбия. 3. Колорадо. 7.Кайсы елга күбесенчә кар суларыннан туена? 1. Юкон елгасы. 2. Колорадо елгасы. 3. Рио-Гранде елгасы. 8.Уртача климатик пояста урнашкан бу табигый зонада күбрәк ылыслы агачлар (кара һәм ак чыршы, би- зәмле ак чыршы, Америка карагае һәм нарат) өстенлек итә, алар вак яфраклы агач токымнары белән аралашкан. Көлсу туфраклар. Кара аю, Канада селәүчәне, Америка сусары, сасы сусар, поши, вапити боланы, бизоннар яшиләр. Бу табигый зона — ... 1. Тайга зонасы. 2. Катнаш урманнар зонасы. 3. Киң яфраклы урманнар зонасы. 9.Лабрадор ярымутравының күп өлешен кайсы табигый зона алып тора? 1. Тайга. 2. Катнаш урманнар. 3. Киң яфраклы урманнар. 10.Бу илнең исеме, индеецлар теленнән күчергәндә, «күбәләкләр күплеге» яки «балык байлыгы» дигән мәгънәне аңлата. Бу җирне ачкан испанлылар аны «Каты җир» дип йөрткәннәр. Илнең төп билгесе булып, материкны икегә бүлүче һәм ике океанны тоташтыручы канал тора. Бу ил — ... 1. Мексика. 2. Никарагуа. 3. Панама. 1.Атамага географик объектны тәңгәл китереп җавап бирегез: Географик объект: A. ярымутравы. B. култыгы. Б. диңгезе. Г. утравы. 2.Аппалач таулары белән якынча бер вакытта (бертөрле җыерчыклану чорында) барлыкка килгән тауларны атагыз: 1. Зур Субүләр сырты. 2. Анд таулары. 3. Кордильер таулары. 3.Бу тигезлекләр Кордильер таулары итәгендә урнашкан. Бу — ... 1.Олы тигезлекләр. 2.Үзәк тигезлекләр. 3.Миссисипи түбәнлеге. 4.Әгәр бу территориядә уртача tr = -24°С, tu = +8°С булса, ул — ... 1. Лабрадор ярымутравы. 2. Флорида ярымутравы. 3. Юкатан ярымутравы. 5.Олы тигезлекнең төньяк өлеше климатына түбәндәге үзенчәлекләр хас: уртача коры Ь.М өстенлек итә, уртача tr=-16°C, tu=+24°C, еллык явым-төшем күләме 250—500 мм, ел дәвамында явым-төшем күләме тигез бүленә, ә җәен максимум күзәтелә. Бу климат — ... 1. Субарктик. 2. Уртача континенталь. 3. Уртача диңгез климаты. 6.Төньяк Америка Олы күлләрен Атлантик океан белән тоташтыра торган елганың исемен атагыз: 1. Огайо елгасы. 2. Изге Лаврентий елгасы. 3. Гудзон елгасы. 7.Зур Бассейн чикләрендә мәйданы буенча иң зур күлнең исемен атагыз: 1. Зур Әсирләр күле. 2. Зур Аю күле. 3. Зур Тозлы күл. 8.Уртача климатик пояста урнашкан бу табигый зонага күптөрле ылыслы һәм яфраклы агач токымнары хас. Кәсле-көлсу, соры һәм көрән урман туфраклары. Монда енот, борындык, сасы сусар, вергиния боланы, соры төлке яшиләр. Бу — ... 1. Тайга зонасы. 2. Катнаш урманнар зонасы. 3. Киң яфраклы урманнар зонасы. 9.Канада арктик архипелагының төньяк өлешенә кайсы табигый зона хас? 1. Арктик чүлләр. 2. Тундра һәм урман тундрасы. 3. Тайга. 10.Бу илне Христофор Колумб Яңа Дөнья ярларына 4 нче сәяхәте вакытында 1502 елда ачкан. Ә илнең көнбатыш өлешендә яңа эраның II гасырында майя кабиләләре үзләренең бөек дәүләтләрен төзегәннәр, башкаласы — Копан шәһәре булган. Илнең хәзерге башкаласы — Тегусигальпа шәһәре. Бу ил — ... 1. Мексика. 2. Гондурас. 3. Никарагуа. ЕВРАЗИЯ 1 нче вариант 1.Атамага географик урынны тәңгәл китереп җавап бирегез: Атама: Географик урыны: 1. Челюскин борыны. А. Материкның иң көнбатыш ноктасы.
2.Кавказ таулары кайсы җыерчыклану чорында формалашкан? 1. Борынгы. 2. Урта. 3. Яңа. 3.Евразия материгы нигезенең күп өлешендә нинди литосфера плитасы ята? 1.Нинд-Австралия литосфера плитасы. 2.Евразия литосфера плитасы. 3.Тын океан литосфера плитасы. 4.Нинди климатик пояс Евразиядә иң аз мәйданны алып тора? 1. Уртача климатик пояс. 2. Тропик климатик пояс. 3. Экваториаль климатик пояс. 5.Охота диңгезе яр буе климатының күп өлешенә түбәндәге үзенчәлекләр хас: ел буена уртача Ь.М өстенлек итәләр (кыш көне — континенталь УЬ.М, җәй көне диңгез УЬ.М), уртача tr = -16... -8°С, tH=+8... +16°С, еллык явым-төшем күләме 250—1000 мм (кыш көне — min, җәй көне — max), сезонлы җилләрнең йогынтысы шактый сизелә: җәен — диңгездән материкка таба, ә кышын — материктан диңгезгә таба. Бу — ... 1. Уртача диңгез климаты. 2. Уртача континенталь климат. 3. Уртача муссонлы климат. 6.Евразия континентының иң тулы сулы елгасы — ... 1. Лена. 2. Тигр. 3. Ганг. 7.Бу елганың төп туену чыганагы — бозлар суы. Елганың исеме — ... 1. Идел. 2. Аму-Дәрья. 3. Висла. 8.Үзәк Азиядә урнашкан бу күчеп йөрүче күлнең урынын һәм табигатен бөек рус галиме Н. М. Пржевальский сурәтләгән. Бу — ... 1. Ыссык Күл. 2. Ладога күле. 3. Лобнор күле. 9.Көнбатыш һәм Көнчыгыш Европаның күп өлешен алып торган бу табигый зонага түбәндәге үзенчәлекләр хас: уртача континенталь климат, кәсле-көлсу һәм көрән туфраклар, яфраклы (бүк, имән, юкә, өрәңге) һәм ылыслы агачлар үсә. Кыргый хайваннар (кыргый үгез, кабан дуңгызы, кыр кәҗәсе, затлы болан, соры аю һәм башкалар) тыюлыкларда һәм милли паркларда сакланып калганнар. Бу табигый зона— ... 1. Тайга. 2. Катнаш һәм киң яфраклы урманнар зонасы. 3. Субтропик урманнар зонасы. 10.Бу ил — иң биек тауларда урнашкан илләрнең берсе. Илнең 85% территориясен Ьималай сыртлары тармаклары алып тора, ә бер чигендә Джомолунгма тавы урнашкан. Бу кечкенә генә илдә биеклек пояслылыгы үзгәрү нәтижңсе буларак, тау итәгендә дымлы тропик урманнарны, өскә күтәрелгәч — Альп тау болыннарын, ә тау түбәсендә ташлар, кар һәм боз «патшалыгын» күрергә була. Бу ил — ... 1. Ьиндстан. 2. Непал. 3. Бутан.
1.Атамага географик объектны тәңгәл китереп ж,авап бирегез:
2. Урал таулары кайсы җыерчыклану чорында формалашкан? 1. Борынгы. 2. Урта. 3. Яңа. 3. Декан яссы таулыгы нигезендә нинди платформа урнашкан? 1.Көнчыгыш-Европа платформасы. 2.Кытай-Корея платформасы. 3.Ьинд платформасы. 4.Нинди климатик пояс Евразиядә иң зур мәйданы алып тора? 1. Арктик. 2. Уртача. 3. Тропик. 5.Кече Азия ярымутравы климатына түбәндә күрсәтелгән үзенчәлекләр хас: кыш көне — уртача НМ, җәй көне — тропик Ь.М, уртача tr = 0°С, tH = +24°С, еллык явым- төшем күләме 250—2000 мм (кыш көне — max, җәй көне — min), кыш көне — дымлы көнбатыш җилләр, ә җәй көне җилсез вакыт яки коры җилләр өстенлек итә. Бу — ... 1. Субтропик уртача диңгез климаты. 2. Субтропик муссонлы климат. 3. Уртача муссонлы климат. 6.Евразиянең иң озын елгасы — ... 1. Обь. 2. Янцзы. 3. Меконг. 7.Бу елгада су ташу җәй көне була, чөнки елга бассейнында җәй көне көчле муссонлы яңгырлар ява. Ул елга — ... 1. Хуанхэ. 2. Днепр. 3. Рейн. 8.Бервакытта да боз белән капланмый торган күлне беренче булып П. П. Семенов-Тянь-Шанский тикшергән. Бу — ... 1. Ыссык Күл. 2. Ладога күле. 3. Лобнор күле. 9.Урта Азиянең күп өлеше урнашкан табигый зонага түбәндәге үзенчәлекләр хас: континенталь климат; соры ярымчүл, көлсу-соры чүл туфраклары, үсемлекләр (саксаул агачы, әрем, тозлак үсә ала) һәм хайваннар (еланнар — күзлекле елан, гөрзә, эфа еланы, җәйран, төлке, кимерүчеләр) дөньясы ярлы. Бу табигый зона — ... 1. Уртача поястагы ярымчүлләр һәм чүлләр зонасы. 2. Субтропик һәм каты яфраклы мәңге яшел урманнар һәм куаклыклар зонасы. 3. Саванналар һәм сирәк урманнар зонасы. 10.Илнең хәзерге исеме безнең эрага кадәр VII—VIII гасырларда аның территориясен гарәпләр яулап алгач барлыкка килгән. Табигате күптөрле. Төньякта — үтә алмаслык таулар, көньякта — сирәк кенә яшел оазисислар белән аралашкан ком чүлләре; төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба илне бик матур ике елга кисеп чыга, һәм бу ике елга арасында дөньяның иң уңдырышлы тигезлекләренең берсе урнашкан. Бу ил территориясендә Борынгы Вавилон патшалыгы урнашкан булган. Баш шәһәре — Багдад. Бу — ... 1. Сүрия. 2. Гыйрак. 3. Иран. 3 нче вариант 1.Атамага географик объектны тәңгәл китереп җавап бирегез. Географик объект: A. утраувы. Б. бугазы. B. култыгы. Г. ярымутравы. 2.Түбәндә саналган кайсы тау системалары Альп Ь.и- малай җыерчыклы тау поясы составына керми? 1. Пиреней таулары. 2. Тянь-Шань таулары. 3. Һималай таулары. 3.Дөньяда һәм Евразиядә иң биек тау түбәсе — ... 1. Монблан. 2. Белуха. 3. Джомолунгма. 4.Төньяк ярымшарның салкынлык полюсы кайда урнашкан? 1. Себер (Верхоянск шәһәре). 2. Себер (Оймякон шәһәре). 3. Месопотамия (Басра шәһәре). 5.Ь.индстан ярымутравы климатының күп өлешенә түбәндәге үзенчәлекләр хас: кыш көне — тропик ҺМ, җәй көне — экваториаль ҺМ, уртача tr =+16°С, tH=+24°C, еллык явым-төшем күләме 500—3000 мм (кыш көне — min, җәй көне — шах), климатына муссонлы җилләр зур йогынты ясый. Бу — ... 1. Тропик дымлы климат. 2. Субэкваториаль климат. 3. Экваториаль климат. 6.Европада иң озын елга— ... 1. Дунай. 2. Рейн. 3. Висла. 7.Кайсы елганың төп туену чыганагы — кар сулары. 1. Һинд елгасы. 2. Идел. 3. Меконг елгасы. 8.Дөньяда һәм Евразиядә мәйданы буенча иң зур күл — ... 1. Каспий диңгезе. 2. Арал диңгезе. 3. Ладога күле. 9.Бөек Кытай тигезлегенең зур өлеше урнашкан табигый зонага түбәндәге үзенчәлекләр хас: субтропик муссонлы климат, сары һәм кызыл дымлы урман туфраклары, мәңге яшел үсемлекләр (магнолия, камелия, камфаралы дәфнә агачы), халкы дөге, чәй, цитрус үсемлекләре үстерә, хайваннар дөньясы каплан, төрле маймыллар, еланнар һ. б. белән характерлана. Бу — ... 1. Катнаш һәм яфраклы урманнар зонасы. 2. Субтропик каты яфраклы мәңге яшел урманнар һәм куаклыклар зонасы. 3. Алмашынучан дымлы урманнар зонасы. 10.Бу дәүләт Төньяк Европа илләренә керә һәм аның исеме «төньяк юл» дип тәрҗемә ителә. Озынлыгы буенча Европа чит илләре арасында иң озыны. Бу ил табигатен текә ярлары коры җиргә эчкәре үк ярып кергән тар, ләкин тирән, зәңгәр сулы диңгез култыклары — гүзәл фьордлар бизи. Аларның иң озыны — Согне-фьорд 204 км га сузылган. Башкаласы — Осло шәһәре. Бу — ... 1. Финляндия. 2. Швеция. 3. Норвегия. 4 нче вариант 1.Атамага географик объектны тәңгәл китереп җавап бирегез:
2.Түбәндә бирелгән территорияләрнең кайсы Тын океан җыерчыклы таулар поясына керми? 1. Камчатка ярымутравы. 2. Корея ярымутравы. 3. Филиппин утраулары. 3.Гарәбстан ярымутравы кайсы литосфера плитасының өлеше? 1.Һинд-Австралия. 2.Африка. 3.Евразия. 4.Евразиядә июль аенда иң югары һава температурасы кайда булырга мөмкин? 1. Малакка ярымутравында. 2. Ьиндстан ярымутравында. 3. Гарәбстан ярымутравында. 5.Себер климатының зур өлешенә түбәндәге үзенчәлекләр хас: УҺМ өстенлек итәләр, уртача tr= -24°С, -32°, -48°С, ә tH=+16°C (тәүлеклек һәм еллык температура амплитудаларына кискен алмашынучанлык хас). Уртача еллык явым-төшем күләме 100—500 мм (ел буенча таралышы бертигез диярлек, ә җәй көне чагыштырмача күбрәк), җилләре ешрак көнбатыштан исә. Бу — ... 1. Уртача континенталь климат. 2. Континенталь климат. 3. Муссонлы климат. 6.Эчке агышлы бассейнга керә торган иң озын елга — ... 1. Урал. 2. Идел. 3. Днепр. 7.Бу елганың төп туену чыганагы — яңгыр сулары. Елганың исеме — ... 1. Енисей. 2. Сыр-Дәрья. 3. Ганг. 8.Җир шарында һәм Евразиядә иң тирән күл — ... 1. Байкал күле. 2. Ыссык Күл. 3. Балхаш күле. 9.Көньяк Европаның зур өлеше урнашкан табигый зонага түбәндәге үзенчәлекләр хас: субтропик урта диңгез климаты, уңдырышлы көрән һәм соры көрән туфраклар, мәңге яшел үсемлекләр өстенлек итәләр (каен җиләге агачы, каты имән, мирт һ. б.); кыргый хайваннар (кыр кәҗәсе, бүре, тау кәҗәсе, кабан дуңгызы, байбак, тиен, сусар, куян) тыюлыкларда гына калган. Бу — ... 1. Катнаш һәм яфраклы урманнар зонасы. 2. Каты яфраклы мәңге яшел урманнар һәм куаклыклар зонасы. 3. Алмашынучан дымлы урманнар зонасы. 10.Бу илнең икенче исеме «Голландия», ул «куыш эчле, нигезсез, түбәнлек җире» рәвешендә тәрҗемә ителә һәм аның табигать үзенчәлекләрен чагылдыра. Дөрестән дә, Голландиянең 50% өлеше диңгез өслегеннән түбәнрәк урнашкан. Җирле халык, яр буе сазлыкларын («маршлар»ны) киптереп, уңдырышлы туфраклар («польдерлар») барлыкка китерә. Дәүләтнең башкаласы Амстердам шәһәре. Бу ил — ... 1. Нидерландия. 2. Франция. 3. Швейцария.
|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||
|