Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ОКЕАННАР. АФРИКА. КӨНЬЯК МАТЕРИКЛАР



 

МАТЕРИКЛАР ЬӘМ
ОКЕАННАР
ГЕОГРАФИЯСЕ БУЕНЧА
ТЕСТЛАР

Татар урта гомуми белем мәктәбенең
7 нче сыйныфы өчен

Татарстан Республикасы. Мәгариф министрлыгы
тарафыннан тәкъдим ителгән

Казан
«Мәгариф» нәшрияты
2002


УДК 373.167.1

ББК 74.262.6я72

С93

Охраняется законом РФ «Об авторском праве и смежных правах». Воспроизведение всей книги или ее части на любых видах носителей запрещается без письменного разрешения издательства.

Сәүбәнова Л. И., Тайсин Ә. С.

С93 Материклар һәм океаннар географиясе буенча тестлар: Татар урта гомуми белем мәкт. 7 нче с-фы өчен.— Казан: Мәгариф, 2002.— 87 б.

ISBN 5-7761-0904-3

Бу ярдәмлектә 7 нче сыйныф укучылары өчен материклар һәм океаннар географиясе курсы буенча тестлар тупланган. Алар һәр тема буенча укучыларның белемнәрен тикшерергә һәм курсның йомгаклау дәресләрен үткәрергә ярдәм итәчәк.

БЗ—9(68) — 55 —2002/2003


ОКЕАННАР

1 нче вариант

1. Мәйданы буенча иң зур океан — ...

1. Тын океан.

2. Төньяк Боз океаны.

3. Һинд океаны.

2. Атлантик океан.

2.Бу океанның нигезендә өч литосфера плитасы урнаш­кан: Һинд-Австралия, Антарктика һәм Африка. Бу — ...

1. Тын океан.

2. Төньяк Боз океаны.

3. һинд океаны.

3.Кайсы океан көнбатыштан — Төньяк һәм Көньяк Америка, көньяктан — Антарктида, ә көнчыгыштан Евра­зия һәм Африка материкларының яр буйларын юа?

1. Тын океан.

2. Төньяк Боз океаны.

3. Һинд океаны.

4. Атлантик океан.

4.Кайсы океан төбенең J/3 өлешеннән артыграк мәй­данын киң шельф алып тора?

1.Тын океан.

2.Төньяк Боз океаны.

3.Һинд океаны.

4.Атлантик океан.

5.Төньяк Атлантик агымын барлыкка килүгә төп сәбәп — ...

1. Даими җилләр.

2. Океан төбе рельефы.

3. Материкларның яр буе сызыклары.

6.Бенгела агымы — ...

1. Җылы агым.

2. Салкын агым.

7.Океанда су өслегенең температурасы үзгәрүнең төп сәбәбе — ...

1. Җир өстендә атмосфера басымы поясларының урнашуы.

2. Суларның тозлылыгы.

3. Кояш нурларының төшү почмагы.

8.Сез океаннар аша дөнья тирәли сәяхәткә чыктыгыз. Сәяхәтнең башлангыч һәм ахыргы ноктасы булып, Төньяк Боз океанының Баренц диңгезе ярында урнаш­кан Мурманск порты тора. Бирелгән маршрутларның кайсы кыскарак?

1. Мурманск шәһәре — Лондон шәһәре (Бөек Британия ут­равы) — Панама каналы — Филиппин утраулары — Шри Лан­ка утравы — Аден култыгы — Сүәеш каналы — Гибралтар бу­газы — Лондон шәһәре — Мурманск шәһәре.

2. Мурманск шәһәре — Лондон шәһәре (Бөек Британия утравы) — Магеллан бугазы — Сидней (Көньяк Африка) — Лондон шәһәре — Мурманск шәһәре.

2 нче вариант

1.Кайсы океан мәйданы буенча дөньяда өченче урын­ны алып тора?

1. Тын океан.

2. Төньяк Боз океаны.

3. Нинд океаны.

4. Атлантик океан.

2.Бу океан төбендә җир тетрәүләр һәм вулканнар ату бик еш була. Океан чикләрендә урнашкан вулканнар һәм вулканик утраулар «Утлы боҗра» хасил итәләр. Бу океан — ...

1. Тын океан.

2. Төньяк Боз океаны.

3. Һинд океаны.

4. Атлантик океан.

3.Австралиядән кала биш материкның ярларын кай­сы океан сулары юа?

1. Тын океан.

2. Төньяк Боз океаны.

3. Һинд океаны.

4. Атлантик океан.

4.Иң салкын океан — ул ...

1.Тын океан.

2.Төньяк Боз океаны.

3.Һинд океаны.

4.Атлантик океан.

5.Көнчыгыш Австралия агымы барлыкка килүгә төп сәбәп — ...

1. Даими җилләр.

2. Океан төбе рельефы.

3. Материкларның яр буе сызыклары.

6.Перу агымы — ...

1. Җылы агым.

2. Салкын агым.

7.Ни өчен тропик киңлекләрдә Тын океан суының тозлылыгы экваториаль киңлекләрдәге суныкыннан ар­тыграк?

1. Температура үзгәрә.

2. Явым-төшем күләме кими.

8.Сез океаннар аша дөнья тирәли сәяхәткә чыктыгыз. Сәяхәтнең башлангыч һәм ахыргы ноктасы — Һинд океа­нының төньягында урнашкан Калькутта порты (Һинд- стан). Бирелгән маршрутларның кайсы кыскарак?

1. Калькутта шәһәре — Кейптаун шәһәре (Көньяк Афри­ка) — Лондон шәһәре (Бөек Британия утравы) — Мурманск шәһәре — Тикси шәһәре (Лаптевлар диңгезе) — Беринг буга­зы — Магеллан бугазы — Кейптаун шәһәре — Мадагаскар ут­равы — Калькутта шәһәре.

2. Калькутта шәһәре — Аден култыгы — Сүәеш каналы— Гибралтар бугазы — Баффин диңгезе — Бофорт диңгезе — Бе­ринг бугазы — Токио шәһәре (Япон утраулары) — Көньяк Кытай диңгезе — Зонд бугазы — Калькутта шәһәре.

3 нче вариант

1.Мәйданы буенча иң кечкенә океан — ...

1. Тын океан.

2. Төньяк Боз океаны.

3. Һинд океаны.

4. Атлантик океан.

2.Иң җылы океан — ...

1. Тын океан.

2. Төньяк Боз океаны.

3. Һинд океаны.

4. Атлантик океан.

3.Кайсы океан бары тик ике материкның гына ярла­рын юмый?

1. Тын океан.

2. Төньяк Боз океаны.

3. Һинд океаны.

4. Атлантик океан.

4.Атлантик океанның көнчыгыш өлешендә төньяк субтропик табигый географик пояс чикләрендә урнаш­кан бу диңгез өч дөнья кисәгенең яр буйларын юа. Бу диңгез — ...

1. Кариб диңгезе.

2. Уэдделл диңгезе.

3. Урта диңгез.

5.Көньяк пассат агымын барлыкка китерә торган төп сәбәп — ул ...

1. Даими җилләр.

2. Океан төбе рельефы.

3. Материкларның яр буе сызыклары.

6.Көнбатыш җилләр агымы — ...

1. Җылы агым.

2. Салкын агым.

7.Цунами барлыкка килүгә төп сәбәп — ...

1. Океан агымнары.

2. Диңгез суларының температурасы.

3. Җил.

4. Җир тетрәү.

8.Сез океаннар аша дөнья тирәли сәяхәткә чыктыгыз, ди. Сәяхәтнең башлангыч һәм ахыргы ноктасы — Атлан­тик океанның төньяк-көнчыгышында урнашкан Лондон шәһәре (Бөек Британия утравы). Бирелгән маршрутлар­ның кайсы кыскарак?

1. Лондон шәһәре — Мурманск шәһәре — Тикси шәһәре (Лаптевлар диңгезе) — Беринг бугазы — Магеллан бугазы — Кейптаун шәһәре (Көньяк Африка) — Мадагаскар утравы — Аден култыгы — Кызыл диңгез — Сүәеш каналы — Гибралтар бугазы — Лондон шәһәре.

2. Лондон шәһәре — Канар утраулары — Кейптаун шәһәре (Көньяк Африка) — Мадагаскар утравы — Зонд бугазы— Джа­карта шәһәре — Беринг бугазы — Бофорт диңгезе —Баффин диңгезе — Девис бугазы — Лондон шәһәре.

4 нче вариант

1.Кайсы океан мәйданы буенча дөньяда икенче урын­ны алып тора?

1. Тын океан.

2. Төньяк Боз океаны.

3. Һинд океаны.

4. Атлантик океан.

2.Кайсы океанның күпчелек өлеше бер литосфера плитасында урнашкан?

1. Тын океан.

2. Төньяк Боз океаны.

3. Нинд океаны.

4. Атлантик океан.

3.Кайсы океан ике материкның гына яр буйларын юа?

1. Тын океан.

2. Төньяк Боз океаны.

3. Нинд океаны.

4. Атлантик океан.

4.Бу диңгез Һинд океанында иң яшь диңгез (галим­нәр фикере буенча аның яше 20 млн ел). Океан белән тоташа торган диңгезләр арасында бу диңгез иң тозлы (42%о). Ул ике дөнья кисәген аера һәм кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә Һинд океаны белән генә түгел, ә Атлантик океан белән дә (Сүәеш каналы аша) тоташа ала. Бу ...

1. Гарәп диңгезе.

2. Кызыл диңгез.

3. Девис диңгезе.

5.Гвиана агымын барлыкка китерә торган төп сә­бәп — ул ...

1. Даими җилләр.

2. Океан төбе рельефы.

3. Материкларның яр буе сызыклары.


6.Бразилия агымы — ул ...

1. Җылы агым.

2. Салкын агым.

7.Полюстан экваторга таба дөнья океаны су өслеге­нең' температурасы ничек үзгәрә?

1. Төшә.

2. Үзгәрми.

3. Күтәрелә.

8.Сез океаннар аша дөнья әйләнә сәяхәткә чыктыгыз, ди. Сәяхәтнең башы һәм ахыргы ноктасы — Тын океан­ның көнбатышында Япон диңгезе яр буенда урнашкан Владивосток шәһәре. Бирелгән маршрутның кайсы кыс­карак?

1. Владивосток шәһәре — Беринг бугазы — Лаптевлар диң­гезе — Мурманск шәһәре — Лондон шәһәре (Бөек Британия ут­равы) — Гибралтар бугазы — Сүәеш каналы — Кызыл диң­гез — Зонд бугазы — Көньяк Кытай диңгезе — Япон диңге­зе — Владивосток шәһәре.

2. Владивосток шәһәре — Беринг бугазы — Бофорт диң­гезе — Баффин диңгезе — Лабрадор ярымутравы — Кейптаун шәһәре (Көньяк Африка) — Перт шәһәре (көньяк-көнбатыш Австралия) — Сидней шәһәре (көньяк-көнчыгыш Австра­лия) — Яңа Гвинея утравы — Япон диңгезе — Владивосток шәһәре.


АФРИКА

1 нче вариант

1. Атамага географик урынын тәңгәл китереп җавап бирегез:

Атама:                     Географик урыны:

1. Рас-Энгел борыны. А. Африканың иң көньяк ноктасы.

2. Рас-Хафун борыны. Б. Африканың иң көнбатыш ноктасы.

3. Альмади борыны. В. Африканың иң көнчыгыш ноктасы.

4. Энә борыны. Г. Африканың иң төньяк ноктасы.

2. Түбәндәге тау системалары арасында нинди таулар яңа җыерчыклану өлкәсенә туры килә?

1. Атлас таулары.

2. Дракон таулары.

3. Эфиопия таулыгы.

3. Африка территориясендә нинди рельеф формалары өстенлек итә?

1.Түбәнлекләр.

2.Яссы таулыклар.

3.Таулар.

4. /Африка материгында иң биек тау түбәсе — ...

1. Кения тавы.

2. Килиманджаро вулканы.

3. Рас-Дашэн тавы.

5.Дракон тауларының көнчыгыш битләрендә климат­ның күп өлеше өчен түбәндәге үзенчәлекләр хас: ТЬМ, уртача t, = +24°С, t = +16°С, еллык явым-төшем күлә­ме 500 мм дан 2000 мм га кадәр һәм ул ел буена тигез бүленә, ә җәй көне — максималь була. Бу — ...

1. Субэкваториаль климат.

2. Дымлы тропик климат.

3. Тропик чүлләр климаты.

6.Гыйнвар белән чагыштырганда Африканың бу чү­лендә июль салкынрак. Бу чүл — ...

1. Сахара.

2. Намиб.

7.Субтропик урта диңгез климаты өлкәсендә явым- төшемнәр кайсы сезонда күбрәк була?

1. Җәй көне.

2. Кыш көне.

8.Африка материгында иң тирән күл — ...

1. Виктория күле.

2. Ньяса күле.

3. Танганьика күле.

9.Конго елгасы бассейны һәм Гвинея култыгы буй­лап урнашкан табигый географик зона өчен түбәндәге үзенчәлекләр хас: экваториаль климат, кызгылт сары ферралит туфраклар, үсемлекләр (агачлар) ярусларга бү­ленеп үсәләр һәм төрле хайваннар яши. Бу — ...

1. Дымлы экваториаль урманнар (гилея) зонасы.

2. Саванналар һәм сирәк урманнар зонасы.

3. Тропик чүлләр зонасы.

10.Бу илне еш кына «зур ярылулар иле» дип атый­лар. Монда Африканың иң биек тау түбәсе булган Ки­лиманджаро вулканы, Виктория күленең көньяк өлеше, Танганьика күленең көнчыгыш өлеше урнашкан. Мон­да дөньяның иң атаклы тыюлыгы — Серенгети да бар. Башкаласы — Дар-эс-Салам шәһәре. Бу ил — ...

1. Эфиопия.

2. Заир.

3. Танзания.

2 нче вариант

1.Атамага тиешле географик урынын тәңгәл китереп җавап бирегез:

Географик объект:

A. ярымутравы.

Б. култыгы.

B. утравы.

Г. бугазы.

2.Африка материгының зур өлеше урнашкан геоло­гик нигез — ...

1.Борынгы платформа тәшкил итә.

2.Борынгы җыерчыклану өлкәләре.

3.Көнчыгыш Африкада тау системаларын барлыкка китерүче төп сәбәп — ...

1. Яңа җыерчыклану өлкәләре барлыкка килү.

2. Литосфера плиталары аерылу.

4.Африканың иң төньяк һәм көньяк өлешләре кли­матына түбәндәге үзенчәлекләр хас: җәй көне — ТЬ.М, коры, кыш көне — УНМ, дымлы, уртача tK = + 8... +12°С, t = +24... +27°С еллык явым-төшем күләме 600—700 мм (кыш көне — максимум, җәй көне — минимум). Бу кли­мат — ...

1. Субтропик урта диңгез климаты.

2. Субэкваториаль климат.

3. Дымлы тропик климат.

5.Июль белән чагыштырганда бу Африка чүлендә гыйнварда җылырак. Бу чүл — ...

1. Ливия. 2. Намиб.

6.Явым-төшемнең күп булуы нинди атмосфера басы­мы өлкәләре белән бәйле?

1. Түбән басым өлкәләре.

2. Югары басым өлкәләре.

7.Африканың иң тулы сулы елгасы — ...

1.Нил. 2. Замбези. 3. Конго.

8.Африкада мәйданы буенча иң зур күл — ...

1. Чад күле.

2. Виктория күле.

3. Ньяса күле.

9.Африкада кайсы табигый географик зона өчен тү­бәндәге үзенчәлекләр хас: ул материкның 40 % ка якын мәйданын алып тора, субэкваториаль климат, кызгылт көрән туфраклар, үләннәр капламы бик бай. Бу— ...

1. Дымлы экваториаль урманнар (гилея) зонасы.

2. Саванналар һәм сирәк урманнар зонасы.

3. Тропик чүлләр зонасы.

10.Бу илнең исеме аның көнбатыш өлешендә урнаттт- кан чүл исеменә бәйле. Монда файдалы казылмалардан уран һәм алмаз күп. Илдә күп кенә үсемлекләрнең һәм хайваннарның борынгы төрләре сакланып калган. Бу вельвичия, Кап таулары сукыр тычканы, долгоног, ал­тынсу сукыр тычкан һ. б. Илнең төньягында дөньяның иң зур тыюлыкларыннан саналган Этош тыюлыгы ур­нашкан. Бу тыюлыкта кара мөгезборыннар, тау зебра­лары, балашарлар яши. Башкаласы — Виндхук шәһәре. Бу ил — ...

1. Ботсвана.

2. Намибия.

3. Ангола.

3 нче вариант

1.Атамага географик объектны тәңгәл китереп җавап бирегез.

Географик объект:

A. диңгез.

Б. утравы.

B. култыгы.

Г. бугазы.

2.Виктория шарлавыгын кем ачкан?

1. В. Юнкер.

2. Д. Ливингстон.

3. Г. Стенли.

3.Африкада урнашкан нинди таулар Ьималай һәм Альп таулары белән якынча бер үк вакытта (бертөрле җыерчыклану чорында) барлыкка килгән?

1.Эфиопия таулыгы.

2.Дракон таулары.

3.Атлас таулары (төньяк өлеше).

4.Африканың кайсы районында хәзер дә ата торган һәм сүнгән вулканнарны күрергә мөмкин?

1. Кап тауларында.

2. Дракон тауларында.

3. Көнчыгыш Африка яссы таулыгында.

5.Гвинея култыгы яр буйлары климатына түбәндәге үзенчәлекләр хас: уртача еллык температура үзгәрми диярлек t= +24...+26°С, еллык явым-төшем күләме 2000—3000 мм һәм алар ел буена тигез бүленәләр. Бу климат — ...

1. Экваториаль климат.

2. Субэкваториаль климат.

3. Дымлы тропик климат.

6.Явым-төшемнең аз булуы нинди атмосфера басымы өлкәләре белән бәйле?

1. Түбән басым өлкәләре.

2. Югары басым өлкәләре.

7.Африкада һәм бөтен җир шарында иң озын елга — ...

1. Конго.

2. Нил.

3. Замбези.

8.Бу күлнең мәйданы үзгәрүчән. Аның мәйданы явым- төшемнәргә һәм үзенә агып төшә торган елгаларның та­шуына бәйле. Бу күл — ...

1. Чад күле.

2. Виктория күле.

3. Ньяса күле.

9.Африкада кайсы табигый географик зона өчен тү­бәндәге үзенчәлекләр хас: коры тропик климат, үсемлек­ләр һәм хайваннар дөньясы бик ярлы. Бу — ...

1. Дымлы экваториаль урманнар (гилея) зонасы.

2. Саванналар һәм сирәк урманнар зонасы.

3. Тропик чүлләр зонасы.

10.Бу ил Африка илләре арасында мәйданы буенча иң зурысы. Аның табигате бик үзенчәлекле: монда Аф­риканың бөтен табигый зоналары бар диярлек (төньяк­та тропик чүлләрдән башлап көньякта тропик дымлы урманнарга кадәр). Башкаласы — Хартум шәһәре. Бу ил — ...

1. Ливия.

2. Тунис.

3. Судан.

4 нче вариант

1.Африка ярларында мәйданы буенча иң зур утрау — ...

1. Сан-Томе утравы.

2. Мадагаскар утравы.

3. Занзибар утравы.

2.Африканың кайсы өлеше абсолют биеклеге буенча 1000 м дан артыграк?

1.Төньяк һәм Көнбатыш Африка.

2.Көньяк һәм Көнчыгыш Африка.

3.Рельеф формасына иң биек тау түбәсен тәңгәл ки­тереп җавап бирегез:

Рельеф формасы:                      Иң биек тау түбәсе:

1.Көнчыгыш Африка таулыгы. А. Тубкаль тавы.

2.Эфиопия таулыгы.              Б. Климанджаро вулканы.

3.Атлас таулары.                   В. Рас-Дашэн тавы.

4.Ни өчен Африканың күп өлешендә тигезлек релье­фы өстенлек итә?

1. Чөнки материкның өслеге кристаллик һәм утырма токымнардан тора.

2. Материкның нигезендә борынгы Африка-Гарәбстан платформасы ята.

5.Сахара чүле климатына түбәндәге үзенчәлекләр хас: һава температурасының тирбәлүе бик зур (уртача t = +16°С, tH = +32°С), еллык явым-төшем күләме 100—200 мм дан артмый, даими (пассатлар) һәм җирле (сәмум) җил­ләр өстенлек итә. Бу — ...

1. Экваториаль климат.

2. Тропик чүлле климат.

3. Тропик дымлы климат.

6.Субэкваториаль климатлы урыннарда кайсы сезон­да явым-төшем иң күп була?

1. Җәй көне.

2. Кыш көне.

7.Зәңгәр Нил елгасы кайсы күлдән башлана?

1. Виктория күленнән.

2. Чад күленнән.

3. Тана күленнән.

8.Африкада иң биек шарлавык (933 м) кайсы елгада урнашкан?

1. Замбези елгасында.

2. Тугела елгасында.

3. Оранжевая елгасында.


9.Дөяләр, кәлтәләр, еланнар, кыр кәҗәләре, чүл бүреләре (шакал), төлкеләр һ. б. кайсы табигый зонада яши?

1. Дымлы экваториаль урманнарда (гилеяләрдә).

2. Саванналарда һәм сирәк урманнарда.

3. Тропик чүлләрдә.

10.Бу ил — үзәк Африка илләре арасында иң зуры- сы. Илнең яртысыннан күбрәк өлешен дымлы тропик (экваториаль) урманнар алып тора. Монда Африканың иң тулы сулы елгасының тамагы урнашкан. Башкала­сы — Киншаса шәһәре. Бу ил — ...

1. Ангола.

2. Заир.

3. Конго.

' 2 3-29


АВСТРАЛИЯ

1 нче вариант

1.Атамага географик объектны тәңгәл китереп җавап бирегез:

Географик объект:

A. Утрау.

Б. Материк.

B. Ярымутрау.

2.Австралия материгының иң зур өлеше урнашкан геологик нигез — ...

1. Борынгы җыерчыклану өлкәсе.

2. Борынгы платформа.

3. Австралиянең төньяк өлеше климатына түбәндәге үзенчәлекләр хас: җәй көне — ЭҺМ, кыш көне — ТҺМ, еллык явым-төшем күләме 500—2000 мм. Иң күп явым төшем җәй көне була. Бу — ...

1.Субэкваториаль климат.

2.Тропик климат.

3.Субтропик климат.

4.Кайсы климатик пояс Австралиянең иң зур өле­шен алып тора?

1. Субэкваториаль.

2. Тропик.

3. Субтропик.

5.Австралиянең органик дөньясының үзенә генә хас бер төрлелеген нәрсә белән аңлатырга була?

1. Иң коры материк.

2. Австралия һәм аның янындагы утраулар башка мате­риклардан бик күптән аерылган һәм материкның органик дөньясы озак вакытлар буенча аерым яшәгән.

3. Бозлыклар һәм вулканнар булмаган.


1. Атамасы белән географик урынын тәңгәл китереп җавап бирегез:

Географик урыны:

А. Австралиянең көньяк ноктасы.

2. Стип-Пойнт борыны. Б. Австралиянең көнчыгыш ноктасы.

3. Байрон борыны. В. Австралиянең көнбатыш ноктасы.

4. Көньяк-Көнчыгыш Г. Австралиянең төньяк ноктасы, борыны.

2.Зур Субүләр сырт кайсы җыерчыклану өлкәсенә ту­ры килә?

1.Борынгы җыерчыклану өлкәсенә.

2.Яңа җыерчыклану өлкәсенә.

3.Яңа Гвинея утравының төньяк өлеше климатына түбәндәге үзенчәлекләр хас: еллык явым-төшем күләме 3 000 мм дан артык, һәм ул ел буена тигез бүленә, ур­тача еллык һава температурасы үзгәрми t = +24... +26°С. Бу климат — ...

1.Экваториаль.

2.Субэкваториаль.

3.Тропик.

4.Австралиянең төньяк өлеше нинди климатик пояс­та урнашкан?

1. Субэкваториаль пояста.

2. Тропик пояста.

3. Субтропик пояста.

5.Австралиянең дәүләт гербында көнгерә белән бергә ниндидер хайван төшерелгән. Бу— ...

1. Сазкойрык.

2. Тәвә кошы эму.

3. Үрдәкборын.

1.Атамага географик объектны тәңгәл китереп җавап бирегез:

     
 


 


2.Зур Субүләр сырт биеклеге буенча кайсы тау төрке­менә керә?

1. Биек таулар.

2. Урта биеклектәге таулар.

3. Тәбәнәк таулар.

3.Австралиянең зур өлеше климатына түбәндәге үзенчәлекләр хас: еллык явым-төшем күләме 250 мм гына, сезоннар буенча һава температурасы бик нык үз­гәрә (уртача tr = +24... +32°С, tH = +16°C), даими җил­ләр — пассатлар өстенлек итә. Бу — ...

1.Субэкваториаль климат.

2.Тропик дымлы климат.

3.Тропик чүлле климат.

4.Тасмания утравының көньяк өлеше кайсы клима­тик пояста урнашкан?

1. Тропик пояста.

2. Субтропик пояста.

3. Уртача пояста.

5.Бу хайван — җир шарында иң гади төзелешле име­зүчеләрнең берсе. Ул — ...

1. Аю коала.

2. Ехидна.

3. Көнгерә.


1.Атамага географик объектны тәңгәл китереп җавап бирегез:

Атама:                      Географик объект:

1. Фиджи                А. бугазы.

2. Зур Австралия     Б. диңгезе.

3. Басс                    В. култыгы.

2.Борынгы платформадан башка Австралия матери­гының нигезендә тагын нинди тектоник структура ур­нашкан?

1.Борынгы җыерчыклану өлкәсе.

2.Яңа җыерчыклану өлкәсе.

3.Зур Субүләр сыртының көнчыгыш битләре клима­тының күп өлешенә түбәндәге үзенчәлекләр хас: ТЬ.М, уртача tp = +24°С, t = +16°С, еллык явым-төшем күләме 500—2 000 мм һәм ул ел буена тигез бүленә, ә җәй көне максималь була. Бу — ...

1.Субэкваториаль климат.

2.Тропик дымлы климат.

3.Тропик чүлле климат.

4.Австралиянең көньяк өлеше кайсы климатик пояс­та урнашкан?

1. Субэкваториаль пояста.

2. Тропик пояста.

3. Субтропик пояста.

5.Скрэб нәрсә ул?

1. Биек үләнле (кыяклы) әрәмәлекләр.

2. Коры куаклыклардан торган әрәмәлекләр.


 


КӨНЬЯК АМЕРИКА

1 нче вариант

1.Атамага географик урынын тәңгәл китереп җавап бирегез:

Атама:

1.Кабу-Бранку борыны.

2.Фроуэрд борыны.

3.Гальинас борыны.

4.Париньяс борыны.

2.Көньяк Америка материгының көнчыгыш өлеше нигезендә нинди платформа ята?

1. Африка-Гарәбстан платформасы.

2. Австралия платформасы.

3. Көньяк Америка платформасы.

3.Түбәндә санап киткән тау системаларының кайсы­лары Анд таулары белән бер үк вакытта (бертөрле җыер­чыклану чорында) барлыкка килгән?

1.Атлас таулары (төньяк өлеше).

2.Кап таулары.

3.Зур Субүләр сырт.

4.Көньяк Америка климатына нинди океан зуррак йогынты ясый?

1. Тын океан.

2. Атлантик океан.

3. Нинд океаны.

5.Көньяк Американың көньяк-көнбатыш өлешенең климатына түбәндә күрсәтелгән үзенчәлекләр хас: У ҺМ, уртача tr = +8°С, t = 0... +6°С, еллык явым-төшемнең кү­ләме 2000—3000 мм, һәм ул ел буена тигез бүленә, ел дәвамында көнбатыш җилләр өстенлек итә. Бу — ...

1. Уртача континенталь.

2. Уртача диңгез.

3. Экваториаль климат.

6.Җир шарында һәм Көньяк Америка материгында иң тулы сулы елга — ...

1. Амазонка елгасы.

2. Ориноко елгасы.

3. Парана елгасы.

7.Көньяк Америкада мәйданы буенча иң зур күл — ...

1. Титикака күле.

2. Маракайбо күле.

8.Бразилия яссы таулыгының зур өлешендә нинди табигый зона өстенлек итә?

1. Дымлы экваториаль ураманнар (сельва) зонасы.

2. Саванна (кампос) зонасы.

3. Далалар (пампа) зонасы.

9.Көньяк Американың бу табигый зонасына түбәндә­ге үзенчәлекләр хас: ул экваторның ике ягына да ур­нашкан, ел дәвамында җылы һәм дымлы климат, үсем­лекләр һәм хайваннар дөньясы бик бай, кызгылт сары ферралит туфраклар өстенлек итә. Бу — ...

1. Дымлы экваториаль урманнар (сельва) зонасы.

2. Саванна (кампос) зонасы.

3. Далалар (пампа) зонасы.

10.Бу дәүләт Көньяк Американың төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Аның башкаласы — Санта-Феде-Бо- гота шәһәре. Испан яулап алучылары бу илне «әкияти байлыклар иле» дип атаганнар. Ә 1863 елдан хәзергә ка­дәр ул материкны ачкан сәяхәтчеләрдән берсенең исемен йөртә. Бу ил — ...

1.Суринам. 2. Венесуэла. 3. Колумбия.

2 нче вариант

1.Атамага географик объектны тәңгәл китереп җавап бирегез:

Атама: Географик объект:
1. Кариб 2. Панама 3. Магеллан A. каналы. Б. бугазы. B. диңгезе.

 

2.Анд таулары нинди җыерчыклану чорында барлык­ка килгәннәр?

1. Борынгы.

2. Урта чор.

3. Яңа.

3.Көньяк Америка платформа бөгелешләренә нинди рельеф формасы туры килә?

1. Амазонка түбәнлеге.

2. Гвиана яссы таулыгы.

4.Әгәр бу территория эчендә уртача гыйнвар һәм июль температурасы +24... +26°С булса, бу — ...

1. Ла-Плата түбәнлеге.

2. Патагония өлкәсе.

3. Амазонка түбәнлеге.

5.Көньяк Американың иң көнбатыш өлеше (эква­тордан көньяк тропикка кадәр) климатына түбәндәге үзенчәлекләр хас: ТЬ.М, уртача tr=+16... +24°С, ә tH = +8°С. Еллык явым-төшем күләме 100 мм дан да артмый. Бу — ...

1. Субэкваториаль климат.

2. Тропик чүлләр климаты.

3. Субтропик континенталь климат.

6.Җир шарында һәм Көньяк Америка материгында иң биек шарлавык — ...

1. Анхель шарлавыгы.

2. Ниагара шарлавыгы.

3. Игуасу шарлавыгы.

7.Бу елгага түбәндә күрсәтелгән режим хас: июнь-июль айларында — су ташый, ә елгалардагы суның иң аз булган вакыты декабрь-гыйнвар айларына туры килә. Бу — ...

1. Амазонка елгасы.

2. Ориноко елгасы.

3. Парана елгасы.

8.Ла-Плата түбәнлегенең иң көньяк һәм көньяк-көн­чыгыш өлешендә нинди табигый географик зона өстенлек итә?

1. Саванна (кампос).

2. Далалар (пампа).

3. Чүлләр һәм ярымчүлләр.

9.Көньяк Америкада бу табигый географик зонага түбәндәге үзенчәлекләр хас: субтропик пояста (тигез дымлану өлкәсе) урнашкан, уңдырышлы кызгылт кара туфраклар, үләнле үсемлекләр дөньясы һәм тиз йөгерә торган хайваннар өстенлек итә. Индеецлар телендә бу та­бигый зонаның исеме агачсыз киңлек дигәнне аңлата. Бу-...

1. Дымлы экваториаль урманнар (сельва) зонасы.

2. Саванна (кампос) зонасы.

3. Далалар (пампа) зонасы.

10.Бу дәүләт Көньяк Американың көнбатыш өлешен­дә урнашкан, аның башкаласы — Лима шәһәре. Бу илнең территориясендә җир шарындагы иң тулы сулы Амазон­ка елгасы башлана, ә аның көньяк-көнчыгыш өлешендә иң биек тау күле — Титикаканың зур өлеше урнашкан. Илнең территориясен Американың борынгы бөек дәү­ләте — инк халыклары дәүләте биләгән (Американы Ко­лумб ачканчы), башкаласы Куско шәһәре булган. Бу — ...

1. Эквадор. 2. Перу. 3. Чили.


1.Башка көньяк материклар белән чагыштырганда, бу континентта табигый зоналар күптөрлелегенең бер сәбә­бе — ул материкның төньяктан-көньякка таба, яки экватор­дан уртача киңлекләргә кадәр сузылуы. Бу материк — ...

1. Африка.

2. Көньяк Америка.

3. Австралия.

2.Анд таулары нинди ике литосфера плитасы орыну нәтиҗәсендә барлыкка килгән?

1.Көньяк Америка һәм Африка-Гарәбстан литосфера пли­талары.

2.Көньяк Америка һәм Тын океан литосфера плиталары.

3.Көньяк Америка платформасының калку урынна­ры нинди рельеф формасына туры килә?

1. Амазонка түбәнлеге.

2. Гвиана яссы таулыгы.

4.Атамага (территориягә) еллык явым-төшем күлә­мен тәңгәл китереп җавап бирегез:

Территория:                  Еллык явым-төшем:

1. Амазонка түбәнлеге. А. 100 мм дан азрак.

2. Патагония өлкәсе.  Б. 2000—3000 мм.

3. Атакама чүле.         В. 100—250 мм.

5.Көньяк Американың көньяк-көнчыгыш өлеше клима­тына түбәндәге үзенчәлекләр хас: УНМ, уртача tr= +16°С, tH = 0°С (минималь температура июльдә -30°С булырга мөмкин), еллык явым төшем күләме 100 мм дан 250 мм га кадәр. Кыш көне салкын һәм кар аз, ә җәй көне җы­лы һәм коры. Ел дәвамында көнбатыш җилләр өстенлек итә. Бу — ...

1. Уртача континенталь климат.

2. Уртача диңгез климат.

3. Субтропик континенталь климат.

6.Индеецлар телендә бу шарлавыкның исеме «зур су» дигәнне аңлата. Шарлавыкның географик коорди­натлары 25°30 к.к., 54° кб. оз.. Бу— ...

1. Анхель шарлавыгы.

2. Ниагара шарлавыгы.

3. Игуасу шарлавыгы.

7.Бу елгага түбәндәге режим хас: декабрь-гыйнвар айларында су ташый, ә елгалардагы суның аз булган ва­кыты — июнь-июль айларында. Бу — ...

1. Амазонка елгасы.

2. Ориноко елгасы.

3. Парана елгасы.

8.Патагониянең зур өлешендә нинди табигый геогра­фик зона өстенлек итә?

1. Саванна (кампос).

2. Далалар (пампа).

3. Чүлләр һәм ярымчүлләр.

9.Көньяк Американың бу табигый географик зонасы­на түбәндәге үзенчәлекләр хас: субэкваториаль климат; кызыл ферралит һәм көрән-кызыл ферралит туфраклар; үсемлек төркемчәләре (кебрачо, мангабейра һ. б.) һәм хайваннар (вак боланнар, кыргый дуңгызлар, бронялы- лар, кырмыскаашар, тәвә кошы нанду һ. б.) дөньясы, Африканың шул ук табигый зонасы белән чагыштыр­ганда шактый ярлы. Бу — ...

1. Дымлы экваториаль урманнар (сельва) зонасы.

2. Саванна (кампос) зонасы.

3. Далалар (пампа) зонасы.

10.Бу дәүләт Көньяк Американың Тын океан яры буйлап тар тасма кебек сузылган, башкаласы — Сантьяго шәһәре. Илнең төньяк өлешендә җир шарында иң коры чүл — Атакама чүле урнашкан. Индеецлар телендә бу илнең исеме «салкын» дигәнне аңлата. Бу дәүләт — ...

1. Эквадор. 2. Перу. 3. Чили.

1.Бу материкның бөтен нокталары көнбатыш озын­лыкта ята. Бу материк — ...

1. Африка.

2. Көньяк Америка.

3. Австралия.

2.Көньяк Американың иң биек тау түбәсе — ...

1. Бандейра тавы.

2. Уаскаран тавы.

3. Аконкагуа тавы.

3.Көньяк Америкадагы платформа бөгелешләренә нинди рельеф формасы туры килә?

1. Ла-Плата түбәнлеге.

2. Бразилия яссы таулыгы.

явым-төшем режимын тәңгәл

Еллык явым-төшем:

A. Июнь-июль — max, декабрь-гыйнвар — min.

Б. Ел буе бертигез.

B. Декабрь-гыйнварь — max, июнь-июль — min.

5.Ла-Плата түбәнлегенең көньяк һәм көньяк-көнчыгыш өлеше климатына түбәндәге үзенчәлекләр хас: кыш көне — УЬМ, җәй көне — ТЬМ, уртача t,= +24°С, ә tH= +8°С, еллык явым-төшем күләме 500 мм дан 1000 мм га кадәр һәм ел эчендә бертигез бүленә. Бу — ...

1. Субтропик урта диңгез климаты.

2. Субтропик континенталь климат.

3. Субтропик тигез дымлы климат.

6.Җир шарында иң биек тау күле — ...

1. Титикака.

2. Маракайбо.

3. Танганьика.


7.Көньяк Американың кайсы елгасына ел әйләнәсен­дә тулы сулылык хас?

1. Амазонка.

2. Ориноко.

3. Парана.

8.Амазонка елгасы бассейнының зур өлешендә нин­ди табигый географик зона өстенлек итә?

1. Дымлы экваториаль урманнар (сельва).

2. Саванна (кампос).

3. Далалар (пампа).

9.Көньяк Американың көньяк-көнчыгыш өлеше та­бигый зонасына түбәндәге үзенчәлекләр хас: уртача континенталь (еллык явым-төшем күләме 100 мм дан 250 мм га кадәр) климат, аз уңдырышлы көрән туфрак­лар, үсемлекләр дөньясы — кыяклы үлән һәм чәнечкеле куаклар. Хайваннар дөньясы бай түгел (кимерүче хай­ваннар, саз кондызы, бронялылар һ. б.). Бу — ...

1. Далалар (пампа) зонасы.

2. Ярымчүлләр зонасы.

3. Катнаш урманнар зонасы.

10.Бу дәүләт Көньяк Американың төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан, аның башкаласы — Кито шәһәре. Испан телендә бу илнең исеме «экватор» дигәнне аңла­та. Башкаласыннан көньякка таба җир шарында иң би­ек, ата торга<



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.