Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья

нче класста татар теле дәресләрен үткəрү ѳчен методик күрсəтмəлəр

5 нче класста татар теле дәресләрен үткəрү ѳчен методик күрсəтмəлəр

Шартлы билгеләр:

Ук — укытучы

У1 — беренче укучы

У2 — икенче укучы

У3 — өченче укучы

У4 — дүртенче укучы

У — укучы, укучылар

А — аудиодискта

Р  Т — русчадан татарчага тәрҗемә

Т → Р — татарчадан русчага тәрҗемә

! — игътибар итегез

СҮ — сөйләм үрнәге

 Саннар дәреслектәге күнегү номерларын күрсә

                                ТЕМА 1. Сагынырбыз сине, җәй!

1 нче сентябрь — күңелле бәйрәм

 А 1. Исемнәрнең Ю. к. һәм исем + сыйфат конструкциясен кабатлау.

Кая баралар? — Мәктәпкә, бәйрәмгә, линейкага.

1 нче сентябрь нинди бәйрәм / көн? — Күңелле бәйрәм / шатлыклы көн.

 2. Шигырь сәнгатьле итеп уку һәм эчтәлеге буенча бәйлә­нешле сөйләмне үстерү өчен бирелә. Телəк буенча ятларга тәкъдим итəргə була.

 3. Билгеле үткән заман формасында бирелгән фигыльләрне хəзерге заман хикəя фигыльнең 3 нче зат күплек санына үзгәртеп әйтү.

 1 нче сентябрьдə балалар иртә уяналар, шатланалар, ашыйлар,эчəлəр, ... .

Əгəр укучыларның материалны белү дəрəҗəсе түбəн булса, фигыльлəрне билгеле үткән заман формасында кулланырга була. Шигырьдəге фигыльлəрне тема буенча монологик сѳйлəмгə кирəк булуларына карап сайлыйбыз.

4. Изафәләрне искә төшерү һәм сөйләмдә активлаштыру.

а) Башта һəр җѳмлə буенча үзебез сорыйбыз. Максат: -мы/ ме сорау кисəкчəсе ярдəмендə бирелгəн сорау җѳмлəгə уңай җавап биргəндə бу кисəкчəнге кулланмау.

Ук. Беренче сентябрь ай башымы? У1. Әйе, ... .

б) Аннан соң укучылар үзлəре сорау бирəлəр. Максат: инверцияле сорау җѳмлəлəрдə

 -мы/-ме сорау кисəкчəсен дѳрес куллану. Беренче- икенче дəреслəрдə биремне русча əйтəбез, чѳнки укучылар нəрсə сорарга кирəклеген аңламаска мѳмкин. Соңрак мондый биремнəрдə «Сора/сорагыз» дип кенə əйтү җитə.

Ук. Спроси у Саши, 1 сентября — конец осени?

5. Исемнәрнең күплек санын һәм сингармонизм законын кабатлау. Беренче чəчəктə нечкə əйтелешле сүзлəр, икенче чəчəктə калын əйтелешле сүзлəр бирелгəн. Кагыйдəне искə тѳшерү укучыларның күпчелеге ялгышканда гына кирəк.

6. н, ң, м хәрефләренә тәмамланучы исемнәрнең күплек санын, сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен искә төшерү.

Укучыларның игътибарын калын хәрефләр белән бирелгән кушымчаларга юнәлтәбез.

7. н, ң, м хәрефләренә тәмамланучы исемнәрнең күплек санын, сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен кабатлау. Биремне үтəгəч, ныгытабыз.

Ук. Дөресме /килешәсезме? Сентябрь көз аемы? Сентябрьдә көннәр озынракмы/
кыскаракмы? Бу күнегүне тиешле дəрəҗəдə эшлəү укучыларның ѳй эшен (8 нче күнегү) җиңелəйтə.

8. Сорау (?) пиктограммасы белəн тамгаланган күнегү ѳй эше итеп бирелергə тəəкъдим ителгəн материалны күрсəтə. Бу күнегүлəрдə икешəр бирем, шуларның беренчесе җиңелрəк. Бу күнегүдə укучылар 7 нче күнегү ярдəмендə кѳз турында бер җѳмлə əйтергə тиеш булалар. Ѳй эшенең катлаулырак варианты * билгесе белəн тамгалана. Бу биремне телне яхшырак белүче балаларга индивидуаль бирəбез..

*Шигырь ярдәмендә бәйләнешле сөйләргә өйрәтү. 1 нче сентябрь турында сѳйлəү ѳчен, укучыларны дəрес материалын мѳмкин кадəр тулырак кулланырга ѳйрəтəбез. Мəсəлəн, бу биремне үтəү ѳчен, укучылар дəреслектəге 1, 3 нче күнегүне файдалана ала.

У. 1 нче сентябрь уку елы башы. 1 нче сентябрьдə балалар мəктəпкə баралар. Бу бик күңелле, матур кѳн Мин иртə уяндым, шатладым. Бит-кулларны юдым, ашадым, эчтем, …

9. 1 нче сентябрьдә һәм 1 нче сентябрьдән формаларын дөрес куллану. Күнегүдә а һәм б пунктларында җөмләләрнең бирелү тәртибе туры килми, шуңа күрә укучылар өчен авыр җөмләләрне берничә тапкыр парлап укыйбыз. Русча-татарча вариантын берничә тапкыр әйткәннән соң, ныгыту күнегүләре эшлибез. Укытучы күнегүдәге җөмләләрне əйтə, укучылар тиешле вариантны әйтәләр.

Ук. Яңа фәннәр өйрәнәбез.

У. Беренче сентябрьдән.

Ук. Җәйге каникул тәмамлана.

У. Беренче сентябрьдә.

Танышам, очрашам, тəмамлана, башлана сүзлəре белəн эшлəүгə аерым игътибар бирəбез. Сүзлəрне дѳрес əйтү ѳстендə эшлəгəч, тəрҗемə күнегүлəре бирергə була. Таныш лексиканы кулланып, татарчадан русчага тəрҗемə итəбез.

Ук. Русча əйтегез. Без танышабыз. Мин танышам. Син дə танышасың. Сез танышасызмы? Алар да танышалар. Кем белəн танышасың? Яңа укучылар / яңа укытучылар /яңа кабинет /яңа классташлар белəн танышам.

10. 9 нчы күнегүдәге җөмләләрне мәгънә буенча икегә бү­леп уку.

11. Актив кулланышка кертү өчен бирелә. Бу материал укучылар ѳчен авыр, чѳнки рус телендə кулланышында ике аерма бар. Беренчесе: татарча минем (мой), русча меня . Икенче аерма: сүз белəн кулланышы киресенчə (рус телендə сүз алдыннан). Əлбəттə, укучыларга бу аермалар турында бернинди дə аңлату бирмибез. Таблица белəн танышканнан соң, башта татарчадан русчага, аннан соң русчадан татарчага тəрҗемə итү күнегүлəре эшлибез. Зат формаларын таблицадагыча рəттəн түгел, бутап бирəбез. Бу дəрестə дəреслеклəр ачык, укучыларның таблицаны куллану мѳмкинлеген бирəбез..

Ук. Русча əйтегез. Безнең ѳчен. Минем ѳчен. Алар ѳчен.

Килəсе дәрес­ләрдә мөмкин булган саен туры килгән ситуацияләрдә кулланабыз.

12. Кем өчен? сөйләм үрнәген ныгыту. Түбəндəге тəртиптə эшлəргə тəкъдим ителə.

а) Укытучы башта укучыларга сорау бирә, укучылар һәр­берсе үзе турында əйтə.

Ук. Кем өчен 1 нче сентябрь күңелле / бераз күңелсез бәй­рәм? Ни өчен?

У. 1 нче сентябрь минем өчен ... , чөнки ... .

Үзлəре телəп əйтмəгəн укучылардан сорыйбыз:

Ук. Ə синең ѳчен 1 нче сентябрь нинди кѳн? (Синең ѳчен сүзенə басым ясап, кул хəрəкəте ѳстəп сорыйбыз.)

б) Укучылар парлап эшлиләр. Укытучы, парлы эш вакытында парталар арасында йөреп, балаларның сөйләшүләрен тыңлый. Кирәк булса, ярдәм итә.

Парлы эш тәмамланганнан соң, үрнәк рәвешендә кѳчлерəк ике укучының сөйләшүен тыңлыйбыз. Аннары тагын 1—2 парны тыңларга була.

Мондый вариантта тəмамларга була.

У1. Минем өчен 1 нче сентябрь — күңелле бәйрәм, чөнки ... . Ә аның өчен (партадашына күрсәтә) ... , чөнки ... .

! Башта тартым алмашлыклары белəн генə эшлибез, исемнəр белəн (Дима ѳчен) кулланмыйбыз.

Күнегүләрне эшләгәндә, дәреслекләр ачык, 9 нчы күнегүне укып җавап бирергә рөхсәт ителә. Күнегү материалы килəсе дәресләрдә сөйләм зарядкасында ныгытыла.

13. Синең өчен / минем өчен формаларын активлаштыру. Укучылар арасында сөйләшү төзү өчен үрнәк диалог. Кем өчен? сөйләм үрнәген (СҮ) кеше исемнәре белән (Марина өчен / Саша өчен) куллану. Килəсе дəрестə, укучылар биремдəге сорауга җавап биргəннəн соң, сорыйбыз:

Ук. Кемнəр ѳчен 1 нче сентябрь күңелле /күңелсез кѳн? Кулларыгызны күтəрегез.

Укучылар кулларын күтəргəч, хəрəкəт белəн укучыларга күрсəтеп, əйтеп чыгабыз:

Ук. Лена ѳчен дə, Марина ѳчен дə, … 1 нче сентябрь күңелле/күңелсез кѳн.

*Бәйләнешле сөйләргә өйрәтү. 9 нчы күнегү материалын мѳмкин кадəр тулырак кулланырга тəкъдим итəбез.

14. Таныш булыйк! сѳйлəм үрнəген истə калдыру ѳчен, бер укучыга Шəвəли ролендə башкалар белəн танышырга тəкъдим итəргə була.

Шəвəли. Таныш булыйк. Мин- Шəвəли.

У1. Таныш булыйк. Мин- … .

Алдагы дəреслəрдəге сүзлəрне кулланып йомгаклыйбыз.

Ук. Сез кем белəн очраштыгыз? Рəсемгə карагыз, нинди малай белəн таныштыгыз? (Шат)

15. Шигырьне укыгач, биремдəге сорауга кыска гына җавап бирергə.

У. Шəвəли җəй кѳне йѳгергəн, уйнаган.

Килəсе дәресләрдә «Җәйдән көзгә күчтек» сөйләм үрнәге активлаштырырга тəкъдим ителə. Тиешле көннәрдә Бүген сентябрьдән октябрьгә / көздән кышка күчтек дип кулланабыз.

16. Дəреслектə шигырьлəр сүзен- сүзгə тəрҗемə итү ѳчен түгел, ə тѳп фикерне аңлау, əйтергə ѳйрəтү ѳчен бирелə. Биремне үтəгəндə алдагы дəреслəрдə үтелгəн материалын мѳмкин кадəр тулырак кулланабыз.

Ук.Шәвәли бу сүзләрне кайчан (ничәнче числода) әйтә? Ул кайчан җәйдән көзгә күчкән? Ни өчен шулай уйлыйсыз? Җавапны шигырьдән табып укыгыз.

У.Кичə 31 нче август булган (ə август – җəй ае). Ə бүген 1 нче сентябрь (сентябрь –кѳз ае). Шəвəли шулай җəйдəн кѳзгə күчкəн.

У1. Минемчә, Шәвәли өчен 1 нче сентябрь күңелсез көн­дер, чөнки ул җәй көне йөгергән, чапкан, уйнаган, ә беренче сентябрьдән ... .

17. Сезнең өчен формасын активлаштыру.

Үзебез турында ике вариантта да (күңелле / бераз күңелсез бәйрәм, чөнки ...) әйтәбез.

18. Җаваплар мѳмкин кадəр күбрəк булырга тиеш. Укучылар җавап биргəннəн соң, алар əйтмəгəн вариантларны бирергə була.

Ук. Сезнеңчə, кемнəр ѳчен 1 нче сентябрь бераз күңелсез бəйрəм, чѳнки …

Хѳрмəтле укытучылар! Дəреслəрне үткəрү ѳчен авторның методик күрсəтмəлəренең җыентыгын Казанда Татарстан китап нəшрияте кибетлəреннəн алырга була. Ул җыентык дəреслекнең 2015 нче елда бастырылган тулы вариантына язылды. Уку планында дəреслəр саны кыскару сəбəпле, соңгы дəреслектəге күнегүлəр тəртибе үзгəрде. Шул сəбəпле, элеккеге дəреслек белəн чагыштырып кулланырга кирəк. 2015 нче елда чыккан дəреслекне, шулай ук аудиоязмаларны нəшрият сайтында түбəндəгечə таба аласыз: таткнига.ру – центр детской литературы – библиотека – образование- «Татарча да яхшы бел» (5 нче класс) – читать ( дəреслек рəсеменең уң янындагы беренче пиктограммага басарга).

ТЕМА 1. Сагынырбыз сине, җәй!

1 нче сентябрь — күңелле бәйрәм (

Дәреслек материалының бүленеше

(атнага 2  дәрес исәбеннән)

Игътибар! Дəреслектə һəм тематик планда һəр тема 2 тел дəресе һəм 1 ѳстəмə материал итеп бүленгəн. Ѳстəмə биремнəргə тема буенча əдəби əсəр һəм үтелə торган грамматик материалны активлаштыру күнегүлəре кертелде. Бу ѳстəмə материалны  əдəби уку дəреслəре яки телне яхшырак белүче балалар (шул исəптəн татар балалары) белəн эшлəү ѳчен кулланырга була.

1 нче чирек  

Барысы — 16 дәрес.

1 нче тема — 14 дәрес. 

Контроль һәм мөстәкыйль эшләр өчен — 2 дәрес.

Ѳстəмə материал – 7 дəрес

2 нче чирек

Барысы — 14 дәрес.

2 нче тема — 6 дәрес.

3 нче тема — 6 дәрес.

Контроль һәм мөстәкыйль эшләр өчен — 2 дәрес.

Ѳстəмə материал – 6 дəрес

3 нче чирек

Барысы  —  20 дәрес.

4 нче тема — 6 дәрес. 

5 нче тема — 6 дәрес.

6 нчы тема — 4 дәрес.

Контроль һәм мөстәкыйль эшләр өчен — 2 дәрес.

Ѳстəмə материал – 8 дəрес

4 нче чирек 

Барысы — 12 дәрес.

7 нче тема — 4  дәрес.  

8 нче тема  —  6  дә­рес.

Контроль һәм мөстәкыйль эшләр өчен — 2 дәрес.

  Ѳстəмə материал – 5 дəрес

    Дәрес темасы       Грамматик материал       Лексика   Сөйләм үрнәкләре       Әдәби әсәрләр
  1 нче тема. Сагынырбыз сине, җəй! (14 дəрес) Ѳстəмə  материал (7 дəрес)        
      1 нче сентябрь — күңелле бәйрәм (1—8 нче күнегүләр)     Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе     Изафә бәйләнешле исемнәр     Иярчен сәбәп җөмлә  Белем бəйрəме, көз ае, җәй ахыры, уку елы, ай башы, кѳн, тѳн, кунак, күрше, озын, кыска 30 нчы август- җəй ахыры, каникул ахыры, ай ахыры. 1 нче сентябрь — уку елының башы, кѳз башы, ай башы. Август — җәй ае, шуңа  күрə көннәр озынрак, тѳннəр кыскарак. . М.Əхмəтгалиев. Беренче кѳн
      1 нче сентябрь — күңелле бәйрәм (9—13 нче күнегүләр)         Бәйлек (белән) Бәйлек (ѳчен)     Иярчен сәбәп җөмлә   тәмамлана, таныша, очраша, өйрәнә, әзерли, башлана, буш вакыт,  фән, иртə   1 нче сентябрьдə кемнəр белəн очрашасыз? Кем өчен күңелле бәйрәм? Минем / синең / аның өчен күңелле бəйрəм, чѳнки классташлар белəн очрашабыз.. Саша  өчен бераз күңелсез бәйрәм, чѳнки йокыдан иртəрəк торырга кирəк.  
· Ѳстəмə материал  (14—18 нче күнегүләр)   Бәйлек (ѳчен)     Иярчен сәбәп җөмлә   күчə, үсə  Сентябрьдə без бер елга үстек, җəйдəн кѳзгə күчтек, 5 нче класска килдек. 1 нче сентябрь əнилəр, əтилəр, укытучылар ѳчен нинди бəйрəм?   Р. Бəшəр. Бер елга үскəнмен

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.