Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





нче класста татар теле дәресләрен үткəрү ѳчен методик күрсəтмəлəр



 

Р. Р. Нигъмәтуллина

Татарча да яхшы бел

5 нче класста татар теле дәресләрен үткəрү ѳчен методик күрсəтмəлəр

Автордан

«Татарча да яхшы бел» — рус телендә сөйләшүчеләрне гомуми урта һәм өстәмә һөнәри белем бирү уку йортларында татар теленә өйрәтү өчен төзелгән беренче укыту-методик комплект (УМК). Ул 2004—2010 еллар дәвамында Татарстан Республикасының 86 мәктәбендә һәм Мәскәү шәһәренең 1186 нчы татар этномәдәни компонентлы мәктәбендә сынау үтте. УМК ны сынауда 120 укытучы һәм 3500 укучы катнаш­ты. Сынау вакытында укытучы һәм укучыларның гына түгел, мәктәп психологларының, ата-аналарның фикере дә даими өйрә­нелеп һәм исәпкә алынып барылды.

УМК дәреслектән, электрон әсбаптан, аудиокушымтадан, укытучы өчен методик кулланмадан, тел материалын үзләштерү максатында укучылар өчен төзелгән эш дәфтәрен­нән һәм контроль-үлчәү материалларыннан тора.

Дәреслек, коммуникатив, проблемалы укыту, аңлаешлы­лык, күрсәтмәлелек, белемне ныклы үзләштерү принципларына нигезләнеп, материалны минимакс принцибында туплау һәм билгеле бер эзлеклелектә спираль рәвешендә куллану юнәлешендә эшләнде. Психологик принциплардан икенче телдә сөйләшү теләге (мотивация) тудыру, шул телдә арала-
ша алудан канәгатьләнү хисе барлыкка китерү, бала шәхе-сенә якын булган ЭГО-факторны үзәккә кую нигез итеп алынды.

Авторлык концепциясе нигезендә рус телле укучыларга татар телен өйрәтүнең дидактик принциплары — мәдәниятара багланышлар, укучыларның мотивацияләү ресурсларын үсте­рү, эшлекле һәм компетенцияле якын килү принцип­лары алга сөрелә. Алар Гомуми белем бирүнең дәүләт федераль стандартлары концепциясенә кертелгән. Бер даирәдә (РФда һәм ТРда) яшәүче халыклар арасында мәдәниятара бәйләнешләрне саклау һәм тагын да үстерү принцибы төп принцип буларак сайлап алынды һәм УМК ны тәшкил иткән һәр элементның эчтәлегендә, структурасында сакланды.

УМК түбәндәгеләргә нигезләнеп төзелде:

1. УМК ның берәмлекләре конкрет нәтиҗәгә ирешүне максат итеп куйган эшчәнлек төрләренә нигезләнгән, бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән бердәм системаны тәшкил итә.

2. Актив лексик минимум базасында сөйләм үрнәкләрен һәм телнең грамматик төзелешен үзләштерүенең нәтиҗәсе буларак, укучының билгеле бер аралашу дәрәҗәсенә ирешүе тәэмин ителә.

3. Тел материалын (сүзләрне, сөйләм үрнәкләрен һәм грамматик төзелешне) үзләштерү укучылар сөйләмендә тот­рыклы калыплар һәм күнекмәләр барлыкка китерергә ярдәм итә.

4. Текстлар белән эшләү, сөйләм теленә өйрәтү чарасы булу белән бергә, татар халкы, татар тормышы, мәдәнияте, күренекле шәхесләр белән таныштыру һәм, гомумән, укучы­лар­ның күзаллауларын, әйләнә-тирә турындагы белемнәрен, дөньяны танып белү мөмкинлекләрен киңәйтү, толерант мөнәсәбәтләр тәрбияләүгә юнәлтелә. Дәреслектә тәкъдим ителгән текстлар балаларда башка милләт вәкилләренә ихтирам, үз халкына һәм теленә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә.

5. Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен, контроль-үл-чәү материаллары укытучыларга татар теле өйрәтүнең барышын күзалларга, анализларга, укыту процессын оештырырга һәм максатчан үзгәртергә ярдәм итә.

Дәреслек — УМК ның төп берәмлеге. Ул дәрестә укытучы белән бергә һәм өйдә укучы тарафыннан мөстәкыйль рәвештә үзләштерелергә тиешле материалны үз эченә ала.

Дәреслек тематик принципта төзелгән. Һәр тема 2—3 дә­ресне кечерәк темаларга берләштергән бүлекләрдән тора. Бү­лекләр төп теманы төрле аралашу ситуацияләрендә ачуга юнәлтелгән. Темалар, текстлар, фикер алышу өчен тәкъдим ителгән ситуацияләр, проблемалар укучыларның кызыксыну даирәләренә һәм яшь үзенчәлекләренә йөз тота. Дәреслектә төрле әдәби текстлар (хикәя, шигырь), халык авыз иҗаты үрнәкләре (табышмаклар, мәкаль, мәзәк, тизәйткечләр һ. б.), эш кәгазьләре (хат, белдерү, котлау һ. б.) үрнәкләре, радио-телевидение программалары, фәнни публицистика, вакытлы матбугат материаллары, татар сөйләме этикеты үрнәкләре, кызыклы өстәмә материаллар бирелә. Әдәби әсәрләрдән алын­ган өзекләр укучыларның белем дәрәҗәсенә яраклашты­рылып гадиләштерелгән. Текстларны сайлаганда, авторлар аларның сюжетлы, мавыктыргыч, зәвыклы һәм аңлаешлы булуын игътибар үзәгенә куйдылар.

Текстлар белән эшләү аларны тирәнтен өйрәнүне (изучающее чтение), билгеле бер мәгълүмат табуны (поисковое чтение), теманы гына ачыклауны (просмотровое чтение) һәм төп мәгъ­лү­матны гына ачыклауны (ознакомительное чтение) кү­з­аллый.

Башка телдә көнкүреш тематикасы кысаларында иркен аралашу өчен, укучылар сөйләмдә иң еш кулланылган 2000— 2500 сүзне үзләштерергә, шул актив лексика нигезендә тө­зел­­гән 100 дән артык грамматик конструкцияне кулланырга, шулардан файдаланып, үз фикерләрен белдерергә һәм әң­гә­мәдәшен аңларга тиеш. Шул максаттан чыгып, дәреслек авторлары түбәндәгеләрне игътибар үзәгендә тоттылар:

— һәр тема, һәр бүлек билгеле бер лексикага һәм грамматикага нигезләнгән сөйләм үрнәкләрен эзлекле рәвештә өйрәнүне һәм кулланышка кертүне максат итеп куя;

— бүлеккә кергән һәр дәрес ахырында ирешелергә тиешле нәтиҗә авторлар тарафыннан күрсәтелеп бара. Бу укытучыларга материалның укучылар тарафыннан үзләштерелү дәрәҗәсен күзалларга ярдәм итә;

— һәр дәрестәге яңа материал алдагы дәресләр белән тыгыз бәйләнгән һәм киләсе дәресләрдә эзлекле дәвам ителә, ныгытыла;

— һәр сүз, һәр сөйләм үрнәге, һәр грамматик структура укыту процессының билгеле бер этабында кертелә һәм сөй­ләмдә иркен куллануга юнәлтелгән, гадидән катлаулыга таба системалы бирелгән телдән эш күнегүләрендә активлаштырыла;

— пассив тел материалы ишеткәндә һәм укыганда тану һәм аңлау өчен бирелә;

— дәреслек минимакс принцибында төзелгән. Бу — дәрес­лек­­кә барлык укучылар да үзләштерергә тиешле минимумнан алып иң сәләтле укучылар гына үзләштерә алырлык мак­си­мум тел материалы кергән һәм тел белүнең көтелгән нә­ти­җә­се дә шуңа бәйле рәвештә төрле дәрәҗәдә күрсәтелгән дигән сүз.

Дәреслектәге рәсемнәр өйрәтү процессында мөһим урын тота. Һәр тема бүлеге әйдәп баручы сюжетлы-проблемалы рәсем белән башлана. Бу рәсемнәр укучыларда логик фи­кер­­ләүне, вакыйгаларны күзаллау, игътибар, күзәтү­чән­лекне үстерүгә юнәлтелгән. Мондый рәсемнәрнең сюжеты
төп тема, дәресләр төркеме темасы, фикер алышу өчен тәкъ­дим ителгән проблема белән тыгыз бәйләнгән. 1 нче күнегү, гадәттә, рәсем һәм теманың исеме буенча алда сүз барачак
вакыйганы һәм ситуацияне / проблеманы күзаллауны, аның турында фикерләүне һәм шул фикер белән уртаклашуны максат итеп куя. Мондый күнегүләрне эшләүнең үзенчәлекләрен авторлар укытучылар өчен төзелгән методик ярдәмлектә күр­сәтәләр.

 Һәр тема бүлегенең ахырында, көтелгән нәтиҗәгә ирешү-не тикшерү өчен, бер яки берничә күнегү бирелә. Бу күнегү-ләрдә, гадәттә, укучыларның темадагы проблемалар буенча монологик, диалогик сөйләмен яки төркемнәрдә сөйләшә алуын тикшерү максаты куела. Шуны искәртеп үтәргә кирәк: гомуми белем бирү мәктәбендә (дәүләт дәрәҗәсендә ихтыяҗ тудырылмаган шартларда) һәр укучыны татар телендә камил сөйләшергә өйрәтүне максат итеп куеп булмый. Укучыларның белем дәрәҗәләренең төрле: рецептив (аңлау), репродуктив (терәк сүзләр ярдәмендә яки үрнәк буенча эшләү), продуктив (мөстәкыйль рәвештә, үзлектән эшләү) булуын исәпкә алып, укытучы бу контроль биремнәрне укучыларга индивидуаль якын килеп бирергә тиеш.

Укучыларның фикерләвен, күзаллавын үстерүгә юнәлтел­гән 1 нче биремнән соң контроль биремнәргә кадәр булган күнегүләр кабул ителгән билгеле бер тәртиптә һәм эзлекле­лектә, гадидән катлаулыга принцибы буенча бирелә. Һәр күне­гү алдагы күнегүнең дәвамы һәм киләсе күнегүне эшләү өчен нигез булып тора.

Һәр тема ахырында түбәндәгеләргә ирешү максат итеп куела:

— тема эчендә актив куллану өчен бирелгән грамматик материалны үзләштерү;

— бирелгән тема буенча аралашу өчен җитәрлек актив сүзлек булдыру;

— тема эчендә бирелгән ситуацияләрдә аралаша алу (мәгъ­лүмат бирү һәм кирәкле мәгълүматны алу);

— табигый тизлектәге сөйләмдә тема буенча таныш күре­нешләр хакындагы сөйләмне аңлау.

Эш дәфтәредәреслек белән тыгыз бәйләнгән һәм, нигездә, укучыга өйдә мөстәкыйль эшләү өчен бирелә.

Эш дәфтәрендәге күнегүләр ике төркемгә бүленә:

1) дәреслек материалын язмача үзләштерү өчен эзлекле төзелгән күнегүләр. Бу күнегүләр — дәрес барышында телдән эшләнгән күнегүләрнең язма варианты. Эш дәфтәрендәге һәр күнегүне эшләү өчен терәк / үрнәк я дәреслектә, я эш дәфтәренең үзендә алдарак бирелгән күнегүләрнең берсендә бар. Алар билгеле бер лексик-грамматик күнекмәләр формалаштыруны гына түгел, ә язмача бәйләнешле сөйләмгә өйрә­түне дә максат итеп куя;

2) дәреслектә урын алмаган, ләкин укучыларга таныш бул­ган материалны искә төшерү / кабатлау өчен бирелгән күнегүләр. Бу материал дәреслектәге текстларда кулланылган һәм тема буенча бирелгән аралашу ситуацияләрендә файдалану өчен кирәк. Алар эш дәфтәрендә билгеле бер эзлеклелектә бирелә һәм даими рәвештә кабатлана.

Өйдә мөстәкыйль рәвештә эшләү укучыга авыр булмасын өчен, укытучы дәрестә бу күнегүләрне телдән эш­ләү­не оештырырга тиеш.

Укучыларның эш дәфтәрендәге күнегүләрне эшли алмавы яки авыр эшләве дәрестә материалны телдән активлаштыруга тиешле игътибар бирелмәвен күрсәтә.

Эш дәфтәрендә, шулай ук дөрес язуга өйрәтү, сүзлек дик­тантларында куллану өчен, тема буенча сүзләр бирелеп бара.

Контроль-үлчәү материаллары УМКның мөһим өлеше бу­лып тора. Ул укытучыга укучыларның тел материалын үзләш­терү, тыңлап аңлау, укып аңлау дәрә­җә­ләрен ачыкларга мөмкинлек бирә. Ә бу, үз чиратында, көтел­гән нәтиҗәгә ирешүне ачыкларга, өйрәтү процессы белән идарә итәргә, аны үзгәртергә ярдәм итә.

«Контроль тестлар һәм текстлар җыентыгы»нда һәр темага өчәр эш тәкъдим ителә. Беренчесе — теманы йомгак­лап тикшерү эше. Әлеге контроль эш тема дәвамында төрле дәрәҗәдә үзләштерелергә тиешле лексик-грамматик материалны, шулай ук диалогик һәм монологик сөйләмне үстерүгә юнәлтелгән биремнәрне берләштерә.

Һәр темага, мөстәкыйль эшләү өчен, икешәр текст бире­лә. Аларның берсе — тыңлап аңлау, икенчесе укып аң­лау күнекмәсен тикшерү өчен. Әлеге текстлар белән укучылар бөтен дәрес дәвамында түгел, ә максимум 20—25 минут эш­ләргә тиеш, чөнки алар лексик-грамматик материал ягын­­нан да, сюжет ягыннан да темага яраклаштырылган. Уку­чы­ларның биремнәрне күрсәтелгән вакыт эчендә эшли алмау­лары сөйләмнең бу эшчәнлек төрләрен үстерү буенча эшнең җитәрлек дәрәҗәдә оештырылмавы турында сөйли.

Аудирование буенча түбәндәгечә эшлибез.

Укытучы текстны бер тапкыр укый һәм, биремнәрне үтәү өчен, 10—15 минут вакыт бирә. Укучыларның тыңлап аңлау мөмкинлекләре түбән булган очракта яки текстның озынлыгы / катлаулылыгы укучыларның белем дәрәҗәләренә туры килмәсә, текстны ике тапкыр укырга мөмкин. Беренче тапкыр текст — әкренрәк, икенче тапкырында тизрәк темпта укыла. Биремнәрне үтәү өчен, бу очракта вакытны 5 минутка күбрәк бирергә була.

Уку күнекмәсен тикшерү тексты белән дә нәкъ шулай эш­ләнә. Текстны уку өчен 5—7 минут, биремнәрне үтәү өчен 10—15 минут вакыт бирелә.

Укучыларны бирелгән вакыт эчендә эшләргә өйрәтү бик мөһим.

Аудиоматериалукучыларның тыңлап аңлау күнекмәсен үстерүгә юнәлтелгән. Аудирование — мәгълү­матны ишетү каналы аша кабул итү һәм тану. Чит телдәге сөйләмне тыңла­ганда, төп өч операция үтәлә: 1) сөйләмдә тел материалын тану; 2) аның мәгънәсен искә төшерү; 3) таныган материал нигезендә тексттагы мәгълүматны аңлау. Аудирование процессында анализ, синтез, дедукция, индукция, чагыштыру, абстракция, конкретлаштыру кебек катлаулы операцияләр башкарыла.

Аудирование ике төрле була: сөйләүчене күреп тыңлау (контактлы аудирование) һәм сөйләүчене күрми тыңлау (дистантлы аудирование). Сөйләүчене күреп тыңла­ганда аңлау күпкә җиңелрәк. Тикшерүләр күрсәткәнчә, бер үк текстны ике вариантта (контактлы һәм дистантлы аудирование аша) тыңлап кабул итү аңлаган мәгълүматның күләмендә 20 проценттан алып 40 процентка кадәр аерма бирә.

УМК составына кергән аудиоязмалар тыңлап аңларга өйрә­түнең бөтен таләпләренә (сөйләм тизлеген, текстларның озынлыгын, укучыларга таныш булмаган материалның кү­лә­мен әкренләп арттыра бару, төрле тембрдагы тавышларны тыңлау һ. б.) туры килә. Аудиоматериалга фонетик күне­гү­ләр, җырлар, текстлар, диалоглар, монологлар, әдәби әсәр­ләрдән һәм спектакльләрдән өзекләр керә. Аудиоязмалар текстларның тулы эчтәлеген яисә төп эчтәлеген генә аңлау максатында тыңлана.

Методик кулланмаукытучыларга авторлар концепциясен һәм, биремнәрне үтәү өчен, аларның методик күрсәтмәләрен җит­керүне максат итеп куя. Кулланмада дәреслектәге күнегү­ләрнең максаты, укучыларның эш режимы һәм көтелгән нәти­җә күрсәтелеп бара. Укучыларның тел белү дәрәҗәләренә карап, методик күрсәтмәләр берничә вариантта бирелә. Шулай ук тема эчендәге тел материалының һәр дәрескә бүленеше һәм шул материал нигезендә төзелгән сөйләм үрнәкләренең минимумы күрсәтелә.

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.