Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





V. Конференцияне үткәрү шартлары һәм тәртибе



V. Конференцияне үткәрү шартлары һәм тәртибе

 

Конференция 2 турда үткәрелә:

1 тур – 2018 нчы елның 20 нче апреленә кадәр конференция читтән торып үтә, килгән эшләр тикшерелә.

2 тур – икенче турга узган укучылар 25 нче апрель көнне 13.00 сәгаттәАктаныш районы Туган як музеена конференциянең финалына чыгыш ясарга чакырыла.

Сайлап алынган эшләрнең авторларына чакыру Актаныш районы “Туган як» музее сайтында һәм ВК интернет челтәрендә (Актаныш районы “Туган як» музее группасында) урнаштырылачак.

 

Конференциядә катнашу өчен 2018 нчы елның 20 апреленә кадәр оештыру комитеты адресына түбәндәге документлар электрон почтагаҗибәрелә: rakh-ajgul@yandex.ru (Конференция дип язарга). Хәбәрләшү өчен телефон: Рәисә Разим кызы Шәрифьянова 89870622908, (85552) 3-10-04

 

1. Үрнәк буенча заявка (1 нче кушымта)

2. Титул бите белән фәнни эш (10 бит басма тексттан артык түгел (рәсемнәр, газет-журналлардан өзекләр һ.б. белән)

3.Фәнни эшнең презентациясе.

VI. Хезмәтнең язылу тәртибе

 

Эшләр  бары тик татар телендә, төзәтүләрсез, A4 форматында (шрифт Timеs Nеw Roman – 14, интервал – 1.5, уңнан -1.5; сулдан – 2,5; астан – 2; өстән – 1,5) компьютерда басылган булырга тиеш.

Титул битенә белем бирү учреждениесенең тулы исеме, районы, укучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, сыйныфы; эшнең юнәлеше һәм укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме языла. Чыгыш ясау вакыты дискуссия белән 5 - 7 мин.

 

VII. Жюри

    Жюри рәисе:

- Шакирова Р.М.

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары

Жюри әгъзалары:

- Әмиров К.Х.

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе баш белгече

- Хәбирова Д.М.

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты “Балалар иҗат үзәге”нең балалар хәрәкәте бүлеге җитәкчесе

- Әһлетдинов М.М.

 Туган як музее директоры

- Шәрифьянова Р.Р.

Актаныш районы Туган як музееның өлкән фәнни хезмәткәре

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.