Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Актаныш районы Туган як музеенда үтәчәк



Актаныш районы Туган як музеенда үтәчәк

район «Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар» гамәли-эзләнү укучылар конференциясенең нигезләмәсе

I. Гомуми нигезләмә

1. Районыбызда  мәктәпләр күп. Аларның һәркайсының үз тарихы, үз язмышы. Мәктәпләребезнең тарихын өйрәнү, аларның үткәне, бүгенгесе турында материал туплау, тупланган материалларны системага салу һәм шуңа бәйле рәвештә музей фондын тулыландыру максатыннан Актаныш районы Туган як музее, Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе “Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар”исеме астында 5-8 сыйныф укучылары өчен гамәли-эзләнү конференциясе үткәрә.

2. Конференциянең максаты һәм бурычлары

 

·  район тарихында мәктәпләрнең ролен ачу;

· балаларда үз тарихына кызыксыну уяту, битараф булмаска өйрәтү, мәктәп тарихына бәйле рәвештә туган якларына мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү;

· укучыларда эзләнү – тикшеренү күнекмәләре формалаштыру; иҗади эшләү сәләтләрен үстерү;

· сәләтле балаларны ачыклау, аларның үсеше өчен шартлар тудыру.

II. Оештыручылар

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе

Актаныш районы Туган як музее.

 

III. Конференция тәкъдим иткән эш юнәлешләре

 

1. “Тарих чылбыры буйлап” (мәктәбем тарихы);

2. “Белем йорты хуҗалары” (мәктәп оешканнан башлап бүгенге көнгә кадәр мәктәп җитәкчеләре);

3. “Мәктәп тарихында эз калдырган укытучылар”

4. “Үрләр яулаганда” (мәктәп рекордлары, авылның ихтирамлы, күренекле кешеләре: алтын, көмеш медаль ияләре, аерым үрнәктәге аттестат алучылар, БДИ да иң югары бал җыючылар, республикакүләм фән олимпиадасы призерлары, шахматчылар, спортчылар, кул осталары, зур һөнәр ияләре һ.б.).

 

IV. Конференциядә катнашучылар

 

Конференция эшчәнлегендә Актаныш районы гомуми белем бирү оешмаларының 5 – 8 нче сыйныф укучылары катнаша ала.

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.