Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Дисциплина: Татарский язык. Тема 5.6. «Татарские композиторы». ФӘРИТ ЯРУЛЛИН



Дисциплина: Татарский язык

Тема 5. 6. «Татарские композиторы»

ФӘ РИТ ЯРУЛЛИН

(1914—1943)

Танылган композитор Фә рит Яруллин — татар милли бале­тына нигез салучы. Ул 1914 нче елда Казанда туган. Аның ә тисе кү ренекле халык музыканты Заһ идулла Яруллин бул­ган. Кечкенә чакта ук Фә рит Яруллин ә тисе кебек оста музы­кант булырга телә гә н. Башта аны ә тисе фортепианода уйнарга ө йрә ткә н. Соң ыннан Фә рит Яруллин Казан музыка технику­мында укыган. Яшь музыкант Казанның мә дә ни тормышын­да актив катнашкан: концертларда аккомпаниатор булган, ү зешчә н хор белә н җ итә кчелек иткә н.

Техникумны бетергә ч, Фә рит Яруллин Мә скә ү консервато­риясендә укуын дә вам иткә н. Биредә ул татар опера студия­сендә белем алган. Фә рит Яруллин опера студиясенә кергә ндә, инде берничә җ ыр («Комсомолка-партизанка», «Егерменче елларда» (Ә. Ерикә й сү злә ре), «Колхоз кызына» (М. Җ ә лил сү злә ре), «Лагерь җ ыры» (Җ. Тә рҗ еманов сү злә ре һ. б. ) һ ә м фортепиано ө чен пьеса язган була. Студиядә укыганда, ул фортепиано белә н виолончель ө чен соната, кыллы квартетын һ ә м симфониясенең беренче кисә ген, романслар яза.

1939 нчы елда Фә рит Яруллин бө ек татар шагыйре Габ­дулла Тукайның «Шү рә ле» поэмасы буенча музыкаль ә сә р яза башлый. Тиз арада сценарий тө зелә, һ ә м композитор ба­лет кү ренешлә рен бер-бер артлы иҗ ат итә ргә керешә. «Шү рә ­ле» балеты 1941 нче елның августында Мә скә ү дә татар ә дә ­бияты һ ә м сә нгате кө ннә рендә куелырга тиеш була. Лә кин 1941 нче елның июнендә Бө ек Ватан сугышы башлана, һ ә м Фә рит Яруллин фронтка китә. 1943 нче елда лейтенант Фә рит Яруллин батырларча һ ә лак була.

Фә рит Яруллинның «Шү рә ле» балеты беренче тапкыр бары тик 1945 нче елда куела. Озак еллар инде ә леге ә сә р Татар опера һ ә м балет театры сә хнә сеннә н тө шми. Балетны Татарстан тамашачылары да, чит ил кунаклары да яратып карыйлар.

Фә рит Яруллинның иҗ ат гомере кыска булса да, аның исемен халык онытмый.

Сү злек:

оста — умелый

кыллы — струнный

ү зешчә н — самодеятельный  

һ ә лак булырга — погибнуть

Дайте ответы на вопросы:

1. Фә рит Яруллинның иҗ ат гомере кыска булса да, ул нә рсә лә р иҗ ат итеп ө лгергә н?

2. «Шү рә ле» балеты кайчан языла һ ә м кайчан куела? Сезнең бу балетны караганыгыз бармы?

3. Сез балет белә н кызыксынасызмы?

4. Казанда нинди балет фестивале ү ткә релә?

5. Яраткан композиторларыгызны атагыз.

Срок выполнения заданий:  31 марта 2020 года по расписанию  прислать на почту  gulchachaksharipova@mail. ru  (текст переводите письменно, задания выполняете письменно  в рабочих тетрадях, не забудьте подписать каждую страницу своей работы! )

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.