|
|||
Яңа ел алдыннан уйлану
Шә мсия Җ иһ ангирова Яң а ел алдыннан уйлану Иске ел бетә ргә кү п калмады... Тиздә н аяк басар яң асы. Уйлап куйдым, ү теп барганыннан Калмады микә н, дип, аласы.
Кү ң елемә аклык-сафлык алдым, Һ ә р кө неннә н алдым кө ч-егә р. Сә ламә тлек алдым, җ ыяр ризык... Тагын нә рсә телим мин юлә р.
Ә мин ү зем... нилә р бирдем икә н Дус-ишлә ргә, газиз халкыма? Ү кенергә туры килмә с микә н Ә йлә неп карагач артыма?!
Белә торып кеше рә нҗ етмә дем, Аяк та чалмадым беркемгә... Шигырь яздым, яхшы сү з сө йлә дем – Файдасы тисен дип кешегә.
Ана телем ө чен җ ан канаттым... Килә чә ге ө чен кө ендем. Шө кер, улым, кызым, оныкларым Телне белә диеп сө ендем.
Иллә р имин ә ле, еллар тыныч, Хә л итә се эшлә р булса да... Яманлык калмасын иске елдан, Атлап чыккан чакта бусага.
Без тү зә ргә кү неккә ннә р инде... Ни кү рсә к тә, сабыр итә рбез... Монысы ү теп китте... яң асын да Изге гамә л белә н ү тә рбез.
Яң а еллар тагын, тагын булыр! Тик гомернең булмас яң асы. Ходай биргә н гомер юлы буйлап Барасы да ә ле, барасы... 30. 12. 2019
|
|||
|