Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Минор Мөнир



(Мө нир Вафинның «Сү злә р чә чтем» дигә н шигъри җ ыентыгын

уку уң аеннан туган уй-фикерлә р)

 

 

Хә теремдә, балачакта кө згегә кояш нурларын җ ыеп уйный идек. Кү згә кү ренеп ү к бармаган нурлар кө згедә бер фокуска җ ыела да, дө ньяга нур кө лтә се булып кайта. Кө згең зур һ ә м яхшы булып, кө чле нур агымын бер ноктага озак юнә лтеп торсаң – кө йдереп тә, яндырып та була иде... Шагыйрь дә йө рә к кө згесенә илаһ и шигърият нурларын җ ыя. Йө рә к кө згесенең ү зенчә легенә карап, кө лтә -кө лтә нурлар тө рле озынлыкка, тө рле кө чкә, тө рле тө скә ия...

Мө нир Вафинны ә нә шундый шигърият волонтерларының берсе итеп кү рә м мин. Ни ө чендер, ни сә бә п белә ндер, шигъри нурлар җ ыю бә хете-бә хетсезлеген Ходай аң а да биргә н. Шул нурларны җ ыю – һ ә м сү злә р итеп чә чү миссясе аң а да тапшырылган.

 

***

Мө нир Вафин шигырьлә ренә эпиклык хас, дияр идем мин. Шигырь һ ә м эпос иҗ ат елгасының капма-каршы ярларында яшилә р тө сле. Ә мма Мө нир, шул ике каршылыкны берлә штереп, яң а бө тенлек барлыкка китерә алган. Монда эпос шигырь ярыннан, шигырь эпос ярыннан башлана, ахры. Кү ң елдә ә ллә кү пме боҗ ралар тудыра торган реаль тормыш картинасы, яшә ү тарихы калку детальлә р ярдә мендә, телисең ме-телә мисең ме, ү з эченә алып керә, шул картиналарга аваздашлык уята.

Менә «Детдом» шигыре: «Рә шә ткә ле (! ) койма ярыгыннан (! )» карап торучы «гарип курчак (! ) тоткан гө наһ сыз кыз» язмышы. Берничә деталь ярдә мендә баланың ү ткә не, бү генгесе, килә чә ге кү заллана. Тик бу кү заллау аның аша гына тү гел, ә йө рә к аша туа. Бә лки, шагыйрь «иң яхшы сү злә рне иң яхшы тә ртиптә » (В. Маяковский) куя алу бә хетенә ирешкә нгә кү рә шулайдыр бу? Шуң а сү злә р җ анда эмоциональ шартлау тудыручы кө чкә ә йлә нгә ндер дә.

«Тә мам җ иргә сең гә н» агач ө йдә иң зур җ иһ аз – тынып калган кү келе сә гать. Бу йортта «вакыт тө шенчә се кү птә н ү лгә н», «лә хет суыклыгы иң гә н ө йдә » намазлык та кә фенне хә терлә тә … Ә лбә ттә, шигырь картлык фаҗ игасе, гомумә н – тормыш фаҗ игасенең кү ң елгә уелып керердә й образын тудыра. Шул ук шагыйрь тө шергә н рә сем-сурә т тирә нрә к уйларга да этә рә … Вакыт тө шенчә се килә чә ге булганнар ө чен кешелә р тарафыннан уйлап чыгарылган. Мә ң гелә ккә якынайган саен аның кирә клеге бетә бара, кү рә сең. «Шә ү лә кебек (! ) карчык» вакыттан арынган инде, ул Мә ң гелек тупсасында.

«Гыйнвар ае…», «Театрда», «Елый-елый ишек шыгырдады», «Каз ө мә се», «Ялгыз милә ш» һ. б. минем кү ң елдә хис-тойгы уяткан шигырьлә рнең кү бесенә вакыйгалылык, эпиклык аша хиссиятле кичерешлә р тудыру хас. Бә лки, мондый характердагы шигырьлә рне «реалистик шигырь» дип тә атап буладыр. Беренче карашка, аларда гомумилә штерү, фә лсә фи тирә нлек кү зә телми. Лә кин конкретлыгы, сурә тнең чагу детальлә рдә н торуы белә н, кү ң ел кү зе белә н кү релми ү телгә н кү ренешлә рне ача белү е белә н укучыны шигырь рамкаларыннан чыгып уйланырга этә рә дә инде бу шигырьлә р.

Ә йтергә кирә к, миң а шә хсә н икенче характердагы шигырьлә р якынрак, бер агач артында урман кү ргә н шигырьлә р... Ә мма китапка беренче укыганда ук кү ң ел кабул иткә н шигырьлә рнең кү бесе шул мин «эпиклык хас» дигә н шигырьлә р. «Яхшы шигырьнең яхшылыгын мин шигырьне укыганда тә ннең һ ә р квадрат сантиметрында калкып чыккан каз тиресе бө ртеклә ренең саны белә н исә плим», - диюче бер шагыйрь белә н тулысынча килешә м. Гадә ттә сюжетлы шигырьлә рдә н ә ллә ни зур лә ззә т алмаган укучы булуга карамастан, бу шигырьлә р мине ышандырды, лирик герой кичерешлә рен ү з итеп кабул итү гә китерде. Беренче бү лек шигырьлә рен укыганда тә н чемердә п, чемердә п киткә лә де...

М. Вафин шигырьлә ренең беренче юлларына игътибар итсә к, алар я вакытны ачыклаудан: «Яз да җ итте», «Кышкы иртә иде», «Җ ә йге иртә иде», «Кө зге бер кө н иде», «Гыйнвар ае... », я урынны ачыклаудан: «Детдом», «Ө й буенда ялгыз милә ш ү сә », «Иске сарай» һ. б. белә н башлана, ягъни хикә ялә р тибындагы текстларга хас ү зенчлеклә рнең берсе кү згә ташлана.

М. Вафин иҗ ат иткә н сә нгати вакыт һ ә м ара (художественное время, художественное пространство) ә дә бият белемендә М. М. Бахтин аерып чыгарган хронотоплар белә н аваздашлык таба. Аеруча ике вакыт тибы кү згә бә релә: «идиллик вакыт» (идиллическое время) һ ә м «авантюр вакыт» (авантюрное время). Бу ике вакыт тибы ике тө рле урын-ара (пространство) белә н бә йлә нгә н. “Идиллик вакыт” лирик герой ө чен – “югалган оҗ мах”, ә “авантюра вакыты” – сынаулар, кичерешлә р, югалтулар, эзлә нү лә р чоры.

Вакыт белә н ара тө шенчә сенең аерылгысыз бердә млеге “Бала чагым шулай истә... ” дип башланган шигырьдә 5 строфа эчендә бик ачык сурә тлә нә. Лирик “мин”нең балалыктан малайлыкка, аннан ү смер, егетлек чоры аша ир корына керү хронологиясен берничә деталь ярдә мендә бик кыска һ ә м ү темле итеп тасвирлый шагыйрь: «бә ллү – тә рә зә - ихата – койма ярыгы – басу капкасы – материк – җ ир кендеге”.

Ә дә бият белемендә поэзия белә н эпос арасында торган жанрларны лиро-эпик жанрлар дип атап йө ртә лә р (лирик поэма, баллада һ. б. ). М. Вафинның мондый шигырьлә рен дә, бә лки, мини-поэма дип атарга мө мкиндер. Хә ер, ничек атау мө һ им микә н? Поэтик образ-сурә тнең хис-тойгыга тә эсир итә р дә рә җ ә гә җ иткә н булуы ә һ ә миятлерә к тү гелме?

«М. Вафин шигъриятенә эпиклык хас», дигә н фикеремә тагын бер дә лил. Эпик жанрлар эчендә каралган новелланың кайбер алымнарын да куллана шагыйрь. Мә сә лә н, кө телмә гә нлек, вакыйгаларның кискен рә вештә, хә тта парадоксаль рә вештә тә мамлау кү зә телә («Су ташыйлар яшь киленнә р», «Атлар халкы», «Каз ө мә се» һ. б. ).

М. Вафин шигъриятенең тагын бер ү зенчә леген маргинальлектә кү рә м мин. Маргинальлек тө шенчә се бик киң. Бу мә сьә лә буенча социология, этнология, психология, лингвистика һ. б. ө лкә лә рнең һ ә рберсендә ү з аң ламы бар. Дө рес, ни ө чендер бу терминның кире (негатив) тө смере киң рә к билгеле. Җ ә мгыятьтә н, халыктан, миллә ттә н, тормыштан читтә рә к торучыларны кертә лә р маргиналларга: бомжлар, эшсезлә р, җ илкуарлар, наркоманнар, манкортлар... Татарлыктан тартынган, урыслыкка тартылганнар да шушы тө ркемдә. Чө нки алар татар мә дә ниятен ү злә штермә гә н (ү злә штерсә - читлә шмә с тә иде, бә лки), рус культурасына да – җ ир белә н кү к арасы ераклыкта, бик читтә.

Бу яктан караганда, маргинальлек Л. Гумилевның «субпассионарий» тө шенчә сенә якыная, минемчә. Аларны кисә ү башлары белә н чагыштырырга буладыр. Кайчандыр, бә лки, янганнардыр, җ ылылык һ ә м яктылык биргә ннә рдер. Ә бү ген исә ни янмый, ни сү нми пыскып, тө тенлә п, тирә -юньне ыслап яталар. Л. Гумилев «Этногенез и биосфера Земли» хезмә тендә субпассинарийларның саны ү скә н саен, илнең, миллә тнең яшә ү сә гатьлә ре кыскара, кими бара, дип дә лилли. Хә ер, бу – аерым тема.

Мин исә «М. Вафин иҗ атына маргинальлек хас» дигә нмен икә н, иң беренче чиратта аның чиктә шлек сыйфатына игътибар итә м. Дө рес, чик – һ ә рвакыт экстрималь зона (А. һ ә м Б. Стругацкийлар – А. Тарковкий Зонасы кебек! ). Монда вакыйгалар, кичерешлә р кискен, калку, кө чергә нешле тө с ала. Шуң а да Шагыйрь – язмышлар кисешкә н зонада. Ул – Сталкер.

Минем уемча, «Сү злә р чә чтем» китабының иң уң ышлы ө леше - беренче бү лек. Җ анга аваздаш шигырьлә рнең кү бесе шул бү лектә. Ул «Кыяфә тем бә лки шә һ ә рчә дер, ә йө рә гем һ аман авылча» дип атала. Социаль һ ә м рухи маргинальлекнең – чиктә шлекнең девиз-символы, дип атарга була бу юлларны. «Мин – «деревня». Городской тү гел. Дистә еллар монда яшә п тә... » Ә йе, авыл малае бар булмышы белә н авылга тартыла. Авыл – балачак, яшьлек, туган туфрак, йорт, ата-ана... Авыл - ө мет, хыял, омтылыш... «Шул авыллык мине яшә тә », - ди шагыйрь. Ә йе, чө нки тамырлар – авылда. Шә һ ә р исә - ботаклар, яфраклар, чә чә клә р, хә тта җ имешлә р. Тик аларның берсе дә тамырдан башка мө мкин тү гел. «Бу шә һ ә р – бигрә к зә һ ә р. Кешелек юк. Кечелек юк. Тартылдык (! ) ник яшә ргә дип? » «Тартылдык» сү зе бу очракта нә къ ү з урынында. Ө зелер дә рә җ ә гә җ итеп һ ә р мускул, кан тамырлары, хә тта сө яклә р ике якка тартылган. Бу тартылуга тү зә сең, тү змә сә ң – ө зелә сең... Ассоциатив рә вештә Сальвадор Далиның «Предчувствие гражданской войны» дигә н картинасы искә тө шә - авылдан шә һ ә ргә тартылучыларда да «эчке гражданнар сугышы» тою яшидер ул. Шагыйрь исә - аеруча! Тамырларын калдырып шә һ ә ргә кү чкә ннә ргә шагыйрь мө һ ере аяусыз. «Без юлә рбез!.. »

Тумышы һ ә м булмышы белә н авылда калган, тормышы белә н шә һ ә рне сайлаган «буранда адашкан» йө з мең нә р язмышын, кичерешлә рен чагылдыра шагыйрь. Ике арада бә ргә лә нә: авыл – кала, кала – авыл... «Шыксыз димә с идем шә һ ә рне дә », - дип шә һ ә рне дә якын итмә кче була. Лә кин бу очракта да икмә к комбинаты ягыннан искә н, авылны хә терлә ткә н «татлы җ иле» булганга шә һ ә р җ иле белә н килешеп була икә н. Авылның исә туфракка чумган тавыкларын да «һ ич тү гелдер сө еп туймалы». «Бә хетлелә р алар. /         Ихатасы. Җ име. Кетә клек. / Ихатасыз, җ имсез бер мескеннең /Бер атнасы җ иде китаплык».

Шушы бә ргә лә нү лә р ә дә биятка 7 генә тү гел, 77 китап китергә ндер. М. Мә һ диевның «Бә хиллә шү »ен генә алыйк: нинди трагик шигърият ү рнә ге. Һ ә р язучы, шагыйрь иҗ атында кү зә телә бу ө згә лә нү лә р. Авылдан китеп бетә алмау, шә һ ә ргә «килеп җ итә алмау»... Мө нирдә тагын ничә китаплык калгандыр, белмим, ә ә легесендә шактый. Һ ә м ышандырырлык кө чкә ия бу кичерешлә р нә тиҗ ә се.

Маргинальлекне шигъри «мин»нең авыллык белә н шә һ ә рлек арасында каршылыклы бә релешенә генә кайтарып калдыру дө рес булмас иде. Вафин акыл белә н хис, тә н һ ә м җ ан, туу һ ә м ү лү, яшьлек һ ә м картлык, елау һ ә м елмаю арасында яши; шул каршы ярларга ү зен чиктә ш итеп тоя (Бә лки, шагыйрьлек – агым-елга булып шул чиклә рне тоташтыручыдадыр?! ). Икенең берсен генә сайламый ул, дө ресе – сайлап ала алмыйдыр. Чө нки антитезик каршылыкта яткан бу кү ренешлә р арасында бихисап мө мкинлеклә р дө ньясы ята. Шагыйрь – шунда. «Илең дә ге илсезлек - /  Шулдыр зур тигезсезлек» -

кыска гына ә йтелгә н бу кырыс юлларда шулай ук чиклә р чигендә яшә ү ченең тавышы. Башкортстан татарына ә йлә неп баручы (со всеми отсюда вытекающими последствиями!.. ) татар улының җ ан авазы.

Мә хә ббә ткә багышланган шигырьлә рдә дә кү зә телә бу ике якка тартылыш. Бер чиктә: «Мин сине Ходайга тиң лә дем», «Мә җ нү ндә й югалттым башымны... », «Һ ә м шундый биеккә кү тә рдем хыялым канатында... ». Икенче чиктә - «тү гә рә к ирен, тү гә рә к кү крә к, тү гә рә клә п тик ө рә сең... » һ ә м «урыннар исерек кала мә хә ббә т хисен татып... » Лирик герой шушы ике мө мкинлек арасында таба, югалта, ү кенә, ү пкә ли...

Маргинальлек турында сү зне шушы урында туктатасым килә, чө нки, уйлый башласаң, аның бик киң һ ә м тирә н кү ренеш икә не ачыклана бара. Татар поэзиясенең (гомумә н, поэзиянең ) олы бер ө леше шушы татлы-газаплы бә ргә лә нү лә р җ имешедер, дигә н уй килә башка... Аеруча модернизм һ ә м постмодернизм юнә лешлә рендә иҗ ат итү челә ргә хас, ахры, бу ү зенчә лек: реаль чынбарлык һ ә м мистика, физик һ ә м рухи халә т, Җ ир һ ә м Кү к, бү генге яшә еш һ ә м мифлар, фотографик тө гә ллек һ ә м символлар һ. б.

М. Вафин шигъриятендә тагын бер ү зенчә лек - минор тональлекнең ө стенлек итү е кү згә бә релә.

Ү лем, картлык, ятимлек, ярлылык, ялгызлык... һ ә р шигырьдә диярлек яши бу темалар. Алар китапка трагик яң гыраш бирә. Менә очраклы бер битне ачам (38-41нче битлә р): «Бү генгенең туар кө не кара... », «Кө з», «Бу дө ньяга тууыма кү птә н... », «Эзлә ремә басып берә ү килә ». Чынлап та, «тормыш – фаҗ ига» - дип килешә се килә башлый Мө нир белә н (аның кара булулардан гына тормаганын белсә к тә! ). Бу тональлекнең тотальлеген аң лап-аң латып була, минемчә. Бә хет ташып торганда берә ү дә кулга калә м алмый, «сагышка, моң га, газапка» манып, шигырь иҗ ат итми, бә хет мизгелендә ул бә хетнең ү зен иҗ ат итә Ә аны кә газьгә теркә ү бә хетленең башына да кереп чыкмый. Соң ыннан гына килә бу телә к, югалтканны эзлә гә ндә...

Ә ү лем темасы шагыйрьне генә тү гел, һ ә р кешене кызыксындыра, уйландыра, тө н йокыларын качыра торган кү ренеш. Чө нки дө ньга килү дә без турыдын-туры катнашмаганбыз, аны бездә н башка хә л иткә ннә р. Беренче кө ннә н ү к без ү лемгә юл алабыз, аң а якынаябыз. Кеше акылы китү, югалу белә н килешә алмый, ахры. Шуң а да аннан качуның, аны кичектерү нең тө рле юлларын эзли (мә сә лә н, дин), бу серне аң ларга тырыша, аң ламаса да аң латырга тырыша.

Яшә ү фә лсә фә се ни кадә р ныграк кызыксындыра шагыйрьне, ү лем фә лсә фә се дә шул дә рә җ ә дә (хә тта кө члерә к тә ) кызыксындыра ала. М. Вафин да юкка гына ү лем һ ә м картлыкка шулкадә р урын бирмә гә ндер. Картлык – икенче дө нья ишегенең тоткасын тоткан чор, ү лемнең (мә ң гелекнең ) сулышын тойган чор... Без ничек ачарбыз ул ишекне? Аң лы рә вештә ме? Аң сызмы? Ә зер булырбызмы мә ң гелек белә н очрашырга? Шагыйрьне дә, мине – укучыны да борчый бу сорау. Ничә яшьтә булсак та...

Ялгызлык темасы – китапның кызыл җ ебе, дисә к бераз арттыру булмас микә н? Шулай да чынлыкка бик якын тә гъбир бу. «Ялгыз милә ш», «Йолдызларга рә хә т», «Еламыйм ул... », «Ялгызлык» һ. б. шигырьлә р шуң а мисал. Иҗ ат – ялгызлык җ имеше генә була алганлыктан шулайдыр, бә лки. Ыгы-зыгы, ә йтеш-тө ртеш тулы җ ирдә иҗ атка урын бар микә н? Юктыр, чө нки Иҗ атчы Илаһ ият белә н интим мө нә сә бә ткә керә. Ө ченчелә рнең шә м тотып, ө йрә теп торулары битабигый хә л булыр иде. Шуң а да шигърияттә ялгызлык темасының аеруча кө чле булуы гаҗ ә п тү гел. Мө нир шушы гомуми тенденция эченә керә, минемчә. Бер караганда, сү з кө нкү реш ялгызлыгы турында гына бара кебек: «Бик еш барып серлә ремне сө йлим туң ып торган ялгыз каенга», - ди шагыйрь, «я мә че балаларына... »

Еламый ул «салкын мендә р кочып, салкын тә ндә салкын җ ан ө ши» (шә п бит ә! ). Киткә ч тә «кешелә рне белмим. Ә мма этлә р искә алган саен еларлар... ». Ә йе, бу кө ндә лек ялгызлык, бә ндә лә р арасында ү з кешең не таба алмау. Ә мма кешегә (аеруча иҗ ади шә хескә ) җ иһ ани ялгызлык салынган. Тагын капма-каршылык белә н очраша шагыйрь: бер яктан – ялгызлыктан бичара булу, аң ардан азат булырга омтылу, икенче яктан – бары тынлыкта, ялгызлыкта гына ү зең белә н ү зең очрашырга, тирә нлеккә -биеклеккә кү з салырга мө мкинлек ачыла... Бу – шагыйрьнең бә хетле бә хетсезлеге, минемчә.

Мө нир Вафин шигърияте турындагы бу кү зә тү лә р тулылыкка да, бө тенлеккә дә дә гъвә итмилә р. Бә лки, бу язмаларны «портрет ө чен эскизлар», - дип карарга буладыр. Лә кин М. Вафин портреты ө чен генә ме икә н?.. Ничек кенә булмасын, М. Вафин китабы шигырь – шагыйрь – шигърият турында уйлану ө чен, шул уйларны ә йтү ө чен бер сә бә п-этә ргеч булды, ахры. Бу – бик мө һ им, чө нки һ ә р шигъри җ ыентык та андый мө мкинлек бирми.

Без яң а китап, яң а автор, яң а ә сә рне кулыбызга алабыз икә н, иң беренче, Л. Н. Толстойча ә йтсә к, «Син кем? Син нинди? Сине нә рсә борчый? » һ. б. шундый сораулар куябыз аның алдына, шуларга җ авап эзлибез. Шулай да, миң а калса, безне «Мин кем? Синдә мин бармы? » дигә н сорау ныграк борчый. Шул проблемаларны хә л итә ргә омтылыш безне башка кешегә, аның тормыш-тә җ рибә сен ө йрә нергә этә рә, эзлә ндерә, кабат-кабат укырга мә җ бү р итә. Мин дә Мө нир шигырендә ү земне эзлә дем, ә лбә ттә. Гомер буе ү зең не эзлә ү, ү зең не табу (һ ә м таба алмау! ) – иҗ атның нигезедер. Язучыны да, укучыны да ү зе, ү з булмышы кызыксындыра. Бө тен тирә -якта, тормышта, башкаларда, сә нгатьтә ул ү зен эзли, бербө тен итеп җ ыя, нур туплый. Берә ү дә ул ү зенә охшаш чалымнарын таба, берә ү дә - юк. Тагын эзлә ргә...

И. Бродскийның «Поэзия – телнең иң югары яшә ү формасы ул» дигә н фикеренә таянып һ ә м кушылып, шигырьнең телнең генә тү гел, ә шә хеснең дә, табигать баласының да югары яшә ү формасыдыр ул, дип ө стисе килә. Чө нки кеше (шагыйрьме ул, тү гелме! ) шул формага омтыла. Редакция хезмә ткә рлә ренең ә йтү енә караганда, 10 хатның 9ында – шигырьлә р. Дө рес, алардагы шигъри кө лтә лә р тө рле сыйфатта, орлыклары ө лгермә гә ннә ре дә, коелганнары да, кү гә ргә ннә ре дә бардыр. Ә мма шигырь авторы ө чен бу ә нә шул югары нокта-формага – илаһ илыкка омтылу тү гелме соң?!

Ә йе, бар шигырь дә телнең югары чагылышы, дип ә йтеп булмый. «Шигырь эзлим шигырь урманында. Аһ, бу кү ң еллә рнең талымлыгы!.. » Ә шулай да шигъри урманда М. Вафинның ү з уйдыгы бар, дип уйлыйм мин. Андагы ү сентелә рне чү п басмаса, таптап узмасалар – зур урман булыр, иншалла!

 

 

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.