|
|||
Мин – авыл укытучысыФирдания Фә рит кызы МИҢ НУЛЛИНА, Тә теш районы Зур Ә трә ч башлангыч мә ктә бенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы – 24 ел.
Кешенең иң матур истә леклә ре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки ү смер чоры белә н бә йлә нгә н була. Менә шушы матур истә леклә р арасында шактый урынны мә ктә п, балачак дуслары һ ә м, ә лбә ттә инде, укытучылар алып тора. Минемчә, кешенең гомер буена дү рт тә рбиячесе була. Алда ә йтелгә нчә, баланың тә ү ге тә биячесе – ана, балалар бакчасында – тә рбияче, мә ктә птә – укытучы, сыйныф җ итә кчесе. Ә аннары кеше ү зен ү зе тә рбиялә ргә тиеш. Иң беренче мә ктә п бусагасын атлап кергә н кө ннә н алып, зур тормышка озатып соң гы кың гырау чың лаган кө нгә кадә р бала белә н һ ә рчак янә шә дә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дө ньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмә т һ ә м иҗ ат шатлыгын тоярга, аң ардан шә хес тә рбиялә ргә бө тен кө чен куя. Укытучы! Нинди тирә н мә гънә ята бу сү здә. Ул һ ә рвакыт балаларга ярдә мгә ашыга, һ ә р кешене укырга, язарга ө йрә тә. Укытучы булу җ иң ел тү гел, тик мө мкин. Минем яраткан укытучым – ул минем ә тием Фә рит Барый улы Нигъмә туллин. Ул гомере буе тарих һ ә м җ ә мгыять белеме фә ннә рен укытты, озак еллар укыту эшлә ре буенча директор урынбасары булып эшлә де. Мин балачактан ук аны хө рмә т итә, аның белә н горурлана идем. Шуң а кү рә, мә ктә пне тә мамлауга аның юлыннан китә ргә булдым һ ә м ә тием һ ө нә рен сайлаганыма һ ичкайчан ү кенгә нем булмады. Чө нки укытучы һ ө нә ре авыр булса да, кызыклы да, мавыктыргыч та. Ясамадым олы ачышлар, Менгә нем юк минем галә мгә. Бары гади укытучы булып, Хезмә т итә м шушы гамә лдә. Мин Тә теш педагогия училищесын тә мамлагач, туган авылым мә ктә бендә укытучы булып эшли башладым. Һ ә м менә 24 ел инде мин – авыл укытучысы. Авыл тормышы – ү зе бер дө нья ул. Авыл укытучысы ө чен, монда яшә ү че кешелә рнең һ ә м ә ти-ә нилә рнең уң ай карашта булуы шарт. Авыл зурмы ул, кечкенә ме, синең һ ә р кылган гамә лең кеше кү зе алдында. Алар синең һ ә р хә рә кә тең ә бә я биреп тора. Минем бурычым – балаларга башлангыч белем бирү, аларны белем иленә алып керү. Шул максатка ирешү ө чен, ү земнең эшчә нлегемдә тө рле алымнар кулланам. Бу эштә миң а “Мә гариф” журналы (ул инде миң а балачактан ук “Совет мә ктә бе” исеме белә н таныш), “Ачык дә рес” газетасы һ ә м Интернет челтә ре ярдә м итә. Бү генге кө ндә укытучының эшчә нлеге турыдан-туры Интернет челтә ренә бә йлә нгә н. Чө нки электрон журналлар, электрон дневниклар кулланабыз. Тик авылда Интернет эшлә мә гә н вакытлар бик еш була. Бу – хә зерге заман авыл укытучысының зур проблемасы. Безнең эшебездә кыенлыклар китереп чыгаручы тагын бер сә бә п: аз укучылы сыйныфларны берлә штерү. Ике сыйныфка берьюлы белем бирү бик авыр, укучыларга кү брә к мө стә кыйль эшлә ргә туры килә. Шуң а кү рә дә реслә рдә карточкалар, перфокарталар, тестлар кү брә к кулланам. Парларда эшлә ү не оештырам. Мин нә ни кү ң еллә ргә бә рә кә тле орлык сибә алуым белә н бик горурланам. Һ ә рбер баланың бә хетле булуын, тормышта ү з юлын табуын телим. Чө нки һ ә р укучым миң а ү з балам кебек якын һ ә м кадерле. Мин бер гади укытучы булып Хезмә т итә м бү ген тормышта. Һ ә р укучым – язылмаган роман, Һ ә р дә ресем – маяк тормышка.
|
|||
|