Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Күңел  яраннары.  Беренче пәрдә



 

Сирень ЯКУПОВА

Кү ң ел  яраннары


 Ике пә рдә лек драматик новелла

 

КАТНАШАЛАР:

Фә нис– ремонтчы слесарь, бригадир, 48 яшьтә.

Рашат – электр җ иһ азларын ремонтлаучы, бригадир ярдә мчесе, 45 яшьтә.

Самат – ремонтчы слесарь, 59 яшьтә.

Гамил, Руслан – яшь эшчелә р.

Равил Вә лиевич – ө лкә н мастер, 40 яшьтә.

Шагыйрь – станокта эшлә ү че оператор егет, 28 яшьтә.

Галия –  цехның профсоюз (һ ө нә ри берлә шмә ) комитеты рә исе.  

Татьяна – диспетчер кыз.

Раилә –  тө ягеч йө ртү че.

 

 

 Беренче пә рдә

Завод цехындагы ремонтчылар бү лмә се (участогы). Стена буйлап аксыл яшел тө скә буялган тимер шкафлар тезелгә н. Урам якка караган олы тә рә зә лә рдә зә ң гә рсу пә рдә лә р. Тә рә зә тө плә рендә, шкаф, киштә  ө слә рендә ак чү лмә клә ргә утыртылган кызыл, алсу, ак чә чә к атып утыручы яран гө ллә ре. Диварда бик кү п мактау  кә газьлә ре эленеп тора. Уртада – дү ртпочмаклы ө стә л, ике яклап эскә миялә р куелган. Бө тен җ ирдә чисталык, пө хтә лек, һ ә рнә рсә ү з урынында. Озын буйлы, нык гә ү дә ле, карасу-зә ң гә р тө стә ге махсус эш киеме кигә н Фә ниснең кулында сулы шешә, гө ллә ргә су сибә.


                                         


Фә нис (акрын гына җ ырлый).

Тә рә з тө бем минем берничә,

Тә рә з саен яран гө л ү сә.

Ал яраннар кебек алсулана

Бә гырькә ем мине кү рде исә.

 

Кайгы-хә срә тем дә юк сыман,

Йө рә ккә ем яна ут сыман...

 

Р а ш а т керә.

Рашат. Сә лам, бригадир! Таң былбылы, гө ллә ргә су эчерә сең ме? Ну молодец та инде ү зең! (Як-ягына каранып. )  Шик, блеск, красота! Хатын кайткач нишлә р инде, аң а эш тә калмады... диям мин, кайчак кызып китеп, ашаган тә линкә мне юып ташласам! Монда, чыннан да, безгә бер эш тә калмаган бит, хет борылып кайтып кит!

Фә нис. Сә лам, сә лам, Рашат! Кү ң елең не киң тот. Ә нә сиң а дигә н эш фронты офыктан офыкка сузылган! Сменный журналга гына кү з сал: тө нге сменада сафтан чыккан станоклар саны Курск бә релешендә  җ имерелгә н немец танклары саны тикле бү ген.

Рашат(журналны кулына алып). Һ ә м ул герман станоклары бө тенесе дә берничә сә гатьтә н гө рлә п эшлә п торырга тиешме?

Фә нис. Йа, йа, херр слесарь!

 


Шулчак С а м а т керә.



Самат. Ә ссә ламегалә йкем, егетлә р!

Фә нис, Рашат (икесе бер тавыштан). Вә галә йкем ә ссә лам, Самат абый!

Самат. Колагым ялгыш ишеттеме, иртә таң нан бисмилла урынына ә ллә нинди ямьсез сү з ә йтеп тора идең, Фә нис?

Фә нис (гаепле елмаеп). Юк ла инде, Самат абый. Немецча “ә фә нде” сү зе генә ул. Яң гырашы бераз...

Самат. Шул булыр инде. Ике татар очрашса, дө ньяның нинди генә телендә сө йлә шмә с, бары тик татарча тү гел.

Рашат. Обижаешь, Самат абый. КАМАЗның чеп-чи татар бригадасында...

Самат. Менә -менә, ә бижә ешь шул, малай, туган телең не!

 

Г а м и л белә н Р у с л а н кү ренә. Г а м и л нең кулында зур гына пакет.

 

Руслан (уң кулын болгап, елмая). Салют остазларга! Дө рес ә йттемме “наставник”ның татарчасын? Юл буе повторял.

Гамил. Исә нмесез! Ә ни кайнар  пә рә мә члә р җ ибә рде. Бергә лә шеп чә й эчә рсез диде. (Сумкасын ө стә лгә куя).
  Рашат (шундук ачып карап, иснә п). Аһ, ислә ре дә ислә ре! Чә й-паузага кадә р уштан язмабыз микә н, бр-ра-ат?

Фә нис (Гамил белә н Руслан янына килеп). Сә лимә апага бик зур рә хмә т анысы. Тик, хө рмә тле егеткә йлә р, (Кул сә гатенә карый. ) ике минутка соң га калдыгыз. Сә бә бе? Тульке тиз аң латыгыз! Эшлә ребез хә ттин ашкан.

Руслан (акланып). Проходнойдан кергә ндә “без пяти” иде ә ле. Пока переодевались...

Гамил. Завод кырына бө тенлә й ярты сә гатькә алдан килеп баскан идек тә соң. Каен янында тоткарландык...

Рашат. Кара ә ле, “бугор”, ике каен арасында адашып йө ргә ннә р икә н бит болар!

Гамил. Ике тү гел, бер каен. Тиздә н анысы да булмаячак. Урамда җ ә й башы, ә каеныбыз яртылаш диярлек сары...

Самат. Мин дә карап ү ттем аны. Гамил хаклы, ничә ел гө рлә п ү сеп утырган, Ходайның һ ә р бирмеш кө нендә безне сә ламлә п каршы алган, озатып калган каенкай корый башлаган, туганнар. (Башын чайкый). Хә ерлегә тү гел бу, бер генә дә хә ерлегә тү гел...

 

Ачык ишектә н кү злекле, бө дрә чә чле Ш а г ы й р ь керә. Сү згә кушылмый гына тың лап басып тора.

 

Рашат (ярсып). Корырсың да! Таш плитә лә р белә н тамырларың ны бастырып куйгач!

Фә нис. Биш ел элек бө тенлә й кисеп аударасылары иде бит ә ле! Рә хмә т инде, егетлә р, минем белә н генеральныйга кадә р кердегез. Ул чакта саклап калдык калуын сылукайны, тик таш – ­­таш шул инде, ү зенекен эшли. Башка да баса, тамырларны да корыта...  Тапканнар бит сукмак ясар урын! Ачуым бер килмә гә е, каен ө стенә менмә сә лә р. Ирлеклә ре шушы кадә р генә инде фә рман биреп утыручыларның!

Самат. Кызмагыз, егеткә йлә р! Хә лдә н килгә нен эшлә дек. Биш метрлы  каенны бер шешә су белә н генә сугарып булмый, гө л тү гел. Язмышы шулдыр...

Шагыйрь (кинә т чә чрә п чыгып, кулларын селти-селти, кычкырып шигырь сө йли башлый).

Юллар, ө йлә р таштан булса

                                    булсын,

Ташка ә йлә нмә сен йө рә клә р.

Кисмик ә ле, кисмик каеннарны,

Алар безгә бик тә кирә клә р!

 

Кисмик ә ле, кисмик каеннарны...

 

Рашат (бү лдереп). О-о-о! Шагыйрь-оператор тут как тут! Чә пи генә рифмаларны, колак яфракларын шиң дереп.

Шагыйрь. Колак белә н тү гел, йө рә к белә н тың ларга кирә к шигырьне, белә сең килсә!

Рашат. Ярый-ярый, ү пкә лә мә. Ни йомыш? Нә рсә, тагын хислә неп китеп, эш циклы уртасында “кызыл” кнопкага бастың мы?!

Шагыйрь. Ни бит, ни...

Рашат. Ватылдымы станогың, дим?

Шагыйрь. Ә йе, “сбой цикла” бугай.

Фә нис (Шагыйрьнең аркасыннан кагып). Бар, дустым, диспетчер кызлар янына. Матур итеп “нә рә т” язып китерсеннә р, яме!

Рашат. Бар, бар, шагыйрь-оператор! Ү злә ренә берә р мә хә ббә т шигыре дә сө йлә п кү рсә терсең.

Шагыйрь. Алар бит татарча аң ламыйлар...

Фә нис (серле елмаеп). Белү емчә, бү геннә н диспетчер булып Юрий Ивановичның кызы Таня эшли башлаячак. Ишетү емчә, туташ тал чыбыгыдай зифа буйлы, озын толымлы һ ә м... татар телен су урынына эчә.  

Шагыйрь. Чынлапмы?!

Рашат. Шыттырасың, бригадир! Киров урысы белә н Мә скә ү марҗ асыннан туган кыз ничек татарчаны белсен ди? Монда (Кү крә генә суга). Кукмара татары белә н Ә лки мишә реннә н туган балаларның да татарчасы ипи-тозлык кына ә ле.

Гамил. Рашат абый, сезнең малосемейка кү ршегез кем иде дисез ә ле? Җ ыю цехындагы Володямы?

Рашат. Вовка да булсын, ди. Шуннан?

Гамил. Ә ни ә йтмешли, утырган да шуган. Бә лки син, Кукмара татары диюем, непричёмдыр... Бө тен “гаеп” Вовкададыр һ ә м... хатыныгызда, билгеле.

Рашат(йодрыгын тө йнә п, Гамилгә ташлана). Нә рсә дидең, малакасус, ә?! (Фә нис белә н Самат аны кө чкә тыеп калалар).

Гамил(ашыга-ашыга). Гафу ит, Рашат абый. Шаярттым гына ич мин!

Самат (Гамилнең колагын борып).  Сиң а болай шаяртырга иртә рә к ә ле, улым!

Фә нис. Тынычланыгыз, егетлә р! Йә! Утырышыгыз! Бетте! Пятиминутка ясап алабыз да – эшкә!

 

Са м а т, Р а ш а т, Р у с л а н ө стә л тирә ли утыралар. Г а м и л колагын уып читтә  басып тора.

 Фә нис(Шагыйрьне иплә п кенә ишеккә таба озатып куеп). Кабатлап ә йтә м, дускай, йө з кат ишеткә нче бер кат кү рү ең яхшырак ди, бар диспетчерскийга, зарлан, ялвар. “Нә рә т”сез станокка якын да килмә ячә кбез, шылдымы?

Шагыйрь. Аң лашылды... Һ ем... итак, она звалась Татьяной...

 

Чыгып китә.

Шундук Р а в и л  В ә л и е в и ч кү ренә.

Равил Вә лиевич (ишектә н керә -керешкә ). Тө н чыкканчы безнең Такташ Пушкинга ә йлә нгә н мә ллә? Урысча шигырь укып бара иде, бә реп ега язды.

Рашат. Ә йлә нсә ни булган! Пушкины да ү зебезнең гарә п лә баса...

Равил Вә лиевич (ө стә л янына килеп). Гуд монинг, иптә ш ремонтчылар!

Самат (кашларын җ ыерып). Менә сиң а мә!  Дө нья халыклары кө не булды бугай бү ген. Нинди телдә “гуд”лаштың инде без, татар балалары белә н, Равил туган?

Равил Вә лиевич. Инглиз телендә, Самат абый. Инглиш! (Руслан белә н Гамилгә кү з кыса. ) Яшь кадрлар аң лый булыр мине.

Рашат (Гамилгә ачулы карап). Аң лый булыр, аң лый булыр, ә гә р тагын бер кат аң латсам!

Равил Вә лиевич. Кстати, Гамил, Руслан, котлыйм ү зегезне! Кичә актлар залында искиткеч җ ырладыгыз. Цойның җ ырын ә йтә м, шә п ә йбер! (Кө тмә гә ндә кычкырып җ ырлый башлый. )

 

Перемен! – требуют наши сердца.

Перемен! – требуют наши глаза.

В нашем смехе и в наших слезах,

и в пульсации вен:

“Перемен! Мы ждем перемен! ”

 

Рашат. Станок ремонтлап ятып, егетлә рнең чыгышын  кү рми калдым, дип борчылган идем, юкка булган икә н. Яшә сен пародия остасы Равил Вә лиевич! (Кө лә. )

Равил Вә лиевич. Рашат, хорошо смеется тот, кто смеется последним, дилә р урыслар.

Фә нис. Мә кальнең татарчасы: “Эш беткә ч уйнарга ярый”, дигә не дә бар. (Сә гатенә кү рсә тә. )

Равил Вә лиевич. Вакыт – алтын, дисең инде, бригадир, аң ладым. Гамил, Руслан, очыгыз ә ле, бө ркеткә йлә р, цех башлыгы бү лмә сенә! Юрий Иванович сезне кө тә. Тиз килергә кушты!

Фә нис. Барыгыз. Тик дө ньягызны онытып йө рмә гез. Ике кабатламыйм!

 

Г а м и л белә н Р у с л а н йө гереп чыгып китә лә р.

 

Равил Вә лиевич(беренче кат кү ргә ндә й як-ягына каранып, ясалма пафос белә н). Их егетлә р, бө тен заводында юк бит сезнеке кебек ремонтлау участогы! Кайчан кермә, ул чисталык-пө хтә лек дисең ме, ул гө ллә ре-яраннары!      

Фә нис. Ә безнеке кебек бригада бармы соң? Заводта гына тү гел, КАМАЗда да юк бит!

Равил Вә лиевич. Син хаклы, Фә нис.

Рашат. Хуҗ а Насретдин кебек ә йткә н берсенә: “Син хаклы”, – дип торып, ү ткә н айда беренче урынны хохол Петренко ялкау-ялагайларына бирдердең  дә инде!

Равил Вә лиевич. Ни бит... Ө стә н, җ иң ү челә рне чиратлаштырырга кирә к, дигә н сү з тө ште. Аннан соң... (Пауза. )  Баш инженер, беркө нне эш сә гатендә керсә м, бө тен бригадалары белә н ремонтлау участогында  иделә р дип ә йтеп ә йтә ди.

Фә нис(кырысланып). Без бит кә рт сугып утырмый идек! Кем насос сү тә, кем наждакта эшли, кем инструментларын барлый. Һ ә м, гомумә н, ремонтчыларның эше юк, алар ял итә икә н, димә к җ иһ азлар тө зек, вакытында каралган, кө йлә нгә н. Шулай тү гелме?

Равил Вә лиевич. Шулаен шулай да... (Сү зне икенчегә борырга телә гә не сизелә. Гө л чү лмә клә ре янына килә. ) Ә йтегез ә ле миң а, тимер-томыр, газ-тө тен арасында ничеклә р итеп шундый гү зә л яраннар ү стерә сез сез, ә? Берә р сере бардыр моның?

Самат. Бисмиллалы урын бу, энем. Һ ә р эш кө нен дога белә н башлыйбыз.

Рашат (ө стә л яныннан торып). Равил Вә лиевич, зинһ ар, гө ллә ргә якын килмә гез! Тө крегегез агулы, бер мизгелдә сулып-кө ярлә р мескеннә р. (Кө лә. )

Равил Вә лиевич. Бу яраннарда, синең ярдә мең дә билгеле, Рашат, кү птә н агуга каршы иммунитет формалашкан инде.

Фә нис. Бергә – бер! (Рингтагы судья кебек кулларын як-якка сузып. ) Брейк! Брейк! Самат абый хаклы, бисмилла ә йтеп, кояш нурларында җ ылынган су сибеп торганга шундый матур булып ү сә бу гө лкә йлә р. Нә къ  авылдагыча... (Ирексездә н, ү зе дә сизмә стә н хислә неп. ) Их, егетлә р, кызыл, ал, ак тө стә ге ә нием яраннарын кү рсә гез иде ә ле сез! Матурлыкларын, купшылыкларын  сү з белә н генә аң латып та булмый!

Рашат. Ә син җ ырлап аң лат, Фә нис! (Ү зе ү к җ ырлый башлый. )

Тә рә з тө бем минем берничә,

Тә рә з саен яран гө л ү сә.

Ал яраннар кебек алсулана

Бә гырькә ем мине кү рде исә...

 

Самат. Ә йе, татар авылларының, татар ө йлә ренең кү рке ул – ап-ак челтә р-пә рдә лә р, тә рә з тө бендә ге яраннар!     

Фә нис. Ак яулыклы, ак җ анлы ә билә р...

Рашат. Уң ган-булган ә нилә р, апалар...

Равил Вә лиевич (сә гатенә карап алып). Сылу, матур кызлар дип ө стик тә... тә мамлыйк инде, егетлә р, бу лириканы.

Фә нис (хистә н айнып). Чыннан да, эш хә ттин ашкан. Журналны бир ә ле, Рашат!

Равил Вә лиевич (кулындагы блокнотын бер ачып, бер ябып). Ни бит ә ле... (Пауза. ) Цех администрациясенең сезгә җ иткерә се сү зе бар иде.  

 

Шулчак ремпостка йө злә ренә аптырау, икелә нү билгелә ре чыккан Г а м и л белә н Р у с л а н керә лә р.

 

Рашат (сызгырып җ ибә рә ). У-у-у, кү регез ә ле бу бө ркетлә рнең, ә й лә, ә тә члә рнең кикриклә ре шиң гә н! (Мастерга борылып. ) Димә к, цех администрациясе исеменнә н безгә Равил Вә лиевич җ иткерә се сү зне яшь алмаш инде тың лап ө лгергә н булып чыга. Урыс ә йтмешли, из первых уст. Иптә ш мастер, оялчан кә лә ш кебек тел яшереп тормагыз, зинһ ар, нинди хә бә р белә н “шатландырасыз”, ягъни башка орасыз?

Равил Вә лиевич (тирә н итеп сулыш алып). Хә бә рем шул: безнең заводны тулаем Мә скә ү эшмә кә рлә ренә сатарга җ ыеналар. Дө ресрә ге... (Пауза. ) Инде сатканнар да.

Фә нис, Самат, Рашат (бертавыштан). Ә -ә !?

Рашат. Нигә Америка миллиардерларына тү гел?!

Фә нис. Аң латыбрак сө йлә ә ле, мастер. Нинди сү з бу? Машина чыгачакмы соң? План кү пмерә к?

Равил Вә лиевич. План – мизер. Ике атнадан конвейер бө тенлә й туктаячак. Кыскасы, КАМАЗда, Чаллыда малолитражкалар җ ыю бе-тә -чә к! Менә шул!

Самат( шулай ук торып баса). Ә йткә н идем аны завод каршындагы каен корый, хә ерлегә тү гел бу, дип!

Рашат. Ә безне нишлә тә лә р соң? Эшчелә рне кая куялар дим?

Равил Вә лиевич. Ө ч мең кешенең биш йө зе генә заводта калачак, калганнары...

Рашат. Йә, йә, ә йтеп бетер!

Фә нис. Рашат, туктап тор ә ле. Ни җ итештерә чә к инде ул “сатылган” завод? “Велик”лармы, ә ллә тирес ташыр ө чен арбалармы?

Гамил. Иномаркалар!

Фә нис. Иномаркалар? Эшчелә рнең алтыдан бишен куып таратыпмы?!

Руслан. Юрий Иванович безне просвятил инде: Кореядан вагон-вагон комплектующийлар кайтачак, от кузова до маленьких болтиков, и без шулардан машина җ ыячакбыз. Короче, на всем готовом будем жить, большие “бабки” получать. Шулай бит, Гамил?

Рашат. Кү рсә термен мин сезгә “бабка” белә н “дедка”гызны. Башта ачкыч тотып эшлә ргә ө йрә негез!

Самат. Бә йлә нмә малайларга! Шө кер, менә дигә н белгечлә р булып җ итешә лә р.

Фә нис. Ул иномаркаларны кемнә р сатып алачак инде? Бә ялә ре о-хо-хо булачак бит!

Самат. Гади халык ө чен тү гел алар, Фә нис. Калын кесә лелә р ө чен.

Рашат. Безнең байлар, белә сегез килсә, чит илдә, родной заводында җ ыелган автоларны  гына  алалар. Ә бу ширпотреб, ә йтте диярсез, торачак шунда койма буенда тезелеп, яң гыр-кар астында кү гә реп. (Теш арасыннан тө кереп куя. )

Равил Вә лиевич. Алай димә, Рашат. Алучылар табылыр. Кредит заманасы.

Самат. Ул “декретны” тү лисе дә була тү гелме?..  

Руслан (аклангандай).  Безнең легковушка бигрә к устарела бит инде. Кечкенә... Движогы да, кузовы да слабый...

Рашат (Русланны бү леп). Кечкенә дә тө ш кенә, энем. Кирә к җ ирең ә алып бара, алып кайта. Аның каравы, бә ясе кыйммә т тү гел. Халык машинасы! Авылга, бакчага җ илдерергә бер дигә н!

Самат. Шулай шул! Безнең бә лә кә ч аркасында кү пме инвалид транспортка тиенде. Ә нә, кү ршем Ә нә с кордаш рә хмә т укып туя алмый.

Равил Вә лиевич(мыскыллы елмаеп). Сиң амы ә ллә, Самат абый?

Самат (бераз ачу белә н). Миң а булса, ни диярсең?

Фә нис. Руслан сү злә рендә дә хаклык бар. Безнең машинага кү птә н модернизация кирә к иде. Конструкторлар, технологлар, баш инженер йоклады!

 

Шагыйрь белә н  Татьяна  керә лә р.

 

Шагыйрь (Таняга  карап).

Сиң а гына кирә кме бу дө нья,

Дилә р кайчак мине кызганып.

Азапланма, җ итешмә ссең барыбер

Һ ә р карага аклы сү з ябып.

 

Сиң а гына кирә кме бу дө нья?

Миң а гына тү гел тү гелен.

Тик нә къ бү ген мин дө ньяга кирә к,

Аң а терә к моң лы кү ң елем!

 

Рашат. Вә т ичмасам җ ү лә рлә ргә рә хә т, диң гез тубыктан! (Татьянага кү з кысып, Шагыйрьгә ымлый. ) Трынь-трава, диюем.

Фә нис (ү з-ү зен бик тиз кулга алып). Рашат, җ итә р кеше мыскылларга. Йә, Шагыйрь дус, безне дә таныштыр инде  бу яшь туташ белә н.

Шагыйрь (кызны алга чыгарып). Таныш булыгыз... Татьяна. Баш диспетчер. Чыннан да, Юрий Ивановичның кызы. Чыннан да, Тукай телен камил белә. Минем кебек шигърияткә гашыйк җ ан!

Рашат. Ике чабата бер кием була инде бу!

Татьяна. Исә нмесез!

Фә нис. Исә нмесез, мин ремонтчылар бригадиры Фә нис Яхин булам.

Самат (ике куллап  кү решә ). Саумы, балам. Безнең телдә сө йлә шү ең йө рә ккә сары май булып ята инде менә.

Татьяна. Рә хмә т, Самат абый. Сезнең турында ә тиемнә н ишетеп белә м. Заводның беренче кө ннә реннә н ү к биредә эшлисез икә н.  

Рашат. Валлаһ и, “бугор”, син ә йткә ч тә ышанмаган идем. Ник бер акценты булсын! Инде бик белә се килә, кайда, ничек, нинди максат белә н татар телен ө йрә нде икә н бу гү зә лкә й? Майлы “роба” кигә н ө ченче разрядлы Шагыйрь-операторга кияү гә чыгу тү гелдер бит инде зә ң гә р хыялы?

Шагыйрь (кызарып чыга, ө с киемен сыпырып куя). Ни сө йлисең син, Рашат?

Фә нис. Ну бу телең не, Рашат! Тә ки кыскартып булмады. (Ү залдына уфтанып. ) Хә ер, тиздә н барыбызны да кыскартачаклар...

Татьяна. Алты ел элек мин педагогия институтының татар теле бү легенә укырга кергә н идем. Ул елларда... хә ллә р башкачарак иде бит. Җ аваплы, акчалы эштә эшлисең килсә, республикада икенче дә ү лә т теле булган татар телен белү мә җ бү ри саналды. Мә ктә плә рдә, балалар бакчаларында да татар телен ө йрә нү беренче планга куелган иде... Былтыр менә кызыл диплом белә н укуымны бетердем тик, кызганыч, бү ген татар телен белү, татарча сө йлә шү бернинди ө стенлек тә бирми...

Самат. Синең сү злә рең дә ә че дө реслек, кызым. Татарлар  ү злә ре ү к теллә рен, диннә рен сатты, гореф-гадә тлә рен онытып бара...

Рашат. Алай димә ә ле, Самат абый. Менә Гамил белә н Руслан да татарча ярыйсы гына сукалый башладылар. Алга таба да ө йрә тербез!

Равил Вә лиевич. Гамил белә н Русланга, минем уйлавымча, якын килә чә ктә инглиз телен ныгытып ө йрә нә се була ә ле. Татар теле – гаилә теле инде ул. Ә нә дә ү лә т җ итә кчелә ре дә, ө йдә, гаилә дә татарча сө йлә шегез,  ди.

Самат. Ачуымны китереп кабатлама ә ле шул сү злә рне!

Фә нис (ялкынланып). Инглиз, немец, кытай теллә ренә һ ич кенә дә каршы тү гел бит без! Ө йрә нсеннә р, сө йлә шсеннә р дө ньяны шаккатырып! Тик һ ә рбер татар баласының теле ана телендә ачылырга тиеш һ ә м гомере буе аның ө чен газиз туган теле  беренче урында булырга тиеш!  

Самат. Тел югалса, миллә т  югала... Шуны аң ларга соң га калмасак кына ярар иде...

 

Тынлык урнаша.

Татьяна (авыр тынлыкны бү леп).  Менә мин сезгә беренче наряд-заявкаларымны алып килдем. (Елмаеп Фә нискә суза. ) Дө рес тутырылмаган булса, ачуланмассыз, яме. Тө зә теп язармын.

Равил Вә лиевич (кә газьлә рне Фә нистә н алда элә ктереп ала да укый башлый). Тә к-тә к-тә к. Рифма эзлә ү дә н бушаган арада, Шагыйребез хезмә т куя һ ә м... бик еш кына (Басым  ясап. ) бр-р-рак куа торган токарный станок 16К20. Заклинило...

Рашат. Кемне?

Равил Вә лиевич. Юк, бу юлы “кемне” тү гел, ә “нә рсә не”? Заклинило шпиндель.

Фә нис. Аң лашылды! Икенче станок – 3Т153Едыр. Май саласы бар ул бирә нгә. Кай арада эчеп бетерә диген!  

Равил Вә лиевич. Ө стенә бастың, бригадир. Нә къ ү зе! Монда “Утранить течь масла” дип тә сырланган ә ле.

Фә нис. Ишеттегезме, егетлә р? Башта аварийный шул ике станокны ясыйбыз. Аннан – журнал буенча эшлибез. Самат абый, Руслан белә н 3Тга барасыз! Руслан, ишетсең колагың, май чилә ген Самат абыйга биреш юк. Йө гертеп ү зең ташыйсың.

Руслан. Белә м инде...

Фә нис. Рашат, Гамил токарныйга очыгыз! Электронщиклар кирә к булса, хә бә р итә рсез.

Шагыйрь. Мин станокка очтым! Кожухларны салдыра торам.

 

Кабаланып чыгып китә.

Таня(шулай ук китә ргә ашыгып). Сау булыгыз. Уң ышлар!

Рашат. Хушлашырга ашыкма, чибә ркә й! Смена беткә нче “нә рә т” тотып ун килә чә ксең ә ле.

Самат. Рә хмә т, кызым, яхшы телә гең ә. Хә ерлесе белә н, куанып эшлә ргә язсын сиң а да.

 

Татьяна китә башлый.

Равил Вә лиевич(артыннанкалмый). Татьяна Юрьевна! Татьяна Юрьевна, ә йдә гез мин сезне озатып куям.

 

Чыгалар.

Рашат. Менә хә зер от души сө йлә шсә к тә була. (Катгый. ) Мин бернинди станокка да бармыйм!

Фә нис. Ничек инде “бармыйм”?

Рашат. Менә шулай, бармыйм һ ә м бетте-китте!  Бү ген-иртә гә завод туктаячак. Йө з процент, безне урамга куып чыгарачаклар. Нишлә п ә ле мин, шуны белә торып, ү лә -бетә, станок ремонтлап ятыйм ди?!

Фә нис. Бү ген иртә н колагың ны юмаган идең мә ллә, Рашат? Ике атнадан туктыйбыз диде бит мастер. Шулай булгач, ике атна дә вамында, моң арчы ничек эшлә гә н булсак, на совесть, диюем...

Рашат (ачулы бү леп). Ә ллә кыланасың, ә ллә чынлап та җ итеп бетми инде синең, Фә нис!

Самат. Авызың ны ү лчә п ач, малай!  

Фә нис. Самат абый, зинһ ар, борчылма. Без Рашат белә н бер-беребезне унбиш ел белә без. (Пауза. ) Рашат, егетлә р, барыгыз да мине ишетә сезме? Кабатлап ә йтә м, ике кө ннә н, ике атнадан, ике айдан “басармы” завод, анысын тә гаен ә йтә алмыйм, лә кин һ ә ммә без дә, бригада исеменә тап тө шерми, азаккы сә гатькә чә намус белә н хезмә т куячакбыз!

Руслан. Я че? Я молчу. (Май чилә ген ала. ) Ә йдә, Самат абый, киттек.

 

Чыгалар. Рашат кулларын чалбар кесә сенә тыгып,  тә рә зә янына барып, арты белә н  борылып  баса.

Фә нис (Рашатның  җ илкә сенә кулын салып). Ә й, Рашат, аң лыйм мин сине, бик яхшы аң лыйм. Лә кин... без башкача булдыра алмыйбыз. Суын бераз, ә нә яраннарың белә н серлә ш. Токаркага ү зем барам...

 

Г а м и л белә н чыгалар.

Рашат (ү залдына ә крен генә җ ырлый).

Кайгы-хә срә тем дә юк сыман,

Йө рә ккә ем яна ут сыман.

Газапланам иртә -кичлә рен,

Ә йтә алмыйм йө рә к хислә рен.

 

Яннарыма гына килсә иде,

Сө ям сине, бә гърем, дисә иде...

 

Йө к тө ягеч тавышы ишетелә. Р а и л ә керә.

  

Раилә (йө гереп барып, артыннан кочып алып). Рашат!!! Заводны Мә скә ү байлары сатып ала ди! Нишлә рбез икә н?

Рашат  (борылмый гына). Тире җ ыеп кү н эшлә ргә кала инде, ачтан ү лмә скә телә сә к.

Раилә. Рашаткаем, без нишлә рбез икә н, дим? Кайда очраша торган булырбыз? Сине бер кө н кү рмә сә м дә, ү лә м бит мин. Чын!

Рашат (борылып, Раилә нең кочагыннан ычкынып). Яң а гына бер ай ялда булып кайттың. Ү лмә дең. Терелә рнең дә тересе булып басып торасың каршымда!  

Раилә. Очрашуга ө мет яшә тте мине, матурым!  

Рашат. Ышанды дип уйла. Тульке сиң а тү гел, ә энергоцехтагы Саниягә. Ул кичә би-и-ик җ ентеклә п сө йлә п утыра иде ял йортындагы маҗ араларыгыз турында.  

Раилә (ү пкә лә гә н булып). Танцыга да барырга ярамаган икә н!

Рашат. Раилә, кү птә ннә н ә йтә сем килгә н иде инде... (Пауза. ) Ө зик без араларны. Мин хатынны, балаларны мә ң ге ташламыйм. Сиң а, тиң яр табып, кияү гә чыгарга кирә к...

Раилә (кочакларга телә п). Рашат!!!

Рашат. Юк, Раилә! Белә м, мин гаепле синең алда. Бик тә гаепле, кичер, кичерә алсаң...

Раилә. Рашат! Тың ла ә ле... Хә ер, моның шулай булып бетә се билгеле иде инде... Ничә айлар ү земне бу сө йлә шү гә ә зерлә п килдем югыйсә. Шагыйрьдә н шигырь дә яздырып алган идем. (Сө йли. )

Сак белә н Сок бә хетлерә к:

Икесенә – ике йө рә к,

Икесенә – ике җ ан.

Без – бербө тен, ничек бү лик?

Ничек белик, җ итми аң.  

 

Аң ымны ал! Җ ую аны

Минем ө чен бер бү лә к.

Ә рнү лә рен сизмә м, бә лки,

Ярылган чакта йө рә к...

 

Рашат. Җ итә р инде, Раилә! Мине таш бә гырь дип белә сең ме?   И-и-х, ү зем дә җ ү лә р, эгоист, таптым аң лашыр вакыт! Тынычлан, Раилә, синең смена буе рульдә йө рисең бар бит ә ле!

Раилә. Смена буе?! Минем гомер буе синсез яшисем дә бар ә ле, Рашат!  

 

Тө ягечнең сигнал биргә не ишетелә.

Тавыш (ачулы). Где эта погрузчица ходит? Конвейер сейчас встанет! Кузова нужны!

Раилә (сискә неп). Хуш, Рашат! (Йө гереп чыгып китә. )

Рашат. Бә хетле бул, Раилә...

“Яран гө ле” кө е яң гырый.







  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.