Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Рәхмәт сиңа, узган ел!



2016 ел тә мамланырга да санаулы кө ннә р генә калып бара. Бу ел минем ө чен шатлык-куанычлары, аз гына кө енечлә ре белә н дә истә калыр. Ел башында республикабызның “Ялкын” журналы оештырган «Китапмы яки компьютер кирә грә кме? ” темасы буенча тү гә рә к ө стә лдә катнашырга туры килде. Ү зем ө чен бик кирә кле сабак алдым. Китап укымаучы кеше, гомумә н, грамоталы була алмый. Алда, 2017 елда, минем һ ә м минем яшьтә шлә рем ө чен рус ә дә биятыннан сочинение язу бурычы тора. “Китап – белем чишмә се” мә каленең бү генге кө ннең актуаль мә сьә лә се икә нлегенә тагын бер кат инандым.

Март аенда кү ренекле җ ә мә гать эшлеклесе, драматург, Г. Тукай исемендә ге Дә ү лә т премиясе лауреаты Туфан Миң нуллинның иҗ атын ө йрә нү гә багышланган республикакү лә м укучылар һ ә м укытучыларның фә нни-гамә ли конференциясе булып узды. Бу чарага берничә ай дә вамында ә зерлә ндем. Темамны да бик уйлап сайладым. “Яр Чаллыда татар театрына яң а бина тө зеп кенә яшь тамашачыны җ ә леп итеп булырмы? » темасын җ ентеклә п ө йрә ндем. Театрда премьераларны карадым. Артистларның иҗ аты, театрның бү генге яшә еше белә н ныклап кызыксындым. Туфан ага Миң нуллинның Дә ү лә т Советында ясаган чыгышлары белә н таныштым. Конференциянең финал ө леше башкалабыз Казанда, Дә ү лә т Советы бинасында  уздырылуын ишеткә ч, бик нык дулкынландым. Дулкынлануларым бушка китмә де. Берничә ай дә вамында алып барылган эшем югары бә ялә нде. Дә ү лә т Советы депутатлары Р. А. Ратникова һ ә м Р. И. Вә лиев кулыннан I дә рә җ ә диплом һ ә м кө меш белә зек алу бә хетенә ирештем.

Безнең районыбызның һ ә р мә ктә бендә укучылар ү зидарә се эшли. Ү зидарә советлары  районның укучылар Думасына буйсына. Киң ә шмә лә рдә без килә чә к эшлә р буенча планнар корабыз, эшлә нгә н эшлә р буенча хисап тотабыз. Кыскасы, республикабызның килә чә к лидеры булырга ө йрә нә без. Октябрь аенда башкалабыз Казанда   Рә сә йнең дә ү лә т теллә рен регионнарда ө йрә нү буенча мә ктә п укучылары һ ә м студентлар арасында  олимпиада уздырылды. Рә сә йкү лә м ү ткә релү че чарада районыбыз укучылары уң ышлы чыгыш ясады. Мин Казан Дә ү лә т Федераль Университетында диплом белә н бү лә клә ндем. Болар җ иң ү лә ремнең бер ө леше генә.

25 декабрьдә  олимпиада, спорт ярышларында, иҗ ади бә йгелә рдә, фестивальлә рдә җ иң ү челә рне  башкалабыз Казанга президент чыршысына кунакка алып бардылар. Татнефть-Аренада ү ткә н тамашадан алган тә эсирлә ребез сө йлә п бетергесез. Сә лә тебезне вакытытында кү реп алып, кирә кле вакытта ярдә м кулы сузган укытучыларыма, мә ктә п администрациясенә, һ ә рдаим безнең ө чен кайгыртып торган район җ итә кчелә ренә, ә ти-ә нилә ребезгә без бик рә хмә тле.

Алда – 2017 ел. Алда – зур хыяллар һ ә м планнар....

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.