Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Үзебезнең Сократ



 

Зә рия Хә бипова

Ү зебезнең Сократ

(Академик Ә гъдә с Борһ ановның 100 еллык юбилее уң аеннан)

 

 

Ә гә р туксанынчы еллардагы халык кү тә релеше булмаса, без бә лки  тарихчы галим Борһ анов Ә гъдә с Хө сә ен улы турында бик белмә гә н дә булыр идек. Без дигә нем, тарих фә ненең эчендә кайнамаган кешелә рне кү здә тотуым. Аның 1966 елда якланган  «Октябрьская революция и партии меньшевиков и эсеров» дигә н докторлык диссертациясе  тарихи фактларга таянып языла һ ә м шул чордагы партиялә р турында чынбарлыкны ачкан зур вакыйга була. Ә мма рә сми даирә лә р (ВАК) ә леге фә нни эшне, партия линиясенә туры килми дип, матбугатта мыскыллауга дучар итә лә р һ ә м расламыйлар. Диссертация 1990 елда гына раслана. Борһ анов гомеренең фә ндә иң актив 23 елы сызып ташланды дигә н сү з бит бу. Эзә рлеклә ү лә ргә дучар ителгә н Ә гъдә с ага Казанда эшеннә н китә ргә мә җ бур була һ ә м сыену урыны итеп Мә скә ү не сайлый. Анда да тарихчы буларак бик кыенлык белә н эшкә урнаша.

Мондый чарасызлыктан фә ннә н кул селтә п киткә н кешелә р дә аз тү гелдер. Ә мма Ә гъдә с ага фә нне ү зенең тө п шө гыле булуына икелә нми. Шуң а ул ү з алдына бернигә карамый гыйлем туплауны максат итеп куя: философия, социология, ә дә бият һ ә м ә лбә ттә, тарих буенча мө мкин булган хезмә тлә рне укырга, анализларга керешә. Алдагы хезмә тлә ре ө чен ныклы мая барлыкка китерү һ ә м фә ндә билгесезлек еллары бу.

“Ү згә ртеп кору” башлану Ә гъдә с агага кү ң елендә кайнаган уйлануларны вакыйгалар барышында туган фикерлә р, кү зә тү -анализлар рә вешендә башта кү п санлы мә калә лә р, аннан “Откуда и куда идешь, Россия? ” (1996) дигә н кү лә мле монография итеп бастырып чыгару мө мкинлеге ачыла. Ул җ итмеш яшендә егетлә рчә җ илкенеп татар милли хә рә кә тенә килеп кушыла: “Милли мә җ лес” депутаты итеп сайлана, БТИҮ, Бө тендө нья татар конгрессы җ ыены, Мә скә ү милли-мә дә ни автономиясе һ ә м “Туган тел” җ ә мгыятьлә ренең җ итә кче органнарында була. Һ ә ркайда алда торган бурычлар, мө мкинлеклә р турында ү з фикерлә рен ә йтеп чыгышлар ясый.   

Шулай итеп, туксанынчы еллар Ә гъдә с Хө сә еновичка галим буларак тулысынча ачылырга, Рә сә йдә барган ү згә решлә ргә карата ү з фә нни карашын барлыкка китерергә мө мкинлек бирә. Ул “Философия и социология собственности: российские реалии», «Философия собственности: российские и татарские реалии» дигә н хезмә тлә рендә гражданнар җ ә мгыятен урта милекчелә рдә н башка тө зеп булмаганын, халкыбызның “малы юкның җ аны юк”, - дигә н мә кальнең ни дә рә җ ә дә тормышның асылын кү рсә ткә нен фә нни һ ә м фә лсә фи яктан ныклы нигезли.

Ә гъдә с ага ү зе дә: “ Иртә рә к ү лгә н булсам, фә ннә р кандидаты һ ә м бер кечкенә китап авторы гына булып калыр идем. Ү згә ртеп кору миң а яң а сулыш ө стә де”, - дип ә йтергә ярата. Ул 350дә н артык фә нни һ ә м публицистик хезмә тлә р авторы. Ә ледә н-ә ле яң а уй-фикерлә ре белә н интернет аша да бә хә с мә җ леслә ре оештырып килде.

Ә лбә ттә, аның “уртак милектә һ ә ркемнең дә ө леше булырга тиеш, бү лешергә кирә к ” кебек фикерлә ре идарә че даирә лә рне сагайта, ә мма ул аны сугыш афә тлә ре, тирә -як табигате бозылу, милекнең аерым кланнар кулында тупланып, кү пчелек халыкның хә ерчелеккә тө шү куркынычыннан чыгып аң лата һ ә м бу афә тлә рдә н котылу ө чен башка юл юк дип тә тә крарлый.

Аның милеккә булган карашларын авыл җ ирлегенә бә йлә нешле анализлап караганда да, академик Борһ ановның ни дә рә җ ә дә хак икә нен кү рә сең. Беребезгә дә сер тү гел, ничек кенә шатлык барабаннары кагарга тырышсак та, китә халык авылдан. Кә җ ә гә биргә н бер мең сум акча гына кешелә рне авылда тота алмаганы кө н кебек ачык шул. Мең сумга да, ө ч мең гә дә мал да асрамый хә зер авыл кешесе. Аны җ итмеш ел буе мал тотмаска ө йрә ттелә р бит, ниһ аять аң лады ул. Авылда эш юк дип ә йтү дә бик ү к дө рес тү гел - авылда эшлә гә н эшкә гадел бә я һ ә м ихтыяҗ юк. Тө п бә ла шунда. Кибетлә ргә кереп карагыз – иң очсыз бә я белә н нә рсә сатыла? Ү зебездә җ итештерелергә мө мкин булган яшелчә -җ имеш. Аны да читтә н кертә лә р. Авыл халкын акыртып буу бит бу. Халык шул очсыз бә ягә дә бә рә ң ге-кишер-суган-чө гендер ү стереп, бераз акчага тиенер иде, аны алучы юк. Менә монда инде академик Борһ ановның авыл җ ирлегендә кооперация оештыру турындагы дә лилле фикерлә ре ярап куяр иде дә, ә легә шул уен уйнау белә н чиклә нә без булыр.

Беренче тапкыр Ә гъдә с аганы чыгыш ясаганда сә хнә дә кү рдем. Янып-ялкынланып, залны авызына каратып, бернинди кә газьсез озак сө йлә де ул. Уй агымы шундый тыгыз, фикерлә ре колак ишетмә гә н яң алык һ ә м сө йлә ү че ү зе бер феномен булып хә тергә уелды шулчак. “Оратор бу! ”, - диделә р янымда утырганнар. Кемдер берә ү: “Мә скә ү дә н, профессор Борһ анов, элек Казанда эшлә гә н, куылган”, - дип тә ө стә де. Ә гә р Чаллыда ясаган чыгышы турында да язмасам, укучы Борһ ановнның нинди ораторлык осталыгына ия булганын тулысынча кү з алдына китермә с кебек. Ул Чаллы җ ыенына Мә скә ү дә н махсус килгә н иде. Гадә ттә гечә, җ ыенда сө йлә ргә телә ү че кү п, шуң а һ ә р чыгыш ясаучыга ун минут вакыт бирелде. Ә гъдә с ага сө йли башлагач ү зенә тиешле вакытны ү тте, алып баручы кыяр- кыймас кына аны туктатмакчы булды, шунда зал бер тавыштан: “Сө йлә сен! ”, - дип ә мер бирде. Мондый очракта “зал йотлыгып тың лый”, - дилә р. Бу сү з генә чыгышның тә эсирен тулысынча ачмый. Залдагы халык ө чен Ә гъдә с аганың фикерлә ре һ ә ркем кү ң еле белә н эзлә гә н хакыйкать сү злә ре булып, тың лаучылар ә сә рлә нгә н бер халә ттә иделә р. Ә лбә ттә, аның чыгышы тө п фә нни темасы – милеккә мө нә сә бә т һ ә м миллә тне саклау юллары турында иде.

Ә гъдә с аганың Чаллы җ ыенында булган чыгышына залның игътибары, аның сө йлә гә ннә ре ни кадә р халык кү ң еленә якын икә нне кү рсә тсә, икенче яктан милли хә рә кә т лидерларының бә ласе Борһ анов чыгышын һ ә м фә нни хезмә тлә рен хә рә кә т файдасына куллана алмауда булды кебек. Татар кавемен коры бә йсезлек идеясы белә н тү гел, ә Борһ ановча маллы (милекле) булу фикерен алга куеп кына берлә штереп була – милли хә рә кә т ө чен тө п идея шул булырга тиеш иде югыйсә.

Ә гъдә с ага белә н якыннан танышу мө мкинлеге ул Ә лмә ткә Миргазиян абыйның (Миргазиян Юныс) җ итмеш яшьлек юбилееена килгә ч булды. Абый белә н дуслар булып чыкты алар. Кү п кенә дә рә җ ә гә ирешкә н миллә ттә шлә ребезнең “чабаталарын тү ргә элә ргә ” яратканын истә тотып, куркып кына кулымны суздым Мә скә ү академигына. Бик гади, аралашучан, ә ң гә мә дә шен ү зе белә н тигез куеп сө йлә шә торган гали кеше икә н Ә гъдә с агабыз. Хә л-ә хвә ллә р турында белешкә ндә, нә рсә лә р эшлә вем, нилә р белә н кызыксынуым турында сорашты. Бераз мә калә лә р язгалавымны белгә ч, ү зенә җ ибә рү емне ү тенде. “Миң а татар телен онытмаска бер сә бә п булыр”, - дип тә ө стә де.

Ә лмә т энциклопедия группасы (хә зер таркатылды) һ ә м Мә скә ү нең атаклы татар зыялылары арасында да кү пер салынды Ә гъдә с абый ярдә ме белә н. Армия генералы Мә хмү т Гә рә ев, Акчуриннар аның аралашу даирә сендә ге кешелә р булып чыкты. Мә скә ү дә н энциклопедия группасы ө чен кү п китаплар һ ә м мә гълү мат кайтты. “Яхшы килсә файда итә ” - бу мә каль Ә гъдә с абый турында.  

Аның фә нгә кереп китү е дә урау юллар белә н. Ул бит авыл баласы. Ә гъдә с Борһ анов 1920 елның 17 октябрендә хә зерге Лениногорск районының Сарабиккол авылында дө ньяга килә. Белемгә сә лә тле, музыкаль бала була ул. Истә леклә рендә ә тисенең вә гъдә ителгә н гармун алырга дигә н акчаны “баш тө зә тү гә ” тотканын, ә ү зенең барыбер балалайка булса да сатып алганын (шешә акчасына) һ ә м уйнарга ө йрә нгә нен кө леп яза. Холкының беренче билгелә ре – тырышлык һ ә м максатчан ү җ ә тлек бала чагында ук шул гамә лендә кү ренә икә н.

Гаилә лә ре белә н Бө гелмә гә кү ченә лә р. Мә ктә пне тә мамлагач, ветеринар һ ө нә рен сайлый, техникум тә мамлый. Сугышка кадә р Урта Азия республикаларының берсендә баш ветеринар да булып эшли. Юридик институт бетерә. Тикшерү че була. 1939 елда армиягә алына. 1941 елда Смоленск янындагы сугышта алар ротасы кү п егетлә рен югалта, Ә гъдә с ага берү зе диярлек исә н кала. “Кү лмә к белә н туган” дилә р андый кеше турында. Мурманск оборонасында була. Тө ньяк Кореяны азат итү дә катнаша. Порт-Артур хә рби диң гез базасында хезмә т итә. Сугыш аның ө чен 1947 елда гына тә мамлана. Отсавкадагы подполковник һ ә м сугыш ветераны. 2нче дә рә җ ә Ватан сугышы ордены һ ә м 14 медаль белә н бү лә клә нгә н. Аннан тормышын уку-укыту, фә н белә н бә йли һ ә м шушы юлның ү з холкына иң кулай икә ненә тө шенеп, иҗ атка чума.

Аны белгә н кешелә р “Ә гъдә с ул ирекле кеше”, - дилә р. Бу билгелә мә нең ү з тарихы бар. Ул ике ел КПССның Татарстан обкомында фә н һ ә м уку йортлары бү леген җ итә кли, ә мма эшеннә н ү з телә ге белә н китә. Бер ә ң гә мә сендә обкомда хезмә ткә ргә басымның һ ә м буйсындыруга омтылуның армиядә гедә н дә кө чле булуын ә йтеп, бу эшнең ү з холкына бө тенлә й туры килмә гә нен тамгалый.

Менә шундый һ ә р нә рсә нең асылына тө шенергә омтылучан ү җ ә т, ирекле һ ә м ү зен тапкан кеше булып яшә де Ә гъдә с агабыз. Аның тагын бик кү п уң ай сыйфатларын табарга булыр иде, ү зе ә йтмешли, йә кеше ышанмас. Шулай да Миргазиян абыйның аны “безнең заман Мә рҗ ание” дип атаганын, ә мә скә ү ле галимнә рнең “татар Сократы” дигә нен ә йтеп китә ргә кирә ктер. Ерак бабасы суфи шагыйрь Мә ү ла Колый кебек Ә гъдә с ага да дө нъяны камиллеккә ө ндә п яшә де.

Озын гомерле булды, соң гы кө ненә кадә р ү з фә лсә фә сен гавамга җ иткерергә омтылып, туксан тугызынчы яшендә бакыйлыкка кү чте Ә гъдә с ага. Быел аның 100 яшьлек юбилей елы. Без аны бик сагынабыз. Җ ор сү зле зирә к ә ң гә мә дә ш, гү зә л акыл иясе, ү зебезнең Сократ иде академик Ә гъдә с Хө сә ен улы Борһ анов.

 

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.