Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





  “Алдар” Кәрим



                       “Алдар” Кә рим

                         Шә һ ит Алпар   

   Бик борынгы заманда ук бумаса да, хә зерге чорда, ә киятлә рдә гечә, яшә гә н ди карт белә н карчык, ягъни Гө лҗ амал ә би белә н Фә ттах ба -бай. Ә би дә бабай димә сә ң хә терлә ре калыр дигә ндә й, ә бигә 52, ә ба -бай дигә ненә 58 яшь чамасы гына икә н ә ле. Икесе дә: “Исә н булсак, тагын ике-ө ч елдан пенсиягә чыгарбыз, Аллаһ ы телә сә ”, - дигә н ө мет белә н тыныч кына гомер кичереп яталлар ди болар. Аларның ике җ ит -кә н кызлары булып, инде ү злә ренең тормышлары белә н аерым яши -лә р, ди. Ә ә тилә ре сугышта һ ә м армия хезмә тендә 7 ел гомерен ү ткә -реп кайтканнан соң, Аллаһ кушып, боларның тагын ө ч уллары туган.

Кү ркә м генә ү сеп килгә н олы уллары Хә лим, уртанчылары Сә лим һ ә м тө пчеклә ре Кә рим атлы икә н. Кушылган эшлә рне уртак башкара -сы урынга,  даими рә вештә энелә реннә н ү тә теп, мактау сү злә рен ү зе -нә генә алган олы улларын, Гө лҗ амал ә би Уң ган Хә лим дип йө рткә н. Уртанчы уллары барлык эшлә рне дә ә ти-ә нисе кушканчы ук, җ иренә җ иткереп, ү зе белеп эшлә гә нлектә н, Хә лим шикелле ә ти-ә нисенә куш -танланмаса да, ул ә тисеннә н Булган Сә лим дигә н исем алган

  Ә менә тө пчеклә ре, олы абыйлары -“Уң ган” Хә лимнең йорт-җ ирдә кылган начар гамә ллә рен, аның талә бе буенча, гел ү з ө стенә алып ки -лү е ө чен, Алдар Кә рим кушаматына “лаек” булган. Малайларны бер-берсеннә н ө чә р яшь аерма аерып торган. Шуң а кү рә тө пчеклә ре мә к -тә пкә укырга кергә нче ү к олы Хә лим унө ч яшен узып барганлыктан, буе кыска булса да ү зен эре иттереп санаган. Ул мә ктә птә бик ү к яхшы укымаса да, укытучыларына ярарга тырышуы белә н, гел уң ай бә ялә -неп килгә н.

Тө пчек Кә рим исә, урыс теленнә н кала дә реслә рне ә йбә т ү злә штер -сә дә, чамадан тыш тере һ ә м шук булуы белә н, нинди булса да “мө гез чыгара торып”, укытучыларының тең кә сенә тигә н. Шуң а кү рә аң ардан гел зарланып торганнар. Лә кин моң а ата-аналарының исе дә китмә гә н, малайлар шундый була инде ул, дип бик борчылмаганнар. Чө нки Гө л -җ амал ә би ү смер һ ә м яшьлек чорында ү зе дә шундый шыркай кыз булып ү скә н.

 Малайларның ике олысы укырга кергә нчегә тикле, ә тө пчеклә ре 4 яшьлә ренә чә бө тен җ иргә алмаш-тилмә ш ә нилә ренә тагылып йө ргә н -нә р. Дө рес, ул утырмага малайларының ө чесен дә ү зе белә н алып йе -рергә телә гә н дә, тик бу гадә теннә н аны авылның усал телле бер хаты -ны биздергә н, ди: “Кем болай кешегә кө тү е белә н балаларын тагып ке -рә инде? ”-дип пыр туздырган. Бу усал хатын бү лекчә нең ө лкә н бухгал -теры булып эшлә гә нлектә н, Гө лҗ амал апа аң а каршы авыз ачарга да кыймаган.

 Ә кич утырырга йө рергә исә, ул бик яраткан, алай гынамы, чиратта кемгә керергә алдан планлаштырып куеп, кө н-аралаш дигә ндә й, кай -сына булса да кызу эшлә рен калдыртып, кө ндезлә рен дә һ ич тартын -мыйча килеп керү не нигә дә санамаган. Бер кереп утыргач, исә, сә гать кенә тү гел караң гыга тикле килде-киттене сө йлә п ү ткә ргә н. 110 хуҗ а -лыктан торган авылның һ ә ммә се турында сө йлә ргә, тикшерергә сү з тапкан ул. Чө нки бү лекчә конторасында җ ыештыручы вазыйфасын башкаргач, тирә -кү ршегә кереп утырырга аның буш вакыты иркен бул -ган.

  “Кунакка” кергә н җ ирендә шушы араларда, кайсы кө нне кемнә рдә бу -луы, анда нә рсә белә н сыйлауларыннан тотынып, аларның сер итеп кенә сө йлә гә ннә ренә тикле барысын да ү зенең ө стә мә лә рен кушып, икенче кү ршелә ренә ачып сала торган булган. Ире кушуы буенча аны берә р баласы эзлә п табып, чакырмый торып, ө йлә ренә чыгарга уйла -маган да ул. Фә ттах бабай ү зе исә совхоз бү лекчә сенде тимерче ала -чыгында чү кү че һ ә м кирә к чагында ат дирбиялә рен кө йлә ү -тө зә тү эш -лә рен башкарган. Болар ө стенә авыл халкының киез итеклә рен ә йбә т -лә п ямап биргә н.

Ире Фә ттах кү пме генә ә йтсә дә, Гө лҗ амал ә би тирә -кү ршесенә ке –реп утырудан бизергә телә мә гә н: “Быкыр тә ре, шуның кадә р дө ньяң ны онытып, кешедә озак утырырга буламы соң инде? Юмаган савыт-саба -ларың анда бер олау ө елеп ята бит. Җ ыйнаксыз, атнага бер тапкыр идә ннә рне сө ртеп чыга алмыйсың! Оят белергә кирә к ә зерә к! ” – дип ту -куы, Гө лҗ амал апа ө чен диварга борчак бә ргә н шикелле генә тә эссир иткә н.

Фә ттах абзый аны кү з тө плә ре кү гә реп чыкканчы кыйнап та караган, утын пү лә не бә реп, аяк-кулларын сындырган чаклары да булган. Тик бу чараларның берсенең дә файдасы гына кү ренмә гә н. Фә ттах карт хатыны пешергә нне ашамаган, җ ирә нгә н, шуң а кү рә җ иң ен сызганып, гел ү зе пешергә н. Малайлары да ә ти тә мле пешерә дип торганнар. Гө лҗ амал апаның малайларын ү зе белә н ияртеп йө рү дә н туктавы да, ашарга пешерү белә н ире шө гыльлә нү гә бә йле булудан килеп чыккан.

Хикмә т шунда: кергә н бер җ ирендә ү зенә ияргә н баласының олылар сө йлә шкә ндә тыгылуына йорт хуҗ аларының ачуы килү енә карамастан, Гө лҗ амал апаның исе дә китмә гә н. Бервакыт хатыннарның сү зе аш-су кө йлә ү гә кереп киткә ч, кечкенә Кә римнең: “Безнең ә ти пешергә н кой -мак ашап туйгысыз була”, - дип ө йлә рендә ге серне ачуы була, Гө лҗ а -мал апаның ничек иттереп кабак бә лешен пешерү тә ртибен ө йрә тергә җ ыенган авызы, ачылган килеш ябылмый кала. Ө стә венә ө йдә моң а ка -дә р Гө лҗ амал апага таныш булмаган Зифа атлы апа: “Бә бкә м, сездә коймакларны ә тиегез пешерә мени? ”- дигә ч тә Кә рим: “Барысын да ә ти ү зе генә пешерә ”, -дип турысын ә йтә.

-Ялганлап торма Алдар Кә рим. Белеп тор, бү геннә н кала мин сине беркемгә дә ияртеп алып кермим! - дип улына кычкыра ә нисе.

-Шаулама-шаулама, бер дә алдарга охшамаган кебек кү ренә бу ба -ла, -дип Зифа апа Кә римнең башыннан сыйпый. Аллаһ ы телә сә ә йт -кә н иде диярсез, ул ү сеп җ иткә ч, зур нә чә лник, бай булыр, -дип фараз итә...

Бу сү злә рдә н рухланган бала белә н ана, ө йлә ренә кергә ч, Фә ттах аб -зыйга да мактанышып алалар. “Ярар, нә чә лник булыр ө чен укырга ки -рә к аң ар! ”-дип сү зне кыска тота Фә ттах абзый, ә мма улларының килә -чә ктә зур кеше булып китү лә ре турында ү зе дә гел хыялланып яши. Ә нә, ү зе кебек сугышта булган Кадир малайлары, мә сә лә н, ө чесе дә укырга атлыгып торып, олысы инде институтны тө гә ллә п килә, калган -энелә рен да ү з артыннан тартыр менә.

Заманалар авыр булса да, залим Сталин дө меккә ч, тормышлар бер -аз уң айланып китә, билгеле. Ел саен кайбер товарларга бә ялә р тө ше -релә, совхозда эшлә п ялга чыкканнарга пенсия тү лә нә башлый. Фә т -тах абзыйга да азмы-кү пме пенсия чыга. “Телә сә м мин дә пенсиягә чы -г а алам, тик ашыкмыйм ә ле”, - дип ята 5 бала анасы буларак, алар ө чен пособие алып торган Гө лҗ амал апа. Гомумә н, ул ү з тормышын -нан канә гать; саулыгы-тазалыгы шулай ә йбә т булганда, ул ә ле пенсия -гә чыкмаячак, бү лекчә конторасын юып чыгарып, иртә н мичен ягып томалау аң а ни торган?!

Юк, яшең тулды, ө ең дә пенсияң не генә алып ят! -дип кумаска тиеш -лә р аны. Ә нә бит Уң ган Хә лиме бү лекчә идарә чесе (управляющий) кы зын юкка гына озатып йө рми. Билгеле, кызның йө зе атасыныкы шикел -ле табак бит инде, анысы. Ә мма матурлык туйда гына кирә к дип сана -ганда, улыннан ике бармак иң е озынрак булуы да зур кимчелек тү гел. Иң мө һ име кызның ә тисе дә булачак киявен ү з итә, 8 сыйныфны тә -мамлагач, ветеринария техникумына урнаштырам, дип тора: “Ә мин пенсиягә киткә нче, ферма мө дире, бү лекчә зоотехнигы булып чиркә н -чек алырсың да, аннары минем урынга утырырсың. Шуннан соң совхоз директорына да ерак калмый, читтә н торып институтта гына укырга ки -рә к булыр! ”

Гө лҗ амал апа ү зе килә чә ктә бү лекчә җ итә кчелеге белә н кодалашып китү хыялы белә н янса, Фә ттах карт кү берә к тө пчек улына ө мет тотты. Аны хыялында район җ итә кчесе иттереп кү рде. Чө нки Кә римнә ре ни -гездә урыс теленнә н кала фә ннә рдә н яхшы укый. Аеруча математика фә ннә рен ү з итә, сө йлә шкә ндә дә теле-телгә йокмый.

  Аның ә нисенә тагылып кич утыруларга, тирә -кү ршегә йө рү лә р бушка китми. Ө лкә ннә рнең сө йлә шкә ндә авыз иҗ аты җ ә ү һ ә рлә рен уң ышлы куллануларын, андагы кү ркә м сү зтезмә лә рне һ аман да кү ң елендә сак -лый һ ә м иптә шлә ре белә н аралашканда шуларны ә йтеп куеп, аларны җ авапсыз калырга мә җ бү р итә иде. Шундый сыйфатларына кү рә ул пи -онерларның дружина советы рә исе булды, ә инде кү рше авылга урта мә ктә пкә кү чкә ч, анда комсомол оешмасын да җ итә клә де.

Монда университет тө гә ллә п, рус теле укытырга килгә н чибә р Вене -ра килгә ч, ү зеннә н 4 яшькә олы дип тормады, дө ньясын онытып, аң а гашыйк булды һ ә м моң а кадә р җ ене сө ймә гә н урыс телен ныклап то -рып, ү злә штерергә кереште. Аның талә бе буенча ө йдә рус телендә ге мә гълү мат чараларына яздырдылар. Һ ә м бу бушка китмә де, нә тиҗ ә дә ул мә ктә пне яхшы билгелә ренә тә мамлап, шул ук елны финанс-эконо -мика институтына укырга керде.

4 нче курста матур гына укып йө ргә ндә Кә рим элеккеге укытучысына ө йлә нергә мә җ бү р ителде. Дө рес, ү гетлә ү -куркытуларсыз булачак ба -басы, Казан тирә сендә район советы башкарма комитеты рә исе булып торган тү рә, тиздә н киявенә ә верелә чә к Кә римгә, гаилә коруга ук чит -тә н торып укырга кү чеп, якын арада районның финанс бү леген җ итә к -ли башлаячагын җ иткерде. “Бу бала килә чә ктә зур нә чә лник, бай кеше булыр”, - дип юраган Зифа апасы сү злә рен кү ң елендә саклап, яшьтә н карьерага омтылды Кә рим.

Ә бабасы сү зендә торды, дө рестә н дә Кә рим институтны тә мамлап, 2-3 ел ү тү гә районның финанс бү леген җ итә клә ргә кереште. Инде инс -титутта укып йө ргә ндә ү к сабакташлары белә н ничек зур суммада ак -ча эшлә ү мө мкинлеклә ре хакында аз фикерлә шмә гә н кеше буларак, ул ү з вазыйфасыннан ничек иттереп кулай файдаланырга аптырама -ды. Аның кайбер акча документларына куела торган имзалары анда кү рсә телгә н сумма нисбә тендә бә ялә нде. Дө рес, кайсыбер чакларда аның биргә н вә гъдә сен ү тә мичә сү зендә тормау очраклары да аз бул –мады, билгеле. Шуң а кү рә аң а балачакта ук алган кушаматы, чынлап торып ябышып, ул халык арасында “Алдар Кә рим” гә ә верелде...

Фә ттах карт белә н Гө лҗ амал карчыкларның малайлары бик тә ушлы булып җ итлектелә р. Кызганычка каршы, Фә ттах карт тө пчегенең зур урын билә вен кү рә алмады, 80 яше тулып килгә ндә бакыйлыкка кү чте. Аның каравы бу вакытта Уң ган Кә рим совхоз директоры, Булган Сә –лим районның ветеринария оешмасын уң ышлы гына җ итә клә п килә иде инде...

        

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.