Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





абдуллина фагиля вагизовна. галиева фагима галиахметовна. Гарайшина Мугалила Фаизовна



 

Сукаеш авылы китапханәсе.

“Сугыш хатын-кыз йөзле түгел” дигән республикакүләм проектына.

абдуллина фагиля вагизовна

            01.01.1931 елда Түбән Сукаеш авылында туган. 7 класс белемле. Сугыш чорында төрле эштә йөри. Үсә төшкәч тракторда эшләгән.

Банки-Сукаеш авылы егете Ахметшин Мөнәздәткә кияүгә чыккач сыер савучы булып эшләгән.

1986 елда пенсиягә чыккач та 5 ел эшен дәвам итте. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстерделәр.

- Медаль «За доблестный труд в годы Великой Отечественной Войны в 1941-1945гг»

- Медаль «К 50-летию Победы»

- Ветеран труда

- Күп санлы почет грамоталары белән бүләкләнгән.

галиева фагима галиахметовна

 

 

15.03.1932 елны Зур Сукаеш авылында туа. Авыл мәктәбендә белем ала. Сугыш чорларында ук колхозда терлекче булып эшли башлый.

1963 елда Чубар-Абдул егете Шакиров Әбүзәргә кияүгә чыга һәм 2 балалары туа. 1963-1967 елларда «Тукай» колхозында терлекче булып эшли. 1967 елда Зур Сукаеш авылына кайта һәм «Тырыш» колхозында терлекче булып эшли, 1987 елда лаеклы ялга чыга.

- Медаль «К 50-летию Победы»

- Ветеран труда

- Күп санлы почет грамоталары белән бүләкләнгән.

 

 

Гарайшина Мугалила Фаизовна

27.02.1930 елда Банки-Сукаеш авылында туа. Авыл мәктәбендә 4 класс белем ала, аннан соң Зур Сукаеш авылы мәктәбенә йөреп укый башлый. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле укып бетерә алмый. Колхозга эшкә чыга. 1952 елны Гарайшин Мөсәвир Заид улына кияүгә чыга һәм алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Башта колхозда төрле эшләрдә эшләп, аннан соң терлекче булып эшли. 1980 елда лаеклы ялга чыга. Пенсиягә чыккач та тагын 5 ел терлекче булып эшли, 2 ел хуҗалыктан сөт җыя.

- Медаль «За доблестный труд в годы Великой Отечественной Войны в 1941-1945гг»

- Медаль «К 50-летию Победы»

- Ветеран труда

- Күп санлы почет грамоталары белән бүләкләнә.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.