Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Нигә чир тарый безгә, ә? Әйтегезче миңа!



Нигә чир тарый безгә, ә? Әйтегезче миңа!

Менә мин, әлеге шигырь рәвешендә, ничек без чирнең сәбәбен эзләүебезне язып күрсәттем, һәм ничек шифа табарга өметләнеп йөрегәнебезне дә сүрәтләдем (шигырләр 10 – нчы һәм 12 – нче январдагы минем "стенадагы" "постларда"

       Шуны әйтергә телим, туганнар. Әле югарыда без әйткән сәбәпләрнең берсе дә дөрес түгел. Чирнең чын башы, бу шигырдәгечә, без гадәттә үзебезгә үзебез әйтә торган сүзләрдән башлана:

 "Эше дә бар, ашы да, яшәү дәвам итә,.

Уен –көлке, бала-чага – бар һәммәсе дә.

Ә нигә шуның өстенә тиешмен баш ияргә,

Күренмәгән "Кешегә"( тәүбә әстәгфируллаһи, түбә!!!)"-

дигән безнең лозунгыдан башлана.

 Шуңа хәзер дәлилләр китерәм сезгә.

       Җир дигән планетада безне Бар Итүче Иң Олы Җан – Раббебез, безне – безнең җаныбызны бары тик Үз кирәге өчен генә ясап, ана карынында чакта ук, 120 – нче көндә кеше рәвешендәге булачак тәнгә урнаштырган. Тудырткан, аннан үсәр өчен бар мөмкинчелекләрне биргән. Без өшемәсен һәм күрә алсын өчен, боларны яндыра күрмәсен, сукырайтмасын да диеп, 150 млн чакрым ераклыкка Кояш дигән мич һәм яктырткыч элеп куйган. Ачка үлмәсеннәр диеп, су сибеп устереп, ризыклар бирә дә, кыз балага 9 яштә, ир балага 12 яштә мәҗбүри рәвештә гомере буе гыйбәдәт кылырга (намаз алар арасында иң олысы) һәм үзебездә күркәм холык тәрбияләп кайтырга куша.

Ә инде җаныбыз күренмәгән дөн"яга кайткач: "Әй, Аллакаем, мин белмәдем ич,"- диеп без хәйлә кормасынга, 1500 еллар элек, илче (галиәссәләм) аша Инструкция җибәрә – аны Кор"ән диеп исемләп. Җирдә мәчетләр төзеттереп, анда безне – муллаларны асырый, Кор"әндәге белемне  таратыгыз, белмәдем диеп әйткән кеше калмасын диеп.

Менә шушы Кор"әндә язылган "тиеш" дигәнне үтәсәң "әҗер-савап" аласың, тәрҗемәсе "дөрес гамәлгә бүләк" була, әлегечә әйтсәк "бонус", Аллаһның иң кыйммәтле, бер инфляциягә дә бирешми торган "валютасы". Менә шул әҗер-савапка(бонуска, валютага) безне Бар Итүче, безгә, Җирдә яшәгән гомердә хәерле нигмәтләрен һәм күренмәгән дөн"яда   кайткач бигерәк тә кирәк булачак дәрәҗә-өстенлек  бирә.

Ә Кор"әндә, кеше үтәргә "тиеш" диелгәнне үтәмәсәң , Ә "ярамый" дигән  нәрсәне эшләп торсаң, безнең җаныбызга "гөнаһ" дигән нәрсә языла. Ә "гөнаһ" ул тискәре йогынтылы, җанның нурын каплый торган караңгы гайрәт. Әйткән бит Инструкциядә: 80:40-42."Ул көндә кемнеңдер йөзләре балкып торыр, ә кемнәрнеңдер караңгы булыр, "тузан" белән капланыр. Алар гөнаһ ияләре, имансызлардан булыр. Аларны шушы билге буенча танырлар." Билгеле булуынча, Аллаһның тузан дигәне, без белгән тузаннан миллионнар тапкыр вагырак.

Менә шул җанны каплый торган "гөнаһ" яки "тузан-караңгылык", безнең җаныбыз әйләнеп кайта торган дөн"яда кирәкми. Аны чистартмыйчы җанны кертмиләр. Аллаһ-Раббебез  аның кайсыдыр  өлешеннән, безне Җирдә яшәгәндә үк арындыра. Менә шуңа дәлилләрнең берничәсен генә укып китәм:

 

 «Когда какая-либо боль в форме болезни (недуга) или чего-либо другого постигает мусульманина, тогда Раббе непременно посредством этого снимает с него грехи . И это подобно тому, как опадают листья с дерева».

 ан-Найсабури М. Сахих муслим. С. 1037, хадис № 45-(2571); ан-Навави Я. Сахих муслим би шарх ан-навави. В 10 т., 18 ч. [б. г.]. Т. 8. Ч. 16. С. 127, хадис № 45-(2571); ас-Суюты Дж. Аль-джами‘ ас-сагыр. С. 495, хадис № 8097, «хасан».

 «Сколько бы неприятностей (бед и несчастий) ни было у верующего, он придет в итоге к тому, что к моменту смерти будет абсолютно чистым от грехов .

 А вот лицемер подобен ослу: когда его привязывают[проблемами, потерями и болезнями, тормозящими его рост и успешность], не понимает — зачем; когда же отпускают [мол, иди вперед, созидай, достигай, приобретай], не понимает — куда».

 аз-Зухайли В. Ат-тафсир аль-мунир. В 17 т. Т. 5. С. 15; Заглюль М. Мавсу‘а атраф аль-хадис ан-набави аш-шариф. Т. 7. С. 389, 390.

 

 «Что бы ни постигло мусульманина, будь то утомление, болезнь, тревога, печаль, неприятность, скорбь (или) даже укол колючки, Аллах непременно простит ему за это (какую-нибудь) из его грехов». Этот хадис передали аль-Бухари 5641 и 5642, Муслим 2573.

 

 «Поистине, Аллах проводит верующего через испытание болезнью (недомоганием, слабостью, худобой), пока не простятся ему [данному человеку]все его грехи».

 ас-Суюты Дж. Аль-джами‘ ас-сагыр [Малый сборник]. Бейрут: аль-Кутуб аль-‘ильмийя, 1990. С. 114, хадис № 1842, «хасан».

 

 «Если Аллах желает человеку блага, то наказывает его за проступки (грехи) уже в этой жизни [через все, что причиняет человеку боль]. Если же желает зла [в результате упрямого упорствования человека в неверии и безбожии], тогда оставляет это на Судный День».

ат-Тирмизи М. Сунан ат-тирмизи. 2002. С. 686, хадис № 2401; ас-Суюты Дж. Аль-джами‘ ас-сагыр. С. 29, хадис № 385, «сахих».

 

Аңлаганыбызча, иң тискәреләрнең "гөнаһлары" кайткач "тамуг" дигән корылмада чистартылыр өчен дә калдырыла. Ә "тамугтагы  рәхәтлекләр" турында барыгыз да ишеткәнегез бар, беләсез. Ә күпме вакыт анда чистарту бара – бер елмы, йөзме, меңме Бер Аллаһ кына белә.

Тагын да. Мин гомер буе дөрес яшәдем, бер аламалык та эшләмәдем, диеп әйткән кешеләр өчен шуны белергә кирәк:

Күркәм холыклы булып, бер кешегә һәм бер нәрсәгә дә зыяның тимәсә, гел изгелек кенә эшләп яшәсәң, әлбәттә, "әҗер-саваплар" өелеп килә, ләкин шушы яшәгән гомереңдә, Кор"әндә дә, хадисләрдә дә йөзләрчә тапкыр әйтелгән, Һичшиксез укырга тиешсез дигән биш намазны укымасаң,  һәр көнеңдә шартлап торган 5 "гөнаһ" языла, һәм ул биш "гөнаһ" көндә өстәлеп тора 9-12 яш"тән башлап гомер буена, үлгән көнгә чаклы. Ул күпме була - иренмичә санап карарга кирәк. Һәм чир, кайгы-хәсрәтләребезнең сәбәбен салкын яки күз тигәннән түгел, ә безне шушы рәвешле ясап, Җиргә төшерүче Аллаһы Тагаләгә баш бирмәгәннән эзләргә кирәк.

Мәсәлән : Мин , Ходайның рәхмәте, аңладым. Көндә 11 намаз укыйм, Аллаһ каршында чын күңелем белән 51 тапкыр тезләнеп 102 тапкыр маңгаемны җиргә терим, төн уртасында уянып тагын бер намаз укыйм, балаларны Кор"ән Кәримне укырга, дингә өйрәтәм. Нәтиҗәсе- диспансеризацияга баргач  табибләр миндә чир таба алмый яфаланалар – таба алмыйлар.

Тагын да бер шарт. Гомерең буе 5 намаз гына түгел, унны укысаң, ләкин холкың-әхләгең "так себе" булса, җыйган "гөнаһлар" әлбәттә чиргә-хәсрәткә сәбәпче була, намаз укуга карамастан.

 

Туганнар, менә шул ике шартны үтәп Җирдә "аяк терәп-рәхәтләнеп" яшәп була,  дигән Раббебезнең гарантиясе Кор"әндә күп-күп тапкыр язылган. Аны үтәргә генә кирәк безгә.

Хәерле көннәр, хәерле гамәлләр сезгә!

 

Фәнит-хазрәт. "Зинур" мәчете. 18.01.20 ел.

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.