Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Куян белән Пиня чыга)



 

Зал бәйрәмчә бизәлгән, акрын гына җыр яңгырый (Иркә «Беренче кар»

җыры )

1а.б. Ачылды кояшның алтын нур керфеге,

Җемелди энҗедәй ап-ак кар бөртеге

Уянды Ватаным, атласын киң итеп,

Дөньяда иң батыр халкыма тиң итеп.

2а.б. Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел

Әйтерсең җиңүгә өнди ул яңа ел

Ямь-яшел чыршылар Яңа ел байрагы

Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.

1а.б. Хәерле кич хөрмәтле авылдашлар, һәм бәйрәмебез

кунаклары.

Менә

тиздән,

бик

тиздән

үзенең

мәшәкатьләре, матур бәйрәмнәре белән 2019 нчы Яңа ел туган җиребезгә аяк

басачак.

 

Бабай: Туктагыз, туктагыз! Булмый бүген бәйрәм. Килми яңа ел һәм килмәячәк тә. Бүген менә 30Декабрь, иртәгә 31 Декабрь, аннан 32 Декабрь, аннан 33 Декабрь, аннан 34 Декабрь...

 

1 а.б туктатып: Ярар, ярар, бабай туктый гына күр. Ничек алай була инде ул, без бит әзерләндек, әнә тамашачыларыбыз ничек көтеп тора, сценариебыз да бар. Ни өчен син алай дисең? Кыш бабай белән Кар Кызы да чакырылган, тиздән килеп җитәчәкләр.

 

Бабай: Мин бер дә белмичә генә сөйләмим, әле генә авылыбыз урамыннан яналыклар ишетеп килдем, анда эшләр бик хөрти. Эт бер дә посттан төшәргә теләми, китмим, әле эшлисе эшләрем бик күп калды ди. Менә монда барысы да язылган (папканы күрсәтә). Ни өчен әле мин дунгызга юл куярга тиеш, тагын 12 елдан соң гына хуҗа булачакмын бит мин ди.

2а.б.Ярар син бабай нәрсә дә булса уйлап тап инде. Безгә бәйрәмне башламыйча булмый. Ә син хәзер алар белэн , уртак бер фикергә килегез инде бабакаем.

1 а.б. Ә без дәвам итәбез.

.

 

2а.б. Нинди булыр ул? Әле тузан да кунмаган ак кәгазьдәй 2019 нчы

елның тарих битләренә ниләр язылыр? Һәркемнең алдан беләсе киләдер,

мөгаен. Бер уйласаң иске һәм яңа елны бары бер мизгел аерып тора. Һәм

менә шул мизгел дә әйтеп бетергесез өметләр белән тулачак.

1а.б.

Тәңкә-тәңкә карлар яусын

Бар дөнья тулсын

Карлар кебек безнең көннәр

Ак һәм пакь булсын. (Вальс )

2а.б. Бәйрәм булгач бәйрәм инде. Бер беребезгә изге теләкләр, ихлас

күңелебездән чыккан кайнар котлаулар җиткерү үзе матур гадәт. Ә без исә

сезне иң беренчеләрдән булып тәбрикли алуыбызга шатбыз. Теләкләрнең иң

зурысын җиткерү өчен һәм бүгенге бәйрәм кичен тантаналы рәвештә ачып

җибәрү өчен сүзне авыл хакимияте башлыгы Инзидэ Фират кызына

бирәбез.

1а.б. Яңа өмет белән яңа еллар килэ.

Ачылсыннар ябык капкалар.

Бар кешелек өчен теләк телик.

Кушылсыннар безгә башкалар.

2а.б. Күз яшьләре онытылып торсын

Артта калсын кайгы-борчулар.

Элеккечә утлар Янып торсын,

Балкып торсын шулай чыршылар.

 

Сәхнә урманны хәтерләтә,киселгән агач төбендә телефон тора.(Сәхәнәдә Кар кызы чыга)

Кар кызы: “Бәйрәм киче тын һава

Тәћкә-тәћкә кар ява.”

 

(Телефон шалтырый,Кар кызы трубканы ала.)

Кар кызы: Алло!Алло!Тыңлыйм.Кыш бабай, бу синме?

Кыш бабай: Әйе, бу мин.

Кар кызы: Син мине яхшы ишетәсеңме?Бабай син безнеә очрашу урынын онытмадыңмы? Авылыбызнын иң матур чыршы бәйрәмнәрен онытып буламы соң. Бәйрәмгә мин дусларым белән киләм.Ярый бабай сау бул Милли мәдәният үзәгедә очрашырбыз . (Агач төбендэ эт качып тыңлап тора).

Эт: Кара әле син бу Кар кызын гына!Тиз генә мине озатып яңа елны каршы алмакчы була. Юк!Ул миннән тиз генә котыла алмас. Нишләргә?Нәрсә уйлап табарга икән?(Ау ау  дип кычкыра)

(Сэхнәгә себеркегә утырыпУбырлы карчык килеп чыга)

Убырлы: Уф! Соңга калдым дип торам.Но шәп оча да инде минем реактив себерке.Нәрсә анда кычкырып бөтен дөньяны яңгыратасың.Синең тавышыңны ишетеп себеркем үзеннән-үзе бу якка борылды,Уф!(Көй яңгырый Убырлы типтереп бии башлый)

Эт: Убырлы туташ, туктагыз инде,минем сезгә бик мөһим бер эшем бар ,синең ярдәме кирәк.Һәм бик тиз.

Убырлы: Мин бит эшләмим, хәзер өйдә утырам .Яңача яшәү рәвеше алып барам .Әйтергә кирәк, пенсиягә китәргә туры килде.Көчем дә бетте ,сәламәтлегем какшады,кәеф тә китте.Сиңа ярдэм  итэ алмам.

 

Эт:Әй Убырлы туташ, ярдәмегездән ташламагыз. Ярдәм итегез.Мине озатып Яңа елны каршы алырга җыеналар. Кар кызы белән дунгызны  ничектә юлларыннан туктатыйк.

Убырлы: Ярар инде ярдәм итәм.Тик бу минем соңгы эшем булыр.Әйдә тегендә барып уйлашыйк.

(Куян белән Пиня чыга)

Куян : Әй үләм. Көлә –көлә эчем катты Ншләп шулкадәр әкрен йөрисең соң син ? Әй, Пиня, син кайда калдын инде тагын.

(Алпан – тилпән килеп пингвин Пиня керә.)

 

Пиня: Менә мин дә килеп Җиттем.Бик кызу йөрим мин.

Куян: Бу кызу дип аталамы инде ?(Көлә) Мин сиңа берәр куянның ничек чапканын күрсәтермен әле.

Пиня: Мин бит куян түгел .Мин пингвин!Минем уйлавымча, пингвиннар арасында мин иң-иң беренче чемпион .

Куян: Ай,үләм !Алайса пингвиннар арасында мин ниндиерәк булам соң?

Пиня: Син-дөнья чемпионы инде.Кара әле,әй урманның матурлыгы!

Куян: Әй,урман – урман инде.

Пиня: Карале,нинди матур агачлар!

Куян: Ник,синең агач күргәнең юкмы әллә?

Пиня: Безнең Антарктидада агачлар үсми шул.

Куян: Әллә кишер дә үсмиме?

Пиня: Юк бездә бер нәрсә дә үсми.

Куян: Ә бездә бөтен нәрсә дә үсә.

Пиня: Бөтен-бөтен нәрсә дәме?

Куян: Ну,почти бөтенесе дә инде.әфлисүн белән банан үсми .Мин аларны яратмыйм да.

Пиня: Синең кунакка чакыруыңа мин шундый шат.Күпме кызыклы әйберләр күрдем !

 

Куян: Неәрсә сездә кар да юк?

Пиня: Бездә җәен дә,кышын да кар гына инде?

Куян: Сез ничек түзәсез соң салкыга?

Пиня: Түзәбез инде.Безгә ошый да әле анда.Син шуны белеп тор: Антарктида-дөньяда иң әйбәт урын .Ләкин анда менә шундый матур Яңа ел чыршысы гына юк.

Куян: Пиня, ә Пиня сез анда уйныйсызмы соң?

Пиня: Әлбәттә: куышлы,качышлы уйныйбыз,я боз тибеп шунда.

Ә сез уйныйсызмы соң?

Куян:Уйнамаган кая.Без әле биибез дә.(музыка астындак Куяннар бии-бии сәхнәгә чыгалар.)

Куян: Әй, мин бөтенләй онытканмын, безне бит Кар кызы көтеп тора. Йөгерик тизрәк.

(Сәхнәнең икенче ягыннан Эт белән Убырлы чыга.)

Убырлы: Эт син Кар кызы белән дунгызны ә монда киләсен точно беләсеңме ?

Эт: Клубта инде клубта

(Бу арада сәхнәнең икенче ягыннан Кар кызы җырлап чыга .)

Убырлы: Без синең белән оперативниклар.

Эт: Разведчиклар диген.

 

Убырлы: Башың бер генә дә эшләми! Без хәзер басып алу группасы.Кыш бабай килгәнче ,Кар кызы белән Яңа елны кулга тљөшерергә кирәк.

Эт: Уф,яратмыйм шул Кыш бабайны!Ул урманда шундый суык ясый, мин “ә”дигәнче туңам.

(Ерактан музыка ишетелэ)

Эт: Әнә,Кар кызы җыры ишетелә.Точно,точно Кар кызы.

Убырлы: Ур-ра! Урра! Кар кызы!

Әйдә качып торабыз.

 

(Кар кызы Яңа ел белән килеп керә.Убырлы качкан җиреннән чыга.)

 

Убырлы: Әй матурым,саумы, килдеңме? Без сине килмәс дип борчыла башлаган идек .

Эт: Без сине шундый к0ттек.

Убырлы(хәйләле елмаеп) Ах! Нинди матур синең киемең! Ах, нинди матур силуэт! Нинди фигура! Нинди мода! Әйбәтлэп карарга кирәк! Бас әле Кар кызы,менә шушында. Карыйк әле без сине. Бас, бас.Әй, нинди матур теккәннәр! Чит илнеке булса Бурда Моден, Мәскәүнеке булса- Поле чудес.

 

ЭтКазанныкы булса- Татшвейсбыт!

Кар кызы:Юк , миңа бу киемне Кыш бабай бүләк итте.

 

Убырлы: Нинди матур! Кая әле, кая, борыл әле!

((тиз генә бау белән Кар кызын һәм дунгызны бәйләп куялар) Әхә эләктегезме!

Кар кызы: Җибәрегез,җибәрегез безне.Бездән башка әйрәм булмаячак.

 

Убырлы: Булмый шул.Безгә шул кирәк тә.(Убырлы белән Эт  бии башлыйлар.Шул арада куян белән пингвин килеп чыга)).

 

Куян: Пиня,эш харап Кар кызы убырлы кулында. Мин Кыш бабай янына чаптым, син Кар кызын коткара тор.

 

Пиня: Әй,сез! Монда кайсыгыз Убырлы карчык?

 

Эт: Үләм бу нинди ямьсез нәрсә?

Убырлы: Кемнәрне генә күрмәдем гомеремдә .Ә мондыйны беренче тапкыр күрәм.Марсиян бу, я булмаса айдан төшкән.

Пиня: Кайсыгыз сезнең убырлы?Кайсыгыз Кар кызын рәнҗетте?

Убырлы:Ничек минем белән шулай сөйләшәсең син ә?(ат тавышы ишетелә,Убырлы Кыш бабайдан куркып Кар кызын чишә, качмакчы була,өлгермиУбырлы белән эт агач төбенә кача.Ул арада Кыш бабай килеп җитә.)

 

(Кар бөртекләре биюе)

Кыш бабай: Я,нишлибез инде без синең белән Убырлы, ә?Тагын язмыш очраштырды үзебезне.

 

Убырлы: Кыш бабай,монда минем гаебем юк.Мин пенсиягә чыккан идем инде.Тик әнә әтәч кенә башымны әйләндерде.Китәсем килми.Яңа ел белән Кар кызын бәйрәмгә җибәрмим дигәч җәлләп кенә риза булган идем.

Кыш бабай: Эх,эт  сиңа ничек оят түгел?Син бит тагын 12 елдан безгә кунакка әйләнеп киләсең бит. Юк белән баш катырып йәрисең.Нишләтим инде мин сезне?

 

Убырлы белән эт: Кыш бабай безне, зинхар, гафу итегез, гаебебезне таныйбыз.

Эт: Мин дә үз гаебемне аңладым яңа елны дунгыз елына бирергә ризамын.

 

Кыш бабай: гафу итәбезме?

 

Кар кызы: Барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз!Әйдәгез әле бергәләп иске елны озатык.

 

(“Иске елны озату Җыры”)

Кар кызы.

Ап-ак карлы аланнарда

Биеп йөрдем мин.

Чыршыларга ак энҗеләр

Сибеп йөрдем мин.

Ак сакаллы, ак күңелле

Бабам белән без,

Җир өстенә аклык-пакьлек

Алып киләбез.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.