ирдә яшим икән, шул җитә
Шәмсия Җиһангирова
Җирдә яшим икән, шул җитә
Бу тормышның тәмен татып яшим,
Һәр мизгелен тоям гомеремнең.
Янәшәмдә өзелеп сөйгән ярым –
Гамьнәрен аңлаучы күңелемнең.
Кая барсам, шунда дусларым табам –
Кулларымны сузып күрешәм.
Өлешемә тигән көмешемне
Җан дусларым белән бүлешәм.
Бу тормыштан күпне өмет итмим –
Җирдә яшим икән, шул җитә!
Бүгенгесен исән-имин үтсәм,
Алда мине яңа көн көтә.
Яңа көнгә керфек каккан саен,
Рәхмәт укыйм яшәү яменә.
Беркайчан да битараф булмадым,
Шөкер, чит кешеләр гаменә.
Нинди генә сынаулар булса да,
Сабыр үтәм язмыш кушканын.
Аклык алып яшим һәр көнемә
Күңеленнән якын дусларның.
|