|
|||
АвтобиографияАвтобиография Мин, Габделхәким Әхмәтзакир улы Насыров (Хәким Галидән) 1944 елның 24 июлендә Самара өлкәсе Гали авылында дөньяга килгәнмен. Туган авылым мәктәбендә җиде ел белем алганнан соң, авыл агайларына ияреп, берничә ел гомерем Оренбург өлкәсе якларында шабашкада йөреп узды. Бала вакытымнан ук табигать гүзәллегенә сокланып үскәнгә күрәсең,үз-үземне белгәннән бирле рәсем ясау белән мавыктым. 1962 елны, минем һәвәслеккә бәя биреп булса кирәк, Похвистнево райком комсомолы тәкъдиме белән Татарстанның Лениногорск шәһәрендә яңа ачылып килгән музыка һәм художество училищесына килеп рәссамлыкка укырга кердем. Өченче курстан, 1964 елны, Совет Армиясе сафларына алынып, өч ел буе ил чигендә хезмәт итеп кайтып 1967 елны укуымны дәвам иттем. Дүртенче курс алдыннан өйләнеп күзле-башлы булдым. Дәүләт имтиханына хәзерләнеп яткан чорда кызыбыз Миләүшә туды. Имтиханнарны уңышлы тапшырып 1969 елны, ирекле диплом белән, туган ягыбызга әйләнеп кайттык. 1970 елны икенче балабыз Рамис туып шатландырды. Дүрт ел дәвамында төрле оешмаларда рәссам булып эшләп, шәһәр урамнарын төрле стендлар белән бизәдем. Стенд-плакатлар язу әкренләп туйдырды. Торак мәсъәләсе дә зур этәргеч биргәнлектән, 1973 елның август аенда Яр Чаллыга гаиләбез белән күченеп килдек. Беренче төзелеп килгән Инструментлар заводына йөк ташучы булып урнаштым. Рәссамлыкка укыганда сызым да төп фән атала иде. Сызым буенча минем гел “4”ле һәм “5”леләр генә булганлыктан, станокларда эшләү һөнәрем булмаса да, КАМАЗ китапханәсеннән металловедение китабы яздырып алып, тиз арада үз урынымны таптым. Наладчик булып, станокларда эшләп берничә ел гомер узгач, мастер итеп куйдылар. Безнең коллектив күп еллар буе беренчелекне алып килде. Өч ай рәттән “Лучший мастер Риза” дигән исемгә лаек булып, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләндем. 1981 елны өченче балабыз Әлфия дөньяга килде. 1990 нчы елларда бик каты чирләп китеп берничә ай буе хастаханәләрдә ятып чыгарга туры килде. Исәнлек какшаган килеш эшләү авыр булганлыктан, 1996 елны заводтан киттем. Балачагымнан китаплар укырга ярата идем. Күңелемне табигать күренеше кызыксындырганлыктан, күпчелек вакытта тайга яклары, аучылар тормышы, геологлар язмышын тасвирлаган китаплар белән мавыктым. Арсеньевның Дерсу Узаласын елына унар кат укып чыга торган идем. Шагыйрьләргә килгәндә иң үз иткән кешем Һади Такташ булды. Шуның йогынтысы белән күрәсең 13-14 яшемнән шигырь язу теләге туды. 16 яшем тулган чорны язылган бер шигырем: Бүген миңа уналты яшь тулды! Артта калды гамсез балачак. Күңелемне тик бер сорау борчый, Киләчәгем нинди булачак?
Сөлек кебек минем таза чагым, Ташып кергән сөю көткән чак! Өлешемә тигән кай гүзәл җан Йөрәгемне яулап алачак?
Уйлар дәрьясында йөзгән чагым, Олы юл чатында торган чак... Авырлыклар килсә сынатмаммы? Тормыш юлым ничек узачак?..
Картлыгымда мине нәрсә көтә? Исәнлегем ничек булачак? Төшләремә кереп йөдәтмәсме Онытылган гамьсез балачак?
1980 нче еллар башында роман-трилогия язу теләгем туды. Балачагымнан күреп үскән гаделсезлек, аталары сугыш кырында вафат булган яшьтәшләрем язмышы моңа этәреш бирде.Үз-үземне зур эштә сынап карау теләгем дә юк түгел иде. Шул чорны бер завод эчендә эшләгән язучы Әхмәт Дусайлыга юлыгып ул мине Язучылар оешмасы каршында оешкан “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсенә алып килде. Шул оешмадагы Ямаш Игәнәй атлы изге бәндәгә тап булып аны язмам белән таныштырдым. “Яз, яз! Курыкмый яз! Телең тәмле, фикерләрең бай! Беркем сүзенә карамый яз!” - дип канат куйды. Теләктәшлек белдергән икенче кешем Рәшит Бәшәр булды. Төрле чоңгыллар аша узып җылы сүзләргә мохтаҗ чагымда бу ике изге җанның биргән киңәшләре иҗат юлымда зур этәргеч бирде. Аллаһының Рәхмәтендә була күрсеннәр! “Карлыгачлар тагын кайтырмы?” дип аталган романымның берничә өлеше журнал варианты булып “Аргамак”та дөнья күрде. Чирләп китеп шифаханәләрдә яткан чорымда “Аргамак” журналын юк иткәннәр. Шул вакыт эчендә минем 97 табактан торган кулъязмам да чүплеккә ташланган булып чыкты. Еллар агымында “Шәһри Чаллы”, “Безнең фикер” газеталарында, “Мәйдан” журналы битләрендә кайбер әсәрләрем, шигырьләрем басылып килде. 2014 елны “Казан утлары” журналында “Патша солдаты Әхмәтнәсир” исеме белән авылым тарихын сурәтләгән романымны бастырдылар. 2015 елның апрель аенда чыккан “Мәйдан” журналында “Ат карагы” дигән повестем дөнья күрде. Ходай Тагәлә исәнлекне бирсә, әйтәсе сүзләрем әле бихисап... Хәким ГАЛИДӘН. Яр Чаллы, 2015 ел.
|
|||
|